Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

                  “Кечкенә шырпы – зур бәла”(  II кечкенәләр төркеме).

Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр белән  һәм  01 номеры белән       таныштыру.

Бурычлар:   - өйдәге ут әйберләре белән уйнарга ярамаганлыгын аңлату;

             - бер-берсенә карата игътибарлы булуларына ирешү;

             - авыр вакытта кешеләргә ярдәмгә килергә кирәклегенә  

               төшендерү.

Интеграция: “Аралашу”, “Танып-белү”, “Социальләштерү”.

Җиһазлау:  уенчык песи, өй ясалган рәсем, янгын ясалган рәсемнәр, конверт белән хат.

Алдан үткәрелгән эш: балаларны янгын рәсемнәре белән таныштыру.

Эшчәнлек  барышы:  Ай, песием, пескәем!

                                        Аппагым син, йомшагым.

                                        Уйныйсың, шаярасың,

                                        Минем йомры йомгагым.

(Телефон шалтырый.)

Тәрбияче: Балалар, миңа бер песи шалтырата. Ул елый. Аның безнең яңа киләсе килгән. Әйдәгез әле аны чакырыйк үзебезнең  яңа. Ул үзенең кайгысы турында сөйләсең.(песи керә)

Йомшаккай: Исәнмесез, балалар!

Тәрбияче: Исәнме, Йомшаккай.  Нәрсә булды соң  сиңа?

Йомшаккай: Әйдәгез мин сезгә  башыннан  ук сөйләп күрсәтәм. Мин үземә бик матур бер йорт салдым. Аннары үземнең дусларымны  кунакка чакырдым. Без тәмләп  чәй эчтек. Аннары кич җиткәч, мин мичкә ягып җибәрдем, ә ишеген ябарга онытканмын. Шуннан ялкын чыккан, һәм өйгә ут капты. Шулай итеп минем өем янып бетте. Аннары минем дусларым,  миңа аңа өй салып бирделәр. Хәзер курыкам инде, тагын янгын чыкмас микән дип.

Тәрбияче: Син  Йомшаккай болай бик курыкма, без сиңа ярдәм итәрбез.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле башта рәсемнәр карыйбыз.(янгын ясалган рәсемнәр карау, эчтәлеген аңлату). Шырпылар белән уйнарга ярамый. Аңладынмы,  Йомшаккай.

Йомшаккай: Аңладым, хәзер мин шырпыга кагылмам  инде.

Тәрбияче: Йомшаккай, әле тагын өйдә бик күп ут белән эшли торган әйберләр була. Мәсәлән: утюг, чәйнек, җылыткыч. Алар белән дә бик сак эшләргә кирәк. Өйдән чыгып киткәндә, аларны уттан алырга кирәк. Балалар, миңа бүген почтальон апа хат та  бирде әле. Хәзер ачып укыйбыз аны.                         ( табышмаклар әйтелә)

1.Кечкенә генә тартмада

  Таякчыклар  яталар,

  Яталар шыпырт кына.

  Сызсан, янып та китәләр.(шырпы)

2.Көне буе яна ул

   Тәмле ризы пешәрә.(газ плитәсе)

3.Үзе нәзек, үзе озын,

   Шырпы белән яндырсан, яна.(шәм)

Йомшаккай: Сез, балалар бигрәк күп беләсез икән. Рәхмәт сезгә.

Тәрбияче: Балалар, хәзер бер уен уйнап алабыз, аның исеме “Ялкын дус, ялкын дошман” дип атала. Мин сезгә рәсемнәр бирәм, ә сез шул рәсемнәрне икегә аерырга тиеш . Мәсәлән: ашау пешә – ялкын монда - дус; өй яна – ялкын  дошман. ( балалар рәсемнәрне икегә бүләләр, аларга булышу).

Тәрбияче: Хәзер рәсемнәрне карап чыгабыз. ( һәр рәсемне карау - дусмы, яки дошманмы,  әйтеп барам).

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Син Йомшаккай безне аңладынмы? Әһәр игътибарлы булсан, барда әйбәт булачак. Әһәр куркыныч яный икән, тизрәк зурларга әйтергә кирәк һәм 01 номерына шалтыратып, янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәк.

Йомшакай: Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Мин бик күп әйбер белдем. Хәзер миңа китәргә вакыт  инде. Сау булыгыз, балалар!

Тәрбияче: Сау бул, Йомшаккай. Без бик зур файда эшләдек, Йомшаккайга булыштык.

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

"транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме)

Максат: Балаларны транспорт төрләре белән таныштыру,аларда игътибарлылык,ярдәмчеллек,хәлгә керә белү сыйфатлары тәрбияләү.Җиһазлар: Телевизор макеты,транспорт рәсемнәре,төзелеш материаллары,уенчык эт....

Урманга сәяхәт(икенче кечкенәләр төркеме өчен)

балаларның җиләк-җимеш,яшелчәләр ,урман җәнлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.Урманга"бару"."серле агач"белән очрашу.ял иту."серле капчык"җәнлекләрне сыйлау.бүлмәгә кайту....

Көз бәйрәме икенче кечкенәләр төркеме өчен

Көзге бәйрәм!!!Алып баручы залга керә, исәнләшә һәм килгән кунакларны котлый. - Исәнмесез кадерле кунаклар, әти –әниләр һәм әби-бабайлар. Хәзер әйдәгез без әзерләгән бәйрәм кичәсен карап узыйк.К...

1нче кечкенәләр төркеме өчен яңа ел сценариясе

Кар кызы һәм Кыш бабайда кунакта.Музыка астында балалар залга керәләр.  Чыршы тирәли түгәрәккә басалар.Алып баручы:  Балалар, карагыз әле чыршыга, ул бүген  нинди матур, купшы, күпме уе...

сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт"

речь играет в жизни человека огромную роль. она служет для общения, передачи информации и опыта, регуляции поведения и деятельности.в дошкольном возрасте речевое развитие тесно связано с формированием...


 

Комментарии

Кечкенәләр төркеменә янгын турында аңлату бик мөһим.