Йомгаклау план конспекты Тема: “ “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт ”
план-конспект урока по развитию речи (младшая группа) на тему

Сафиуллина Гульнур Зиннатулловна

Йомгаклау план конспекты

 

Тема: “ “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт ”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomry_ikmk.docx24.3 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“Гомумүстерелешле 49 нчы балалар бакчасы”

Йомгаклау план конспекты

Тема:  “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт ”

Төзеде:

Тәрбияче:Сафиуллина Г.З.

Тема:  “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт ”

Максат: балаларны “Йомры икмәк” әкият дөньясына җәлеп итү; балаларның кыргый хайваннар турындагы белемнәрен ныгыту, балаларның сенсор яки сәләтләрен, предметларны тану, аларның төсләрен аеру мөмкинлекләрен ныгыту.

Алдан эшләнгән эш:

– “Йомры икмәк” әкиятенә инсценировка,

– күргәзмә әсбаплар кулланып кыргый хайваннарның исемнәрен, тышкы билгеләрен өйрәнү.

– сенсорлык сәләтләрен үстерүгә дидактик уеннар кертү.

Материаллар һәм җиһазлар: Йомры икмәк, куян, бүре, аю, төлке; урман, йорт декорацияләре; кыргый һәм йорт хайваннары булган уенчыклар; кызыл, сары, яшел, зәңгәр туплар; кызыл, сары, яшел, зәңгәр корзинкалар; сары төстәге пластилин.

 

 

Шөгыль барышы:

Балалар, исәнмесез. Карагыз әле, безгә кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик. (Активлаштыру).

Тәрбияче: Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? (Балаларның җавабы) Балалар,ә монда кем качып утыра ул?(кызыксыну уяту)Кем булыр икән бу? Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм,җавабын тапсагыз белерсез!

“Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым”- дип кем җырлый әле безнең?

Балалар, кем бабай белән әбидән качты микән? (“Йомры икмәк”). Дөрес, балалар, “Йомры икмәк”. Балалар, әйдәгез Йомры икмәк белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме, Йомры икмәк.

Тәрбияче: Йомры икмәк, син нишләп монда качтың? Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Йомры икмәк кемнән качкан?

Балалар: Төлкедән . . .

Тәрбияче: Йомры икмәк төлке ашаганын теләми, аның әби белән бабай янына кайтасы килә. Йомры икмәккә әби белән бабай янына кайтырга булышыйк. Булышабызмы, балалар?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез бергәләп юлга чыгабыз. Менә юл. Шул юл буйлап хәзер урманга барабыз. (Тәрбияче балалар белән бергә бер-бер артлы (поезд вагоннары сыман тезелеп)“эзле юлдан” баралар). – Ой, балалар, карагыз әле, куак астында кем утыра? (Куян).

Тәрбияче: Балалар, куянкай белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме, куянкай!

Тәрбияче: Без әби белән бабайга Йомры икмәкне алып барабыз. Куянкай, нишләп болай боегып утырасың?

Куянкай: Мин туңдым минем уйныйсым килә!

Тәрбияче:Балалар куянкай белән бергә “Ак куянкай”җырын җырлап җылынып алабызмы?(Музыка астында куянкай белән җырлы-биюле уен.) 

Куянкай: Булдырдыгыз, балалар. Мине биетеп җылыттыгыз. Йомры икмәкне әби белән бабай янына алып барыгыз.

Тәрбияче: Куянкайга “сау бул” әйтик.

Балалар: Сау бул, куянкай. (Тәрбияче һәм балалар алга таба баралар).

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, юлда кем утыра?

Балалар: Бүре.

Тәрбияче: Бүре белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме, Бүре.

Бүре: Исәнмесез, Йомры икмәкне кайда алып барасыз?

Тәрбияче: Без әби белән бабайга Йомры икмәкне алып барабыз. Бүре, нишләп болай боегып утырасың?

Бүре: Мине барысы да усал дип уйлыйлар, һәм минем белән берсенең дә уйныйсы килми.

Тәрбияче: Балалар, Бүре белән уйнап алабызмы? Бүренең капчыгында нәрсәләр бар микән? (Капчыкта туплар бар икәнен балаларга күрсәтәм).

Туп белән уен.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Бүренең дә кәефе күтәрелде. Балалар, Бүре белән саубуллашыйк һәм алга таба барыйк.

Балалар: Сау бул, Бүре. (Тәрбияче һәм балалар алга таба баралар).

Тәрбияче: Балалар, монда кемдер утыра. Кем микән бу?

Балалар: Аю.

Тәрбияче: Исәнме, Аю!

Аю: Исәнмесез, Йомры икмәкне кайда алып барасыз?

Тәрбияче: Без, әби белән бабайга Йомры икмәкне алып барабыз. Аю, нишләп болай боегып утырасың?

Аю: Менә минем төсле тупларым буталып беткәннәр, шуларны дөрес итеп аерырга кирәк. Кызыл төстәге кәрзингә – кызыл тупны, сарыны сарыга, яшелне яшелгә, зәңгәрне зәңгәргә салырга кирәк.

Тәрбияче: Аю, кәефең төшмәсен, без сиңа булышабыз. Балалар, Аюга булышабызмы?

Балалар: Булышабыз.

Дидактик уен: “Тупларны дөрес итеп кәрзингә сал”.

Тәрбияче: Без бу биремне дә дөрес эшләдек. Бар тупны да дөрес итеп кәрзингә салдык. Аюга да булыштык. Булдырдыгыз. Аюның да кәефе күтәрелде.

Тәрбияче: Балалар, Аю белән саубуллашыйк һәм алга таба барыйк .

Балалар: Сау бул, Аю.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, юлда Төлке утырып тора. Әйдәгез Төлке белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме, Төлке!

Төлке: Исәнмесез, Йомры икмәкне кайда алып барасыз?

Тәрбияче: Без Йомры икмәкне әби белән бабайга алып барабыз. Җибәр безне, Төлке. Безне әби белән бабай көтеп тора.

Төлке: Миңа Йомры икмәкне бирсәгез, мин сезне җибәрәм.

Тәрбияче: Нәрсә эшлибез, балалар? Безне Төлке җибәрергә теләми. Ничек Йомры икмәкне коткарырга? Без Төлкедән дә хәйләкәррәк булыйк. Әйдәгез төлкегә пластилиннан “йомры икмәк”әвәләп бирик.

Тәрбияче: Карагыз әле, күпме йомры икмәк әвәләдек. (Түгәрәк, сары, матур). Йомры икмәкләребез күп булдымы, балалар?

Балалар: Күп.

Тәрбияче: Төлке, безнең йомры икмәкләребез сиңа ошыймы?

Төлке: Әйе.

Тәрбияче: Менә бу йомры икмәкләребез сиңа бүләк. (Тәрбияче Төлкегә йомры икмәкләрне бирә).

Төлке: Рәхмәт.

Тәрбияче: Әйдәгез, Төлке белән саубуллашыйк.

Балалар: Сау бул, Төлке.

Тәрбияче: Балалар, монда әби белән бабайның өе.

Йомры икмәк: Рәхмәт сезгә, балалар, мине әби белән бабай янына кайтарып куйганыгыз өчен. (Йомры икмәкне тәрәзә төбенә утыртып кую).

Тәрбияче: Йомры икмәк, яңадан әби белән бабай яныннан тәгәрәп китмә. Балалар, без Йомры икмәкне өенә кайтарып куйдык, безнең үзебезгә дә балалар бакчасына кайтырга кирәк. (Кайтырга чыгу).

Йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар, безгә кунакка кем килде? (Йомры икмәк).

-Йомры икмәк кайда кайтырга теләгән? (Әби белән бабай янына).

-Сезгә урманга сәяхәткә бару ошадымы? (Әйе).

-Без урманда кемнәрне очраттык? (Куян, Бүре, Аю, Төлке).

-Төлкегә нинди бүләк ясадык? (Йомры икмәк әвәләп бирдек).

-Булдырдыгыз, балалар. Бар җәнлекләрнең дә биремнәрен дөрес эшләдегез. Йомры икмәккә булыштыгыз.

-Ә сезгә Йомры икмәк кечкенә генә бүләк әзерләгән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

НОД "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт"

Итоговое занятие во второй младшей группе "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт" проводилась в конце учебного года....

Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү.

Театр с участием родителей очень понравился детям....

Йомры икмәкнең сәяхәте (әкиятен ПДД буенча сәхнәләштерү.)

Балалар ПДД буенча кагыйдәләрне яхшырак истә калдыру максатыннан "Йомры икмәк сәяхәте" әкияте үзгәртеп сәхнәләштерелә....

Йомгаклау план конспекты Тема: “Әбиемнең ишегалдында”

Йомгаклау план конспекты Тема: “Әбиемнең ишегалдында&rdquo...

“Йомры икмәк әкиятенә сәяхәт”

Балаларны “Йомры икмәк әкият дөньясына җәлеп итү яки мавыктыру өчен шулай ук әкият персонаҗына ярдәм итү теләге тудыру өчен төп таләпләрне булдыру....

“Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт»

Уртанчылар төркеме өчен «Математика илендәге “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт» темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү” белем бирү өлкәсе)...