Сөйләм телен үстерү буенча ачык – шөгыль конспекты. Тема: “Яшелчәләр”
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Кашапова Айгуль Разифовна

9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү "Яшелчәләр" темасы буенча шөгыль-конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soylm_usteru_yashelchlr.docx170.15 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение “Детский сад №93 “Эллюки”

Нижнекамского муниципального района

Республики Татарстан

9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча

ачык –  шөгыль конспекты

Тема: “Яшелчәләр”

C:\Users\tross\Desktop\IMG-20181112-WA0024.jpg

Төзеде hәм үткәрде:

 тәрбияче: Кашапова Айгөл Разиф кызы

Түбән Кама шәhәре, 2018 ел

9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект

Төзеде hәм үткәрде: Кашапова Айгөл Разиф кызы

Тема: “Яшелчәләр”

Максат: Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Бурычлар: Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен булдыру. “Биредә нинди яшелчә юк?” уенын уйнау аша бәйләнешле сөйләм телен үстерү. “Рәсемгә карап пазл җыю” уенында уйлау-фикерләү сәләтен арттыру.

Методик алымнар: “Хәерле иртә” уены, сорау-җавап, “Биредә нинди яшелчә юк?” уены, җырлы-биюле уен “Бар матур бакча”, бармак уеннары: “Яфраклар”, “Яшелчәләр”, “Рәсемгә карап пазл җыю” уены.

Кулланмалар: ковер-самолёт, hәр балага мендәрләр, поднос, яшелчәләр (муляж), тукыма, яшелчәләр битлеге, руль, өстәлдә яшелчә рәсемнәре(пазл).

Шөгыль барышы:

- Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез апалар белән исәнләшәбез. (Исәнмесез, апалар.)

- Балалар, үзебезнең hәм кунакларның күңелләрен күтәреп алыр өчен “Хәерле иртә” уенын уйнап алыйк. Аның өчен зур түгәрәк ясап басыйк.

Хәерле иртә, күзләрем,

Хәерле иртә, колакларым,

Хәерле иртә, кулларым,

Хәерле иртә, аякларым,

Хәерле иртә, дусларым!

- Кулларыбызның җылылыгын бер-беребезгә бирик. Менә ничек рәхәт булып китте, рәхмәт сезгә, балалар.

- Балалар, сез сәяхәткә барырга яратасызмы? (Әйе.)

- Ә сәяхәткә нәрсә белән барыр идегез? Нәрсә белән барып була? (Самолёт, поезд, автобус, машина, вертолёт h.б.)

- Ә бүгенге сәяхәткә, мин сезне, ковёр-самолётта очып барырга чакырам. Сез ризамы? (Әйе.)

- Безнең ковёр-самолёт инде әзер, сезне көтә. Ковёр-самолётка җайлап утырышабыз. Менә без очабыз, очканда күзләрегезне йомсагыз да була. (Салмак көй яңгырый.)

- Менә, балалар, без килеп тә җиттек, күзләрне ачыгыз, ковёр-самолёттан төшик.

- Беренче сәяхәтебез безне көтә! Аның өчен без йомшак мендәрләргә утырабыз. Барыгыз да җайлап утырдыгызмы? (Әйе.)

- Балалар, карагыз әле, безнең каршыда нәрсәләр бар? (Кыяр, помидор, кишер, кәбестә, бәрәңге, чөгендер.)

- Әйе, бик дөрес.

- Ә бу әйберләр барысы бергә ничек дип атала? (Яшелчәләр.)

- Сәмир, бу әйберләр ничек дип атала? (Яшелчәләр.)

- Әйе, яшелчәләр дип атала.

- Балалар, яшелчәләр сезнең белән качышлы уйнарга телиләр. Уйныйбызмы? (Әйе.)

-  Уен “Биредә нинди яшелчә юк?” дип атала.

- Аның өчен яшелчәләрне яхшылап карагыз, ә хәзер күзләрне йомабыз. (Балалар күзләрен йомалар, тәрбияче тукыма белән яшелчәләрне каплый, шул арада бер яшелчәне алып куя.)

- Күзләребезне ачабыз, балалар, биредә нинди яшелчә юк? (Кыяр.)

- Ә кыяр нинди? (Яшел, тәмле, озынча.)

- Ахмад, кыяр нинди? (Яшел, тәмле, озынча.)

- Дөрес, рәхмәт.

- Әйдәгез тагын уйныйбыз, күзләрне йомдык. Ачтык. Хәзер нинди яшелчә юк? (Помидор.)

- Помидор нинди? (Кызыл, түгәрәк, тәмле.)

- Әминә, помидор нинди? (Кызыл, түгәрәк, тәмле.)

- Бик дөрес.

- Балалар бик күңелле уйнадык, ә безне икенче тукталыш көтә. Аның өчен килегез минем янга, зур түгәрәк ясап басыгыз.

Җырлы-биюле уен “Бар матур бакча”. Ахмад, шофер булсын, менә сиңа руль, кишер – Ралина, кыяр – Айлинә булсын. (Балаларга кишер, кыяр битлекләрен кигертәм).

- Башладык. (Җырлыйбыз, уйныйбыз, биибез, соңыннан поезд кебек тезелеп барабыз)

- Менә, балалар, бик күңелле итеп җырлап-биеп алдык.

- Киләсе тукталышыбыз “Бармак уены”.  Аның өчен урындыкларга утырабыз. Җайлап утырдыгызмы? (Әйе.)

- Нинди бармак уеннары беләбез әле без? (Яшелчәләр.)

- Әйе, әйдәгез уйнап алыйк:

Бу бармак – кыяр,

Бусы – кәбестә,

Бу бармак – кишер

Бусы – чөгендер.

Ә бусы була суган.

Менә кәрзинем тулган.

- Тагын нинди бармак уенын беләбез? (Яфраклар.)

- Әйе, әйдәгез уйнап алыйк:

Бер, ике, өч, дүрт, биш.

Алтын сары яфракларны

Кулга җыябыз ич.

Бу – каен яфрагы,

Бу – имән яфрагы,

Бу – өрәңге яфрагы,

Бу – юкә яфрагы,

Бу – миләш яфрагы.

Яфракларны җыябыз,

Кәрзиннәргә салабыз.

- Менә бармаклар белән уйнап алдык. Киләсе тукталышыбыз “Рәсемгә карап пазл җыю” дип атала.

- Балалар, сез пазл җыярга яратасызмы? (Әйе.)

- Аларны җыяр алдыннан мин сезгә төсле түгәрәкләр таратам (Таратам.).

- Өстәл уртасында да түгәрәкләр бар. Кемнең кулында кызыл түгәрәк, киләләр кызыл түгәрәк төшкән өстәл янына, кемнең яшел түгәрәк, киләләр яшел түгәрәк төшкән өстәл янына, кемнең сары түгәрәк, киләләр сары түгәрәк төшкән өстәл янына, ә кемнең зәңгәр түгәрәк, киләләр зәңгәр түгәрәк төшкән өстәл янына. Киттек, эзлибез үзебезнең урынны. Барыгыз да урынына дөрес бастымы? (Әйе.)

- Менә шулай итеп без командаларга бүлендек. Сез кызыл команда, сез яшел команда, сез сары команда, сез зәңгәр команда. Хәр командага бер яшелчә төшкән рәсем, шул рәсемгә карап пазл җыярга кирәк. Кайсы команда җыеп бетерә, кулларын күтәрә. Аңлашылдымы? Әйдәгез җыя башлыйбыз. (Балалар пазл җыя).

- Кызыл команда, сез нинди яшелчә җыйдыгыз? (Без кыяр җыйдык.)

- Яшел команда, сез нинди яшелчә җыйдыгыз? (Без кишер җыйдык.)

- Сары команда, сез нинди яшелчә җыйдыгыз? (Без чөгендер җыйдык.)

- Зәңгәр команда, сез нинди яшелчә җыйдыгыз? (Без суган җыйдык.)

- Молодцы, барыгыз да булдырды!

- Балалар, сәяхәтебез шуның белән ахырына якынлашты. Безгә кайтырга кирәк, безне ковёр-самолёт көтә, ковёр-самолётка җайлап утырышабыз. (Ковёр-самолётка утыралар.)

-Менә без очабыз, очканда күзләрегезне йомсагыз да була. Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы соң? (Әйе.) Ә кайсысы ныгырак ошады? (Салмак көй яңгырый.)

- Менә без төркемебезгә кайтып та җиттек. Күзләрне ачыйк, ковёр-самолёттан төшик. Рәхмәт сезгә, балалар, ә хәзер ял итегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен...

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ “КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ”

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ“КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ&rdquo...

сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты Тема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К. Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар ”

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча  шөгыль конспектыТема: “Уенчыклар илендә кунакта”  Мустафина Г.К.Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар &rdquo...

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект Тема: “Яшелчәләр”

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен б...