"Яз" темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык шөгыль
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Якупова Галия

 Балалар белән алдагы эшчәнлекләрдә  "Яз" текмасы буенча өйрәнгән материалларны кабатлау, йомгаклау буенча шөгель.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vesna_plan_dlya_rodit.docx22.17 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема: Яз

Максат: балаларның яз турындагы белемнәрен киңәйтү, язның үзенчәлекле билгеләре белән таныштырып, сүзлек байлыгын арттыру;табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү;  хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, лексик базаны баету; табигатьтәге үзгәрешне күрә белергә өйрәтү. Балаларны гади булмаган рәсем ясау ысуллары белән таныштыру.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар,  сәяхәткә барыйк әле бүген. Юлыбыз бик кызыклы тукталышлар белән чиратлашып барыр. Балалар, миңа кулларыгызны сузыгыз әле, мин үземнең җылымны кояш нурлары кебек сезгә бирәм, ә хәзер урыннарга утырышыйк та табышмак тыңлыйк. Бу шигъри табышмакны язган шагыйрьнең дә исемен беләсездер әле бәлки ( Г.Тукай)

 Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде,

Карлар эреде,

Сулар йөгерде,

Көннәр озая

Бу кайчак була? (Яз.)

1 слайд

Тәрбияче: Беренче тукталышыбыз “яз” дип атала икән бит.

 –  Дусларым, сез беләсезме, иртә яз, яз уртасы, яз ахыры була. Әйдәгез әле бергәләп кабатлыйк. Балалар, без сезнең белән рәсемнәр карарбыз. Сез язның кайсы чорына туры килгәнен әйтерсез. (Интерактив тактада эш)

2 слайд

Тәрбияче: Балалар, яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Ә хәзер экранга карагыз әле. (Интерактив тактада март аенда була торган күренеш сүрәтләнгән  урман рәсеме чыга) .

  Балалар, ә хәзер март аенда була торган язгы билгеләрне санап үтик. ( март кыш  айларына караганда җылырак, кояш ныграк җылыта, кар эри, көннәр озыная, һ.б.) Дөрес, балалар, табигатьнең матур ямьле март ае  нәкъ шундый була.

3 слайд

Тәрбияче:  (Интерактив тактада апрель аенда була торган күренеш сүрәтләнгән  урман рәсеме чыга) . Апрель язның ничәнче ае? Апрель аен элек-электән карлар-бозлар китү ае дип атаганнар. Кем бу ай турында нәрсә белә ? боз сөңгеләре нәсә ул? (Бу айда агачларны соклары кузгала, каен суын эчә торган ай, беренче умырзаялар чыга башлый, җылы ләйсән яңгыры ява, бореләр бүртә...)

4 слайд

Тәрбияче:  (Интерактив тактада  май аенда була торган күренеш сүрәтләнгән  урман рәсеме чыга) .  Май ае язның ничәнче ае?  Агачларда ниниди үзгәрешләр күрәсез? (Кар инде эреп  юкка чыга. Бакчада чәчәкләр күбәя, алмагач, шомырт, чия, слива кебек агачлар чәчәк ата, тузганак(одуванчик) чәчәк ата. Лалә(тюьпан) ,нәркиз чәчәкләре ачыла. Көннәр җылына озая, кошлар кайтып бала чыгарга ояларында йомыркаларын җылыта.  

Юлыбызны дәвам итик.

Мотивация: ( матур савыт күрәләр) Балалар, карагыз әле монда.

(Балалар карлы савыттан бөреләре ачылган карлыган, тал , каен һ.б  агач ботаклары алалар) Бу агачларны  берәрегезнең күргәне бармы? Исемен белмисезме? Бу куак ,агачлар кайдада үсә. Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, бу бүләкне безгә кем жибәргән? (Җаваплар(яз кызы)) 

Тәрбияче:  яз кызы безгә яшелгә төренгән ботаклар гына түгел, күңелле ял да җибәргән. Әйдәгез уйнап алабыз.

5 слайд

Физминутка.

Очнулись деревья от зимнего сна

В апреле по лесу гуляет весна.

 В овраге ручьи шалавливо звенят,

И с юга на Родину птицы летят.

6 слайд

 Тәрбияче:  Яз кызы тукталышыннан юлыбызны дәвам итик. Кемнәр таный бу чәчәкләрне? Язның беренче чәчәкләрен ни дип атыйлар? Умырзаялар-Подснежники). Төсләрен, яфракларын, чәчәкләрен күзәтү.

 Тиздән бик тиздән бөреләр уянып беткәч, агачларда да чәчәкләр барлыкка килер. кайсы агачлар язын чәчәк ата, ак күлмәк кигән кебек була?(Чия, алмагач, слива, шомырт).

Тәрбияче: Киләсе тукталышка бару өчен гөрләвек аша чыгарга кирәк. Кем белә гөрләвек сүзе русча ничек була?(ручеек). Гөрләвек нәрсә ул? ( Язгы кар эреп, күлләвек ясый, бераздан  су юл ала һәм гөрләвек булып ерганак ясап ага). Әйдәгез, гөрләвек аша сикереп үтик.

7 слайд

Тәрбияче:  Бу рәсемнәргә карап нәрсә әйтә аласыз?(Кошлар рәсеме) Бу нинди кошлар, аларны бер сүз белән ничек атап була?(Күчмә кошлар-перелетные птицы). Әйдәгез, кайсы артык уенын уйнап алабыз. Кайсы кошлар артык монда? Ни өчен? (Кара бүрекләр –снигири. Чөнки алар безнең якта кышлаучы кошлар). Тагын кайсы кошларны таныйсыз?(Сандугач- соловей,  кара карга- грач,  күке- кукушка, , тургай- жаворонок)

 Кошлар җылы яктан кайткач кайда торалар, ничек гаилә коралар? (Ояларда торалар). Кайсы кошларның оялары нинди була?(фикерләрен тыңлау). Кайсы кошларга без оялар ясыйбыз(сыерчыкка- скворец) . Балалар, күке турында ниләр беләсез?( Күке башка кош ояларына йомырка салып китә. Башка кошлар белми дә кала, күке чебиләрен чыгарып үстерә. Күке үзе оя кормый)

Тәрбияче: Балалар, безнең урманнан кайтыр вакыт та җиткән. Әйдәгез, җән-лекләрне, кошларны куркытмыйча, тыныч кына урманнан төркемнәргә кайтыйк. Бакчада безне эш көтеп тора бит.  Урманда күргән чәчәкле аланны шушы ватманга төшереп истә калдырыйк әле.

Ватманга су сөртеп  ризыкка кушыла торнган буягычлар (пищевой краситель) кулланып язгы чәчәкләр үскән урман аланын ясау.

Тәрбияче: Балалар, сезгә эшчәнлектә нәрсә ошады? Нәрсәләр кызыклы булды һәм хәтерегездә калды? Кемнең жаваплары ошады? (Жаваплар)

Булдырдыгыз, балалар! Рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

Катнаш зурлар төркемендә ачык шөгыль

Зурлар hәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сөйләм үстерүдән оештырылган эшчәнлек  конспекты.Тема: Кыш җитте. Кышкы уеннар....

Тема: “Белмәмешнең шәһәргә сәяхәте” (зурлар төркемендә ачык шөгыль)

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркемендә ачык шөгыль...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек

Тәҗрибә үткәрү: Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар? "Бүлмә гөле"...

“Табигатьтә яз уяна” темасына мәктәпкә хәзерлек төркемендә ачык шогыль

ldquo;Табигатьтә яз уяна” темасына  мәктәпкә хәзерлек төркемендә ачык шогыль...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек " Минем гүзәл туган ягым"

Конспект занятия в подготовительной группе " Мой родной край"...