Физик тәрбия буенча йомгаклау шөгыле (1 нче кечкенәләр төркеме 3т.)
план-конспект занятия по физкультуре (младшая группа) по теме

Шарифуллина Фарзания Халиулловна

Итоговое занятие по физкультуре в 1-ой младшей группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fizkultura.docx24.05 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районы

“Салават күпере” 34нче балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия-белем бирү муниципаль оешмасы

Физик тәрбия буенча йомгаклау шөгыле

(1 нче кечкенәләр төркеме 3т.)

Тәрбияче:

Шәрифуллина Ф.Х.

Алабуга шәhәре

Тәрбияче һәм балалар эшчәнлеге белән берлектәге конспект (белем бирү эшчәнлеге) тема: “Җәйге аланга сәяхәт”.

Тәрбияче: Шәрифуллина Ф.Х.

Белем бирү программасы: «От рождения до школы», (Авторы: под редакцией Н.Е.Вераксы, Т.С.Комаровой , М.А.Васильевой. – М.: Мозаика-Синтез, 2014).

Яшь үзенчәлекләре: беренче кечкенәләр төркеме - 2-3 яшьлекләр.

Вакыты: 19.05.2016,  10.00-10.10 сәг.

Максат: уен эшчәнлеге аша балаларның физик үсешенә шартлар тудыру;

Тәрбия бирү бурычлары: бергәләп хәрәкәт итүгә кызыксыну уяту; мөстәкыйльлек, активлык тәрбияләү;

Белем бирү бурычлары: сигналга туктап йөрү hәм йөгерүне камилләштерү; аяк очларында йөрүне, ике аякта сикерүне, үрмәләүне, тупны бер кул белән атуны ныгыту;

Үстерү бурычлары: игтибарлыкны, җитезлекне үстерү;

Белем бирү өлкәсе: физик тәрбия, сәламәтлек, аралашу, танып – белү үсеше;

Җиһазлау: hәр балага икешәр төсле тасма, төсле кечкенә туплар, кечкенә кыршау, кәрзин, дугалар;

Техник чаралар: магнитофон;

Алдан эшләнгән эш: физик күнегүләр ясау, сүзле хәрәкәтле уеннар уйнау.

Тәрбияче эшчәнлеге

Балаларның эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1.Тәрбияче балалар белән исәнләшә, кәефләрен сорый. Җәйге урманга сәяхәткә бару турында әйтә.

Бар балалар да тәрбияче  тәгъдиме белән килешәләр.

Балаларда кызыксыну уяна.

2.Разминка. Тәрбияче артыннан бер юнәлештә сигналга туктап йөрү hәм йөгерү. “Тычкан”, “әтәч”, “песи баласы”, “куяннар” кебек йөрергә куша.

Балалар аяк очларында, аякларны югары күтәреп, үрмәләп йөриләр, ике аякта сикерәләр.

Балаларның игътибарын үстерү, хәрәкәт төрләрен үстерү, ныгыту.

3.Тәрбияче балалрга: “Без хәзер сезнең белән күбәләкләр булабыз”, -дип әйтә. Төсле тасмалар өләшә, төсләрен сорый, бөтенъяклап үстерү күнегүләрен ясап күрсәтә.

Балалар ике кулларына да төсле тасмалар тотып күнегүләр ясыйлар.

Балаларда күнегүләр ясауга кызыксыну hәм теләк уяна. Төсләрне ныгыталар.

4.Төп өлеш. “Күбәләкләр” чәчәкле аланга юл тоталар. Тәрбияче аңлата, күрсәтә.

Балалар тар юлдан йөриләр, кыршаулар аша атлап, дуга астыннан үрмәләп чыгалар, бау аша сикерәләр.

Кыюлык, сабырлык тәрбияләү, гәүдәне төз тотарга өйрәтү, төп хәрәкәтләрне камилләштерү.

5.Тәрбияче “Кояшкай” сүзле уенын уйната.

Балалар шигырьне сөйлиләр, сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

Кояшкай, кояшкай!

Безгә син елмай.

Бик рәхәт син булганда

Яратабыз уйнарга.

Балалар бергәләп уйныйлар, шатланалар.

6.Сулыш алуга күнегү. Тәрбияче: “Чәчәкләрнең хуш исен исник әле”,-дип әйтә.

Борын белән тирән итеп сулыйлар, авыз аша hаваны чыгаралар.

Дөрес сулыш алырга өйрәтү.

7.Тәрбияче балаларны “Төсле тупларны җый” дигән хәрәкәтле уен уйнарга чакыра.

Балалар төсле тупларны җыялар, кәрзингә салалар.

Балалар шатланалар, бармаклар эшчәнлеге активлаша.

8.Аз хәрәкәтле уен: “Төз ыргыт”. Тәрбияче уртага зур кәрзин куя. 1,5 м. ераклыктан сигнал буенча тупларны кәрзингә ыргытырга куша.

Балалар тәрбияче сигналы буенча кечкенә төсле тупларны кәрзингә ыргыталар.

Күз үлчәмен, игътибрлыкны үстерү

9.Йомгаклау. Тәрбияче балалар хезмәтен уңай бәяли. Сәяхәтнең балаларга ошавы, ошамавы турында сорый. 

Балалар кемгә нәрсә ошаганы турында сөйли.

Узган шөгыльдәге кичерешләре турында балалар бер-берсе белән аралашалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”.

      Балаларда йорт кошларының тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, туган телендә дөрес, матур итеп сөйли белү теләге уяту. Сорауларга тулы җ...

Уртанчылар төркемендә”Минем өем” проекты буенча йомгаклау шөгыль конспекты (4-5 яшьлек рус балалары өчен)

Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус  балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"

Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын  үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатын...

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Авыл буенча сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның туган авыллары турындагы белемнәрен киңәйтү. Авылдагы социаль объектларны белүләрен ныгыту. Ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү максатында үткәрелде....

Физик тәрбия буенча театр элементларын кулланып төзелгән ачык шөгыль конспекты “Машага өенә кайтырга булышу”

Физкультура шөгылендә  театр эшчәнлегенең  элементларын кулланып балаларның сәламәтлекләрен ныгытуны дәвам итү....