А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” дигән әкиятен сәхнәләштерү
методическая разработка по развитию речи по теме

Миннахметова Накия Хамбаловна

МАКСАТ: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге кимчелекләрне, тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә, персонажларның кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөйләргә өйрәтү. Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү һәм ныгыту. Әдәплелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon a.alishnyn_kiyate.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы Әҗәкүл балалар бакчасының 1 нче категорияле тәрбиячесе Миннахметова Накия Хамбәл кызы.

А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” дигән әкиятен сәхнәләштерү.

МАКСАТ: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге кимчелекләрне, тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә, персонажларның кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөйләргә өйрәтү. Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү һәм ныгыту. Әдәплелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Тәрбияченең әзерлеге: әкиятне сәхнәләштерү, геройлар белән аерым шөгыльләнү, декорация әзерләү, шигырь юлларын көйгә салу.

МАТЕРИАЛ: киемнәр, җәйге урман, җиләкләр, гөмбәләр, чәчәкләр, кошлар тавышы яздырылган кассета.

ӘКИЯТНЕҢ БАРЫШЫ:

Көй астында сәхнәдән чәчәкләр исни-исни алып баручы чыга. Кунакларны күреп ала һәм туктап кала.

Алып баручы: Исәнмесез, кунаклар! Хәерле көн. Хөрмәтле кунаклар! Без әкиятләрне бик яратабыз. Хәзер сезнең алда А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” дигән әкиятен күрсәтәчәкбез. Яхшы карагыз! Күңел биреп тыңлагыз! (көй астында тагын бер әйләнеп куеп читкәрәк басып сөйли башлый).

Алып баручы: Бер әби яшәгән. Аның тавык белән әтәче дә булган. Ә менә алар белән нәрсә булып беткән, хәзер сез үзегез күрерсез.

Әби өе. Тавык кытаклаган, әтәч кычкырган тавышлар ишетелә. Әби өеннән савыт күтәреп килеп чыга.

Әби: Кая әле, бер булмаса, йомыркалар карап керим. Тавыккаем салды да бугай инде. Ярый әле шулар бар. Сез булмасагыз мин нишләр идем? (аркаларыннан сыйпап куя). (Әби йомыркаларны тутырып керә һәм кешеләргә күрсәтә-күрсәтә) Карагыз әле, тавыккаем ничек күп итеп салган, үзләре эре, үзләре күп. Кая әле, үзләренә дә җим бирим әле. (өенә кереп китә дә, җим күтәреп чыга) Кая әле, үзләренә дә җим бирим әле. (өенә кереп китә дә, җим күтәреп чыга).

Әби: Ти-ти-ти-ти (әтәч белән тавык чыгалар, җим чүплиләр). И-и, ярый әле тавыккаем бар, ул бит мине гел йомырка белән сыйлап кына тора, ә әтәчкәем йокыдан уята. (яннарында йөри, ярата). Ашагыз, кошкайларым, ашагыз.

Тавык: Юк, әбекәй, туйдырды безне бу бер төсле тормыш. Без ил гизәргә, дөнья күрергә чыгып китәбез.

Әтәч: Әйе, әйе, безнең урман җимешләре дә ашап карыйсы килә.

Әби: (ялына) И, китмәгез сез, минем белән калыгыз. Анда ерткычлар бардыр, алар сезне тотып ашарлар.

Әтәч: Китәбез булгач, китәбез. Сау бул, әбекәй! (китәләр).

Әби: (елап кала) И, ходаем, харап булырлар инде. Башым да бик нык авырта башлады, булмаса кереп ятыйм әле. (җим савытын алып кереп ята, өй тәрәзәсен ябып керә).

Алгы планда урман күренеше. Әтәч белән тавык урманга якынлашалар. Кошлар сайраган тавышлар ишетелә. Әтәч белән тавык урманга карап йөриләр, мактыйлар, утырып ял итәләр, сөйләшәләр.

Әтәч: Әбинең ихатасында берни күрми ятканбыз икән.

Тавык: Әйе, монда ничек күңелле! Әтәчкәй, әллә урман җимешләре белән дә сыйланып алабызмы? (торалар)

Тавык: Әтәчкәем, бәгырькәем, ашыйсым бик килә бт. Ничек булса да кара, яшел яфрагы, кызыл җимешләре дә булсын.

Әтәч: Хәзер бирәм, тавыккаем (агачка үрелә, куян килеп чыга).

Куян: Кем, кем минем урманда йөри? Кем сорамый-нитми минем агачымны сындырырга тели? Кирәк икән рөхсәт сора.

Әтәч:Сызыйк моннан, сындырырбыз соңыннан. Монда ерткычлар яши икән, үзләре соры, колаклары ярты метр икән. Кош ите ашаучылар ахры.

Тавык: Китик моннан, куркам. (йөгерәләр) Уф, котылдык бугай. (әтәч белән тавык алга китәләр һәм чикләвекләре салынып торган куаклар янына китәләр)

Тавык: Әтәчкәем, бәгырькәем, ашыйсым бик килә бит. Кыт-кытак, кыт-кытак, алып бирче бер ботак.

Әтәч: Ачыккансыңдыр, беләм. Кайсын бирим, әйт тизрәк.

Тавык: Әнә тегесен, эре чикләвеклесен (әтәч сузылып ала гына башлый, агач ботаклары селкенә, тиен килеп чыга) (куркып калалар) ко-ко-ко, кыт-кытак.

Тиен: Әй, кем ул, кем урманда йөри, кем минем чикләвек агачымны сындырырга тели?

Әтәч: Тизрәк сызыйк моннан, сындырырбыз соңыннан. Колагын күрәсеңме? Йонлач койрыгын селкетә. Хәтәр, шәт, хәзер ул безгә хөҗүм итәр. (әтәч белән тавык алга таба юл тоталар, йөгерәләр, арыйлар, мышнап бетәләр) Көчкә котылдык бугай.

Тавык: Әйдә, әтәчкәем, юлыбызны дәвам итик. (кызыл алмалары асылынып торган алмагач янына җитәләр) Әтәчкәем, бәгырькәем, ничек булса да кара, ике-өч кенә алмалы нәни ботак булса да ярар. (әтәч ботакны сындыра, тавыкка бирә, төлке боларны күзәтә)

Әтәч: Мә, тавыккаем, аша.

Тавык: Рәхмәт (оясыннан төлке килеп чыга)

Төлке: Хуш килдегез, рәхим итегез, өемә керегез, түремә узыгыз, кунагым булырсыз. Аякларыгыз арыгандыр, безнең урман зур бит, сусагансыздыр, талчыккансыздыр. Мин сезне күптән көттем, күчтәнәчләр әзерләгәндәй иттем. Бәхетегез шул икән, ризыгыгыз мул икән.

Әтәч: Кара әле, монда нинди яхшы җәнлекләр яши икән.

Тавык: Әллә кереп чыгабызмы соң?

(төлке кунакларны өенә алып керә, як-якка карап сөйләнә башлый)

Төлке: Миңа дигән тәмле ашлар, менә юләр башлар, үзләре килеп керделәр. (тәрәзәгә карап) Сез чәй эчә торыгыз, мин күршегә генә кереп чыгам (китә). (әтәч белән тавык чәй эчәләр, тамакларын туйдыралар. Әтәч җыр суза)

Әтәч: Кикри-күк, кикри-күк (төлке өе яныннан узып баручы куян моны ишетә һәм ярдәм итмәкче булып өй янына килә)

Куян: Снн, әтәч әфәнде, артыграк батырланасың, берни белмичә кыланасың. Төлкенең кем икәнен соңрак белерсең, бу өйгә керүеңә бик үкенерсең. Ул чакта соң булыр, хәйләкәр төлкенең тамагы туйган булыр.

Әтәч: Монда бит шундый яхшы җәнлекләр яшиләр, алар беркемгә дә тимиләр.

Тавык: Алар турында бездә яхшы фикер калды (сикерә-сикерә тиен килеп чыга)

Тиен: Бу оядан тизрәк сызыгыз, төлке кармагыннан котылыгыз. Ул бик хәйләкәр ерткыч, аның өендә бер минутка калу да куркыныч. Әй, юләр башлар, юләр башлар, ул хәзер икегезне дә тотып ашар. (өй эченнән әтәч тавышы)

Әтәч: Тавыккай, кара әле сәке астына, бу чокыр гел тавык йоны белән тулган.

Тавык: Ай-ай харап булганбыз, чыннан да бик нык ялгышканбыз.

Әтәч: Тизрәк-тизрәк, бу өйдән чыгып качарга кирәк.

Тиен–куян: Әйдә, без сезне озата барабыз. (чыгып китәләр). Икенче яктан төлке белән бүре чыгалар.

Төлке: Әйдә әле үзеңне бер тавык ите белән сыйлыйм әле.

Бүре: Хәзер тәмле итеп ашыйбыз инде үзләрен. Ашыйсым бик килә иде.

Төлке: Әйдә,әйдә, мин өстәл генә әзерли торам, ә син аларны алып чык.

Бүре: (карый) Кунаклардан җилләр искән бит инде, төлке дус. Әйдә тизрәк, эзлик үзләрен.

Төлке: Булмас, булмас, кая карыйм әле (карый) Ерак китә алмаганнардыр әле. Эзлиләр, кычкыралар, таба алмыйлар, җиргә егылып җырлый башлыйлар. (музыка)

Төлке: Бүре килә юл буйлап, әтәч турында уйлап.

Бүре: Төлке килә юл буйлап, тавык турында уйлап. (һәм Кызыл Калфакка юлыгалар) Кызыл калфак, тукта әле, шулкадәр ашыкма әле.

Кызыл Калфак:        Юк, дуслар, вакытым тар

Барасы җирләрем бар,

Әбием чирләп киткән

Аңа күчтәнәч  илтәм.

Төлке:         Бүре бик ачуланды,

И кычкырды, дулады.

Бүре:         Бер кая да бармыйсың,

Миннән кача алмысың.

(Кызыл Калфакны тотмакчы булалар, әмма Кызыл Калфак кача)

Кызыл Калфак ычкынды,

Тик бит әбисе калды.

Алданрак барып җитик,

Әбидән авыз итик.

(бүре усалланып бер урында таптанып тора да, чабып китәләр. Әби торган өйгә җитәләр)

Төлке: (җырлый)         Бүре ишекне тырный,

Тавышын нечкәртеп җырлый.

Төлке түтәй аптырый,

Нәрсә эшләргә белми.

Бүре: (җырлый)         Бу мин, Кызыл Калфак,

          (шакый)        Бүредән качтым чак-чак

Әбекәй, ач ишегең, күчтәнәчләр китердем.

Әби: (тәрәзәсен ача)        Кызым, мин бик авырыйм,

Урынымнан торалмыйм.

Бауга тотып тартылыр,

Ишек үзе ачылыр.

Төлке:         Ишек ачылып китте,

Ач бүре түргә үтте.

Чү! Кинәт нәрсә булды?

Өйгә барсы да тулды.

(бөтенесе дә бергә кайтып җитәләр)

Җырлыйлар:         Соры бүре ак явыз,

Кансыз җан, кансыз авыз.

Кешеләрне ярат син,

Гел яхшылык тарат син.

(бүре елый)

Бүре:         Мин хәзер бик үкенәм,

Сездән гафу үтенәм.

Башка явыз булмам мин,

Комсыз авыз булмам мин.

(бүре тезләнеп гафу үтенеп җырлый)

Әби:                 Бүре әнә үкенә,

Бездән гафу үтенә.

Бүрене гафу итик,

Болар белән ни эшлик?

(Әтәч белән тавык бергә җырлыйлар):

Без хәзер бик үкенәбез,

Синнән гафу үтенәбез.

Тиен белән куянга да

Рәхмәтебезне җиткерәбез.

Бигрәк күңелле икән

Үзебез торган җирдә.

Бәйрәм итәрбез бүген

Кунаклар белән бергә.

(бии-бии барып, кунакларны алалар һәм түгәрәккә басалар)

Җырлы-биюле уен “Яңа ел такмаклары”:

Әйдә басыйк тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Безгә кунаклар да килгән,

Уйныйк, җырлыйк бергәләп.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү аркылы балаларның танып-белү эшчәнлеге

Рус халык әкияте "Шалкан" балаларның иң яраткан әкиятләренең берсе. Аларга якын булган геройлар бабай, әби, кыз, эт, песи, тычканны уйнау рус телле балаларга да авырлык тудырмый. Әкиятне без мәктәпкә ...

А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү.

А.Алиш "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү....

"Кем нәрсә ярата" - татар халык әкиятен сәхнәләштерү

Уртанчы төркем балалары белән татар халык әкиятен сәхнәләштерү.Музыкаль уеннар һәм балаларның сөйләм телләрен устерү.Уткәрелде татар теле атналыгында. Бакча балалары бик яратып карадылар....

“Сертотмас үрдәк”әкиятен сәхнәләштерү. (Мәктәпкә әзерлек төркеме) (Абдулла Алиш әкияте буенча )

Максат:театр эшчәнлеге аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Бурычлар: -театраль –уен эшчәнлегенә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын  үстерү;-күзаллауларын,фантазияләрен...

А.Алишның “Тәүфыйклы песи” әкиятен сәхнәләштерү.

Без бу әкиятне мюзикл әкият итеп куйдык. Бик күңелле, бик матур килеп чыкты. Хезмәттәшләрем, алыгыз, кулланыгыз, өйрәтегез....

"Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерү

quot;Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерү....

Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү

Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү...