Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру буенча ачык шөгыль конспекты “Клоун өчен шарлар”
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа)

Нуретдинова Гульзида Махсумовна

Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kloun_ochen_sharlar.docx18.05 КБ

Предварительный просмотр:

Икенче кечкенәләр төркемендә

кисеп ябыштыру буенча ачык шөгыль конспекты

“Клоун өчен шарлар”

МАКСАТ. Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту.

БУРЫЧЛАР.

Белем бирү бурычлары: геометрик фигура – түгәрәк турындагы күзаллауны ныгыту; предметларны төсләр буенча классифицияләү белемнәрен камилләштерү; ябыштыру алымнарын ныгыту.

Үстерү бурычлары: балаларның сөйләмен, хәтерен, игътибарын, фикерләвен үстерү.

Тәрбияви бурычлар: балаларда ярдәмчелек хисен, әкияти персонажларга карата кайгыртучанлык хисен тәрбияләүне дәвам итү, башкаларга ярдәм итәргә әзер тору теләген булдыру.

ҖИҺАЗЛАР. Пластмасс шарлар (сары, кызыл һәм яшел төсләрдә); тараткыч; төс ориентиры булган (сары, кызыл һәм яшел төсләрдәге ленталар) 3 бертөрле кәрзин; күңелсез клоун сурәтләнгән А1 форматындагы кәгазь бите, “елмаю” сүрәтләнгән карточка (клоун өчен); төрле төстә, киселгән түгәрәкләр, клей, пумала, кулъяулыклар; кабартылган шарлар тутырылган тартма; В.Шаинскийның “Цирк” дигән аудиоязмасы.

Эшчәнлек барышы.

Психогимнастика: балалар тәрбияче белән түгәрәккә басалар һәм кулга кул тотынышып түбәндәге сүзләрне кабатлыйлар:

Без бик тату балалар

Әйе, әйе, әйе!

Һичбер күңелсез түгелләр

Әйе, әйе, әйе!

Борылырбыз, елмаербыз –

Күктәге кояш кебек!

“Бер, ике, өч!” – диярбез,

“Дәрескә әзер!” – диярбез,

Әйе, әйе, әйе!!!

Балалар һәрберсе үз урыннарын алганнан соң, тәрбияче аларның игътибарын тараткычта яткан төрле төстәге шарларга юнәлтә.

Тәрбияче: Балалар, тараткычта ниләр ята?

Балалар: Шарлар

Тәрбияче: Нинди күп алар! Ә нинди матурлар!

Балалар, кайсыгыз әйтә миңа, бу шарлар нинди төстә? (Балаларның җаваплары).

Индивидуаль сораулар:

– Аделина, кызыл төстәге шарны күрсәт.

– Ә син, Дарина, сары төстәге шарны күрсәт.

– Һәм яшел төстәге шарны безгә Вилдан күрсәтәчәк.

(Тәрбияче балаларга мактау сүзләре әйтә).

Тәрбияче: Балалар, күрегезче, безнең шарларыбыз чәчелеп киттеләр. Аларның сезнең, нәниләр, белән уйныйсылары килә, ахрысы!

Күрегезче, нинди төрлеләр –

Сарылар һәм кызыллар!

Аларга ярдәм итик

Кәрзиннәргә җыеп салыйк!

Тәрбияче балаларга шарларны җыярга тәкъдим итә.

Аз хәрәкәтле уен “Үз кәрзинеңне тап?”Шарларны үз кәрзиннәренә салу шарт: сары шарлар – сары  кәрзиндә, кызыл шарлар – кызыл  кәрзиндә, яшел шарлар – яшел кәрзиндә булу кирәк. Ахырдан, шарларның тиешле кәрзиндә булу-булмавы балалар белән бергә тикшерелә.

Ишектә кыңгырау тавышы.

Тәрбияче: Балалар, ишеттегезме, кыңгырау тавышы булды?

Балалар: Ишектә кыңгырау тавышы, кунак килде!

Тәрбияче: Әйдәгез, карап-карыйк, кем килгән икән безгә! (Ишекне ача, һәм клоун сурәтләнгән панно алып керә).

– Нәниләрем, кем килгән безгә кунакка?

Балалар: Клоун!

Клоун: (күңелсез генә) – Исәнмесез, балалар!

Балалар исәнләшәләр.

Тәрбияче: Ии, ни булды әле бу? Балалар, сиздегезме? Кунагыбызның кәефе нинди?

Балалар: Клоун күңелсез.

Тәрбияче: Ә ник күңелсез икән ул? Ничек уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары).

Тәрбияче: Минемчә, балалар, Клоуныбызның уйныйсы килә, ләкин аның шарлары юк. Клоунның кәефен күтәрәбезме? Сезнең өстәлләрегездә төрле төстә түгәрәкләр – шарлар, һәм аларны ябыштырыр өчен барлык кирәкле әйберләр ята. Шарларны матур итеп ябыштырырга кирәк булачак, алар Клоун тирәли урнашырга тиешләр.

Балалар, күрсәтегез әле, Клоун ничек шариклар белән жонглёрлык итә? (Балалар Клоун хәрәкәтләрен имитациялиләр).

– Ә хәзер эшкә керешик.

Эш барышында балалардан шарларны кая ябыштыруларын ачыклау (өскә, аска, клоун өстенә, клоун астына).

Эш тәмамлануга, тәрбияче, балаларга сиздермичә генә, Клоунга “елмаю” сурәтләнгән карточканы ябыштырып куя.

Тәрбияче: Балалар, инде күз салыгыз, Клоунда нинди үзгәрешләр барлыкка килде? (Балаларның җаваплары). Кунагыбызның кәефе нинди хәзер? (Шат, күңелле).

– Әйе, балакайлар, ул безгә елмая һәм сезнең берсеннән-берсе матур булган шарларыгыз өчен зур рәхмәт әйтә. Клоуныбызның да сезнең өчен бүләге бар икән!  Тартмадан кабартылган шарлар алына һәм В.Шаинскийның “Цирк” исемле музыкасына алар белән уйнарга тәкъдим ителә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Йомры икмәк әкияте буенча ачык шөгыль

Занятие направлено на повышение двигательной активности детей, развитию диалогической речи через сказку....

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

Кечкенәләр төркемендә Ачык шөгыль конспекты: «Г. Тукай иҗаты белән таныштыру»

Максат:– Балаларның матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын үстерү.– Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, шигырьләрне укыганда яки сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру.– Кечкен...

Сөйләм телен үстерү буенча ачык – шөгыль конспекты. Тема: “Яшелчәләр”

9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү "Яшелчәләр" темасы буенча шөгыль-конспект...

Физик тәрбия буенча театр элементларын кулланып төзелгән ачык шөгыль конспекты “Машага өенә кайтырга булышу”

Физкультура шөгылендә  театр эшчәнлегенең  элементларын кулланып балаларның сәламәтлекләрен ныгытуны дәвам итү....

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп - ябыштыру буенча шөгыль конспекты. Тема : Төлке баласына открытка

Максат: Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эштән позитив эмоцияләр уяту....