"транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме)
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Максат: Балаларны транспорт төрләре белән таныштыру,аларда игътибарлылык,ярдәмчеллек,хәлгә керә белү сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлар: Телевизор макеты,транспорт рәсемнәре,төзелеш материаллары,уенчык эт.

Барышы: Балалар идәнгә утыралар.Каршыларында уенчык телевизор тора.

Тәрбияче: Балалар,телевизорны "кабызыйк"әле.Анда нәрсә күрсәтәләр икән?(тәрбияче телевизор экранында күренгән сүрәтләргә карап,балалар белән әңгәмә үткәрә).

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Машина.

Тәрб.: Ә бу нәрсә?

Бал.: Трактор.

Тәрб.: Ә монысы нәрсә?

Бал.:Җиңел машина.

Тәрб.: Машиналар,тракторлар безгә нәрсә өчен кирәк?

Бал.:Йөк ташу,кешеләрне йөртү өчен кирәк.

Тәрб.: Машинаны кем йөртә?

Бал.: Шофер.

Тәрб.: Монда нәрсә очып бара? (самолет).Самолет ничек оча? Күрсәтегез әле,балалар. (балалар кулларын як-якка җәеп,бүлмә буйлап самолет булып "очып"йөриләр).Тыңлагыз әле,балалар,"пуф-пуф" тавышлар чыгарып нәрсә килә?

Бал.: Поезд.

Тәрб.:Ул тимер юлдан йөри.Без дә поезд тавышы чыгарып,бер-беребезгә тотынып,вагоннар ясап йөреп килик әле.(Ишек артында ниндидер тавыш килә.Тәрбияче эт алып керә).Исәнме,Актырнак! Нигә елыйсың?

Актырнак: Минем машина белән уйныйсым килә,ә машинам юк.

Тәрб.:Әйдәгез,балалар,Актырнакка ярдәм итик,менә бу шакмаклардан машина төзик.

Тәрб.: Менә машинаны төзеп бетердек.Актырнак,сиңа машина ошадымы?

Актырнак: Әйе,рәхмәт сезгә,дусларым.

Тәрб.: Әйдәгез,машинага барыбыз да утырып карыйк әле.Ә хәзер мин сезгә шигырь укыйм.Шигырьнең кем турында икәнен әйтерсез.(З.Туфайлованың "Шофер булам"шигыре укыла.Дәрес тәмамлана).

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”.

      Балаларда йорт кошларының тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, туган телендә дөрес, матур итеп сөйли белү теләге уяту. Сорауларга тулы җ...

Физик тәрбия буенча йомгаклау шөгыле (1 нче кечкенәләр төркеме 3т.)

Итоговое занятие по физкультуре в 1-ой младшей группе...

Шөгыль эшкәртмәсе "Табиб киңәшләре" (1 кечкенәләр төркеме)

1 кечкенәләр төркемендә сәламәтлек буенча шөгыль эшкәртмәсе...

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кояшны эзләп сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошчыклар"

Әлеге шөгыль балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәммәтле булырга өйрәтү максатында үткәрелде....