А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү.
материал по теме

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

А.Алиш "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyan_kyzy.docx16.52 КБ

Предварительный просмотр:

А.Алишның “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерү.

МАКСАТ: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге кимчелекләрне, тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә, персонажларның кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөйләргә өйрәтү. Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү һәм ныгыту. Сүз тыңлаучанлык, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Тәрбияченең әзерлеге: әкиятне сәхнәләштерү, геройлар белән аерым шөгыльләнү, декорация әзерләү.

МАТЕРИАЛ: киемнәр,  урман  күренеше, киез итекләр.

ӘКИЯТНЕҢ БАРЫШЫ:

Көй астында сәхнәгә   алып баручылар  чыга.

1.Алып баручы:  Бер куянның бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик    ярата икән. (куян кызы белән чыга, аркасыннан сөя)

Куян.  - Кызым, кадерлем, мин хәзер кайтам. Тәртипле , акыллы бул.(чыгып китә)

Куян  кызы.   –Ярар, әнием. Тиен дустым, кил әле, әйдә бергә уйныйк.(тиен белән уйныйлар)

2.Алып баручы:  Көннәрдән беркөнне әнисе кызына киез итекләр алып кайтып биргән.

Куян: - Кызым, кил әле монда.  Мин сиңа җылы киез итекләр алып кайттым. Аягыңа киеп куй әле шуларны. Аякларың туңмасын , сызламасын.

 Куян кызы: - Рәхмәт инде әнием. Киез итекләр бик җылы икән.(әнисе чыгып китә,тиен белән уйныйлар)

1.А.б: Ләкин куян кызы җылы киез итекләрдән бик тиз туя ,салып

ташлый да , әнисе тапмасын дип, аларны яшереп куя.

 Куян:   - Кызым , киез итекләрне ник салдың, хәзер үк киеп куй.

2.А.б: Куян кызы әнисе барында гына киез итекләрен киеп йөргән , әнисе китүгә ул аларны салып ташлаган һәм яшереп куйган. Кар өстеннән дә ,боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде әнисе янына аксый-аксый елап килгән.

 Куян кызы:  - Әни-әни, минем аягым авырта , кара әле.

Куян:  –Ай кызым, синең аягың шешкән ич. Инде нишләргә ? Бу баланы кая алып барырга,  ничек дәваларга? (кайгырып сөйли)

Тиен: - Кайгырма , туганкай йомшак куянкай . Кызыңның аягын бик тиз дәвалап була. Моның өчен Доктор Айболитка барырга , аңардан киңәш сорарга гына кирәк.

Куян:  – Доктор Айболит кайда тора? Анда ничек барырга?

Тиен:    – Мин Доктор Айболитның  кайда торганын беләм. Сезгә юл күрсәтермен. Әйдәгез, киттек. ( Өчесе бергә  Доктор Айболитка китәләр.)

1.  Автор:  - Барып җитсәләр ,  Доктор Айболитның  эше бик күп икән ,аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга дип килгәннәр.

Доктор Айболит :  – Син ,бүре, менә монда күчеп утырып тор. Балаларны мин  чиратсыз карыйм.  Рәхим итеп , килегез, утырыгыз. Нәрсә булды ? Нинди зарыгыз бар?

Куян:  Доктор Айболит, кызымның аягы авырта , карый алмассыз микән?

Доктор Айболит :– Ай-яй-яй! Синең кызым аягыңа суык тигән бит,  карда ялан аяк йөргәнсең. Хәзер аягыңа дарулар сөртеп , бәйләп җибәрәм (бәйли).  Менә шулай. Аягың төзәлгәч, киез итекләреңне инде  салкын көннәрдә бер дә салма , әниеңнең сүзен тыңла.

Куян  кызы:- Ярар, Доктор  Айболит! (урыннынан тора)

Куян,  Тиен,  Куян  кызы:- Рәхмәт сезгә , Доктор Айболит. Сау булыгыз!

Куян,  Тиен,  Куян  кызы:- Рәхмәт сезгә , Доктор Айболит. Сау булыгыз!

Куян,  Тиен,  Куян  кызы:- Рәхмәт сезгә , Доктор Айболит. Сау булыгыз!

Куян:  - Рәхмәт инде , сиңа да Тиен дустым !

Тиен:   – Бергә гел шулай тату яшик!

2.А.б:  Өч көн дигәндә, Куян кызының аягы төзәлә.

Куян кызы:   -  Әнием, синең сүзеңне тыңларга сүз бирәм. Мин  сине беркайчан  да  борчымам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.

Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә.   Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш...

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...

А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” дигән әкиятен сәхнәләштерү

МАКСАТ: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге кимчелекләрне, тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә, персонажларның кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөй...

Конспект: “Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте белән таныштыру”

Конспект: “Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте белән таныштыру&rdquo...