Уртанчылар төркемендә”Минем өем” проекты буенча йомгаклау шөгыль конспекты (4-5 яшьлек рус балалары өчен)
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Шакирова Гульшат Шайхулисламовна

 

Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус  балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле программалар кулланып эшләргә туры килде. Соңгы елларда мин Казан шәһәре Мәскәү районының 126 нчы балалар бакчасында эшлим һәм рус балаларын татар теленә өйрәтүдә   Зарипова З.М., Кидрячева Р.Г., Исаева Р. С. һ.б дан торган иҗат төркеме эшләп  чыгарган УМК ”Татарча сөйләшәбез” (Говорим по татарски)кулланам.    Рус балалары  рәхәтләнеп татар телен өйрәнәләр һәм зур нәтиҗәләр күрсәтәләр. Игътибарыгызга уку елы ахырында күрсәтелгән йомгаклау  шөгыль конспектын  тәгъдим итәм.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shakirova_g.sh_.docx22.92 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар  төркемендә”Минем өем” проекты буенча  йомгаклау шөгыль конспекты

(4-5 яшьлек рус балалары өчен)

Максат: информацион-коммуникатив технологияләр, уеннар кулланып ”Минем өем” проекты буенча  өйрәнгән сүзләне ныгыту, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар:

Балаларны өйрәнгән сүзләрне кулланып  татар телендә аралашырга өйрәтүне дәвам итү.Гаилә, уенчыклар, ашамлыклар турында белемнәрен ныгыту.Сөйләмдә зур, кечкенә, тәмле, әйбәт, чиста, матур, пычрак сүзләрен активлаштыру.Бишкә кадәр санауны кабатлау.Ике, өч сүздән торган җөмләләр төзүне дәвам итү.Балаларның хәтерләрен, игъ- тибарларын үстерү.

Җиһазлау: ноутбук, мультимедия аппараты, магнитофон, диск “Минем өем”, курчак - уенчык, уенчыклар салган тартма, су салган шөшә, уенчык ванна,карусель.

Эшчәнлек барышы.

1.Кунаклар белән танышу.

Тәрбияче:

-Ребята посмотрите , к нам пришли гости.Поздороваемся с ними:

-Исәнмесез.

-Исәнмесез, балалар(ответы гостей)

Тәрбияче:

-Давайте спросим, как у них дела?

Дети:

-Хәлләр ничек?

-Әйбәт.Рәхмәт. (ответы гостей)

Гости спрашивают:

-Хәлләр ничек?

Дети(отвечают):

-Әйбәт.Рәхмәт.

Тәрбияче:

-Давайте с ними познакомимся (по количеству гостей знакомиться с гостями  воспитатель направляет столько же и детей).

_Син кем?

-Мин…..

-Ә син кем?(вопросы гостей)

-Мин -Саша, малай.

2. Слайт     буенча эш.

Тәрбияче балаларның игтибарын  слайтка юнәлдерә:

-Нинди матур өй.

-Кто живет в этом доме? Бу өйдә кем яши ?-диеп балалардан сорый.

Балалар :

-Бабай, әби, әти, әни, кыз, малай.

 Тәрбияче:

-Нужно их пригласить домой.

Балалар слайтта  бер –бер артлы чыккан гаилә әгзаларын чакыралар:

-Бабай(әби, әти, әни, кыз, малай) кил монда.

Тәрбияче:

-Зашли домой. Их нужно угостить, они проголодались.

По указанию воспитателя дети начинают угощать их:

-Бабай, мә алма аша......

Тәрбияче:

-Они говорят вам спасибо-рәхмәт.

3. Сюрпризный момент. (Стук в дверь).

Тәрбияче (удивленно):

Кто –то к нам пришел в гости, давайте узнаем:

Балалар:

-Кем анда?(никто не отвечает)Воспитатель отправляет одну девочку.Девочка заходит с куклой Алсу).

Курчак(кыз): Исәнмесез, балалар!

Дети: Исәнмесез!

Тәрбияче: Ребята, давайте узнаем как зовут нашу гостью.

Балалар(бергә):

-Син кем?

-Мин-Алсу.

Тәрбияче :

-Алсу познакомься с нашими ребятками (предлагает воспитатель)

(Девочка с куклой в руке  спрашивает, обращаясь к ребёнку): Син кем?

Бала: Мин Регина, ǝ син кем?

Курчак (кыз): Мин Алсу. Хǝллǝр ничек?

Бала: Əйбәт, рǝхмәт!(уен һәр бала белән дәвам итә) Тәрбияче: Вот мы и познакомились с Алсу. Давайте посадим куклу.

Балалар: Алсу, утыр!

Тәрбияче:

-Алсу пришла не с пустыми руками.Она принесла коробку с любимыми игрушками(просит одного ребенка принести коробку).

Тәрбияче тартмадан уенчыкларны берәм-берәм алып балалардан сорый:

-Бу нәрсә?

-Аю(куян, песи, эт, машина)

Аю нинди?

-Матур, чиста, зур....

Тәрбияче :

-Сколько игрушек?

Берничә бала уенчыкларны санап күрсәтә.

Тәрбияче :

-А хотите с ними поиграть?Попросите игрушку(предлагает воспитатель детям).

Балалар чиратлашып уенчыкларны сорыйлар:

-Аю бир әле.

Тәрбияче :

-Мә, аю(куян, песи, эт, машина), уйна.

Тәрбияче :Алеше, Арише не хватило игрушек.

Алеша,Ариша  попросите у кого –нибудь игрушку поиграть.(Дети сами по желанию друг у друга по образцу просять игрушки поиграть).

Тәрбияче :

-Вы с игрушками поиграли и стали они какие?

Балалар:

-Пычрак. 

Тәрбияче :Что нужно сделать?(«мыть»-говорят дети).

Воспитатель по очереди вызывает детей и предлагает им позвать друга.  А тот в свою очередь должен  предложить ему помыть ту или иную игрушку:

_Мә машина, ю!

Ребенок имитирует мытье игрушки и говорит:

-Машина чиста.

Так по образцу дети моют все игрушки, а воспитатель складывает их в коробку обратно.

4. «Карусель» уены

Тәрбияче :- Алсу нам принесли любимые игрушки поиграть. Давайте мы ее  пригласим кататься на карусели.

Тәрбияче: Нинди матур  карусель (Каждый ребенок берет по одной игрушке, встает в круг, вместе ходят и поют)

 Әлә –лә, әлә-лә

Карусельләр әйләнә.

Матур курчак әйләнә, (ребенок поднимает вверх красивую куклу)

Зур-зур аю әйләнә,(ребенок поднимает вверх большого мишку)

Кечкенә куян әйләнә (ребенок поднимает вверх маленького зайца).

 

5. Йомгаклау.

Тәрбияче: Молодцы, ребята. Как хорошо мы с вами сегодня потрудились.  Давайте расскажем,  какие мы молодцы на татарском языке:

-Мин- зур, мин-акыллы, мин –әйбәт, мин-матур.(движениями показывают дети)

Пришло время  попрощаться с Алсу и с нашими гостями.

Балалар прощаются:

- Сау бул, Алсу!Сау булыгыз!(бергә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”.

      Балаларда йорт кошларының тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, туган телендә дөрес, матур итеп сөйли белү теләге уяту. Сорауларга тулы җ...

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак (76 нчы балалар бакчасының зурлар төркемендә региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак(76 нчы балалар бакчасының  зурлар төркемендә  региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )...

Зурлар төркемендә рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты.

Зурлар төркемендә  рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты....