Конспект: “Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте белән таныштыру”
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Конспект: “Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте белән таныштыру”

Скачать:


Предварительный просмотр:

Конспект: “Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте белән таныштыру”

 

куян кызы

3 – 4 яшьлек балалар өчен  

Сөйләм телен үстерү һәм кисеп ябыштыру.

Максат: 

1.Әкиятне аңларга, гади генә сорауларга җавап бирергә өйрәтү, сүзлек запасын баету. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрне ныгыту. Әзер форманы кәгазьнең аерым бер өлешенә дөрес итеп ябыштырырга өйрәтү.

2. Бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

3. Олыларның сүзен тыңларга өйрәтү (тыңлаучанлык тәрбияләү). Хезмәт сөючәнлек, пөхтәлек тәрбияләү.

Кирәкле әсбаплар: куян (йомшак уенчык), әкиятнең сюжеты буенча рәсемнәр, кишер өлгеләре, пумалалар, клей, куян төшерелгән кәгазьләр, салфеткалар.

 

Шөгыль барышы

  1. Оештыру моменты. Әкиятне сөйләү алдыннан әзерлек.
  2. Әкиятне сөйләү.
  3. Әкият эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, анализлау.

IV. Кисеп ябыштыру.

Йомгаклау.

 

I. Т. – Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

Колак озын, туным йомшак,

Кишер ашасам туям.

Үзем куркак, шуңа ахры,

Исемем минем – … (куян)

 

Т. – Ни өчен куян дип уйлыйсыз?

Б. – Озын колаклы, йомшак, кишер ярата, куркак.

Т. – “Әйе, без куянга йомшаккаем, озын колаккаем, куянкаем”, – дип әйтә алабыз. (Сыйпап әйтеп карыйлар).

Т. – Бу “Куян кызы”. Ул безгә кунакка килгән. Куян кызы үзе белән булган хәлне миңа сөйләде. Сезнең дә беләсегез киләме?

 

II. Әкиятне сөйләү (рәсемнәр күрсәтү).

 

III а) – Бу хәл кем турында?

Т. – Куян кызы нәрсә эшләгән?

– Куян кызы киез итекләрен салып ташлап дөрес эшләгәнме?

(Рәсемнәр буенча җөмләләр төзетеп әйттерү. Сөйләшү).

– Балалар, куянга кем ярдәм иткән?

– Ни өчен “Куян кызы” чирләгән?

Б. – Әнисенең сүзен тыңламаган.

Т. – Бик дөрес, андый тыңлаусыз булырга ярамый. Олыларның сүзләрен тыңларга кирәк икән, чөнки зурлар бервакытта да начарга әйтмиләр.

 

б) “Куян кызына” куян турында шигырьләр сөйләү (3-4 кеше)

Т. – Куян турында шигырьләр дә беләбез, әйдәгез әле, сөйләп күрсәтик.

 

Физкультминутка

Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетә,

Менә шулай, менә шулай,

Колакларын селкетә.

 

Куян туңа башлагач

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай,

Аякларын җылыта.

 

Куян hаман да туңа,

Сикереп алу бик кирәк,

Менә шулай, менә шулай,

Сикереп алу бик кирәк.

Куянны кемдер куркытты

Һәм ул урманга качты.

 

IV. “Куян кызы” сезгә куян рәсемнәре дә ясап алып килгән.

Т. – Куян нәрсә ярата, балалар?

Б. – Кишер.

Т. – Без куяннарга кишерләр бирербез. Кишерләр ябыштырырбыз.

(Ябыштырырга өйрәтү, ябыштыру, мактау, эшләрне күрсәтү).

 

Йомгаклау.

Т. – “Куян кызы” сезгә тырышып, матур итеп эшләгәнегез өчен рәхмәт әйтә. Сезгә чын кишерләр тарата.

– Сезгә шөгыль ошадымы?

– Нәрсә ошады?

– Бүген нишләдек?

 

        Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре

балаларны һәрьяклап үстерү буенча

3нче номерлы «Светлячок» балалар

бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль

                                                                  бюджет учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ФӘЙЗЕТДИНОВА ГӨЛЧӘЧӘК КАИМ КЫЗЫ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Куян кызы » АБДУЛЛА АЛИШ

«Куян кызы » АБДУЛЛА  АЛИШ,  Воспитатели Мязитова З.С., Зарипова Д.М., Шафигуллина Л.Р. , музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....

А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү.

А.Алиш "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү....

Абдулла Алишның “Бикбатыр белән Биккуркак” әкиятен уку.

4 -5 яшьлек балалар белән сөйләм телен үстерү якыннан торып белем бирү эшчәнлеге конспекты...

«Куян кызы » АБДУЛЛА АЛИШ

«Куян кызы » АБДУЛЛА  АЛИШ,  Воспитатели Зарипова Д.М., Мязитова З.С., Шафигуллина Л.Р. , музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....

Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү

Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү...

“Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Балаларны бер- берсен тыңларга өйрәтү,Әти –әни сүзен тыңларга,мәрхәмәле булырга өйрәтү  Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру,  балаларның мөстәкыйль   фикер...