Йомры күмәч
методическая разработка по развитию речи (младшая группа) по теме

Ахатова Разина Камилевна

Бурычлар:       Балаларны милли традицияләр белән таныштыруны дәвам

                  итү. Эстетик завыкларын үстерү. Татар халкының җырлы

                  биюле уеннарын өйрәтүне дәвам итү. Сөйләм телләрен,

                  культураларны баету .

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yomry_kumech.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Бурычлар:       Балаларны милли традицияләр белән таныштыруны дәвам

                  итү. Эстетик завыкларын үстерү. Татар халкының җырлы

                  биюле уеннарын өйрәтүне дәвам итү. Сөйләм телләрен,

                  культураларны баету .

Җиһазлау:           Урман күренеше, өй, мич, уенчык мәчеләр, су,

                              йомырка,кәсә, йомры күмәч, серле көйләр.

                             Дәрес барышы.

Көй астында балалар залга керәләр һәм урындыкка утыралар. Шул вакыт серле көй ишетелә.

  1. Тыңлагыз әле, балалар. Нинди көй икән бу?
  2. Әйе әкият иленнән килә шундый серле, тылсымлы көй.
  3. Балалар, без дә барабызмы әкият иленә, кунакка? (әйе барабыз)
  4. Ә нәрсә белән барабыз?
  5. Велосипед белән барабыз.

Балалар урындыкларга утырган килеш велосипедта барган хәрәкәт ясыйлар.

  1. Балалар, без кая килеп җиттек? (Тәрбияче урман итеп бизәлгән стена ягына күрсәтә. Анда агач макетлар, чәчәкләр, гөмбәләр, яфраклар).
  2. Без урманда.
  3. Агачлар, куаклар, чәчәкләр, гөмбәләр, җимешләр.
  4. Әйе, бик дөрес әйттегез. Менә монда бик матур бер алан да бар ягез әле, шунда килеп “Агачлар, куаклар,чәчәкләр “ уенын уйнап алыйк (уен уйнала).
  5. Балалар, әйдәгез сәяхәтебезне дәвам итәбез.  Машинага утырабызмы? (Балалар урындыкларны берсе артына икенчесен тезеп машина ясыйлар, тәрбияче машина рулен тота, балалар аның артыннан “в” авазын әйтеп түгәрәктә баралар).
  6. Килеп тә җиттек. (Сәерсенгән кыяфәт чыгарып) Ой,балалар нәрсә бу?
  7. Өй.
  8. Нинди өй икән бу? Кем яши икән анда? Әйдәгез әле, шакып карыйк. (Бер бала ишекне шакый, шул арада тәрбияче өйнең артыннан әби яулыгын алып, икенче ягыннан әби роленә кереп чыга).
  9. И..., кемнәр килгән безгә? Исәнмесез, балалар.
  10. Исәнме, әби.
  11. Әкияткә кунакка килдегезме, балалар? Бик яхшы. Әйдәгез, утырыгыз әле, хәзер мин сезгә әкият сөйлим (Балалар урнашалар).
  12. Балалар, әкиятнең исемен үзегез белегез, ә мин сезгә табышмак итеп әйтәм.

                           Үзе түгәрәк, үзе тәмле,

                           Аш белән дә ашыйлар,

                           Чәй белән дә ашыйлар,

                            Ул нәрсә икән?

  1. Йомры күмәч.
  2. Әйе, балалар, йомры күмәч , әйдәгез әле йомры күмәчне бергәләп пешершбез. (Бүлмәнең бер кырые өй итеп бизәлгән, мич макеты, өстәлдә ашъяулык күкәй, чүлмәк белән сөт, тоз.һ.б. кирәк яраклар.  Мичкә уенчык  биш мәче  куела. Тәрбияче өстәлне уртага чыгара).
  3. Балалар йомры күмәч пешерү өчен нәрсә кирәк?
  4. Күкәй (Әби күкәйне кәсәгә сала, балалар һәрбер хәрәкәтне һавада куллары белән күрсәтәләр).
  5. Тагын нәрсә салабыз?
  6. Су, он, тоз.
  7. Болгатабыз.
  8. Камыр басабыз, әвәлибез дә мичкә тыгабыз.
  9. “Түгәрәк булсын, тәмле булсын, хуш исле булсын”,- дип әби камырны мич авызына тыга. Мич эчендә битләре ясалган, яулыклар бәйләтелгән туп куеп калдырылган була. Ул балаларга күренми. Камырны мичкә тыккач әби мич башыннан мәчеләрне күреп ала.
  10. Ә болар нәрсәләр тагын?
  11. Мәчеләр.
  12. Әйдәгез саныйк әле.(Балалар саныйлар: 1,2,3.4,5.)
  13. Биш мәче.
  14. Ә сез биш мәче турында тизәйткечләр беләсезме? (Рәмзия әйтеп күрсәт әле)

                      Мич башында, биш мәче

                      Биш мәченең, биш башы

                     Биш мәченең, биш башына

                     Ишелмәсен мич ташы.

(Барлык балалар бергә кабатлыйлар).

Шуннан соң әби мич янына килә.

  1. Йомры күмәч да пешкәндер инде (йомры күмәч итеп киендерелгән тупны ала).
  2. Карагыз әле , балалар, матурмы безнең йомры күмәч? (Матур)
  3. Түгәрәкме?( түгәрәк)
  4. Хуш ислеме?(хуш исле)
  5. Кайнармы? (Кайнар. Кулны пешергән кыяфәт ясап мичкә куя)
  6. Балалар камырны ясадык, мичтә пешердек әйдәгез “ Йомры күмәч” “ әкиятен сәхнәләштерәбезме? (Әйе). Әби йомры күмәчне пешкәч суынырга куйган һәм йомры күмәч нишләгән? (тәгәрәп төшеп киткән). Аңа кем очраган. (Куян киеме, маскасы кигән бала сикереп чыга)
  7. Мин куян, мин сине ашыйм.(Балалар бармакларын селкеп бертавыштан).
  8. Ашама, куян, ашама, - диләр.
  9. Күрәсеңме, куян балалар ашама диләр. Без сиңа кишер бирәбез.
  10. Рәхмәт сезгә. (Урынына утыра)

Тәрбияче әйтә:

  1. Йомры күмәч тәгәрәгән- тәгәрәгән дә аңа бер бүре очраган ( бүре маскасы кигән бала чыга)
  2.  Йомры күмәч мин сине ашыйм .
  3. Ашама, бүре, ашама.
  4. Без сиңа баллы конфет бирәбез. (Рәхмәт әйтеп урынына утыра).
  5. Тәгәри- тәгәри аңа бер аю очрый ( калын тавыш белән)
  6.  Йомры күмәч мин сине ашыйм.

Балалар:

  1. Ашама, аю, ашама.
  2. Без сиңа бал бирәбез.

Аю рәхмәт әйтеп урынына утыра.

  1. Тәгәри-тәгәри дә аңа бер төлке очрый.
  2. Йомры күмәч син нинди матур, мин сине ашыйм.

Балалар:

  1. Ашама, төлке, ашама .
  2. Без сиңа бер матур уен өйрәтербез.
  3. Ярый инде сезнең хакка ризалашам. “Кәрия-Зәкәрия” уйныйбыз.

(2-3 тапкыр)

  1. Балалар шушының белән безнең әкиятебез тәмам. Сезгә сзяхәт охшадымы? (Охшады).
  2. Сау булыгыз, рәхмәт сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

Йомры икмәк белән урманга сәяхәт

Балалар      БалаларБалаларның урман җәнлекләре, кошлар , үсемлекләр турында белемнәрен ныгыту; яшәү рәвеше турында башлангыч белемнәр бирү. Сорауларга җаваплар алу. Шигырьләр сой...

математическое развлечение в средней группе "Йомры икмәккә ярдәм итик"

Развлечение проводиться по сюжету сказки " Колобок". Во время развлечения дети закрепляют знания, развивается мышление, внимание. дети получают много положительных эмоций...

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Йомры икмәкнең туган көненә хәзерләнү.

Балаларны  кыргый җәнлекләрне танып белергә өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү, төсләрне, төзү татериалларының исемнәрен  ныгыту,  әхлак, экологик тәрбия бирү....

"Йомры икмәк эзеннән"

Конспект занятия по ФЭМП в средней группе...