Тема «Ак куянкай утыра» Кечкенәләр төркеме
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Яруллина Лилия Анваровна

Максат: балаларның татар халык авыз иҗатын аңлый белүләрнә һәм истә калдыруларына ирешү, сүзлек запасларын баету;халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ak_kuyankay_utyra.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема «Ак куянкай утыра»

Кечкенәләр төркеме

Максат: балаларның татар халык авыз иҗатын аңлый белүләрнә һәм истә калдыруларына ирешү, сүзлек запасларын баету;халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү

Җиһазлау: кыңгырау, уенчык куян.

Эшчәнлек  барышы.

Тәрбияче: Балалар, кәефләрегез ничек?

Балалар (чиратлашып) Әйбәт. Яхшы.

Тәрбияче: Кәефләрегез яхшы булгач, димәк, сезгә күңелледер, шулаймы? Әйдәгез, ничек күңелле икәнен күрсәтегез әле: сез ничек шатланасыз? (балалар кул чабалар)

Әйдә” дигән җыр җырлыйлар, бииләр.

Әйдә, әйдә!

Әйдә, биик!

Тыпыр- тыпыр биибез,

Көе килми димибез.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безнең тәрәз төбендә бер матур тартма бар.

Анда нәрсәдер яшеренгән икән? (Тартма эченнән кыңгырау ала) Бу нәрсә?

Балалар: Кыңгырау.

Тәрбияче: Тыңлагыз әле, кыңгырау ничек матур чыңлый! Хәзер без кыңгырау белән уен уйнап алабыз. Уен “Куян син кая?” дип атала. Бүген иртә белән безгә куян килгән иде, хәзер ул каядыр качкан.

Слайд 1 Куян качып утыра

Кыңгырау безгә куянны табарга ярдәм итәр. Мин аны шалтыратып карыйм әле.

Тәрбияче , кыңгырауны шалтырата- шалтырата, булмә буйлап йөри, балалар аңа иярә. Бергәләп куянны эзлиләр.

Тәрбияче: Монда кыңгырау әкерен шалтырый, димәк, куян монда тугел. Монда да әкерен шалтырый. Ә монда көчлерәк шалтырый, куян монда булырга тиеш

Слайд 2 Куян сикерә, шатлана

(Куянны балалар таба)Менә безнең кунагыбыз!

Балалар , әйтегез әле, куянның колагы нинди? (Озын) , ә койрыгы?(Кыска)

Тәрбияче: Озын колаклы, кыска койрыклы нәрсә ул? (Куян)

Тәрбияче: Бик дөрес.Куянкай әйдә безнең белән уйнарга.

“Куяннар биюе” җырлы уенын уйнау.

Балалар таралып басалар, куян тәрбияче кулында. Балалар тәрбияче белән бергәләп җырның сүзләренә туры килгән хәрәкәтләр ясыйлар.

Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Менә шулай сүзләреннән соң балалар кулларын колаклары янына күтәрәләр дә, куплет җырланып беткәнче, аларны селкетеп торалар.

Аңа тик тору кыен,

Җылыта ул тәпиен.

Менә шулай, менә шулай

Җылыта ул тәпиен.

(Куплет җырланып беткәнче аякларын җылыталар)

Куян тик торса туңа,

Сикергәли ул шуңа.

Менә шулай, менә шулай

Сикергәли ул шуңа

Слайд 3 Куяннар сикерә.

(Бер урында ике аяклап сикереп торалар)

Тәрбияче кул чаба, балалар йөгерешеп, үз урыннарына утыралар.

Слайд 4 Куяннар кача.

Тәрбияче: Балалар кем куркытты икән куянны?

Балалар: Буре

Тәрбияче: Тик безнең куяныбыз өлгеррәк булды, сикереп качты.

Тәрбияче: Балалар сезгә күңелле булдымы куян белән уйнавы?

Куян сезгә буләк тә алып килгән бит әле

Яле карыйк куян нәрсә алып килде икән ?

Слайд 5 Куян шарлар тоткан

Слайд 6 Шарлар өскә таба оча

Ишектән балаларга таба шарлар очыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)

   “Кечкенә шырпы – зур бәла”(  II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...

Тема: “Җәйге әкият” (II нче кечкенәләр төркеме)

Бу шөгыльдә суз ел фасыллары турында бара....

II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”.

      Балаларда йорт кошларының тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, туган телендә дөрес, матур итеп сөйли белү теләге уяту. Сорауларга тулы җ...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Математика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Матемакика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"...

Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр” (Кечкенәләр төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлек)

Татарстан Республикасы Әтнә районымәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе“ Олы Әтнә балалар бакчасы”     Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр&rdquo...

Тема: «Йөк һәм җиңел машиналар».(беренче кечкенәләр төркеме).

Тема: «Йөк һәм җиңел  машиналар».(беренче кечкенәләр төркеме)....

Физкультура уен эшчәнлеге. Тема: « Кар бөртекләре» (1 кечкенәләр төркеме )

Максат :    1. Балаларны бер-бер артлы йөрергә , йөгерергә өйрәтүне дәвам итү , простанствода ориентлашуны камилләштерү , дуга астыннан куллар белән идәнгә тимичә чыгарга өйрәтү , 2 лин...