Шөгыль эшкәртмәсе "Табиб киңәшләре" (1 кечкенәләр төркеме)
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

1 кечкенәләр төркемендә сәламәтлек буенча шөгыль эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_kechkenlr_torkemend_slamtlek_buencha_shogyl_eshkrtmse.docx14.54 КБ

Предварительный просмотр:

1 кечкенәләр төркемендә сәламәтлек буенча шөгыль эшкәртмәсе

Тема: Табиб киңәшләре.

Максат: Сәламәтлек турында аңлату, табиб һөнәре белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвеше булдыру.

Материал: картоннан ясалган градусниклар,курчаклар,  табиб һөнәре төшерелгән рәсем, салфеткалар, буш дару савыты, алма.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар. Без бүген сезнең белән сәламәтлек турында сөйләшербез. Безнең белән курчаклар да утырсын эле.  (Рәсем күрсәтә). Бу кем?

Балалар: Бу – врач.

Тәрбияче: Дөрес, бу врач. Ул безгә авыртсак ярдәм итә. Әйдәгез әле, бергәләп тагын нишли икән врач? Шул турыда сөйләшеп алыйк.

(Рәсем буенча әңгәмә, ишек шакыйлар, врач керә(тәрбияче әлеге рольне башкара, уенчык кулланырга була.))

Врач: Исәнмесез, балалар. Мин кем?

Балалар: Врач.

Врач: Әйе, мин – врач. Сез берегездә авыртмыйсызмы соң?

Балалар: Юк, без авыртмыйбыз.

Врач: Кая әле, тикшереп карыйк. Бу нәрсә?

Балалар: Бу – градусник.

Врач: Менә мин сезгә хәзер градусниклар бирәм.

(Картоннан ясалган градусниклар биреп кулдтык асларына кыстырырга өйрәтә, курчакларга да кыстыра)

Врач: Кая, градусникларыгызны карыйм әле. Балалар, сез берегездә авыртмый икән, ләкин курчаклар авыртып киткән бит. Нишлик икән?

Балалар: Дару бирик, укол казыйк.

Врач: Әйдәгез аларга витамин бирәбез. (Витамин савыты чыгара, ача ә ул буш). Балалар, витамин беткән бит. Нишлик икән? (Балалар җавабы) Әйдәгез, болай эшлибез. Салфеткалардан үзебез витамин ясыйбыз һәм курчакларга бирәбез. (салфеткаларны түгәрәкләп витамин ясыйлар, савытына тутыралар һәм курчакларга бирәләр). Менә хәзер курчакларыбыз терелә инде.

Врач: Балалар, авыртмас өчен һәрвакыт гимнастика ясарга, ашар алдыннан кулны юарга, витаминнар ашарга кирәк. Сез гимнастика ясыйсызмы соң?

Балалар: Әйе, ясыйбыз.

Врач: Әйдәгез, бергәләп ясыйк әле.

Динамик пауза: Көй астында гимнастика.

Врач: Булдырдыгыз. Балалар безнең витаминнар бу савытта гына түгел,  Яшелчә, җиләк-җимешләрдә дә күп. Әйдәгез әле, нәрсәләр икән алар.(Бергәләп яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен атыйлар )Бик яхшы, балалар. Менә мин хәзер сезгә дә витамин бирәм инде. (Алма күрсәтә)Бу нәрсә?

Балалар: Бу – алма?

Врач: Дөрес, бу алма. Алмада витаминнар күп. Ләкин алманы ашар алдыннан аны нишләтергә кирәк.

Балалар: Су белән юарга кирәк?

Врач: Дөрес, балалар. (Алманы юып, өлешләргә бүлеп балаларга тарата)Балалар, ә хәзер мин китәм инде. Бервакыттада авыртмагыз, витаминнар ашагыз, кулларны юып йөрегез, гимнастика ясагыз. Сау булыгыз.

Балалар: Сау булыгыз.

Тәрбияче: 

Балалар, бүген безгә кем килде?

Без аның белән нишләдек?

Өйгә кайткач, нәрсә дип әйтәбез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

"транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме)

Максат: Балаларны транспорт төрләре белән таныштыру,аларда игътибарлылык,ярдәмчеллек,хәлгә керә белү сыйфатлары тәрбияләү.Җиһазлар: Телевизор макеты,транспорт рәсемнәре,төзелеш материаллары,уенчык эт....

II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”.

      Балаларда йорт кошларының тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, туган телендә дөрес, матур итеп сөйли белү теләге уяту. Сорауларга тулы җ...

Физик тәрбия буенча йомгаклау шөгыле (1 нче кечкенәләр төркеме 3т.)

Итоговое занятие по физкультуре в 1-ой младшей группе...

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кояшны эзләп сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошчыклар"

Әлеге шөгыль балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәммәтле булырга өйрәтү максатында үткәрелде....