Яңа ел сценариясе (зурлар төркеме)
материал (старшая группа) на тему

Галина Лилия Камиловна

"Исәнме, Кыш бабай..."

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_stsenariya._2015_el._star.gr_.docx20.6 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар залга заманча көйгә биеп керәләр. Түгәрәктә калалар.

А.б.: Исәнмесез, балалар. Исәнмесез, кунаклар. Сезне Яңа 2016 ел белән чын күңелдән котлыйбыз. Яңа ел һәммәбезгә бары тик шатлык, куанычлар, сәламәтлек, илебезгә тынычлыклар гына алып килсен. Балаларыбыз исән- сау булып, безне куандырып кына торсыннар.

     Нинди матур безнең чыршы

     Җем- җем килеп яна ул.

     Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен

     Котлы булсын Яңа ел.

Җыр “Ай, һай, чыршыкай...”

Убырлы килеп керә, чыршы тирәсен каранып йөри.

Убырлы: Әхәәә, Кыш бабайның күчтәнәчләре монда яшерелгән икән. Менә хәзер туйганчы ашыйм

инде. Алайса гел балаларга да балаларга. (Капчыкны өстерәп карый, тарта алмый) Авыр икән бу капчык. Такси чакырырга кирәк. (Шалтыратып такси чакыра)

Залга чана тартып Карга килеп керә.Бергә чананы өстерәп чыгып барганда каршыларына Бүре очрый.

Бүре: Әхәәә, миннән башка гына кәнфит, пичинҗәләр ашамакчы идегезмеее?

Убырлы: Юк инде, Бүре абзый. Монда өчебезгә дә җитә. Бүлешәбез синең белән дә. Әйдәгез.

Өчесе бииләр дә чыгып китәләр.

 Карчәчәк: Исәнмесез, минем нәни дусларым. Мине таныдыгызмы, балалар? Мин- кар кызы. Ә бу минем дустым- Куянкай. Сезгә кунакка, чыршы бәйрәменә килдек. Ай- яй, Кыш бабай сезгә нинди матур чыршы җибәргән. Тагын да яктырак, күңеллерәк булсын өчен бер генә нәрсә җитми. Утлары юк. Әйдәгез, бергәләп утларын яндырыйк. Ягез әле, нык итеп кул чабабыз. Бер, ике, өч....... (Берничә тапкыр чабалар- яна, туктыйлар- сүнә.)

Карчәчәк: Балалар, чыршы белән матур исәнләшергә онытканбыз бит. Шуңа сүнә ул. Матур итеп исәнләшик әле.

Барысы бергә: -Исәнме, чыршы!!!

Җыр “Маленькой ёлочке”

Карчәчәк: Минем дустым Куянның уйныйсы килә.

Уен “Как на тоненький ледок...”

Карчәчәк: Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Килә ерак җирләрдән,

Кар- бураннар туздырып,

Ел да олы капчыгына

Күчтәнәчләр тутырып.

Үзе шаян, сүзгә бай,

Ул кем була? (Кыш бабай)

Качәчәк: Әйе, ул минем бабакаем. Сез аны көтәсезме соң?(Әйе.) Мин дә көтәм. Нишләптер соңлады әле ул. Буранда адашты микән әллә? Юлны чистартырга кирәк. Әй, җәнлекләр, килегез, юлларны чистартыгыз.

Җәнлекләр биюе.

Карчәчәк: Ай, шундый чиста булды. Кыш бабабыз хаман да юк. Балалар, чакырып карыйк әле.

Балалар: Кыш бабай! (2- 3 тапкыр)

Залга “Кар йомарламнары” оча. Кар кызы кире ыргыта. Тагын аталар.)

Карчәчәк: Балалар, бу кыш бабай безнең белән шаяртадыр. Әйдәгез әле, үзен дә кызык итик әле. Тотабыз да чыршы артына качабыз. Эзләсен әле шаян бабай.

Балалар чыршы артына качалар. Кыш бабай керә. Карап тора.

Кыш бабай: Искиткеч, матур итеп бизәлгән бүлмәләре, чыршылары. Кая әле соң, балалар? (Эзли, балалар аның артыннан йөри.) Кунакларга: Исәнмесез, кунаклар. Кая киткәннәр микән балалар, сез күрмәдегезме? (Борчылып) Ая- яй-яй.

Балалар: Без монда, Кыш бабай. Исәнме, Кыш бабай.

Кыш бабай: Ах, сез шаяннар. Менә бит Кыш бабагызны ничек кызык иттегез.

Алып баручы: Кыш бабай, чыршыны син җибәргән идеңме?

Кыш бабай: Мииин, балалар, ошыймы?

Алып баручы: Бигрәк матур чыршыбыз.

                         Кабат- кабат сокланабыз.

                         Яшел чыршы тирәсендә

                         Матур җырлар җырлыйбыз.

Җыр “Кыш бабай”

Кыш бабй: Уфф, арыдым. Кызым, мин бераз ял итим әле.Син карчәчәкләрне биетеп ал.

Карчәчәкләр биюе.

Алып баручы: Кыш бабай, сиңа матур шигырьләребез дә бар.

Шигырьләр сөйләү.

Ямьле Кыш бабай

Килдең син безгә.

Кунак булырсың                                            

Кер өебезгә.

Исәнме, чыршы, исәнме,

Яңа ел килеп җитте

Күңелле чыршы бәйрәмен                                

Балалар күптән көтте.

Яшел чыршы син килгәнгә сөендек

Кара ничек матур итеп киендек.

Сиңа карап сокланабыз, җырлыйбыз,                

Синең белән бергәләшеп уйныйбыз.

 Каршылыйк, дуслар, бергәләп

Яңа ел килә безгә.

Әнә күпме кунак килгән                                    

Әйләнә- тирәбезгә.

Долгоңданный Новый год

Мы встречаем вместе.

Будет друңный хоровод,                                    

И стишки, и песни.

Кыш бабай, кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Сакал- мыек ап- актан                                        

Килгән безгә ерактан.

Дед Мороз, дед Мороз,

Деткам ёлочку принёс.

А на ней фанарики                                            

Золотые шарики.

Кыш бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә.

Чыршы әйләнәсенә                                            

Җыр җырлап әйләнергә.

Җилкәсенә капчык асып

Кыш бабай килеп керде.

Төрле кызык сүзләр әйтеп,                                

Бүләк өләшеп йөрде.

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай

Чыршы китергән өчен.

Яңа елга һәммәбезне                                          

Матур бизәгән өчен.

Наша ёлка высока,

Наша ёлка велика.

Выше мамы, выше папы                                  

Достаёт до потолка.

Куяннар һәм аюлар

Кунак булып килгәннәр.

Шук малайлар һәм кызлар                              

Матур кием кигәннәр.

Конфет, прәннекләрне

Кыш бабай безгә бирсен.

Кызык ясап балаларга                                      

Тыпырдап биеп алсын.

Кыш бабай, ник инде

Ай саен килмисең?

Әллә соң үзеңне                                              

Көткәнне белмисең?

Рәхмәт сиңа, иске ел.

Матур ел булдың бит син.

Синнән алган бәхет- шатлык                          

Гомер буена җитсен.

Кыш бабай: Бик матур шигырьләр өйрәнгәнсез, рәхмәт. Ә сез суыктан куркасызмы, балалар? Юкмы? Ягез әле, кулларыгызны сузыгыз.

“Өшетәм” уены

Кыш бабай: Шундый өлгер булдыгыз сез, балалар. Бәйрәмегез бик ямьле. Миңа китәргә вакыт.

Карчәчәк: Әй Кыш бабай. Хәйләкәр дә инде үзең. Балалар сиңа үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Ә син?

Кыш бабай: Миңа нәрсә булган, кызым?

Алып баручы: Балалар, Кыш бабагыз биедеме?

Балалар: Биеде.

А.б.: Кыш бабай сезнең белән уйнадымы?

Балалар: Уйнады.

А.б.: Кыш бабай шаярдымы?

Балалар: Шаярды.

А.б.: Кыш бабагыз нәрсәсен онытты соң?

Балалар: Күчтәнәчләрен.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Капчыгыңны чиш, бабай.

Бүләкләреңне күрсәт, бабай,                            

Безгә ни тиеш, бабай?

Әй, кыш бабай, юмарт бабай

Ягымлы сөйләшәсең.

Алып килгән бүләкләрне                                      

Кемнәргә өләшәсең?

Кыш бабай: Иии, балалар, картаям бугай инде. Хәтерем дә юк. Хәзер, хәзер, менә монда гына куйган идем капчыгымны. (Чыршы тирәли әйләнеп килә) Ни хәл бу? Капчык кая киткән? Күрмәдегезме, балалар?

Балалар: Күрдек, күрдек. Аны Убырлы, Карга, Бүре алып киттеләр.

Кыш бабай: Ах бу убырлыныыыы. Хәзер мин аныыы. (Таягы белән сихерли. Убырлы, Карга, Бүре килеп керәләр.)

Убырлы: Әйе, бабакай.

Кыш бабай: Кая күчтәнәчләр салынган капчык? Алып кил хәзер үк.

Убырлы: Хәзер, хәзер, бабакай. (Чыгып китәләр. Ике чананы өстерп алып керәләр.)

Убырлы: Менә монсында күчтәнәчләр. Ә икенче капчыктааа...(Карчыкны ача. Аннан Яңа ел чыга)

Яңа ел: Исәнмесез, дусларым. Яңа ел белән Сезне!

          Яңа бәхет, яңа шатлык

           Алып килсен Яңа ел.

           Телибез тыныч тормышлар                         

           Котлы булсын Яңа ел!!!

Җыр

Кыш бабай бүләкләрне өләшә.

Чыршы тирәли әйләнеп,

Тыпыр- тыпыр биибез.

Бүләкләрең өчен сиңа                                        

Рәхмәт, кыш бабай, дибез.

Кыш бабай: Балалар, безгә китәргә вакыт җиткән. Мин бик матур урманда яшим. Минем белән барасыгыз киләме? Әйдәгез, минем капчыкка керегез.

Кыш бабай “Тишек капчык” уенын уйната.

Кыш бабай: Бик күңелле үтте бәйрәм.           Теләк сезгә Яңа елда

                       Безгә кирәк китәргә.                    Тагын да зур үсәргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Тема:6 саны белән танышу. Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен...

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен арттыру.Җиһазлау:Геометрик фиг...

Урманда кунакта(зурлар төркеме өчен).

Зурлар төркеме өчен музыкальләштерелгән шөгыль конспекты....

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

Тема: Тәгәри китте йомгагым. (Зурлар төркеме өчен әкиятләрдән салат)

Үз телеңне, үз халкыңны ярату, аны хөрмәтләү, татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту, бирелгән сорауларга дөрес җавап бирү,  диалогик һәм  монологик сөйләм телен үстерү,  әкиятләр ...

"Китапның туган көне" зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы

Сценарий праздника, посвящённый дню рождению книги  для подготовительной к школе группы, изложенный на татарском языке. Может кому-нибудь пригодится....