Мастер класс: “Йомры икмәк” әкиятен сөйлибез.
по развитию речи по теме

"Йомры икмәк"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon master_klass.doc27 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер класс: “Йомры икмәк” әкиятен сөйлибез.

   Максат: Балаларның артикуляцион һәм тавыш аппаратын ныгыту, дидактик уеннарда төсләрне белеп актив катнашу, уң, сул, ал-арт төшенчәләрен ныгыту, сорауларга тулы җөмлә белән җавап бирергә теләк уяту, дус булу күнекмәләрен тәрбияләү. Йомры икмәккә карата мәхәббәт, ягымлы, җылы караш тәрбияләү.

   Барышы: Балалар группага керәләр. Идәндә яшел һәм сары төстәге кәгазьдән эшләнгән “ташлар.”

   Тәрбияче: Балалар хәзер елның кайсы вакыты? Көн нинди?

К-К-К-К- суык.

С-С-С-С- кулларны җылытабыз.

Ә хәзер күңелле кәеф “әвәлибез” (куллар белән биткә массаж ясыйбыз).

   Тәрбияче: Кәефләребез хәзер яхшы сезнең белән сәяхәткә дә барырга була. Әйдәгез балалар әкиятләр иленә сәяхәткә барабыз. Әкиятләр иленә сәяхәткә бару өчен яшел ташларга гына басып барырга кирәк.

  Без нинди әкияткә килеп чыктык микән? Аның өчен менә бу киселгән картинкаларны җыярга кирәк. Әйе дөрес балалар бу “ Йомры икмәк” әкияте. Йомры икмәк әкияте буйлап сәяхәткә китәбез.

    Тәрбияче: Йомры икмәк юл буйлап тәгәрәп киткән. Аңа куян очраган.

    Куян- Йомры икмәк мин сине ашыйм.

    Йомры икмәк- Син мине ашама мин синең белән качышлы уйнармын.

   Дидактик уен: “ Куянны тап.” (фланелографта уң, сул, ал, арт төшенчәләрен ныгыту)

   Тәрбияче: Йомры икмәк юл буйлап киткән аңа бүре очраган.

   Бүре- Йомры икмәк мин сине ашыйм.

   Йомры икмәк- Син мине ашама мин сиңа чәчәкләр җыярга булышырмын.

Идәндә төрле төстәге чәчәкләр.

   Тәрбияче: Балалар әйдәгез бүрегә зәңгәр, кызыл, сары төстәге чәчәкләр җыеп бирегез. (Балалар җыя).

   Тәрбияче: Йомры икмәк юл буйлап тәгәрәде. Аңа аю очрады.

   Аю- Йомры икмәк мин сине ашыйм, әгәрдә син миңа өй эшен эшләргә булышмасаң.

   Тәрбияче: Ярдәм итәбезме?

  • Урманда кем яши? (Аю)
  • Йомры икмәк кемне очратты? (Аюны)
  • Аю нәрсә ярата? (Конфет)
  • Аю кемгә кунакка бара? (Куянга)
  • Аю нәрсә белән уйнарга ярата? (Туп) ( рәсемнәр фланелографка куеп барыла)

   Тәрбияче: Йомры икмәк юл буйлап тәгәрәде. Аңа төлке очрады.

Әйдәгез әле балалар йомры икмәкне ашамасын өчен төлкене мактыйбыз.

   Тәрбияче: Балалар менә әкият тә бетте. Йомры икмәк әби белән бабай янына кайтсын. Ә без сезнең белән балалар бакчасына кайтабыз. Йомры икмәк адашмасын өчен аңа юлны сызып бирик.

Кәгазьдә лабиринтлар ясалган кулларны алмыйча гына юл ясап кую.

   Материал: киселгән йомры икмәк (6 кисәк), кәгазь ташлар яшел һәм сары, предметлы картиналар, әкият геройлары фланелограф өчен, лабиринтлы кәгазьләр, карандашлар.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

НОД "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт"

Итоговое занятие во второй младшей группе "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт" проводилась в конце учебного года....

ГОТОВИМСЯ К МАСТЕР-КЛАССУ Пошаговый алгоритм проведения мастер-класса

Методические рекомендации по организации и проведению мастер-класса...

Мастер класс по оригами в старшей-подготовительной группе. Тема: Тюльпаны (мастер класс посвящен Дню Города) подготовила Ворон Т.В.

Мастер класс по оригами в старшей-подготовительной  группе. Тема: Тюльпаны(мастер класс посвящен Дню Города) подготовила Ворон Т.В., воспитатель1 категории....

Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү.

Театр с участием родителей очень понравился детям....

Йомгаклау план конспекты Тема: “ “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт ”

Йомгаклау план конспекты Тема: “ “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт &rdquo...

“Йомры икмәк әкиятенә сәяхәт”

Балаларны “Йомры икмәк әкият дөньясына җәлеп итү яки мавыктыру өчен шулай ук әкият персонаҗына ярдәм итү теләге тудыру өчен төп таләпләрне булдыру....

“Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт»

Уртанчылар төркеме өчен «Математика илендәге “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт» темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү” белем бирү өлкәсе)...