Абдулла Алиш иҗаты буенча проект
проект на тему

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

проект   А.А.лиш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon abdulla_alish_proekt.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

“Абдулла Алиш – балалар язучысы”.

(Зурлар төркеме өчен)

Төре: танып-белү.

Үтәлү  вакыты: 1 атна.

Максат: Татар халык язучысы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Бурычлар:

1. Балаларга А.Алиш әсәрләре аша әхлак тәрбиясе бирү; үз милләтеңнең күренекле шәхесенә карата хөрмәт, горурлык хисләрен  тәрбияләү;

2.Балаларның бәйләнешле сөйләмен , сәхнә осталыкларын үстерү;

3.А.Алишның тормыш юлы, иҗаты турында белемнәрен киңәйтү.

Проектның этаплары:

1.Әзерлек этабы:

- Яшь үзенчәлекләренә карап проектның темасын уйлап, максатын, бурычын кую.

-  Темага кагылышлы мәгълүмат җыеп, чыганаклар туплау, план төзү

- Проектның максатын һәм бурычларын анализлау;

- Татар теле почмагында ата-аналар өчен мәгълүмат урнаштыру;

- Ата-аналар белән анкета үткәрү;

2. Төп өлеш:

- Язучының әсәрләре буенча рәсемнәр, иллюстрацияләр, китаплар һәм презентация карау;

- Тематик шөгыль;

 - “Балалар бакчасына китап бүләк ит” акциясе;

 -   А.Алиш китапларыннан күргәзмә оештыру;

- “Табышмак  кичәсе”

- А.Алиш әкиятләре буенча рәсем конкурсы;

 - Проект дәвамында хәрәкәтле уеннар;

3. Йомгаклау этабы:

- А.Алишның  “Куян кызы” әкиятен әти-әниләргә сәхнәләштереп күрсәтү;

- Эшләнгән эшкә нәтиҗә ясау.

Перспектив-тематик план. “Абдулла Алиш – балалар язучысы”

Эшчәнлек тәртибе

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыль эшчәнлеге

Әти-әниләр белән балаларның бердәм эшчәнлеге

1.

А.Алишның иҗаты һәм әкиятләре белән танышу.

Үстерелешле диалог

Рәсемнәр ясау

Язучының иҗатына кагылышлы материал туплау, презентация әзерләү.

2.

А.Алиш китапларыннан күргәзмә оештыру.

К үргәзмәдәге китаплар белән якыннан танышу.

“Балалар бакчасына китап бүләк ит” акциясендә катнашу.

3.

Табышмак  кичәсе.

Тасвирлау табышмаклары төзү.

Табышмаклар уйлау.

4.

“Каз белән Аккош”  хикәясен уку.

Төп геройларны табу, хикәяне өлешләргә бүлеп сөйләү.

Әкиятне дәвам итү.

Бу хикәягә охшаган тагын нинди хикәяләр беләсез?

5.

Әкият геройларын

беләсезме?

Тәрбияченең әңгәмәсе, әкият

геройларын әвәләү

Эчтәлек буенча әвәләү.

Әти-әниләр белән әвәләү өчен материал әзерләү.

6.

“Чукмар белән Тукмар” курчак  театры.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Охшаган геройга костюм тегү.

7.

“Куян кызы” әкиятен әти-әниләргә сәхнәләштереп күрсәтү.

Чыгыш ясаганда үз-үзеңне тотарга өйрәтү, үстерелешле диалог.

Әкият персонажларына характеристика бирү.

Әкият персонажларына костюмнар әзерләү, балаларга  белән бүлеп бирелгән сүзләрне өйрәнү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

-Балаларның А.Алишның тормыш юлы, иҗаты турындагы белемнәре киңәйде, кызыксынулары артты.

-Укыган әсәрләрне истә калдырдылар (тыңлыйлар, карыйлар, ясыйлар, үзләре уйныйлар)

-Ышанычны аклау, сүз тыңлау, җаваплылык тою, тырышлык , дус-туганлык  кебек хис-тойгылар тәрбияләүне дәвам иттерү.

-Әти-әниләр белән тыгыз элемтә туды.

Кулланылган әдәбият.

А.Алиш әкиятләр китабы.

Әкиятләргә карата ясаган рәсемнәр.

К.В. Закирова  “Балачак аланы”  хрестоматия  2011ел

“Татар халык әкиятләре” Аудиодиск

Үзем ясаган презентация.

Йомгаклау этабы.

А.Алишның “Куян кызы” әкиятен әти-әниләргә сәхнәләштереп күрсәтү.

Әзерлек эше: Язучының  иҗаты турында әңгәмә. Әкиятне  экранда карау. Костюмнарны һәм сәхнә бизәлешен әзерләү.

Катнашучылар: әкияттәге персонажларны башкаручылар: зурлар төркеме балалары.

Әкиятнең барышы:

Алып баручы:  Бер куянның бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик    ярата икән. (куян кызы белән чыга, аркасыннан сөя)

Куян.  - Кызым, кадерлем, мин хәзер кайтам. Тәртипле ,акыллы бул.(чыгып китә)

Куян  кызы.   –Ярар, әнием. Тиен дустым, кил әле, әйдә бергә уйныйк.(тиен белән уйныйлар)

Алып баручы:  Көннәрдән беркөнне әнисе кызына киез итекләр алып кайтып биргән.

Куян: - Кызым, кил әле монда.  Мин сиңа җылы киез итекләр алып кайттым. Аягыңа киеп куй әле шуларны. Аякларың туңмасын , сызламасын.

 Куян кызы: - Рәхмәт инде әнием. Киез итекләр бик җылы икән.(әнисе чыгып китә,тиен белән уйныйлар)

А.б: Ләкин куян кызы җылы киез итекләрдән бик тиз туя ,салып ташлый да , әнисе тапмасын дип, аларны яшереп куя.

 Куян:   - Кызым , киез итекләрне ник салдың, хәзер үк киеп куй.

А.б: Куян кызы әнисе барында гына киез итекләрен киеп йөргән , әнисе китүгә ул аларны салып ташлаган һәм яшереп куйган. Кар өстеннән дә ,боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде әнисе янына аксый-аксый елап килгән.

 Куян кызы:  - Әни-әни, минем аягым авырта , кара әле.

Куян:  –Ай кызым, синең аягың шешкән ич. Инде нишләргә ? Бу баланы кая алып барырга,  ничек дәваларга?

Тиен: - Кайгырма , туганкай йомшак куянкай . Кызыңның аягын бик тиз дәвалап була. Моның өчен Доктор Айболитка барырга , аңардан киңәш сорарга гына кирәк.

Куян:  – Доктор Айболит кайда тора? Анда ничек барырга?

Тиен:    – Мин Доктор Айболитның  кайда торганын беләм. Сезгә юл күрсәтермен. Әйдәгез, киттек. ( Өчесе бергә  Доктор Айболитка китәләр.)

Автор:  - Барып җитсәләр ,  Доктор Айболитның  эше бик күп икән ,аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга дип килгәннәр.

Доктор Айболит :  – Син ,бүре, менә монда күчеп утырып тор. Балаларны чиратсыз карыйм мин.  Килегез, рәхим итеп утырыгыз. Нәрсә булды ? Нинди зарыгыз бар?

Куян:  Доктор Айболит, кызымның аягы авырта , карый алмассыз микән?

Доктор Айболит :– Ай-яй-яй! Синең кызым аягыңа суык тигән бит,  карда ялан аяк йөргәнсең. Хәзер аягыңа дарулар сөртеп , бәйләп җибәрәм (бәйли).  Менә шулай. Аягың төзәлгәч, киез итекләреңне инде  салкын көннәрдә бер дә салма , әниеңнең сүзен тыңла.

Куян  кызы:- Ярар, Доктор  Айболит! (урыннынан тора)

Куян,  Тиен,  Куян  кызы:- Рәхмәт сезгә , Доктор Айболит. Сау булыгыз!

Куян:  - Рәхмәт инде , сиңа да Тиен дустым !

Тиен:   – Бергә гел шулай тату яшик!

А.б:  Өч көн дигәндә, Куян кызының аягы төзәлә.

Куян кызы:   -  Әнием, синең сүзеңне тыңларга сүз бирәм. Мин  сине беркайчан  да  борчымам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сказки Абдуллы Алиша

Рассказ о жизни и творчестве Абдуллы Алиша. Прочитывается отрывок одного из произведений Алиша на угадывание детьми. Задаются и анализируются вопросы по сказкам автора. Проводятся игры, песни и театра...

Творческий проект для детей подготовительной к школе группы «Знакомство с творчеством Абдуллы Алиша»

Содержание1.Программа проекта.2. Системная паутинка.3. План работы.4. Творчество и биография поэта.5. Знакомство со сказками поэта.6. Детское творчество.7. Итоговое мероприятие «Человекбольшого  ...

Проект на тему «Творчество Абдуллы Алиша» в старшей группе

Информационно-практико-ориентировочный проект по ознакомлению детей дошкольного возраста и их родителей с творчеством татарского писателя Абдуллы Алиша...

“Сертотмас үрдәк”әкиятен сәхнәләштерү. (Мәктәпкә әзерлек төркеме) (Абдулла Алиш әкияте буенча )

Максат:театр эшчәнлеге аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Бурычлар: -театраль –уен эшчәнлегенә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын  үстерү;-күзаллауларын,фантазияләрен...

Проект «Воспитание детей через сказки Абдуллы Алиша»

Необходимо вести работу по формированию у ребенка чувства любви к Родине, воспитания у него эмоционально-положительного отношения к тем местам, где он родился и живет. Одно из мощных средств, которое ...

Фестиваль педагогических проектов по формированию основ национальной культуры дошкольника в рамках реализации УМК к обучению детей двум языкам РТ и реализации ФГОС «Калейдоскоп педагогических идей» «Сказочник – Абдулла Алиш»

Знакомство  с народными  и авторскими сказками  воспринимается детьми с особой радостью и желанием. Татарские сказки знакомят детей с особенностями быта, обычаев, традиций татарского на...

Проект, посвященный творчеству Абдуллы Алиша

Цель проекта:  расширять представления детей о татарской детской    литературе и приобщать их к семейному чтению литературных произведений. Задачи: Образовательные: приоб...