“Сертотмас үрдәк”әкиятен сәхнәләштерү. (Мәктәпкә әзерлек төркеме) (Абдулла Алиш әкияте буенча )
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

 

 

Максат:театр эшчәнлеге аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

 

Бурычлар:

 

-театраль –уен эшчәнлегенә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын  үстерү;

-күзаллауларын,фантазияләрен,игътибарлылыкларын,мөстәкыйль уйлау сәләтләрен үстерү;

-татар халкының милли бәйрәме “Нәүрүз”бәйрәме турында белемнәрен киңәйтү;

-сүзлек запасын баету;

-диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү;

-театр эшчәнлегендә  үз- үзләрен иркен тотарга,  хәрәкәтне сәнгатьле итеп һәм сөйләм белән яраклаштырып башкара алу сәләтләрен камилләштерү,  сәнгатьле сөйләм культурасы тәрбияләү;

-балаларда әхлакый сыйфатлар (якын дусларына тугрылыклы, сер саклый белү сыйфатлары) тәрбияләү

 

Җиһазлар:Сертотмас үрдәк, Хуҗа, Әтәч, Тавык, Каз, Күркә, Чебиләр, Керпе, Куян, Төлке,Төлке балалары, Аю, Бүре өчен киемнәр,фонограммалар,өй һәм урман күренеше макетлары.

 

Шәхси эш:аерым геройларга сүзләрне,шигырьләрне ятлату,хәрәкәтләр белән таныштыру.

 

Катнашалар:тәрбияче-автор,балалар- Сертотмас үрдәк, Хуҗа, Әтәч, Тавык, Каз, Күркә, Чебиләр, Керпе, Куян, Төлке,Төлке балалары, Аю, Бүре.

 

    Автор:   Бу дөньяда бер серле ил бар,

           Ул әкият дөньясы

           Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,

           Күкләр аяз

          Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,

          Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

 

 

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, йә бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. Әллә ышанмыйсыз инде, ышанмасагыз, үзегез карап китегез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sertotmas_urdk.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

                

    Татарстан  Республикасы Актаныш муниципаль районы Яңа Әлем муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе.

        Сертотмас үрдәк”әкиятен сәхнәләштерү.

(Мәктәпкә әзерлек төркеме)

(Абдулла Алиш әкияте буенча  )

 

Мирзасалихова Л.В.                                                      21.03.2017ел.

Максат:театр эшчәнлеге аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Бурычлар:

-театраль –уен эшчәнлегенә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын  үстерү;

-күзаллауларын,фантазияләрен,игътибарлылыкларын,мөстәкыйль уйлау сәләтләрен үстерү;

-татар халкының милли бәйрәме “Нәүрүз”бәйрәме турында белемнәрен киңәйтү;

-сүзлек запасын баету;

-диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү;

-театр эшчәнлегендә  үз- үзләрен иркен тотарга,  хәрәкәтне сәнгатьле итеп һәм сөйләм белән яраклаштырып башкара алу сәләтләрен камилләштерү,  сәнгатьле сөйләм культурасы тәрбияләү;

-балаларда әхлакый сыйфатлар (якын дусларына тугрылыклы, сер саклый белү сыйфатлары) тәрбияләү

Җиһазлар:Сертотмас үрдәк, Хуҗа, Әтәч, Тавык, Каз, Күркә, Чебиләр, Керпе, Куян, Төлке,Төлке балалары, Аю, Бүре өчен киемнәр,фонограммалар,өй һәм урман күренеше макетлары.

Шәхси эш:аерым геройларга сүзләрне,шигырьләрне ятлату,хәрәкәтләр белән таныштыру.

Катнашалар:тәрбияче-автор,балалар- Сертотмас үрдәк, Хуҗа, Әтәч, Тавык, Каз, Күркә, Чебиләр, Керпе, Куян, Төлке,Төлке балалары, Аю, Бүре.

    Автор:   Бу дөньяда бер серле ил бар,

           Ул әкият дөньясы

           Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,

           Күкләр аяз

          Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,

          Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, йә бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. Әллә ышанмыйсыз инде, ышанмасагыз, үзегез карап китегез.

Музыка. “Авыл иртәсе”

 Ишегалдында кош-кортлар: әтәч, тавык, чеби, каз, күркә бии. Хуҗа чыгып җим сибә, саный. Азактан гына үрдәк, иренеп, киерелеп кенә керә.

Сертотмас үрдәк  (Һәр кош янына килеп).  Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим! (Кошлар аны тыңламыйлар һәм бер тамашачы янына килеп).

Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим! Тиздән бәйрәм була,Нәүрүз бәйрәме.(Берничә кешегә сөйли дә, кошлар янына барып баса)

Хуҗа (уртага чыгып, кош-кортларга карап).Тиздән Нәүрүз бәйрәме, мин урманга барып, бәйрәмгә Нәүрүзне алып киләм. Өйдә юклыгымны берәүгә дә әйтмәгез! (китә)

Сертотмас үрдәк  (кош-кортлар янына килеп). Нигә белдермәскә кушты икән?

Тын гына музыка. Караңгы төшә. Ай калка. Кош-кортлар йоклыйлар. Таң ата.

                                 

Әтәч (кычкыра). Кик-ри-күк!

(кош-кортлар йокыларыннан уяналар, киерелеп гимнастика ясыйлар)

(Түгәрәктә уен уйнап алалар)

Тавык. Нишләптер безнең хуҗабыз күренми әле.

Каз. Ка-ка-кайчан кайтыр икән ул?

Күркә. Бел-бел-белмим шул.

Чеби  (елый). Чип-чип-чип, мин курка-а-ам!

 Сертотмас үрдәк үтеп бара.

Әтәч. Үрдәк, тукта!

Тавык. Кара әле, тыңла әле!Сиңа әйтәбез.

Каз. Ка-ка-кайтмый да кайтмый Хуҗабыз. Аны эзләп кайтырга кирәк.

Күркә. Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!

Чеби. Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!

Сертотмас үрдәк.(күнеп). Ярар, сезнең хакыгыз  өчен  генә барсам барырмын инде.(китә)

 Музыка.

Мин барам урманга

Табам хуҗамны анда.

Төлке,бүре,аюдан

Курыкмыйм мин һичкайчан

Хуҗабыз этен ияртеп,

Китте куе урманга,

Ләкин мин аны табам

Өемә алып кайтам.

Сертотмас үрдәк елга буйлап йөзә.Менә ул куе урманга барып җитә. Күбәләк куып йөри. Каршысына Керпе килеп чыга.

Керпе. Кая барасың болай?

Сертотмас үрдәк. Урманда Нәүрүзне эзләүче Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.

Керпе. Синең өең еракмы соң? Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?

Сертотмас үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара!

Керпе. Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр.(китә).  

Үрдәк аның киңәшенә колак салмый, ашыгы-ашыга урман эченә атлый. Бара-бара озын колаклы  куяннар очрый.

1,2,3,4.

Кулларымны сузамын,

1 2 3 4

Кайчы кебек кисәмен

Менә ничек була ул,

Менә шулай яхшырак.

1 2 3 4

Борыламын як-якка

1 2 3 4

Уңга,сулга ясыймын.

Менә ничек була ул

Менә шулай яхшырак.

Куян. Әй, бүрекле Үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?

Сертотмас үрдәк. Урманда Нәүрүзне эзләүче Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк.

Куян. Синең өең еракмы соң?

Сертотмас үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара!

 Куян (эченнән генә). Алай булгач, Хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән!..(Үрдәккә карап). Хуҗаңны күргәнем юк.(югала)

Сертотмас үрдәк бара-бара бер аланлыкка барып җитә.Анда бер зур соры аю йоклап ята.

 

Сертотмас үрдәк. Әй, тор әле, йокы бәлеше!  Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю. (ачуы килеп уяна). Күрмәдем.

(Үрдәкнең кайгысын уртаклашкандай булып кыланып). Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың! (Үрдәк китә).

Аю (эченнән генә) Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән! (китә).

Сертотмас үрдәк каршына Бүре килеп чыга.

Бүре. Ашыйсы килә.Куян исе чыккан.Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?

Сертотмас үрдәк. Урманда Нәүрүзне эзләүче  Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк.

Бүре . Синең өең еракмы соң?

Сертотмас үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара!

Бүре (тешләрен шыгырдатып, үз-үзенә). Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән! (Үрдәккә карап).Андый кешене күргәнем юк.(китә)

Сертотмас үрдәк Хуҗаны эзләүне дәвам итә. Каршысына көлтәдәй койрыклы бер Төлке килеп чыга.

Сертотмас үрдәк. Багалмакай, матур апакай, минем Хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте дә, кулында чәчәге дә бар иде.

Төлке. Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! Янында кәкре койрыклы эте дә, кулында чәчәге дә бар иде. Әйдә, алып барам!

Төлке Сертотмас үрдәкне үз оясы янына алып кайта. Анда төлке балалары уйнап йөриләр.

Төлке балалары. Әни, безгә азык алып кайттыңмы?

Төлке. Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк .

(Сертотмас үрдәк эшнең нәрсә дә икәнен аңлап кача)

Төлке балалары (елый башлыйлар). Безнең ашыйсыбыз килә

Төлке. Хәзер, бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам!

Автор. Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә Хуҗа кайткач инде, аларны дус булып яшәргә күндергән.   Бергәләп  Нәүрүзне каршы алганнар

Залга Хуҗа белән Нәүрүз артыннан тезелеп кош- кортлар, җәнлекләр тезелеп керәләр. Нәүрүз уртага басып бергәләп җыр җырлыйлар “Нәүрүз”

Җыр тәмамлангач Нәүрүз сөйли:

 Балалар, Нәүрүз ул – Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 нче март – язның көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә яз башлану көне. Элгәре заманнардан әби-бабаларыбыз бу бәйрәмне зурлап каршы алганнар. Нәүрүз – ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм. Бу көнне кызлар һәм малайлар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.Бу бәйрәм җиде көн дәвам иткән, Балалар әйдәгез әле бәйрәмебезне дәвам итик

Җырлы уен: “Нәүрүзне, каршылап”

Автор: Кош-кортлар белән җәнлекләр дуслашып, Нәүрүз бәйрәмен җиде көн бәйрәм иткәннәр. Менә шуның белән әкият тә тәмам. Ә сезгә киңәшем шул: Сертотмас үрдәк кебек булмагыз, серләрегезне саклый белегез! Таныш булмаган  кешеләргә өйдәге хәлләрне сөйләмәгез.Берүк игътибарлы булыгыз.

Рольләрне башкардылар:

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Балалар музыка астында залдан чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерү

quot;Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерү....

Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү

Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү...

"Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерү.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм телен үстерү,театральләштерелгән әкиятләрдә катнашу теләге булдыру....

Тема: «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме.

Максат: Балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның эмоциональлеген үстерүТәрбия бурычы: әкият геройлары  белән кызыксыну тәрбияләү, күмәк хезмәткә омтылыш уятуҮстерү бурычы: Балаларның...

Конспект интегрированного театрализованного занятия по развитию речи на татарском языке по произведению А.Алиша “Болтливая утка” (для старшей группы) А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча интеграль театраль эшчәнлек (зурлар төркеме өчен)

Цель: Воспитывать интерес к театрализованной деятельности.Задачи:1. Через различные формы искусства происходит обогащение чувств сказочных персонажей, литературных образов;2.  Развивать творчески...