Йомры икмәкнең сәяхәте (әкиятен ПДД буенча сәхнәләштерү.)
рабочая программа (младшая группа) по теме

Губайдуллина Фарида Ильдусовна

Балалар ПДД буенча кагыйдәләрне яхшырак истә калдыру максатыннан "Йомры икмәк сәяхәте" әкияте үзгәртеп сәхнәләштерелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomry_ikmk_kiyaten_pdd_buencha_shnlshteru.docx28.67 КБ

Предварительный просмотр:

Йомры икмәкнең сәяхәте (әкиятен ПДД буенча сәхнәләштерү.)

  1. Бабай –
  2. Әби –
  3. Йомрыикмәк –
  4. Куян –
  5. Бүре –
  6. Аю –
  7. Төлке –
  8. Полиция хезмәткәре–

1 нчепәрдә.

Өй янында әби белән бабай эскәмиядә утыралар. Бабай чыбык чистарта, әби бәйләп утыра.

Бабай: -  Карчык, кара әле яңа күпереп, кызарып пешкән ипи белән тәмләп чәй эчәсе килеп китте бит әле, икмәк пешерер идең?

Әби: - Кайдан алыйм ди мин сиңа күпереп, кызарып пешкән ипи? Нәрсәдән пешерим соң, он юк бит.

Бабай: - Эх, карчык, әрҗә төбеннән кырып, бура почмакларыннан себереп, бераз җыелмасмы? 

Әби: - Ярар, ярар. Шулай итеп карармын. Ә син суга барып кайт, утын әзерлә.

(Бабай чиләк алып чыгып китә.)

Әби (үз алдына сөйләшеп): Канатымны алып, әрҗә төбен, бура почмакларын себереп карыйм. Бәлки, чынлаптабер-ике уч он  җыеп  алып булыр әле. (Чыгып китә).

(Шул вакыт бабай чиләк белән су алып кереп эскәмиягә куя, утын ваклый башлый).


Он күтәреп әби керә,  үзенең эшен сөйләп эшли:

Әби: Кәстрүлгә су, тоз, әзрәк чүпрә һәм җыеп алган онымны салам да, әйбәт итеп туглап камыр басармын. Аллаһы биргән булса бик тәмле икмәк пешереп бирермен мин сиңа, бабакай. Син пичкә яга тор.

(Бабай утынын салып пичкә ягып җибәргән кебек була һәм әбигә карап:)

Бабай:- Булды бу, карчык, мин кәҗәгә су эчертеп керим  әле. Икмәк пешкәч тә, мине чәй эчәргә чакырырсың. (Чиләк алып чыгып китә).

Әби табага камырны әвәләп салып пичкә утырта, өйне җыештыргалаган була. Самаварны, чынаякларны өстәлгә куя да иснәнгән булып, тирән сулыш алып:

Әби: - Пешкән икмәк исе чыкты, икмәкне пичтән алырга вакыт җитте ахры.(Пич янына килә.)Ай-яй ипекәй ничек кызарып пешкән, әзрәк суынсын әле.( Эскәмиягә сөлге җәеп, ипине суынырга куя. Түгәрәк икмәк булып уйныйсы бала  өй артыннан чыгып тиз генә эскәмиягә барып утыра.)

Әби:- Мин бабакайны чакырып керим әле, ипи суына торсын.(Әби чыгып китә.)

Түгәрәк икмәк эскәмиядән сикереп тора, кирелә дә:

Түгәрәк икмәк:Суынсын дигән булалар. Алар мине ашарга телиләр ахрысы? Хәзер менә, шушында үземне ашаганнарын көтеп ятыйммы? Качыйм әле үзләреннән.(Як-ягына карана) Әһә сәпиттә бар икән монда, аның белән җилдерсәм тизерәк качармын артымнанда куып җитә алмаслар. (Велосипедка утырып чыгып китә).

2 нчепәрдә.

Урман күренеше.

Түгәрәк икмәк урманда җырлап йөри:

Түгәрәк икмәк:

Мин Йомры икмәк, Йомры икмәк,

Әрҗә төбеннән себерелгән,

Суда  басылган,

Кызупичтәпешкән.

Мин әбидәндәкачтым,

Мин бабайдан да качтым

Үземне ашатмадым.

Велосипеды белән чыршыга килеп бәрелә яза,агач артыннан түгәрәк икмәк каршына куян килеп чыга.

Куян: -  Ай-ай, куркыттың. Кем син? Кая барасың?

Түгәрәк икмәк: - Кем,кем дип  торасың. Түгәрәк икмәк икәнемне күрмисеңмени?

Куян: - Әйе, түгәрәк икәнсең шул. Тәмле истә аңкый үзеңнән. М-м-м, ашыймәле мин сине.

Түгәрәкикмәк: -Куып тотсаң ашарсың. Мин әбидәндә качтым, бабайдан да качтым, ә синнән куян, качам да качам инде. (Велосипедына утырып чабып китә. Куянаның артынныан чапкан була, туктап кала).

Куян:-Бигрәк тәртипсез икән бу түгәрәк икмәк, тузан туздырып китеп барды.(Кулын селтәп чыгып китә).

Бер аланда бүре  кояшта кызынып ята, Түгәрәк икмәк аны күрми як-ягына каранып барада бүренең аягына килеп бәрелә.

Бүре:(Куркып сикереп торада) –Син нинди хайван? Безнең урманда нишләп йөрисең? Таптата яздың бит, күзең чыкмагандыр бит  ........          Үзеннән тәмле ис аңкып тора, тотып алып ашыйсы килеп тора.

Түгәрәк икмәк: - Менә шулай булыр, ашарсың. Мин хайван түгел. Күрмисеңмени мин Түгәрәк икмәк. Мин әбидәндә качтым, бабайдан да качтым, куяннан да качтым, ә синнән бүре, качам да качаминде. Әгәр дә тота алсаң ашарсың. (Көлә-көлә чабыпкитә. Бүре аның артыннан аксаклап чапкан була, туктап калада кулын селтәп чыгып китә).

Бүре: - Тәртипсез икән бу, аякны авырттырды, гафу да үтенә белмәде, үзе көлгән була.(Кулын селтәп чыгып китә).

Түгәрәк икмәкнең юлында аю бал ашап утыра.

Аю (түгәрәк икмәкне күреп алада кулын каш өстенә куеп): - Бу нәрсә инде тагы? Күпме гомер яшәп бердә мондый җәнлекне күргәнем юк иде урманда.

Түгәрәк икмәк:(велосипеды белән аюга) Кит әле юлдан, минем китәсем бар, күрмисеңмени ашыгам.  

Аю: Китмим әле менә, мин сине хәзер ашыйм.(Торып бал савыт тын куя, ул арада түгәрәк икмәк китеп бара).

Түгәрәк икмәк: - Ашамыйча гына тор әле менә. Мин әбидәндәкачтым, бабайдан да качтым, куяннан да качтым, бүредәндәкачтым, ә синнәнаю, качам да качаминде. Куыптотып кара әле менә. (Чабып китә. Аю  аның артыннан чапкан була, туктап кала да кулын селтәп)

Аю: Абау бигрәк тәртипсез икән бу (чыгып китә).

Түгәрәк икмәкнең каршысына койрыгын болгап төлке килеп чыга.

Төлке: - Бу кем бу? Үзе түгәрәк, кып-кызыл. Әйдәдусбулабыз.

Түгәрәк икмәк: - Әйе, мин түгәрәк икмәк булам. Менә шундый мин: түгәрәк тә, кызарып пешкән дә. Әле мин җырлый да беләм. Менә тыңла:

Мин Йомрыикмәк, Йомрыикмәк,

Әрҗә төбеннән себерелгән,

Суда  басылган,

Кызу пичтә пешкән.

Мин әбидән дә качтым,

Мин  бабайдан да качтым,

Куяннан да качтым,

Бүредән да качтым,

Аюдан да качтым,

Үземне ашатмадым.                                                                                                                                
-Ә син, төлке, миңабик ошыйсың.

Төлке: -Бик матур җырлыйсың икән. Әйдә тагы бер җырлап күрсәт әле якынрак килеп. Минем колакларым бик ишетеп бетерми.

Түгәрәк икмәк төлке янына якынрак килеп җырлый башлый:

Мин Йомры икмәк, Йомры икмәк,

Төлке: - Хоп!  (Түгәрәк икмәкне кочып алмакчы була, түгәрәк икмәк тиз генә аның култык астыннан чыгып китә.)

Түгәрәк икмәк: -Ә-ә-ә мин синең хәйләңне беләм(төлкенең борынына чиертә), ашамый гына тор әле. (Велосипедына утырада тиз генә китеп бара).

Төлке:-Ай-яй тәртипсез түгәрәк икмәк икән бу, борынымны авырттырды.(Чыгып китә)

Түгәрәк икмәкнең каршына агач арасыннан таягын тотып полиция килеп чыга, Түгәрәк  икмәк туктамый.

Полиция(сыбызгысын сызгырта, Түгәрәк икмәк туктый):- Исәнмесе, полиция хезмәткәре .......(бала ФИО сын әйтә). Нишләп мин туктарга кушкач туктамадыгыз? Сез юл йөрү кагыйдәсен белмисезме әллә?

Түгәрәк икмәк: Монда кул күтәргән  һәр кешегә туктый башласаң, туктаткан берсе ашыйм дип тора әнә. Кая китим әле, я синдә тотып ашарсың.

Полиция: Ә сез минем кемлегемнедә белмисезмени әле? Мин полиция хезмәткәре – юлларда тәртип саклаучы булам. Менә сез хәзер күпме юл йөрү кагыйдәсен боздыгыз.

Түгәрәк икмәк: Юлда йөргәдә нинди кагыйдә булсын ди,кая китим әле ашыгам.

Полиция: Юк, китми торыгыз әле, менә сезгә ничә яшь?( Түгәрәк икмәк җилкә сикертә) Белмисез, сез әле кечкенә, велосипедка 14 яшь тулмыйча утырырга ярамый.
Юл йөрү кагыйдәләре бик күп, сез бүген бик күп юл йөрү кагыйдәләрен боздыгыз. Әйдәгез мин сезне  Килдебәк авылы “Кояшкай” балалар бакчасына алып барам сезне анда бик күп нәрсәләргә өйрәтерләр. Ә менә велосипедыгызны үзем белән алып китәм.

Түгәрәк икмәк:(Башын аска иеп) Ярар, тик мине анда ашамыйлармы соң?

Полиция: Юк-юк, сезгә анда бер кемдә тимәячәк.(Велосипедны тотып, Түгәрәк икмәк аның артыннан башын иеп бара, чыгып китәләр).



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

НОД "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт"

Итоговое занятие во второй младшей группе "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт" проводилась в конце учебного года....

Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү.

Театр с участием родителей очень понравился детям....

“Сертотмас үрдәк”әкиятен сәхнәләштерү. (Мәктәпкә әзерлек төркеме) (Абдулла Алиш әкияте буенча )

Максат:театр эшчәнлеге аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Бурычлар: -театраль –уен эшчәнлегенә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын  үстерү;-күзаллауларын,фантазияләрен...

“Йомры күмәч әкиятенә математик сәяхәт”.

Балаларнын белемнэрен системалаштыру,камиллэштеру,уй-фикерлэу сэлэтлэрен устеру....

Йомгаклау план конспекты Тема: “ “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт ”

Йомгаклау план конспекты Тема: “ “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт &rdquo...

“Йомры икмәк әкиятенә сәяхәт”

Балаларны “Йомры икмәк әкият дөньясына җәлеп итү яки мавыктыру өчен шулай ук әкият персонаҗына ярдәм итү теләге тудыру өчен төп таләпләрне булдыру....