Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү
материал (старшая группа) на тему

Имамова Гульнур Шайдулловна

Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл abdulla_alishnyn.docx26.54 КБ

Предварительный просмотр:

Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү

Максат: Татар халык иҗаты әсәрләрен өйрәнүне дәвам итү.

Ярдәмчел булырга, бер-береңә булышырга өйрәтү.

Әкиятне рольләргә бүлеп, сүзләрне дөрес әйтеп уйнау.

Балаларда  артистлык сәләтен үстерү.

Сәхнә бизәлеше: Җиһазлау:

Авыл өе макеты.( татар халык  бизәкләре белән бизәлгән куян өе)

Урман күренеше өчен агачлар.

Төрле җәнлекләр костюмнары.

Биюләр өчен татар көйләре.

 Урман күренеше

Койрыклар,

Катнашалар:

 Алып баручы –Рамазан, Ясминә

Саесканнар—Риана, Аина,

 Аю ------------- Тимур  (Җыр)

Бүре------------Алмаз(бию)

Төлке----------Аиша(җыр)

Куян-----------Әдилә(җыр)

Эт---------------Алмаз(бию)

Песи------------Амина(бию)

Керпе-----------Раил (бию)

Әкият барышы

Алып баручы:Борын-борын заманда

Син һәм мин булмаганда.

Дөньяда хайваннарның

Койрыклары бөтенләй булмаган ди.

Бервакыт аксакал Керпе

Зур хәбәр тараткан ди.

Керпе:(әкрен генә  бии-бии керә.)

Саесканнар –хәбәрчеләр            (3 саескан очып керә)

Әйтегез хайваннарга

үткәргәч караңгы төнне,

 фәлән менә көнне

карт имән янында

өләшәчәкләр  койрык!(Керпе чыгып китә)

Алып баручы:

Саесканнар очканар

Һәм хәбәр таратканнар!

Саесканнар биюе

Саесканнар: 

Әй, сез, җәнлекләр!

Томан беткәч тә,

 кояш күтәрелгәч тә,

 карт имәнгә барыгыз,

 койрыклар алыгыз!

Алар очып чыгып китәләр.

Куян - өеннән, аю,  бүре һәм төлке  төрле яктан чыгалар.

Алар уртага  җыелалар.

Куян.  Койрык?

Аю.  Нигә кирәк ул койрык?

Төлке. Өләшәләр икән, димәк, кирәк!

Бүре.  Койрыклар кайда? Табыйк тизрәк!

Бергә: Әйдәгез, барып алыйк!

                             Акрын гына таралышалар.

Алып баручы:

Таңда  җәнлекләр уяндылар,

Зур аланга  юл алдылар.

Куян да юынды,

Койрык алырга җыенды.

Куян. (куяны үзенең тунын чистарткан, тәпиләре белән би­тен юган)

( оясында тәрәзәсеннән карап).

 Яңгыр ява, йокы килә,

Барып йөрмәм, күңелем боек,

Нәрсәгә ул миңа койрык?

Җыр

Ак куян мин йомшак куян

Һәм бик куркак куян.

Колагым җиргә тигән.

Әмма койрыксыз куян

Дөп тә дөп басып, кулына таяк тотып аю –Тимур керә.

Мин аю , мин аю

Зур аю , матур аю

Миннән курка барысы да

Мин бит шундый зур аю.

Биеп тә алыйм әле.

Бию

Аның каршысына сикереп куян чыга.

Куян: Аю бабай! Карт имән янына барасыңдыр,

 үзеңә койрык аласыңдыр,

 миңа да алып кайт әле.

Аю: Әгәр дә онытмасам,

 алып кайтырмын, авыр эш түгел бит (китә).

Куян: Онытыр вәгьдәсен,

табар  хәйләсен.Бүрегә әйтим әле.

Бүре керә.  

 Сорыдыр төсем,

Үткендер тешем.

Урманда йөрим,

Бозаулар эзлим             БИЮ      ?          ШИГЫРЬ 

Аның каршысына сикереп куян чыга.

Куян: Бүре абый!

 Карт имән янына барасыңдыр,

үзеңә койрык аласыңдыр,

миңа да алып кайт әле.

Бүре: Барысына да җитсә,

артып калса, алып кайтырмын (китә).

Куян: Онытыр вәгьдәсен,

табар  хәйләсен.Төлкегә әйтим әле

Җайлап кына, көйләп кенә басып төлке килә. 

 ҖЫР

Үзем матур-нечкә билле,

Үзем әдәпле, хәйләм күптөрле

көлтә койрык та алсам.

Булырмын искитмәле. 

Каршысына сикереп куян чыга.

Куян: Апакаем төлке!

 карт имән янына барасыңдыр,

 үзеңә койрык аласыңдыр,

 миңа да алып кайт әле.

Төлке: Ярый, ярый. Койрык алырмын,

куян дустым сорады диярмен (китә).

(Песи,эт йөгереп үтәләр.)

 2 пәрдә        КОЙРЫКЛЫ ИМӘН

Алып баручы:

Барча җәнлекләр  аланга җыелдылар.

Урман аланында карт имән,

Ә койрыклар менә дигән!

Карагыз, Карагыз,

Карт имәнгә барабыз,

Сайлап койрык алабыз.

Койрык алгач

Сикерәбез, чабабыз

Җырлап ,биеп алабыз.

Аланда ял итәбез.

( Җанварлар агач янында койрык сайлыйлар.)

Төлке: (сайлый). Минем койрык бик матур,

үзе йомшак,үзе зур (читкә китә).

Бүре: (сайлый).

Минем койрык бик матур,

үзе йомшак,үзе зур (читкә китә).

Аю: Сайлый). Койрыгым кечкенә булды, ярар инде (китә). Минем койрык бик матур,

Үзе кечкенә, үзе йомшак. (китә).

Песи:

Аягымда кара итек

Һәм кап-кара мыегым.

Үзем йомшак, үзем шаян –

Елан кебек койрыгым.

Эт:

Мин бик әйбәт эт

Борыным минем кара

Күп йөгерәм, күп өрәм

Күп ишетәм , күп күрәм.

Алып баручы:

Һәр җәнлек үзенә койрык сайлады,

Куян аларның исенә кереп тә карамады.

Бар да әзер, койрык та бар

Шатланышып кайта  алар.

Алып баручы:

куян койрык алып кайтучыларны көткән,

оясында ятып  арып беткән,

 берәрсен очратырмын дип,

юлга чыгып киткән.

( Куян өеннән чыгып җәнлекләрне каршылый.)

Аю кайта, аның каршысына куян чыга.

Куян: Аю бабай! Алдыңмы миңа койрык?

Аю: Кит әле, куркак куян!

 Үзең бармагач

кем сиңа бирсен койрык. Минем дә менә кечкенә генә (китә).

Бүре кайта, аның каршысына куян чыга.

Куян: Бүре абый!

Алдыңмы миңа койрык?

Бүре: Кая әле сиңа  койрык,

 үземә дә көчкә алдым. Минем койрык менә зур, матур (китә).

Төлке кайта, каршысына куян чыга.

Куян: Төлке апакаем!

Алдыңмы миңа койрык?

Төлке: Син генә ди минем уемда,

 бар да ал. Менә минем койрык йомшак, зур, матур (китә).

Куян елап җибәрә.

Куян: Дусларым мине онытканнар (китә).

Куыша-куыша, сугыша-сугыша эт белән мәче керә.

Мәче: (тырный). Мияу-мияу! Минем койрык яхшы.

Эт: (тешли). Һау-һау! Юк, минем койрык яхшы.

Сугышып китәләр, мәченең койрыгы өзелә. Алар чыгып китәләр.

куян өеннән чыгып койрыкны эләктереп ала.

Куян: (үзенә алып тага). Ура, минем дә койрыгым булды (шатлана, бии, сикерә).

Төрле яктан хайваннар чыгалар.Җырлы-бию

 Алып баручы:

Карт имән янында шатлыктан

Әйлән – бәйлән уены башланды…

КЕРПЕ -----АЛЫП БАРУЧЫ

Дуслар кирәк шул безгә

Өйдә, бакчада, тышта...

Кадерен белик дусларның.

Үпкәләтмик ялгыш та.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” дигән әкиятен сәхнәләштерү

МАКСАТ: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге кимчелекләрне, тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә, персонажларның кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөй...

А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү.

А.Алиш "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү....

Абдулла Алишның “Бикбатыр белән Биккуркак” әкиятен уку.

4 -5 яшьлек балалар белән сөйләм телен үстерү якыннан торып белем бирү эшчәнлеге конспекты...

“Сертотмас үрдәк”әкиятен сәхнәләштерү. (Мәктәпкә әзерлек төркеме) (Абдулла Алиш әкияте буенча )

Максат:театр эшчәнлеге аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Бурычлар: -театраль –уен эшчәнлегенә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын  үстерү;-күзаллауларын,фантазияләрен...

А.Алишның “Тәүфыйклы песи” әкиятен сәхнәләштерү.

Без бу әкиятне мюзикл әкият итеп куйдык. Бик күңелле, бик матур килеп чыкты. Хезмәттәшләрем, алыгыз, кулланыгыз, өйрәтегез....

Конспект: “Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте белән таныштыру”

Конспект: “Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте белән таныштыру&rdquo...

"Койрыклар" әкиятен сәхнәләштерү

quot;Койрыклар" әкиятен сәхнәләштерү...