Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Галина Лилия Камиловна

Тәҗрибә үткәрү: Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар? "Бүлмә гөле"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tzhrib_utkru.docx15.74 КБ
Файл tzhrib_utkru.docx15.74 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Пучы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү бюджет муниципаль учреждениясе

“Тәҗрибә үткәрү: “Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар?” “Бүлмә гөле”.

(мәктәпкә әзерлек төркемендә башлангыч сыйныф укытучысы, ата- аналар һәм тәрбиячеләр өчен ачык эшчәнлек)

                                         Уздырды: тәрбияче Галина Л. К.

2016 - 2017 уку елы

Интегральләштерү: “Танып белү”, “Сөйләм үсеше”, “Сәнгати-эстетик үсеш”.

Максат: бүлмә гөлләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыруны дәвам итү.

Тәрбия бурычы: балаларда барлык тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек, табигатькә сак караш тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның тикшерү, тәҗрибә үткәрү эшчәнлеге нигезендә экологик фикер йөртү, иҗади хыял сәләтләрен үстерү.

Белем бирү бурычы туфрак турындагы күзаллауларын киңәйтү, бүлмә гөлләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыруны дәвам иү.

Материал: тәҗрибә өчен материал, алдан утыртылган ике гөл, рәсем- схемалар, альяпкычлар,  аудиоязма “Гөлкәйләрем” җыры, “Туган телдә сөйләшәбез” 240 бит.

Сүзлек: пычкы чүбе,  туфрак, лаборатория.

Оештырылган балалар эшчәнлеге

1 .Оештыру моменты.    

  • Исәнмесез, балалар. Таныш булыйк- мин Лилия Камиловна булам.

Балалар, сезнең бүлмәгез бигрәк матур икән. Миңа монда барлык әйберләр дә чит- ят. Сезгә берәр ят әйбер күренмиме соң бүлмәдә? Сез берәр нинди үзгәреш сизмисезме?  Нинди посылкалар бу? (ике посылка табалар)

  • Кемнән икән бу посылка? Эчендә нәрсә икән? Балалар, посылканың эчендә нәрсә бар дип уйлыйсыз? Мин бу тартмадагы әйбер турында табышмак та беләм әле. Әйтимме?
  • Әни утырта аларны

Алар үсә зур булып

Утыралар ямь биреп

Тәрәз төпләре тулып. (Гөл). (ача. Пычкы чүбенә утыртылган гөл.) Балалар, монда хаты да бар икән әле. Укып карыйбызмы?  Белмәмеш “Гөл утырткан идем, ни өчендер үсми” дип хат язган.

Икенче посылка Зирәк Малайдан. (кактус гөле)

2 Тәҗрибә үткәрү: “Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар?”  

Бүлмә гөлләрен күзәтү.

  • Бу ике гөлгә карап нәрсә әйтергә була?
  • Туфракка утыртылган гөл ничек үскән? (Матур, яхшы үскән)
  • Пычкы чүбенә утырткан гөл ни өчен үсмәгән? (Чөнки пычкы чүбендә үсемлекләргә кирәкле матдәләр юк.)

3.Тәҗрибә: Балалар бүген без сезнең белән лабораториядә тәҗрибәләр үткәрербез. Нәрсә ул лаборатория? Лабораториягә чит кешеләрне кертмиләр, ә кергән очракта аларга махсус кием кирәк. Без махсус киемнәрне ягымлы сүзләр, тизәйткечләр әйтеп ала алабыз. (Балалар тизәйткечләр, ягымлы сүзләр әйтә, аларга кием бирелә.)

  • Нәрсә ул туфрак? (Ул җирнең уңдырышлы катламы)
  • Ул ни өчен кирәк?
  • Туфракны ни өчен уңдырышлы дибез? (Үсемлекләр үсү өчен уңдырышлы кирәкле матдәләр бар)
  • Нинди матдәләр икән ул? Әйдәгез тикшереп карыйк.

1 тәҗрибә: коры туфрак кисәген суга салу, күзәтү. Бу туфрак кисәгеннән һава куыклары чыга. Димәк туфракта һава бар.

2 тәҗрибә: туфракны мин пакет белән капладым да җылы урынга куеп тордым. Пакет парлана, димәк анда су бар. Туфракта төрле җәнлекләр,  суалчаннар яши. Алар туфракны йомшарта.

3 тәҗрибә: туфракны ике савытка бүләбез. Бер савыттагы туфракны тыгызлыйбыз (таптыйбыз), ә икенче савыттыгысын калак белән кабартып куябыз.

- Балалар әйтегез әле, кайсы савытта балчык күбрәк? Ничек уйлыйсыз җир астында яшәүче җәнлекләр, суалчаннар кайсы савыттагы балчыкта яшәрләр иде? Ни өчен?

(Кабартылган балчыкны сайларлар иде, чөнки анда һава бар, ә  җир астында яшәүче җәнлекләргә туфракта һава булуы шарт.). Шуңа күрә  урманнарга баргач кешеләргә бер генә салынган сукмаклардан йөрергә кирәк.

4. Рәсемләү: “Бүлмә гөле”.

  • Балалар, Белмәмешкә ярдәм итик. Ничек ярдәм итергә икән? Әйе шул балалар, без аңа бүләккә гөл рәсеме ясап җибәрик. Без аны традицион булмаган алым кулланып ясарбыз. Сезнең инде чүлмәкләр әзер, бары тик кәгазь йомарламы белән кактусның энәләрен ясарга кирәк.( балалар ике урында күмәк эшлиләр)

5.Йомгаклау.

- Ничек уйлыйсыз, Белмәмешкә безнең бүләк ошармы?  Сез бүген нинди яңалыклар белдегез? Кайткач әниләрегезне нәрсә белән таныштырырсыз?

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркемчегендә грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек «Ө хәрефе”

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек конспекты....

"Яз" темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык шөгыль

Балалар белән алдагы эшчәнлекләрдә  "Яз" текмасы буенча өйрәнгән материалларны кабатлау, йомгаклау буенча шөгель....

“Табигатьтә яз уяна” темасына мәктәпкә хәзерлек төркемендә ачык шогыль

ldquo;Табигатьтә яз уяна” темасына  мәктәпкә хәзерлек төркемендә ачык шогыль...

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән ачык эшчәнлек “Кышкы уеннар”

Сөйләм үстерү эшчәнлеге:Үстерү. Балаларның  күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бөйләнешле  сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү.Белем бирү. Балаларның ...

Зурлар төркемендә ачык эшчәнлек " Яз билгеләре"

Конспект занятия в старшей группе на тему " Признаки весны"...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек " Минем гүзәл туган ягым"

Конспект занятия в подготовительной группе " Мой родной край"...

Уртанчылар төркемендә танып белү (математика) буенча "Казлар-аккошлар" әкиятенә нигезләнеп уенлы ачык эшчәнлек

Балаларда математик күзаллауны формалаштыру максатыннан ачык эшчәнлек эшкәртмәсе уртанчылар төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә....