Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.
материал по теме

Шагидова Нурсия Габдуловна

   Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.

  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк, эт-Акбай, кәҗә-Мәкәрҗә, куян-Наян, керпе-Энәбай, аю-камытаяк, кү-бәләкләр, үрдәк бәбкәләре.

  Җәйге, иртәнге көн. Музыка астында күбәләкләр очып керә, бииләр.Әкияттә катнашучылар керә, йокыдан торганнар, киере-ләләр.

  Әби:и-и-и дусларым тордыгызмы?Хәерле иртә барыгызга да, көннәрегез уңышлы булсын.

 Бергә: хәерле иртә әбекәй.

  Җыр: “әтәчем” барысы бергә җырлыйлар.

  Берничә бала үрдәк бәбкәләре булып керәләр.

 Бию: “Үрдәкләр”

Әби: ял итеп алдык, ә хәзер әйдәгез иртәнге ашны ашап алыйк.(әби дусларының яраткан ризыкларын алырга кереп китә.)

 Песи:мияу,мияу-песи мин,

 Мыраубикә- исемем.

  Иң тәмле сый-сөт.Сөттән соң тычкан да тотып җибәрсәң, бигерәктә шәп була инде ә! Тик тычканны тотуы кыен шул.

(Әтәч тавышы ишетелә)

 Әтәч: Кик-ри-күк, кик-ри-күк-

            Мин-Әтәч сөйлим шулай!

 Песи:ә син, Кикрикүк, сөт яратасыңмы?

 Әтәч:И-и-и! Нәрсә соң ул сөт?Ул бит сыек, тамак туйдырмый.Ә менә ярма бөртекләрен тук-тук чүпләсәң-менә шунда тамак тук-тук-тук була!

 (Эт өргән тавыш ишетелә)

 Эт: һау-һау-һау, ә мин- маэмай.

       Исемем минем-Акбай!

 Әтәч: ә син, Акбай, ярма ашыйсыңмы?

 Эт:юк-юк!? Ярма чүпләп тамак туймый,менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың.

 (кәҗә тавышы ишетелә)

 Кәҗә: мә-ә-ә!Мә-ә-ә!

         Ә мин кәҗә булам,

 Исемем минем-Мәкәрҗә!

Эт:Ә син, Мәкәрҗә,сөяк кимерәсеңме?

 Кәҗә: И-и-и!Нәрсә соң ул сөяк? Менә кәбестә булса икән, иң тәмле азык- кәбестә!

 Әби чыга:и-и-и дусларым карагыз әле, безгә кунаклар да килгән икән бит...

  Куян:исәнмесез, ә мин куян булам

             Исемем минем –Наян.

 Кәҗә: Ә син Наян кәбестә яратасыңмы?

 Куян:кәбестәдә бик тәмле, ә менә мин кишерне күбрәк яратам.

 (Керпе керә.)

 Керпе: Мин керпе булам

               Исемем –Энәбай.

 Куян: Ә син, Энәбай нәрсә яратасың?

 Керпе: Нәрсә бик тәмле дисезме? Алмадан да тәмлесе юк инде,үзе сусылдыр, ул гөмбәсен әйтәсеңме инде!

 (Аю керә)

 Аю: Алмасы да тәмле, ә менә бал булса тагын да яхшырак! Менә мин сезгә күчтәнәчкә бал алып килдем,авыз итеп карагыз әле.

 Әби: Ай, Камытаяк, күчтәнәчең өчен бик зур рәхмәт. Минем дусларымның да сиңа бүләге бар.Дусларым,әйдәгез уйнап күрсәтик әле.

 Физкультминутка «Аю килә атлап...”

 Әби: Дусларым, Камытаякның күчтәнәче сезгә ошадымы?

  (Песи, эт, кәҗә бәхәсләшә башлыйлар.)

 Песи: миңа сөт кирәк.

 Эт: Миңа сөяк кирәк.

 Әтәч:Ярма, ярма кирәк миңа.

  Әби:Туктагыз, бәхәсләшмәгез! Дусларым, менә мин сезгә үзегез-нең яраткан ризыкларыгызны гына алып килдем. Бер- беребез белән дус-тату яшик.

 Җыр: “Дустым бар”

 Бергәләшеп җырлыйлар һәм шуның белән әкияттә бетә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендә ял вакыты

Тема:Кышкы прогулка.Максат:хәрәкәтләнү активлыгын камилләштерү, төркем белән тәрбияче кушкан якка барабелү күнекмәләрен ныгыту; шигырьләр, табышмаклар, җырлар аша  табигатьнең матурлыгын кү...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Конспект занятия "Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эше".

Максат: Балаларның  камка турындагы белемнәрен тирәнәйтү.Камканы тышкы кыяфәте буенча тану,  исемен атау, табигатьәге әһәмиятен җиткерү.Бурычлар: -тәрбияләү :бөҗәкләргә карата сакчыллык, ихт...

«Куянкайның, туган көне» Ачык ишекләр көненә әзерләнгән икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллау формалаштыру эшчәнлеге.

Максат:1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.2) Уйлау-фикерләү сәлә...

Татар халкының “Кем нәрсә ярата?” әкиятенә ияреп

Балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әкиятче, әби,бабай, песи-Мыраубикә,әтәчләр, үрдәк – бәбкәләре, этләр-Акбай белән Кара борын, кәҗә-Мәкәрҗә, куяннар, керпеләр, аюла...

Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге "Көзге урманнга сәяхәт"

     Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге “Көзге урманга сәяхәт”Максат:.  Табигатьтәге  матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәтү.Тәрбия бурычы:...