“Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Балаларны бер- берсен тыңларга өйрәтү,Әти –әни сүзен тыңларга,мәрхәмәле булырга өйрәтү

  Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру,  балаларның мөстәкыйль   фикер   йөртә  белү,   уйлау  сәләтен, игътибарын,  тирә-юньне    күзаллауларын киңәйтү.

 Карточка һәм схема буенча хикәя сөйләргә өйрәтү, әниләр турында, китап турында мәкал –әйтемнәр өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ni_ochen_kuyan_kyzy_nisen_tynlamagan.docx24.23 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

“74 нче санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы”

муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 “Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган

белем бирү эшчәнлеге конспекты

                                                                                Тәрбияче:  Романова

                                                                                 Сиринә Зөлфәт кызы

Түбән Кама

2022 ел

Яшь үзенчәлекләре:

6-7  яшь

Тема:

“Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?”

Эшчәнлек төре:

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Эшчәнлеккә кертелгән белем бирү өлкәләре:

Сөйләм үсеше, нәфис –нәфасәти,  танып белү, физик үсеш

Максат:

Куян кызы әкияте аша балаларда әхлак тәрбиясе булдыру

Бурычлар:

Тәрбияви: балаларны бер- берсен тыңларга өйрәтү,Әти –әни сүзен тыңларга,мәрхәмәле булырга өйрәтү

 Үстерү: Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру,  балаларның мөстәкыйль   фикер   йөртә  белү,   уйлау  сәләтен, игътибарын,  тирә-юньне    күзаллауларын киңәйтү.

Өйрәтү: Карточка һәм схема буенча хикәя сөйләргә өйрәтү, әниләр турында, китап турында мәкал –әйтемнәр өйрәнү.

Методик алымнар:

Күрсәтү, сорауларга җавап бирү,  синквейн,  ТРИЗ технологияләре “Бишэкран”, “Буктрейллер” технологиясе, уеннар уйнау, әңгәмә, аңлату,сөйләү, “Әйе –юк”, “Яхшы –начар” уены…”Мин башлыйм, син дәвам ит”уены

Җиһазлау:

Серле сандык, итекләр, куян рәсеме, схема өчен картинкалар,куян, аудиоязма,китап ясар өчен раскраскалар,карандаш,гуашҗ,карточкалар.

Алдан үткәрелгән эш:

Китап , әниләр  турында кыска хикәләр уку, мәкальләр уку,табышмакларга җавап табу

Эшчәнлек структурасы:

I. Кереш өлеш (2мин.):

II. Төп өлеш (15 мин.):

III. Йомгаклау (3 мин.).

Алга таба эш:

Балалар белән яңа технологияләр өйрәнү

                                                                 Эшчәнлек барышы

Этаплары

Эчтәлеге

Кереш өлеш

-Хәерле көн балалар,урамда елның кайсы ел фасылы?

(кыш)

Ни өчен шулайдип уйлыйсыз?

-Кар ява, көн салкын, балалар чана шуалар, кешеләр җылы киемнәрен кигәннәр һ.б

-Мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез җавабын табарсыз.

Агач түгел яфраклы,

Кеше түгел сөйли.

  • Китап.
  • Дөрес, ә сез китап турында нинди мәкальләр беләсез?
  • Китап – белем чишмәсе
  • Уку- энә белән кое казу.
  • Укымау гаеп түгел, белмәү гаеп
  • Молодцы, балалар. Ә сез нинди китаплар беләсеә, әти-әниләрегез сезгә нинди китаплар укыганы бар?
  • (балалр җавабы)
  • Менә монда серле сандык, аның эчендә нидер бар.Тик ул тиз генә ачылмый, аңа матур сүзләр әйтергә кирәк. Ягез нинди матур сүзләр беләсез?
  • Зинһар өчен, исәнмесез, хәерле көн, рәхим итеп...
  • Менә безнең сандык ачылды. Карагыз әле монда нәрсә бу?
  • Ак киез итекләр
  • Алар кайсы әкияттән килгән икән монда?
  • Куян кызы
  • Бик дөрес.

Төп өлеш

 -Уйлап карагыз әле, ни өчен ул сандык эченә эләккән?

- (балалар җавабы)

-  Әйе, ул аларны  әнисеннән яшереп куйган.Ә безгә аны куянга кайтарырга кирәк. Шуның өчен биремнәрне дөрес үтәргә кирәк.Сез әзерме?

-Әйе

Карагыз әле экранга,сез нәрсәләр күрәсез?

-Буш шакмаклар.

Әйе, безгә хәзер шул шакмакларны тутырырга кирәк.Аны тутырыр өчен әкиятне искә тошерик әле.(Триз технологиясе буенча “бишэкранка”)

Төп герой куян, үткәне –итексез куян, киләчәге итекле куян, надсистема – урман йогерә итексез, подсиситема – доктор янында утыра.

(балалар буш шакмакларны тиешле картинкалар белән тутыралар)

Молодцы беренче бирем үтәлде.

Әйдәгез, ял итеп алабыз.”Куян” физминутка.

Минем кулымда бер картинка. Әйдәгез, “Әйе – юк” уенын уйнап алабыз

  • (балаларның сорауларына тәрбияче әйе-юк дип  җавап биреп, картинкада нәрсә икәнен ачыклыйла.Каринкада елак куян баласы була)
  • Балалар сез ничек уйлыйсыз? Ни өчен ул елый
  • Аның аягы авырткан.
  • Ни өчен авырткан?
  • Чөнки әнисе биргән итекләрне салып аткан?
  • Сез ничек уйлыйсыз? Ни өчен ул аларны салган?
  • Алар ямьсез булганнар, авыр булганнар,ул аларга ияләнмәгән.
  • Ул дөрес эшләгәнме? Ни өчен?
  • Юк. Аның аяклары сызлага,шешкән.
  • Әгәрдә аяклары авыртмаган булса,итекләрне салып яшереп куярга ярыймы?
  • Юк.
  • Ни өчен ярамый?
  • (Балалар җавабы)
  • Әйе, биргән бүләкне яшерергә ярамый,әнинең бүләген бигрәк тә. Аны шатланып, рәхмәт әйтеп сөенеп алырга кирәк. Әни сүзен тыңлап кияргә кирәк.
  • Балалар, сез әниләрегез әйткән сүләрне тыңлыйсызмы, бүләкләрен яратып аласызмы?
  • Әйе.
  • Карагыз әле бу нәрсә?
  • Куян..Аның турында хикәя төзеп алабыз. (Синквейн технологиясе буенча балалар куян турында хикәя төзиләр)

1.Куян

2. кечкенә, куркак

3.ашый,сикерә, елый.

4.аю кышын ак тун кия

5.кыргый хайван.

(Куян елаган тавыш ишетелә.Аудиоязма.кая минем итекләрем.Тапсам мин аларны бер дә салмас идем.)

Уенчык куянны алып:

-Куянкай менә синең итекләрең . Син аларны сандыкка салып яшереп куйгансын. Башка алай эшләргә ярамый.

Әни сүзен тыңларга кирәк.

-Менә безнең балалар нинди мәкальләр беләләр.Син дә исеңдә тот , хәтереңдә калдыр.

(Тәрбияче мәкальләрне башлый, балалар дәвам итәләр)

1.Ана яхшылыгын (авырсаң белерсең)

2.Өйнең яме (ана белән)

3.Әни әйтсә (хак әйтә)

4.Ана (шәфкать диңгезе)

- Молодцы балалар. Менә куян бу мәкалләрне исеңнән чыгарма.Менә сиңа итегең.аларны беркайчанда аягыңнан салма, әниең сүзен тынла.

Йомгаклау өлеше

  • Балалар без сезнең белән бүген нинди әкият турында сөйләштек?
  • Куян кызы.
  • Аны кем язган икән безгә?
  • Абдулла Алиш.
  • Ә хзер өстәл артына рәхитм итегез. Безнең китпаханәбездә китаплар әзәйгән без бүген аны тулыландырабыз.Үзебез китап ясыйбыз.Сезнең алда китап битләре. Сезгә алар ошыймы?
  • Юк
  • Нигә ошамый?
  • Чөнки алар төссез.
  • Менә шуның өчен безгә аларны матур итеп буярга кирәк.(балалар буйыйлар)
  • Молодцы балалар.Без аны хәзер китап итеп җыярбыз.Менә нинди матур китап булды.Без аны үзебезнең китапханәбезгә куярбыз.
  • Балалар, сезгә бүген нәрсәләр ошады?
  • Мәкалҗьәр белдек, хикәя төзелек, куянга итекләрен табып бирдек, китап ясадык....
  • Ә нәрсә авыррак булды?
  • (балалар җавабы)
  • Рәхмәт сезгә балалар, актив булдыгыз, тулы итеп җаваплар бирдегез, тырыштыгыз.

Кулланылган әдәбият

  1. Әкиятләр илендә. А.Алиш әсәрләре буенча татар, рус һәм инглиз телләрендә әкиятләр һәм мультфильмнар җыентыгы. – Казан 2015
  2. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү (Программаның милли төбәк компоненты юнәлеше) төз.-авт.:К.В.Закирова, Р.А Борһанова, Г.ә.Галиева һ.б. – Казан:татар.кит.нәшер., 2010
  3. “От рождения до школы». Инновационная программа дошкольного образования. /Под.ред.Н.Е.Вераксы, Т.С.Комаровой, Э.М.Дорофеевой. Издание пятое (инновационное), исп. и доп.-М.:МОЗАЙКА-СИНТЕЗ,2019.-с.336
  4. Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балалрны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек / Төз.: З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова һ.б.-Казан:ФОЛИАНТ,2012 -304 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендәге "Мияуның туган көне" темасына белем бирү эшчәнлеге

Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы  сүзләре исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү (рус балаларын татар теленә өйрзтү)....

"Яз" темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык шөгыль

Балалар белән алдагы эшчәнлекләрдә  "Яз" текмасы буенча өйрәнгән материалларны кабатлау, йомгаклау буенча шөгель....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә эзләнү эшчәнлеге “Серле ташлар”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә эзләнү эшчәнлеге“Серле ташлар”Белем бирү өлкәсе: танып-белү үсеше.Белем бирү эшчәнлеге: тирә-юнь белән таныштыру.Максат: балаларда ташларга кызыксыну ...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү( грамотага өйрәнү). Тема: "Куян кызы"

Мәктәпкә әзерлек төркеме Сөйләм үстерү грамотага өйрәнү Тема: “Куян кызы” Максат: 1. Балаларга сүзләрдә хәрефнең урынын билгеләргә , хәрефләрне дөрес итеп язарга өйрәтү. 2. Балаларның уйла...

«Докторга ярдәм итик» темасына танып белү (Әйләнә тирә белән таныштыру) буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Тема: “Докторга ярдәм кирәк”.Максат: Балаларны әйләнә –тирә белән таныштыруны дәвам итү. Аралашуны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсе белән аралашу,...