Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек " Минем гүзәл туган ягым"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Имамова Оксана Владимировна

Конспект занятия в подготовительной группе " Мой родной край"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_minem_guzl_tugan_yagym.docx48.16 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Минем гүзәл  туган жирем”.

Белем  бирү  өлкәсе:”Танып белү үсеше”,”Иҗади-эстетик сәнгати  үсеш”,

”Сөйләм үсеше”, ”Социаль-коомуникатив үсеш” .

Максат:

Балаларны туган ягыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге , авылның  һөнәр ияләре белән таныштыруны дәвам итү. Мөстәкыйль фикерләргә, картадан Республиканы, туган авылны күрсәтә һәм атый белергә, туган авылында булган үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү.Үстерешле диалог, сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Бурычлар:

Тәрбия бурычы:Туган авылны  зурлау, ана карата  горурлык хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Балаларнын логик фикерләү сәләтен,  хәтерен, диалогик сөйләм күнекмәләрен,туган җиренә,тарихына кызыксыну  уяту.

Белем бирү бурычы: Авылыбызның   нәрсә белән данлыклы булуы турындагы мәгълүматларын арттыру, белемнәрен киңәйтү.

Җиhазлау: слайдлар,  аудиоязма, «Туган ил » көе.

Эш барышы

Тәрбияче:

  • Исәнмесез балалар. Мин сезне күрүемә бик шатмын. Карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән.Әйдәгез кунаклар белән исәнләшик .

Азамат Шигырь

  • Балалар,  минем дә  сезгә  бер күчтәнәчем бар.Нәрсә икән ул, ничек уйлыйсыз? Минем сезгә шигырьукып китәсем килә, игътибар белән тыңлагыз әле.

Шигырь “Туган ил”

Туган ил ул – алтын арышлар,

Туган ил ул – зифа камышлар.

Туган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак – ускэн нигезлэр.

Туган илдә – барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул булла бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

  • Нәрсә турында булды бу шигырь балалар? (Туган ил турында)
  • Әйе, ә без нинди Республикада яшибез?(Татарстан). Әйдәгез әле, Татарстанны картадан табыйк.
  • Ә Татарстаннын башкаласы нинди шәһәр балалар? (Казан).
  • Әйе, Татарстанда бик күп шәһәрләр һәм авыллар бар.
  • Ә безнең районыбыз, авылыбызның исеме ничек? ( Актаныш районы Пучы авылы). Әйдәгез ,безнен авылыбызныда картадан табыйк әле , менә безнең туган авылыбыз Пучы.

Авылыбыз бик матур.Анын иксез-чиксез кырларында игеннэр усэ.

Тирэ –яклар урманнар белэн билэп алынган. Авылыбызнын уртасыннан кечкенэ генэ «Сарашлы» исемле елга ага.

  • Ә сез ничек уйлыйсыз, Пучы исеме кайдан килеп чыкты икән?

Туган ил көе яңгырый

Слайд

Бала:Пучы авылы Сарашлы елгасы буена урнашкан. Бу җирлеккә Тучы һәм Пучы исемле кешеләр яши башлаган.Тучы исемле егет киткән, ә Пучы исемлесе төпләнеп калган.Шуның өчен авылыбызның исеме дә Пучы булып калган.

  • Әйе, бик дөрес Азамат.
  • Балалар, сезнен уйлап караганыгыз булдымы, элек туган авылыбыз нинди булды икән? (балалар җаваплары). Ә сезнен күрәсегез киләме? (әйе). Без бүген туган авылыбыз тарихына күз салырбыз.

Презентация “ Пучы тарихы”

Тәрбияче таныштыра.

  • Ә сез ничек уйлыйсыз, ул чорда Пучыда нинди һөнәр ияләре булды икән

Бала:Пучы халкы элек электән үк бик тырыш, эшчән халык булган.

Слайд “ Һөнәр ияләре”

  • Пучы авылында киндер туку, икмәк пешерү, май язу заводы, игенчелек, терлекчелек һөнәр ияләре булган. Динә ә син бу һөнәр ияләре турында кайдан белден? (Б.Җ)
  • Әйдәгез, алар белән  якыннан танышып китәбез.

Мини – музейны карап чыгу

  • Балалар,безнен әби- бабаларыбыз кич җыелып чигү чигәргә, аулак өйләрдә төрле уеннар уйнарга яратканнар.  Әйдәгез бездә сезнен белән “Карабай” уенын уйнап алабыз.

Физминутка Уен “Карабай”

  • Балалар без бүген Пучы тарихы белән таныштык. Әйтегез әле хәзерге вакытта безнен туган авылыбызда  нинди үзгәрешләр булды? (балалар җаваплары).

Презентация «Хәзерге Пучы»

  • Әйе, авылыбызда бик күп төзелешләр булды, ул тагын да матурланды, ямьләнде.Без сезнең белән шундый заманча, матур, зур авылда яшибез шулай бит.
  • Сез, туган авылыбызны яратасызмы? (Әйе)
  • Ә аның тагын да матуррак булуын телисезме?(Әйе)
  • Әйтегез әле, киләчәктә туган авылыбыз Пучыда  нәрсәләр булыр дип уйлыйсыз? ( б.җ. )
  • Әйе, безнен Пучыда парк төзелү көтелә, анда уен мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы, фантаннар да булыр. Балалар, әйтегез әле паркларны кемнәр бизиләр? (дизайнерлар). Әйдәгез без сезнен белән дизайнерлар булабыз һәм булачак ял паркын бизәргә ярдәм итәбез.

Плакатта маркер  белән эш.

  • Карагыз әле балалар, нинди матур рәсемнәр килеп чыкты? Сез бик оста дизайнерлар булып чыктыгыз. Үскәч сездә парклар бизәрсез, авылыбызны матурлауда үз өлешегезне кертерсез дип уйлыйм.

Рефлексия

  • Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы?
  • Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
  • Ә сез кайткач авылыбыз тарихы турында кемнәргә сөйләрсез?
  • Сез бүген нинди яңалык белдегез?

Мини - музей

  1. Слайд “Ипи пешерү”

Элек Пучы авылында ипи пешерүче зур завод булган.Ул кайнар икмәк белән үзебезнең авыл халкын гына түгел, тирә- як авылларга да хезмәт күрсәткән.

  1. Слайд “ Май язу”.

Элек Пучы авылында май заводы булган. Кешеләр үзләренең хуҗалыкларыннан сөт алып килеп май язганнар.

  1. Слайд “ Тегүче”

Авылыбызда тегүче хезмәте зур урын алып торган.Элек тегү цехын “ Әртил” дип атаганнар.Анда күлмәкләр, туннар теккәннәр.

4) Слайд “Чигү”

Татар халкы кул эшенә бик оста булган.Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, ә матурлыкка омтылышын, хыялын да салган.Татар халкының гореф – гадәтләренең берсе- чигү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркемчегендә грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек «Ө хәрефе”

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек конспекты....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек

Тәҗрибә үткәрү: Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар? "Бүлмә гөле"...

"Яз" темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык шөгыль

Балалар белән алдагы эшчәнлекләрдә  "Яз" текмасы буенча өйрәнгән материалларны кабатлау, йомгаклау буенча шөгель....

“Табигатьтә яз уяна” темасына мәктәпкә хәзерлек төркемендә ачык шогыль

ldquo;Табигатьтә яз уяна” темасына  мәктәпкә хәзерлек төркемендә ачык шогыль...

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән ачык эшчәнлек “Кышкы уеннар”

Сөйләм үстерү эшчәнлеге:Үстерү. Балаларның  күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бөйләнешле  сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү.Белем бирү. Балаларның ...

Зурлар төркемендә ачык эшчәнлек " Яз билгеләре"

Конспект занятия в старшей группе на тему " Признаки весны"...

Уртанчылар төркемендә танып белү (математика) буенча "Казлар-аккошлар" әкиятенә нигезләнеп уенлы ачык эшчәнлек

Балаларда математик күзаллауны формалаштыру максатыннан ачык эшчәнлек эшкәртмәсе уртанчылар төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә....