Абдулла Алиш иҗатына багышланган бәйрәм кичәсе. ( Икенче кечкенәләр төркеме белән, 2023 нче ел.)
материал (младшая группа)

Низамиева Фания  Саубановна

Бәйрәм кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл a.alish_.docx20.23 КБ

Предварительный просмотр:

Абдулла Алиш иҗатына багышланган бәйрәм кичәсе.

( Икенче кечкенәләр төркеме белән, 2023 нче ел.)

Максат:

  1. Язучы иҗаты белән танышуны дәвам итү.
  2. Балаларның Алиш әкиятләре турындагы белемнәрен ныгыту.
  3. Балаларда  әниләргә карата ихтирамлылык, дуслыкның кадерен белү, сер саклый белә кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Алып баручы: -Исәнмесез,балалар!

                             Кәефләрегез ничек?

                    Мине таныйсызмы? Мин кем микәәәән? (.........) Әйе, мин үрдәк. Мин сезгә сер итеп кенә әйтәм.Әкиятләр язучы А. Алишны беләсезме?Мин шул Алиш абый язган әкияттәге  Сертотмас үрдәк бит инде.

Әйе, бүген без сезнең белән татар телендә генә аралашырбыз, сөйләшербез.

Балалар, бүген без татар язучы  Абдулла Алиш турында сөйәшербез.(Слайд)

Бүген  15 сентябрьдә Абдулла Алиш туган көне буларак билгеле. Ул Татарстан республиканың Спас районының Куюки авылында туган. Аның әтисе белән әнисе крестьяннар булган. (Слайд).

 Абдулланың әнисе шигырьләр һәм кыска хикәяләр язган. Язучы сәләте Алишка димәк әнисеннән күчкән. Аның әтисе бик укырга яраткан, өйләрендә күп китаплар булган. Үскәч Абдулла Алиш шигырьләр, хикәяләр һәм әкиятләр язган. Алиш бик тә балаларны яраткан, алар да аны яратканнар. Аның әкиятләрен йотлыгып-йотлыгып тыңлаганнар.Балалар Алишны “Әкиятче абый” дип атаганнар.

Кемгә генә якын түгел

Әкиятләр дөньясы?!

Әкиятне яраталар

Кечесе hәм олысы.

Без дә бүген сезнең белән А.Алишның әкиятләрендәге геройлар,ягни образлар белән очрашырбыз. Се итеп кенә әйтәм, мин авылда торгач чәчәкләр арасында йөрергә һәм шунда ук күбәләкләр куып йөрергә яратам . Әйдәгез без дә шул аланга барып кайтабыз.

  1. Музыка куела   Чәчәкләр чыгып утыра.Алар янында күбәләкләр очып йөри, хәрәкәтләр ясап бию башкаралар

                                          “ Күбәләкләр биюе”

                                                 

                                               Азат – Йолдыз

Адель – Сәминә                Булат – Г.Мәрьям                Данир – М .Нәргизә

                       Камил – Айлинә                       Ризат – И. Амелия

Куян йөгереп чыга.  Күбәләк тотмакчы була,сочок белән. Тота алмый ,күбәләкләр кереп китә( очып китәләр )

  1. Бал кортлары чыга. Бию башкаралар

 

М. Амелия

Р. Раяна

З.Лиана

Б.Нәргизә

М. Самира

А.Әлфинә

Н. Мәрьям

Алар кереп киткәч,Үрдәк чыгып балалардан :

  • Балалар, бу нинди бал кортлары булды соң, беләсезме?

Балалар җавабы: Нечкәбил әкиятендәге бал кортлары.

  • Бик дөрес , балалар.Алар бертуктаусыз шулай очып, эшләп торалар, бал җыялар бит.

Тәрбияче сөйли( Үрдәк).Монда куян да килә әле. Әәәәә бу куян кызы әкиятендәге куян бит.

  1. “ Куян кызы “ әкиятен күрсәтү

Шулай куян гел матур аланда уйнап йөри икән. Көз җиткән , көз артыннан кыш килеп җиткән.Әнисе куянга аяклары туңмасын дип,уйнарга киеп чыгарга дип, җылы итекләр алып биргән.

  • Мә кызым, мин сиңа җылы киез итекләр алып кайттым. Син бу итекләрне аягыңа ки, аягыңа салкын тимәс, - дигән.
  • Ярар, әнием,- дип куян итекләрне кигән.Һәм әнисе күрмәгәндә салып куеп, тагын ялан тәпи уйнарга чыккан.Шуннан соң куян кызының аяклары авырта башлаган.Ул аксаклап өенә кайткан.

Әнисе аннан: Ни булды, кызым? ,- дип сораган.

Куян кызы: -Әнием, минем аякларым авырта , - дигән.

  • Әнисе аны врачка алып барган.Урман врачы аңа дарулар биргән. Алар өйләренә кайтканнар.Куян кызының аякларын әнисе урман врачы кушуы буенча гел уып, майлап торган.Шул даруларны сөрткәч куянның аягы рәтләнгән һәм шул көннән соң аягына кимичә йөрмәгән. Ул кабаттан уйнарга чыккан һәм үз дусларын да чакырган.

                                                  Куяннар җыры:

(Н. Мәрьям,  Б. Нәргизә,  З.Лиана,  И. Амелия, М.Самира, Айлинә, Әлфинә, Сәминә, М.Нәргизә.)

                                                       Без куяннар, куяннар.

Без шаяннар, наяннар.

                                        Көне буе уйныйбыз,

   Һич уеннан туймыйбыз.

Тәпиләрне чәп-чәп-чәп.

Колакларны шап-шап-шап

Биибез дә җырлыйбыз,

Көне буе уйныйбыз.

                                                         

Сез Абдулла Алишның әкиятләрен бик әйбәт беләсез микән барыгыз да, минем беләсе килә.Хәзер миңа хәр группадан 2 шәр бала кирәк .Тиз генә чыгып, шушы пазлларны төзеп, килеп чыккан картиналарның, ягъни сурәтләрнең кайсы әкияттән икәнен әйтә алсагыз, сез молодец балалар буласыз. ( Төзиләр ,әйтәләр)

Менә, безгә Чукмар белән Тукмар да үзләренең яраткан әбиләре белән кунакка килгәннәр.

Зурлар төркеменнән балалар,” Чукмар белән Тукмар” әкиятен күрсәтә.

Балалар, бер- берегез белән нинди булырга кирәк?( ......) Әйе, дус.

Менә хәзер тагын сынап карыйм әле.Әбинең әтәчләргә бирергә ярмалары кушылып беткән.Аның аерып бирәсе килә икән.Сез дусларча гына аерып бирә алырсызмы? Айдәгез уйнап алабыз.

Уен:

Ике команда кирәк: берсе карбыз төше җыя, берсе кабак төше.

Йомгаклау:

                                        Үзем турында җыр.( А.Алиш)

Әйтсәләр дә: барып тор син, дип,

Дөньяның иң рәхәт җиренә.

Әйтер идем: кирәк түгел, дип,

Кайтам мин, дип, туган илемә.

Алиш абыегыз туган ягын, туган илен шундый яраткан.Аның без карап үткән әкиятләрендә дә,үзе күреп  үскән табигатьне чагылдырган. Шуңа күрә шигырендә шулай дип язган.(....) Ләкин ул Муса Җәлил абыйларыгыз белән ул сугыш вакытында дошманнар кулына эләгә һәм анда аларны үтерәләр.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Урманга сәяхәт(икенче кечкенәләр төркеме өчен)

балаларның җиләк-җимеш,яшелчәләр ,урман җәнлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.Урманга"бару"."серле агач"белән очрашу.ял иту."серле капчык"җәнлекләрне сыйлау.бүлмәгә кайту....

Көз бәйрәме икенче кечкенәләр төркеме өчен

Көзге бәйрәм!!!Алып баручы залга керә, исәнләшә һәм килгән кунакларны котлый. - Исәнмесез кадерле кунаклар, әти –әниләр һәм әби-бабайлар. Хәзер әйдәгез без әзерләгән бәйрәм кичәсен карап узыйк.К...

Балалар психик үсешенең яшь узенчәлекләре: икенче кечкенәләр төркеме ( 3 яшьтән 4 яшькә кадәр )

3-4 яшьлек баланың карашлары акрынлап гаилә чикләрен үтеп чыга башлый. Ситуацияләрдән тыш аралашулар барлыкка килә. Олы кеше аның өчен гаилә әгъзасы гына түгел, ә аерым иҗтимагый фу...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Математика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Матемакика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"...

Абдулла Алиш иҗатына багышланган бәйрәм кичәсе .

Максат:Язучы иҗаты белән танышуны дәвам итү.Балаларның Алиш әкиятләре турындагы белемнәрен ныгыту.Киләчәк буын кешеләрндә әниләргә карата ихтирамлылык, дуслыкның кадерен белү, сер саклый белә кебек уң...