Тема: Тәгәри китте йомгагым. (Зурлар төркеме өчен әкиятләрдән салат)
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Хисматуллина Гульнара Рафатовна

Үз телеңне, үз халкыңны ярату, аны хөрмәтләү, татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту, бирелгән сорауларга дөрес җавап бирү,  диалогик һәм  монологик сөйләм телен үстерү,  әкиятләр эчтәлеге аша яхшыдан яманны аера белергә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Тәгәри китте йомгагым.42.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Тәгәри китте йомгагым.

Шөгыльнең максаты: Үз телеңне, үз халкыңны ярату, аны хөрмәтләү, татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту, бирелгән сорауларга дөрес җавап бирү,  диалогик һәм  монологик сөйләм телен үстерү,  әкиятләр эчтәлеге аша яхшыдан яманны аера белергә өйрәтү.

Җиһазлар һәм персонажлар: йомгак,  шүрәле, су анасы, әкиятләргә картиналар.

Шөгыль барышы:

Балалар түгәрәккә баскан.Тәрбияченең кулында серле йомгак.

- Балалар, минем кулымда серле йомгак. Ул безне хәзер әкиятләр иленә алып бара.(йомгакны тәгәрәтеп җибәрә, арттан балалар бара).              Cлайд№1

- Балалар, кайда килеп чыктык без?

- Урманга.

- Әйе,балалар. Нинди матур урман.

(әкрен генә көй яңгырый, кошлар сайравы ишетелә)                                                   Слайд№2

- Кошлар сайрый, саф һава.

- Балалар, урманда без белгән нинди әкият геройлары яши?

- Балалар саный: Шүрәре, Убырлы карчык, Соры бүре, Хәйләкәр төлке, Куркак куян һәм башкалар.                              Слайд№4

(кычкырган тавыш ишетелә)

-Коткарыгыз, зинһар, Былтыр бармакларымны кысты.                       Слайд№5

Алда, агачлар артында, Шүрәле бүрәнә остендә утыра. Үзе кычкыра.

Балалар килеп Шурәлегә булышалар.

  • Рәхмәт сезгә балалар. Сез мине белшсезме соң?
  • Әйе, син Шүрәле. Габдулла Тукай әкиятеннән.
  • Кем сойли белә бу экиятне?

(Бер бала әкиятне кыскача гына сойли).

Шүрәле: - Әйдәгез әле, болай күп белгәч бер уен уйнап алыйк әле сезнең белән. Мин сезгә шигырь укыйм, сез аны кайсы әкияттән икәнен әйтегез.

Шүрәле укый:

   Әйдә кызым безгә,

   Безнекеләр байлар,

   Ашыйлар да, эчәләр,

   Уйныйлар да, коләләр.   ( үги кыз).                                                      Слайд№6

   Таудан тауга йоримен,

   Тау жимеше жыямын,

   Кырдан кырга йоримен

   Кыр җимеше җыямын.

   Бер имиемә сот жыям,

   Бер имиемә май җыям.    ( Кәҗә бәтиләре һәм бүре).                      Слайд№7

   Әйләнмәле карама,

   Бәйләнмәле карама

   Соры бүре куып килә

   Яшер мине карама.     ( Голчәчәк).                                                       Слайд№8

  Булдырдыгыз, балалар! Сез әкиятләрне беләсез икән. Әйдәгез әле, бер уен уйнап китик әле.

                            Ял минуты.  “ Кети – кети”.                                     Слайд№9

  Карга килеп – казан асар,

  Торна килеп – тоз салыр,

  Саескан килеп -  салма салыр,

  Песнәк килеп – пешерер,

  Чыпчык килеп – тошерер.

  Моңа бирер, моңа бирмәс

  Кечкенә түти туймый калыр,

  Кети, кети, кети, кети.

Тәрбияче:– Шүрәле белән бик күңелле булды. Әйдәгез йомгагыбыз тәгәрәп китте, артыннан калмыйк.                                                                   слайд№10

Йомгак су буена тәгәрәп килә, анда Су анасы чәчен тарап утыра. слайд№11

  • Сезнең арагызда караклар юкмы? Мин каракларны яратмыйм.
  • Юк,  Су анасы, безнең балалар бик тәртиплеләр. Алар синең турыдагы әкиятне беләләр. Әйдәле балалар, сойләп бирегез әле.
  • (балалар  Г.Тукайнын “Су анасы” әкиятен сойлиләр).        Слайд№12

Су анасы: - Бик белемле балалар икән сез. Ә сез яхшылык турында мәкальләр беләсезме соң?

Балалар мәкальләр әйтәләр:

  • Алдыйм дигән үзе алданырю
  • Олыларны хөрмәт ит, кечкенәләрне шәфкатъ ит.
  • Булма син толке, булырсың колке.
  • Яхшының, үзе үлсә дә, исеме калыр.

Булдырдыгыз! Табышмаклар беләсезме соң? Тикшереп карыйм әле?

  • Чәч тарыйбыз һәркон иртән,
  • Булмаска алак – шалак, аның исеме     ( тарак).                      Слайд №13

Су анасы балаларны мактый. Йомгак тәгәри, балалар аның артыннан китә.

Аларга Кызыл калфак очрый.

  • Исәнме Кызыл калфак, нишләп йорисең монда?                       слайд №14
  • Мин әбием яныннан кайтып киләм, ул мина бик куп рәсемнәр бирде. Сез бу рәсемнәрнең нинди әкияттән икәнлеген беләсезме? Әйдәгез, бергәләп карыйк әле.               ( балалар карыйлар һәм әйтеп баралар).

Рәсемнәрдә  ( әби, бабай, тычкан, тавык)                                     слайд  №15,16

  • Чуар тавык әкияте.

                ( әби, ак әтәч, кызыл әтәч)

  • Чукмар белән Тукмар.                                                            Слайд №17,18

                ( бабай, әби, онык, эт, мәче, тычкан).

  • Шалкан. .                                                                                   Слайд№19,20

                        (өч аю, кыз)

      -   Өч аю. .                                                                                      Слайд№21,22

                 (тычкан, бака, куян, төлке, аю)

  • Теремкәй. .                           Слайд№23,24

Кызыл калфак: -  Рәхмәт дусларым! Сез бик күп әкиятләр беләсез икән.                   Слайд 25

Тәрбияче:   - Балалар безгә бакчабызга кайтырга кирәк, әкият геройлары белән саубуллашыйк.

  • Сау булыгыз!

Тәрбияче:  -  Балалар, сез миңа буген барыгыз да бик ошадыгыз. Сез  бугенге барлык биремнәрне дә утәдегез. Сезгә бугенге сәяхәт ошадымы?.Шөгылебез шуның белән тәмам. Әле тагын да әкиятләр укыбызны дәвам итәрбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай әкиятләреннән салат

Тема:“Яшәсен лә безнең чын дуслык”.Г.Тукай әкиятләреннән салат.Максат:vбалаларның рольләрне башкару осталыкларын үстерү, vсәнгатьле сөйләмгә өйрәнү; vдуслык төшенчәсен ныгыту;vГ.Тукайның и...

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

Тема: «Минем яраткан китабым» Өлкәннәр төркеме өчен әңгәмә

Максат:Китап барлыкка килү тарихы белән танышу; китапка кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштыру; китап ясаучы кешеләрнең эшчәнлегенә хөрмәт тәрбияләү.Бурычлар:китаплар һәм китап ясаучылар турында бел...

“ӘКИЯТЛӘР ИЛЕНДӘ” Мәктәпкә әзерлек төркеме белән бәйрәм чарасы

Праздник "В стране сказок" на татарском языке“ӘКИЯТЛӘР ИЛЕНДӘ”Мәктәпкә  әзерлек  төркеме белән бәйрәм чарасы...

Тема «Ак куянкай утыра» Кечкенәләр төркеме

Максат: балаларның татар халык авыз иҗатын аңлый белүләрнә һәм истә калдыруларына ирешү, сүзлек запасларын баету;халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү...

Тема: “Кышкы калейдоскоп” (МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛЕК ТӨРКЕМЕ)

Инновацион технологияләр кулланып оештырылган эшчэнлек...