Тема: «Минем яраткан китабым» Өлкәннәр төркеме өчен әңгәмә
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме

 

Максат:

Китап барлыкка килү тарихы белән танышу; китапка кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштыру; китап ясаучы кешеләрнең эшчәнлегенә хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

  • китаплар һәм китап ясаучылар турында белемнәрне киңәйтү;
  • танып белү,  нәтиҗә әйтү, фикер ясый белү эшчәнлекләрен үстерү;
  • аң-белем чишмәсе булган китапка, аны ясаучы һөнәр ияләре эшенә хөрмәт уяту.

Җиһазлар:

6 өйнең контурлы рәсемнәре,  матур хәрефләр белән ясалган әлифба, кәгазь, фломастерлар, ачык төсләр белән бизәлгән балалар китаплары тышлары.

Эш барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Менә яңа көн туды.  Мин сезгә елмаям, ә сез иптәшләрегезгә, килгән кунакларга елмаегыз.  Барыбызның кәефләр дә күтәренке булсын!

Тәрбияче: балалар, карагыз әле, безнең китап почмагында күпме китап бар. (балалар белән китапларны карыйлар) Киштәдә китап барлыкка килсен өчен аны язучы гына түгел, тагын бик күп һөнәр ияләре тырышырга тиеш.  Китапның ничек барлыкка килгәнен белер өчен безгә Китап патшалыгына барырга кирәк. Анда бару өчен, әйдәгез, «Тикшерүче көндәлекләре»н дә алыйк.

Төп өлеш:

Тәрбияче: (6 өйнең контурлы рәсемен күрсәтә) Бу урамда китап тылсымчылары яши.  Беренче өйдә  китап авторлары- шагыйрь һәм язучы яши.  Кемнәр алар, нәрсә белән шөгыльләнәләр? (балалар җавабы). Әйе, язучы төрле хәлләрне уйлап, аны кәгазьгә яза, аның язганнарын без китаптан укыйбыз.  Ә шагыйрь шигырьләр яза.  Балалар китаплары язучылар төрле гади хәлләрне, илләр, кешеләр, табигать турындагы мәгълүматларны кызык итеп безгә җиткерә алалар.  Алар балаларга нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнен аңлатырга омтылалар.  Әлеге өйне без кайсы билге белән билгеләрбез? (карандаш, ручка, компьютер  рәсемнәре)

  • Кулдан язылган яки компьютиердан  басылган текстны язучы редакторга алып бара. Редактор – текстны укый, аның хаталарын төзәтә, басмага әзерли. Редактор эшләүче өйгә без нинди тамга куябыз.

Редактор игътибар белән хаталарны тикшерә.  Лупа  рәсеме куярга  мөмкин, чөнки редактор автор күрмәгән хаталарны таба.

Күзлек рәсеме куйсак була, редактор көнгә бик күп әсәрләр тикшерә, аның күзләре арып, начар күрергә мөмкин.

  • Өченче өйдә рәссам яши. Ул текстны укый һәм аңа матур рәсемнәр ясый. 
  • Кайбер вакытта рәссамнар шундый матур рәсемнәр ясыйлар. Алар хәрефләрдән матур картинкалар да тудырырга сәләтде.
  • Хәзер сез ак кәгазь битләре алыгыз һәм үзегез яраткан кешенең (әниегез, әтиегез, әбиегезнең) исемнең беренче хәрефен ясагыз.  Матур итеп ясарга тырышыгыз, үзегезнең ул кешене ничек яратканыгызны бер хәреф белән генә  күрсәтергә кирәк бит.
  • Ә рәссам яшәгән өйне без нинди тамга белән күрсәтербез? (пумала, салават күпере рәсеме)
  • Соңыннан, китап типографиягә килеп эләгә.  Анда редактор тикшергән текстны  типография хезмәткәрләре чын китапка әйләндерәләр.  Махсус станок, принтер ярдәмендә алар китапның аерым битләрен бастырып чыгаралар. Аннан чыккан битләрне теркәп тегәләр һәм ике яктан да тышлык ясап, аны беркетәләр.  Китап менә шулай барлыкка килә.  Хәзер компьютерда гынп булган  электрон китаплар барлыкка килде.
  • -Кулыгызга үзегезнең иң яраткан китабыгызны алыгыз әле.  Аны игътибар белән карыйк.  Китапның тышлыгы  нинди? Йомшакмы, катымы, әллә кәгазь тышлык кынамы? Китап тышлыгын картоннан, кәгазьдән ясарга мөмкиннәр.  Ә китапның тышлыгына нәрсәләр язалар соң?  (Китап авторының исем, фамилиясен). Типография йорты өчен сез нинди шартлы билге тәкъдим итәсез?
  • Сез ничек уйлыйсыз: типографиядән соң китап кая китә? (китап кибетенә, китапханәгә). Китап кибетенә яки китапханәгә килеп кергәч сез нинди китапларга игътибар итәсез? Сезгә нинди китаплар ошый? (рәсемнәр белән, ачык төсләр белән бизәлгән китаплар) ачык, матур төсләр, рәсемнәр белән бизәлгән китаплар игътибарны нык җәлеп итәләр.  Тышлык – китапның бите ул.  Ә китап  эчендәге матур рәсемнәрне карап,  сез укый белмәсәгез дә  аның эчтәлеген аңлый аласыз.  Бу китап нәрсә турында? (күрсәтә) Әгәр сез аны кибеттә күрсәгез, сатып алырга теләр идегезме? Китап кибетен һәм китапханәне без нинди тамга белән күрсәтәбез? (балаларның җавабы)
  • Безнең кичәбез ахырга якынлашты.  Ул сезнең өчен файдалы булгандыр дип уйлыйм. Китап укыганада шуны аны ясар өчен күпме көч сарыф ителгәнен исегездә тотыгыз.  Китапны хөрмәтләгез!

   Кулыма алдым китап

   Шундый матур, рәсемле.

   Рәссамнар бик тырышып

   Ясаган ул рәсемне

               Ә кәгазен ясарга

               Күпләрнең көче кергән

               Кәгазьне яшел дустыбыз

               Агач, куаклар биргән.

    Беркайчан да китапның

    Үткән юлын онытма

    Рәнҗетмә син китапны

    Аның битләрен ертма!

 

 

 

 

 

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

Минем яраткан шәһәрем. ( уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспект)

Балаларны туган шәһәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Әлмәтнең тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам һәм туган я...

краткосрочный проект с детьми второй младшей группы "Минем яраткан уенчыкларым" (Мои любимые игрушки)

Презентация на татарском языке. Я  показала в своей работе какие игры и игровые ситуации я придумала для детей, чтобы закрепить знания татарского языка в режимных моментах....

Саба минем яраткан бистәм

Балаларны үзе яши торган урам, авыл, республика исемнәрен әйтергә өйрәтү; әйләнә-тирә (бистәнең төп объектлары) турындагы күзаллауларын үстерү; туган авылда булган вакыйгалар турындагы...

Зурлар төркеме балалары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге «Минем яраткан уенчыгым»

Зурлар төркеме балалары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге«Минем яраткан уенчыгым»...