“Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт»
план-конспект занятия по математике (средняя группа)

Васильева Альбина Михайловна

Уртанчылар төркеме өчен «Математика илендәге “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт» темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү” белем бирү өлкәсе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomry_ikmk_femp.docx29.95 КБ
Файл yomry_ikmk_kiyaten_rhim_itegez.pptx2.96 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Муниципаль автоном  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү         учреждениесы 83 нче номерлы гомумиүстерешле  балалар бакчасы

Уртанчылар төркеме өчен

«Математика илендәге “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт» темасына

оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

(“Танып белү” белем бирү өлкәсе)

                                                            Әзерләде һәм үткәрде:

                                                             83 нче балалар бакчасы

                                           тәрбиячесе

                                                    Васильева А.М.

Түбән Кама, 2017

Тема:

Математика илендәге “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт

Төп белем бирү өлкәсе:

танып белү

Яшь үзенчәлекләре:

уртанчылар төркеме

Максат:

балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү,информацион – коммуникатив технологияләр, уен – ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру.

Танып белү өлкәсе:

2 предметны озынлыклары, биеклекләре буенча чагыштыра белүне, геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белүне, 1 – 5 кадәр цифрны таный һәм тәртип буенча саный белүне ныгыту; логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын, бармакларның вак моторикасы хәрәкәтләрен үстерү, математика фәненә мәхәббәт, ярдәмчел буласы килү теләге тәрбияләү.

Сөйләм үсеше өлкәсе:

рәсем буенча сорауларга тулы җавап бирү күнекмәләрен өйрәнүне дәвам итү, бер-берсен бүлдермичә сөйләшү күнекмәсен тәрбияләү.

Социаль-аралашу өлкәсе:

Балаларның аңлау, кабул итү, танып белү мөмкинлекләрен, образлы күзаллауларын үстерү, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Нәфис-нәфәсәти үсеш өлкәсе:

Укыган әкиятләрнең эчтәлеген истә калдыру, урман аланының матурлыгына соклана белергә өйрәтү.

Методик алымнар һәм чаралар:

Уен,әңгәмә,сораулар,слайдлар карау

Җиһазлау:

мультимедия проекторы, “Йомры икмәк” әкиятеннән слайдлар, цифрлар язылган карточкалар, чагыштыру өчен 3 шәр чыршы һәм гөмбәләр.

Сүзлек өстендә эш:

Йомры икмәк, урман аланы, сәяхәт.

Алдан үткәрелгән эш:

Слайдлар ясау, “йомры икмәк” әкиятен искә төшерү,табышмаклар әйтешү.

Алга таба эш:

Алдагы шөгылләрдә 5 кә кадәр санап,микъдар һәм тәртип саннарыннан дөрес файдалану;”Барлыгы ничә?” Тәртип буенча ничәнче?”кебек сорауларны кабатлау.

Эшчәнлек структурасы:

I.Кереш өлеш: исәнләшү,(табышмак әйтү)

II.Төп өлеш:

  1. математика илендәге “Йомры икмәк” әкиятенә кунакка бару.

Дидактик күнегү: “Кайсы биек, кайсы тәбәнәк

  1. Дидактик уен “Чыршыларны сана”.
  2. Дидактик уен: “Сорауларга җавап бир”.
  3. Дидактик уен:”Дөрес тез”
  4. Дидактик уен:”Кирәкле урынга бас”

III.Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!

Тәрбияче: Балалар, безнең эшчәнлегебезгә кунаклар килде. Әйдәгез, исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез! Хәерле иртә!

– Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? (Әйе)

– Ә нинди әкиятләр беләсез? (Балаларның җавабы)

– Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын әйтерсез:

“Амбар төбеннән себерелгән,

Иләктән иләнгән, мичтә пешерелгән,

Тәрәз төбендә суытылган” .

Балалар: Йомры икмәк. (Слайд №1)

Т: Балалар, бүген мин сезне математика илендәге “Йомры икмәк” әкиятенә кунакка алып барам. (Слайд №2) Менә монда ике юл: берсе озын, ә икенчесе кыска.Кайсы юл белән барсак,тизрәк барып җитәрбез.(кыска юл белән). Нинди төстәге юл кыска? Нинди төстәге юл озын?  Игътибар белән мине тыңлагыз. Күзләрне йомып, урыннарда атлыйбыз.( музыка яңгырый)

Т: Менә без сезнең белән урман аланында. (Слайд №3) Юлда килгәндә ардык. Әйдәгез утырып ял итик.Шушы матур аланда нәрсәләр күрәсез?(өй, агачлар,йомры икмәк)

1Дидактик күнегү: “Кайсы биек, кайсы тәбәнәк?

(Өй янында үсеп утыручы агачларны чагыштыру)

Т:Нинди агачлар күрәсез?(имән агачы, чыршы агачы)

-Әйдәгез аларны чагыштырып карыйк.

-Имән агачы нинди?(биек)

-Чыршы агачы нинди?( тәбәнәк.) Игътибар белән карагыз әле, өй нинди геометрик фигуралардан тора? Ә тәрәзәсе нинди геометрик фигурага ошаган? Йомры икмәк нинди фигурага ошаган?

-Балалар, тагын нинди геометрик фигуралар беләсез?(квадрат, өчпочмак,турыпочмаклык, овал) Бик дөрес.

Бервакыт, йомры икмәк урманга сәяхәткә барырга чыккан. (Слайд № 4) 

Т:Юлда йомры икмәкнең каршысына куян килеп чыккан.Куян аны ашыйм дигән. ( Слайд №5). Йомры икмәкне коткару өчен, куянның биремнәрен үтәргә кирәк. 

2.Дидактик уен “Чыршыларны сана”( өстәл артларында) (Слайд №6,7)

Т: Безнең урман аланы зур,матур.Анда күп чыршы агачлары үсә. Әйдәгез,аларны саныйк әле.(5 не саныйлар).Ә хәзер мин сезгә предметлар күрсәтәм, шул предметларга туры китереп цифрларны күрсәтәбез.

Т: Булдырдыгыз, балалар. Куян йомры икмәкне ашамады, җибәрде.

Т: Бара торгач аның каршысына бүре очрый. (Слайд № 11).Бүре минем биремнәремне үтәсәң, ашамыйм, ә җибәрәм дигән.Әйдәгез йомры икмәккә булышыйк әле.

3.Дидактик уен: “Сорауларга җавап бир”( ел фасыллары: кыш,яз,җәй,көз. иртә,көн, кич,төн)(түгәрәккә басып,туп белән уйныйбыз)

1) Салкын саф һава, Йомшак кар ява. Урамга чыксаң, Битләр кызара. Бу нинди ел фасылы?(кыш)

2) Кошлар сайрый, кояш кыздыра,чәчәкләр үсә, күбәләкләр оча. Бу нинди ел фасылы? (җәй)

3) Яңгырлар ява, Тамчылар тама Кояш яктырта Бу кайчак була?(яз)

 4) Салкын җилләр исә,тәрәзәгә чиртә.

Сары яфраклар җирне тутыра.(көз)

  1. Иртә

Ал таң ата, нурлы кояш

Балкып чыга.

    Бөтен халык кузгала да

Эшкә чума.

  1. Көндез  

Йөзә кояш зәңгәр күктә,

Кайный эшләр.

   Бераз гына туктый ялга

Бар кешеләр.

 

                    7) Кич

Ялыккандай талгын гына

               Кояш бата.

               Шунда һәркем, эштән туктап,

               Өйгә кайта.

8) Төн

Бөтен дөнья төренеп ята

Караңгыга.

Арыган халык чума

Тын йокыга.

Т:Биремне үтәдек. Менә без йомры икмәкне бүредән дә коткардык.

Т: Юлын дәвам итте йомры икмәк. (Слайд №12) Аның каршысына аю килеп чыккан.Аюның  да бик ашыйсы килгән, ләкин биремемне үтәсәң тимим дигән.

4.Дидактик уен:”Дөрес тез”

Т: Балалар, өске рәткә 3 чыршы агачы тезегез.кайсы яктан тезә башлыйбыз?(сулдан уңга таба)

-аскы рәткә чыршыларга караганда бергә әзрәк гөмбә тезегез.Ә тигез булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Т: Менә аю да канәгать. Йомры икмәккә тимәде.

Т: Йомры икмәк аюдан китергә дә өлгермәгән, төлке килеп чыккан. (Слайд №13) Төлке мин сине ашыйм, дигән. Мине ашаганчы, башта балалар белән уйнап ал, аннары  мине эзләп табырсың дигән йомры икмәк.

5. Дидактик уен:”Кирәкле урынга бас

Булдырдыгыз, балалар. Балалар, ул кайда яшеренде микән? (Слайд №14). Безгә хәзер үзебезне төркемгә кайтырга кирәк. Күзләрне йомып,узебез тирәли әйләндек.Күзләрне ачтык. Менә без төркемдә.

Йомгаклау.

Т: Балалар,әйтегез әле,сезгә бүгенге эшчәнлегебез ошадымы?

Т:  Нәрсәләр ошады?

Т: Өйгә кайткач,кемгә сөйләрсез?

Т:  Миңа да сезнең йомры икмәккә ярдәм итүегез  ошады, минем сезгә бүләгем бар, бүген менә мондый смайликлар бирэм.


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

НОД "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт"

Итоговое занятие во второй младшей группе "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт" проводилась в конце учебного года....

Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү.

Театр с участием родителей очень понравился детям....

Йомры икмәкнең сәяхәте (әкиятен ПДД буенча сәхнәләштерү.)

Балалар ПДД буенча кагыйдәләрне яхшырак истә калдыру максатыннан "Йомры икмәк сәяхәте" әкияте үзгәртеп сәхнәләштерелә....

“Йомры күмәч әкиятенә математик сәяхәт”.

Балаларнын белемнэрен системалаштыру,камиллэштеру,уй-фикерлэу сэлэтлэрен устеру....

Йомгаклау план конспекты Тема: “ “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт ”

Йомгаклау план конспекты Тема: “ “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт &rdquo...

“Йомры икмәк әкиятенә сәяхәт”

Балаларны “Йомры икмәк әкият дөньясына җәлеп итү яки мавыктыру өчен шулай ук әкият персонаҗына ярдәм итү теләге тудыру өчен төп таләпләрне булдыру....