Мәктәпкә хәзерлек төркемчегендә грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек «Ө хәрефе”
план-конспект занятия по обучению грамоте (подготовительная группа) на тему

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл o_hrefe_achyk_dres_2015_el.docx16.86 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә хәзерлек төркемчегендә грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек «Ө хәрефе”

Тема: Ө һәм ө хәрефе.

Максат: Ө һәм ө хәрефе белән таныштыру, аларның дөрес  әйтелешен өйрәнү, язу күнекмәләре үткәрү.

Җиһазлау: интерактив такта, хәрефләр, презентация, магнитлы такта, куян уенчыгы.

Эшчәнлек барышы: Яңгыр тавышы ишетелә.

-Балалар, нәрсә тавышы ул?

-Яңгыр тавышы.

Ишеккә шакыйлар.

-Кем икән ул .балалар бар ачып карагыз әле.

Балалар юешләнгән куян алып керәләр.

-Бу бит куян, безгә урманнан килгән. Ниндидер хаты да бар.Әйдәгез, хатны укыйк әле.

“Кадерле балалар, безнең урманда инде бер атна бик көчле яңгыр ява. Безне су баса башлады. Безгә ярдәм кирәк. Аның өчен әлеге биремнәрне эшләсәгез иде. Хөрмәт белән урмандагы җәнлекләр.”

-Ярдәм итәбезме җәнлекләргә , балалар?

-Ярдәм итәбез!

1 нче бирем: Һәр сузык авазга карата шигырь сөйләгез.

Балалар сузык авазларны сайлап, шигырь сөйлиләр.

2 нче бирем: Яңа хәрефне таныгыз.

Презентация буенча Ө хәрефен ачыклау, баш һәм юл ө хәрефе турында сөйләү.

3 нче бирем: Ө хәрефе астына сызыгыз.

Әнә өч егет өй сала,

Өлкәннәр карап тора.

Аларның киңәш-сүзләре

Бүген бик ярап тора.

4 нче бирем: “Көн” һәм “сөт” сүзләренә аваз анализы ясагыз.

Тактада анализ ясала.

5нче бирем: Ө авазының сүздә урнашкан урынын билгеләгез.

Презентациядә бирем эшләү.

6 нчы бирем: Сүзләрне иҗеккә бүлегез.

Төлке, өй, көрәк, көз, өстәл, төтен, сөт, өтерге.

7нче бирем: Ө һәм ө хәрефләрен язарга өйрәнегез.

Эш дәфтәрләрендә язу.

-Балалар, менә без куян алып килгән биремнәрне эшләп бетердек. Менә урман җәнлекләре безнең белән элемтәгә кергәннәр скайп аша.Карагыз әле, урманда яңгыр туктаганмы? Әйе туктаган һәм җәнлекләр бик шатланалар. Без биремнәрне эшләп чыга алганга куян да бик сөенә. Һәм кибенгәч, җылынгач, ул да урманына кайтып китәр. Ә без җәнлекләргә ярдәм итәбез дип нинди хәреф өйрәндек соң бүген?

-Ө хәрефе.

-Нәрсәләр ошады соң сезгә бүген?

-Сез молодецмы?

-Молодец!

Мәктәпкә хәзерлек төркемчегендә грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек

2015 ел

Кадерле балалар!

Безнең урманда инде бер атна бик көчле яңгыр ява. Безне су баса башлады. Безгә ярдәм кирәк. Аның өчен әлеге биремнәрне эшләсәгез иде.

 Хөрмәт белән урмандагы җәнлекләр.

Һәр сузык авазга карата шигырь сөйләгез

Яңа хәрефне таныгыз.

Ө хәрефе астына сызыгыз

“Көн” һәм “сөт” сүзләренә аваз анализы ясагыз.

Ө авазының сүздә урнашкан урынын билгеләгез.

Сүзләрне иҗеккә бүлегез.

Төлке, өй, көрәк, көз, өстәл, төтен, сөт, өтерге.

Ө һәм ө хәрефләрен язарга өйрәнегез.

                                                 1

                                                  2

                                                  3

                                                  4

                                                   5

                                                    6

                                                    7


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  грамотага әзерлек буенча переспектив план...

«Әкиятлэр илендә» (Математика буенча ачык эшчәнлек)

Уртанчылар төркеме өчен математика буенча ачык эшчәнлек...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек

Тәҗрибә үткәрү: Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар? "Бүлмә гөле"...

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе» /мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе/

Тартык  л  авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү;  л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын,...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек " Минем гүзәл туган ягым"

Конспект занятия в подготовительной группе " Мой родной край"...

Сәнгати-эстетик үсеш, сөйләм үстерү (грамотага өйрәтү), танып белү үсеше (математика) буенча интеграль эшчәнлек (Мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Эшчәнлек структурасы:    1. Хәерле иртә теләү.2. Сюрприз момент.3. Математик Галактикага юл тоту.4. Рәсемнәр ярдәмендә ребус чишү.5. Математик табышмакларга җавап табу.6. Геометрик...