“Йомры икмәк әкияте –геометрик фигуралардан”
план-конспект занятия по математике (младшая группа)

Хуснулина Гузель Габдулхаевна

Дети из геометрических фигур ,составляют любимую сказку " Колобок"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_po_matematike.docx15.15 КБ

Предварительный просмотр:

Икенче кечкенэләр төркемндә интеллектуаль  шөгыйль  “Йомры икмәк әкияте –геометрик фигуралардан”

Максат:балаларны әкиятне эмоциональ кабул итәргә өйрәтү; геометрик фигураларны, төсләрне ныгыту;  зур һәм кечкенәне аера белергә өйрәтү; бер- күп төшенчәрен ныгыту.; үзара татулык тәрбияләү.

Тәрбия бурычы: балаларда шатлык хисләре булдыруга шартлар тудыру;

Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, хәтерен үстерү, танып белү активлыкларын формалаштыру.

Белем бирү бурычы:проблемалы ситуацияләрдә уйланырга, иҗади фикерләргә, үзара киңәшеп аралашырга теләк тудыру.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, иҗади сәнгать, музыка, физик тәрбия, сәламәтлек, матур әдәбият.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, әңгәмә, сорауларга җавап, күрсәтмә материал, искә төшерү, ныгыту, әдәби сүз, мактау.

Җиһазлау: Курчак Айсылу,геометрик фигуралар белэн конверт

 Алдан үткәрелгән эш: “Йомры икмәк” әкиятен уку, темага кагылышлы мәгълүмат җыеп, чыганаклар туплау, уен өйрәтү.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Табышмак әйтү.

2. Төп өлеш:

– әкият турында әңгәмә;

– Йомры икмәк белән танышу;

– Уен “Светофор”;

– Куян белән очрашу;

– уен “Парын тап”  (Аю белән очрашу);

– уен “Зур һәм кечкенә” (Төлке һәм бүре белән очрашу).

3. Йомгаклау.

Шогыйль барышы

Т: Балалар.безгә кунакка курчак Айсылу килде. Айсылу геометрик фигуралардан төрле фигуралар,әкият геройларын  төзергә ярата. Ул безгә төрле уеннар алып килгән  hәм  үзенең яраткан әкияттәге өзекне геометрик фигуралардан төзергә такъдим итә.

Уйныйбызмы балалар?

Б: Эйе.

Уен  “ Өйрәнәбез геометрик фигураларны”

Т: Балалар,бу нинди фигура?

Б: Түгәрәк.

Т:Түгәрәк нишли?

Б: Тәгәри.

Т:Балаалр,бу нинди фигура?

Б: Треугольник.

Т:балалар,треуголҗник тәгәриме?

Б: Юк, чөнки аның почмаклары бар.

Т: Балаалр,бу нинди фигура?

Б: Квадрат.

Т: Молодцы!!!

(Тәрбияче рәсем күрсәтә)

Т: Балалар, рәсемдә нәрсә күрәсез?

Б:Кубики.

Т: Кубиклар бер тигезме? Алар нинди төстә? Кайсы кубик зур,кечкенә?

Б: Кызыл hәм кечкенә, кызыл кубик зур,яшел кубик кечкенә.

Т:Балалар, бу рәсемдә нәрсә курәсез?

Б: Өй, чыршы.

Т: Балалар,өй hәм чыршы нинди геометрик фигуралардан төзелгән?

Б:квадрат,треугольник ,түгәрәк.

Т: Молодөы,балалар!

Уен  “ Куянны кишер белән сыйла”

(Өстәлдә киселгән куяннар hәм кишерләр)

Т: Балалар,алдыгызга бер куян алыгыз. Самат,ничэ куян алдың?

Самат: Мин бер куян алдым.

Т:Иделия ,син ничә куян алдың?  Мн,бер куян алдым.

Т: Балалар,өстәлдә ничә куян калды?

Б: Өстәлдә бер куян калды.

Т: Балалар,хәзер куянга бер кишер алыгыз.Ничә кишер алдыгыз?

Б:Бер кишер.

Т: Өстәлдә ничә кишер калды?

Б: Күп

Уен “ Үз төсеңне тап”

Идәндә өч  обручлар,хәрбер обручларда төрле төстә кубиклар .Балаларга төсле кубиклар бирелә.

Күңелле көй яңгырый,балалар уйный ,көй туктауга  бала обруч эчендэ яткан кубик янына барып баса.Уен 2-3 тапкыр уйнатыла.

(тәрбияче балаларга рәсем күрсәтә).

Т:Балалар,рәсемгә карагыз әле.Курчак Айсылу геометрик фигуралардан кайсыдыр әкиятнең өзеген төзегән. Нинди әкият икән ул ?

Б: Йомры икмэк.

Т: Әйе .балалар.Әйдәгез өстәл янына барабыз, айсылу әзерләгән фигуралардан бездә төзеп карый әле

(Тәрбияче өстәл янына икешәр бала бастыра)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

Йомры икмәк белән урманга сәяхәт

Балалар      БалаларБалаларның урман җәнлекләре, кошлар , үсемлекләр турында белемнәрен ныгыту; яшәү рәвеше турында башлангыч белемнәр бирү. Сорауларга җаваплар алу. Шигырьләр сой...

Йомры күмәч

Бурычлар:       Балаларны милли традицияләр белән таныштыруны дәвам                  ...

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Йомры икмәк әкияте буенча ачык шөгыль

Занятие направлено на повышение двигательной активности детей, развитию диалогической речи через сказку....

Йомры икмәк әкияте буенча ачык шөгыль.

Йомры икмәк әкияте буенча  ачык шөгыль....

"Йомры икмәк" әкияте.

quot;Йомры икмәк" әкияте. Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән әниләр бәйрәмендә сәхнәләштерелгән "Йомры икмәк" әкияте конспекты....