Галина Лилия Камиловна

Сайт воспитателя

“ Баланы ишетә, күрә, аңлый бел, мөмкинлекләренә ышан!”

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: Балалар белән эшләргә бик яратам, һәрчак үз хезмәтемнең нәтиҗәсен күрергә омтылам.

Увлечения: Кул хезмәте, музыка.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с. Поисево, Актанышский район

Место работы: МБДОУ Поисевский детский сад

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/galina-liliya-kamilovna

 

       Мин бик еш үземә сорау бирәм: “Минем һәнәремдә иң мөһиме нәрсә?”. Һәм һәр яшәлгән көн яңадан- яңа җаваплар бирә. Тик һәрвакыт төп фикерләвем шуңа барып тоташа: киләчәк буынның  киләчәге тирә- юньдәге кешеләрнең нинди үрнәк күрсәтүләренә бәйле.

       Без бала- чактан ук “кечкенә” сүзен “зур” сүзеннән мөһимрәк икәнен аңлыйбыз.

      “Мин зур!” – дип сөенә бала.

      “Ә мин синнән зуррак!” дип үзенең озынлыгын иптәше белән чагыштырып, горурлану хисе белән җавап кайтара икенче бала.

       Ә мин шушы кечкенә, ярдәмгә мохтаҗ,балаларның дөньясында иң мөһим роль уйнаучы ТӘРБИЯЧЕ исемен йөртүем белән горурланам.

Синдәдер ул йөрәкнең иң олысы,

Синдәдер ул күңелләрнең иң җылысы,

Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора,

Алар сине әниседәй якын күрә.

Еласалар – син аларны юатасың,

Боексалар – син аларны уйнатасың.

Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,

Орышасың кайчагында җайлап кына.

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

Үстерәсең ничә буын балаларын.

Киткән чакта бакча белән саубуллашып,

Елый-елый озатасың син аларны.

Тәрбияче!

      Җиңел аралашу, балалар белән мавыктыргыч уеннар, бердәмлектә әйләнә- тирә белән атлау- бу бары тик тәрбияче һөнәренең тышкы элпәсе генә.Ә асылы аның башкада. Ул ун минутлык “сәяхәт” яисә “тәҗрибә” өчен тәрбиясенең ике- өч сәгать тырыш хезмәте. Биш яшьлек бала аңларлык  итеп,  йөз төрле “ни өчен?” соравына җавап табырга  химия, физика, астрономия өлкәсендәге белеме.

       Хәзерге заманда чын тәрбияче булыр өчен балаларны ярату гына түгел, ә ничек шушы яратуны балага әйләнә- тирә дөньяны үзләштергәндә тылсымлы итеп тапшыра белү. Бала уңайлы да, тыңлаучан да, башкаларга охшаш булырга тиеш тә, мәҗбүр дә түгел. Кечкенә баланы бар йөрәге белән яратучы чын тәрбияче аның белән тормыш серләренә төшенергә һәм иң мөһим ачыш ясарга ярдәм итәргә тиеш: бу дөньяның кыйммәте, баланың дөньядагы урыны.

       Кешенең куанычы бик күп хезмәтләрдән тора: сарыф ителгән тырышлык, рухи хәләте, әйләнә- тирәдәге кешеләрнең мөнәсәбәте.Тәрбияче куанычы да моннан читләшми: балага көчеңне, игътибарыңны, сабырлыгыңны күбрәк биргән саен нәтиҗәсе дә якты һәм эчтәлекле була. Син үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен ачык күрәсең: син шәхес тәрбияләргә ярдәм иткәнсең.

       Балачактан нәрсәләр истә кала сон? Күпчелек очракта сине яратулары, башкаларга кирәк булуың һәм синең барысы да килеп чыгу тойгысы. Әлбәттә, беренче сабыйлык истәлеге иң көчлесе.Шуңа күрә иң мөһиме башта баланы “уяту”, ә аннан соң гына кешелек дөньясына хөрмәт, буыннарның бәйләнеше, туган җиргә мәхәббәт һәм балага бу тормышта киләчәккә атлар өчен үз дәрәҗә тойгысын тәрбияләү. Һичшиксез, бала бу тормыш юлын тәрбияче белән кулга кул тотынып башлый, ул аны маҗаралар иленә алып бара, барлык кызыклы әйберләрне күрә һәм тикшерә белергә, үзенең иҗатчы икәнен тоя белергә ярдәм итә.

       Балалар- алар хәрәкәтчән, шау- шулы, дөньядагы бар әйбер белән дә кызыксынучылар. Аларга тумыштан бирелгән дөньяга карата кызыксынуларын көн саен үстерергә кирәк! Аларга бу очракта уен ярдәмгә килә. “Кечкенә балалар кош җырлаган кебек уйныйлар.” – дип язган Сухомлинский. Аларның уеннары- күпчелек очракта безнең өчен юллары ябык булган дөнья. Ә без тәрбиячеләргә, үз һөнәребезгә сөенеп, балачакны тагын яшәргә, иптәшкә дөньядагы иң кадерле булган балаларыбызны алып уйнарга җитешә алмаган уеннарны кабаттан искә төшерергә мөмкинлегебез бар.

       Балалар үзләренчә уйлыйлар. Безнең өчен дә аларның уйлары- кечкенә кеше уйлары, бу аларның дөньясы, ә анда һәркем дә үтеп керә алмый. Безгә, тәрбиячеләргә, олуг бәхет һәм олуг могзиҗа бүләк ителгән. Без баланы беренчеләрдән булып өлкәннәр дөньясына яраклаштырабыз. Иң мөһиме: тәрбияче белән баланы бәйләүче җеп өзелмәсен, әзгә генә дә йомшармасын.

      Бала тәрбияләгәндә тәрбияченең һәрбер ишарәсе, һәрбер сүзе, һәрбер карашы, гамәле зур роль уйный. Син өлкән кеше. Бу дөньяда үзеңне көчле дип яшисең, тик кайвакыт баланың гади генә кебек күренгән “ни өчен?”, “нигә?”, “нишләргә?” дигән соравы алдында үзеңне кечкенә, көчсез итеп тоясың. Син шул сорауларга кабат кабат җавап эзлисең. Балачак еллары- аның шәхес булып үсү чоры. Яшәлгән бер көнне дә кабат язып булмый. Балаларның яшәлгән чорларына бәя бирү бер төрле, тәрбияченеке - икенче. Тик алар бер - берсенең күңел байлыгын күрә һәм хөрмәт итергә тиеш.Тәрбияче бала күңеленең йомшак сыйфатлары үссен өчен хезмәт куя, ә бала тәрбияче күңеленең байлыгы аңа да җитәр дип ышана.

      Шуны истә тотарга кирәк: баланың киләчәге булган кебек аның үткәне дә бар: хәтердә калган вакыйгалар, истәлекләр, бик күп фикер йөртүләр.

      Безнең кебек үк балалар исләрендә калдыралар, оныталар, кадерен беләләр, бәяләмиләр, ышаналар һәм шикләнәләр. Авырлыклар килгәндә ярдәм сорыйлар, уңышларына бергә сөенергә чакыралар. Шушы дәлилләр баланың тәрбиячегә ышануы түгелме соң?

      Бала өчен аның серләрен хөрмәт итү, эш- гамәленә тиешенчә бәя бирү иң мөһиме. Шуңа күрә минем девизым- “ Баланы ишетә, күрә, аңлый бел, мөмкинлекләренә ышан!”. Сәләтсез балалар юк, ә баланың мөмкинлеген ачалмаган сәләтсез мөгаллимнәр генә бар.

      Бала – ул гади генә кеше түгел. Балалар- ул мәңгелек, балалар- ул тормыш. Алар бар, алар булганнар һәм булачаклар. Алар- минем киләчәктә сәләтле укытучы, табиб, язучы булачак балаларым. Нинди һөнәр ияләре булулары да мөһим түгел. Яхшы кешеләр булсыннар, үзләрен бу дөньяда ышанычлы, уңышлы итеп тойсыннар. Мин үз җылымның, үз йөрәгемнең күпмедер өлешен балаларыма бирә алуым белән горурланам. Үземнең балаларымы!

      Һәрберебезнең дә хыялыбыз бар. Минем хыялым барча кешегә дә аңлашылыр: әти- әниләр янәшәбездә яшәсеннәр иде, бар гаиләдә дә тынычлык һәм килешү хөкем сөрсен, бар кеше дә сәламәт булсын, балалар үзләренең уңышлары белән сөендерсен.

      Мин дә газиз әниемнең юлын дәвам итеп тәрбияче һөнәрен сайладым. Ул гомер буе үз һөнәренә тап төшерми балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Хәзерге көндә дә аның хезмәттәшләре әниемне яхшы яктан гына искә алалар. Ул бик күп тәрбиячеләрнең остазы булган. Бүгенгәчә хәтеремдә, әнием эштән кайтыр иде, безгә ашарга әзерләп, өй  эшләребезне карагач сөенеп үзенең өй эшенә утырыр иде. “Әнием тагын кәгазьләр алып кайткан инде” ди торган идем. Ә хәзер исә аңлыйм мин аны. Ул үз эшен яратып башкарган. Ходай да әнием һөнәренә тап төшерми аңа алмашка мине калдыргандыр. Мин тәрбияче булуым белән бик горурланам.

     Тәрбияче буларак минем хыялым: балаларыбыз үзләренең балачагын күңелле итеп искә аллсыннар; аларның истәлекләрендә безнең исем җылылык хисләре белән яңгырасын иде!

 

О себе

 Актаныш районы Пучы авылында тудым. Пучы балалар бакчасында тәрбияче булып 2013 елдан эшли башладым. 2004 елда Яр Чаллы педагогия көллиятен тәмамладым. 2013 елда Түбән Кама шәһәренең Тимирясов исемендәге ИЭУП ка югары белем алырга кереп, 2016 елда тәмамладым.  

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Татар һәм рус халык әкиятләре.

Мой взгляд на мир

Тәрбиячегә балаларны ярату һәм аңлау, аларны ничек бар шулай кабул итү бик мөһим. Балаларга шәфкатьле караш -бала белән уртак тел табарга, аңа һәрвакыт ярдәмгә килергә беренче адым булып тора.

Мои достижения

 

Достижения воспитанников на конкурсах, фестивалях:

- 2014 год - лауреат в номинации "Декоративно- прикладное творчество" 9 Всероссийского творческого конкурса «Талантоха» (Маснабиева Чулпан);

-2014 год - диплом участника 3 Всероссийского конкурса творческих работ для детей дошкольного возраста "Мир, в котором я живу!" (Галиахметова Исламия);

-2014 год- диплом 3 степени за участие во всероссийском конкурсе "Ладушки, ладушки- дедушки и бабушки" в номинации "Бабушка моя- рукодельница" (Галин Ильяс);

-2015 год- диплом за участие на конкурсе "Созвездие- 2015" в номинации "Вокал- соло" (Султанов Илюс)

- 2016 год - 1 место на районном конкурсе "Мама- это счастье" Исламова Лейсан;

- 2016 год - 1 место на районном конкурсе "Мама- это счастье" Зарипова Лилиана;

- 2016 год, победитель и грамота на районном конкурсе «Юный чтец» в номинации «За искренность исполнения» (Султанов Илюс);

- 2017 год, лауреаты в номинации «Конферанс» на районном этапе республиканского открытого молодежного фестиваля эстрадного искусства «Созвездие-Йолдызлык» - Фатхетдинов Риаз, Шайгарданова Иделия;

- 2017 год, лауреат III  степени  в номинации “Хореография- соло” на районном этапе республиканского открытого молодежного фестиваля эстрадного искусства «Созвездие-Йолдызлык» - (Зарипова Лилиана);

Достижения воспитателя:

конкурсы:


- 2014 год - диплом 3 степени за участие во всероссийском конкурсе "Ладушки, ладушки- дедушки и бабушки" в номинации "Нам года- не беда";

- 2014 год - диплом 3 степени за участие во всероссийском конкурсе "Мамина улыбка" в номинации "Мы можем открыть маме сердце свое";

-2014 год- сертификат участника Всероссийского конкурса профессионального мастерства воспитателей и педагогов ДОУ "Современный воспитатель- 2014" в номинации "Моя лучшая презентация";

-2014 год- благодарность за участие на районном конкурсе "Радуга родного края" в номинации "Мозайка";

-2014 год- благодарность за участие на районном конкурсе среди воспитателей ДОУ "Куклы в татарской национальной одежде"

-2015 год- грамота "Кичке җыен" район халык иҗаты фестиваль- конкурсының Пучы авыл җирлегендә узган "Түгәрәк уен" бәйгесендә "Чума үрдәк, чума каз" фольклор уенын оештырган өчен;

-2015 год- грамота, занявшая 2 место на соревнованиях по армспорту на зимней спартакиаде работников образования актанышского муниципального района;

- 2015 год - сертификат участника за участие во всероссийском конкурсе "8 Марта- праздник Мам!" в номинации "О любимых и родных, наших мамах дорогих!";

- 2016 год - сертификат участника в работе Практического вебинара: "Аттестация педагогических работников образования 2016: актуальные вопросы и компетентные ответы";

- 2016 год - сертификат участника о выступлении с научным докладом на Всероссийской научно- практической конференции студентов, аспирантов, учителей и учёных "Социально- экономические и гуманитарные практики инновационного развития Росии".

-2016 год- 3 место на районном смотр-конкурсе среди воспитателей ДОУ «Куклы в удмурдском национальном костюме».

- 2017 год - сертификат участника онлайн- семинара "ИКТ компетентность педагога и практические вопросы внедрения и эксплуатации информационной системы образовательного учреждения в соответствии с требованиями ФГОС";

- 2017 год- победитель конкурса "Воспитатель года 2017" в номинации "Сердце отдаю детям";

- 2017 год - 2 место на блиц- олимпиаде "Занятия по лепке" всероссийского конкурса "Доутесса";

- 2017 год - 3 место на блиц- олимпиаде "Федеральный государственный образовательный стандарт дошкольного образования" всероссийского конкурса "Доутесса".

- 2020 год- 3 место на районном конкурсе "Зеленый огонек", 2020 год

- - Диплом III степени на зональный конкурсе методических разроботок профориентационных мероприятий с дошкольниками «Панорама мобильных кейсов»

- Диплом I степени в Республиканской олимпиаде «Юный Эрудит» (Минегалиева З.И.)
 
- победитель в номинации на муниципальной фотовыставке «Сказка моего детства»
 
- III место на районном конкурсе для детей с ОВЗ « Журавли надежды» - 2020

 

Моё портфолио


Мои публикации:
Аппликация, лепка
Математика
Окружающий мир
Основы финансовой грамотности
Разное
Региональный компонент
Рисование
Сценарии праздников
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы