1нче кечкенәләр төркеме өчен яңа ел сценариясе
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Кар кызы һәм Кыш бабайда кунакта.

Музыка астында балалар залга керәләр.  Чыршы тирәли түгәрәккә басалар.

Алып баручы:  Балалар, карагыз әле чыршыга, ул бүген  нинди матур, купшы, күпме уенчыклар эленгән.

                                               Күрәсезме чыршыны

                                               Матур итеп киенгән

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

Әйдәгез әле, бергәләп, чыршыга җыр җырлап алыйк.

                                  “Кечкенә чыршыга” җыры

Алып баручы:  Балалар, әйтегез әле, бүген нинди бәйрәм соң? (Балалар җавабы). Дөрес, бик тә дөрес, бүген бездә Яңа ел бәйрәме!

Бәйрәмгә безгә чыршыны Кыш бабай алып килде

Чыршыны кем алып килде? Кыш бабаймы?

Балалар: Кыш бабай!

Бүген безгә чыршының утлары да яначак

Кем өчен соң яначак? Балалар өченме?

Балалар: Балалар өчен!

Алып баручы:  Әйдәгез әле бергәләп, чыршы белән уйнап алыйк.

                     Уен “Чыршының утларын яндыр”

Балалар чыршыга өрәләр –утлары сүнә.

Балалар кул чабалар – чыршыда  утлар кабына.

Балалар чыршыга өрәләр –утлары сүнә.

Балалар кул чабалар – чыршыда  утлар кабына.

Балалар чыршыга өрәләр –утлары сүнә.

Алып баручы:  Әйдәгез балалар, бергәләп, чыршыны җыр җырлап уятабыз.

                                     “Чыршыкай” җыры

Җырның көе беткәч, чыршының утлары кабына.

                 Нинди матур безнең чыршы

                 Җем-җем итеп яна ул!

                 Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

                 Котлы булсын Яна ел!

Балалар, сез хәзер урыннарыгызга утырыгыз. Балалар урындыкларга утыралар, алып баручы шул вакыт бияләй таба.

Алып баручы:  Балалар, кызык, бу кемнең бияләе икән? Сез белмисезме?

Ммм, моның эчендә кыңгырау да бар. Хәзер беләбез хуҗасын.(шалтырата, җавап булып ишек артыннан кыңгырау тавышы килә. Кар кызы керә).

Кар кызы: Исәнмесез, балалар! Ничек сезнең монда матур! Ә сез балалар, бигрәк тә матур бүген! Берәр бәйрәм була торгандыр, нинди бәйрәм?

Алып баручы: Бездә бүген бәйрәм – Яңа ел бәйрәме! Кар кызы без синең бияләеңне таптык.

Кар кызы: Ой, рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт! Бәйрәм булгач, әйдәгез соң чыршы янында бер җырлап-биеп алыйк!

“Әйлән-бәйлән” җыры

Алып баручы:Кар кызы, безнең балалар, кар бөртеге турында җыр беләләр, тыңлыйсың киләме?

Кар кызы: Әлбәттә, килә! Минем әле сезнең белән биесем дә  бик килә. Минем кыш көне иң яраткан шөгылем- чанада шуу. Әйдәгез, бергәләп биибез!

“Дустым белән уйныйбыз” җыры

Кар кызы: Балалар, миңа сезнең белән бию бик тә ошады, ләкин Кыш бабайны да чакырырга вакыт җитте.

(бергәләп чакыралар)

Кыш бабай:  Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Сезне күрүемә мин бик шат. Чыршыгыз да бик матур бүген, утлары да җем-җем килә! Сез дә балалар бик матур киенгәнсез!

Кар кызы: Кыш бабай, кыш бабай, балалар синең турында шаян бер җыр беләләр. Тыңлыйсыңмы?

Кыш бабай: Бик рәхәтләнеп, әйдәгез минем белән балалар, түгәрәккә басыйк әле.

“Кыш бабай”җыры

Кыш бабай: Бик матур, шаян җыр! Миңа хәтта сезнең белән уйныйсым да килеп китте.  Минем бер яраткан уеным бар – кар йомарламнары ату дип атала, уйныйсызмы?

Алып баручы Әлбәттә, Кыш бабай, бик рәхәтләнеп, уйныйбыз.

Кыш бабай: Алайса, уенның шартын тыңлагыз, мин кар йомарламнарын еракка- еракка ергытам, очыртам, ә сез аларны җыеп алып, менә шушы тартмага җыярга тиешсез. Сез әзерме?

Алып баручы :Әйе, без әзер.

Уен уйнау “Кар йомарламнары”

Кар кызы:   Кыш бабай, минем дә балалар белән уйныйсым килеп китте, ярыймы, мин дә уйнап алам?

Кыш бабай: Әлбәттә, кызым, ярый, уйна!

Кар кызы белән дә уенны уйнау.

Кыш бабай: Балалар, сез бәйрәмгә шигырьләр өйрәндегезме соң? Кем сөйләп карый?

Теләк белдерүчеләр булса,шигырь сөйлиләр.

 Кыш бабай:                       Әйлән-бәйлән уйнадык

                                                Биедек тә, жырладык

                                                Инде хәзер балалар

                                                Бүләк алып карарлар.

(капчыктан бер бүләкне алып күрсәтә)

Кыш бабай: Бүләкләрем бик авыр, күтәрә алмасыз, шуңа күрә мин аларны төркемнәрегезгә очырам (төркемгә таба карап өрә).

                                               Безгә вакыт китәргә

 Кирәк барып җитәргә

Башка балалар көтә

   Бәхетләр телим сезгә!

Кыш бабай: Сау булыгыз, балалар, киләсе елларга кадәр!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kar_kyzy_hm_kysh_babayda_kunakta.docx16.8 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

"транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме)

Максат: Балаларны транспорт төрләре белән таныштыру,аларда игътибарлылык,ярдәмчеллек,хәлгә керә белү сыйфатлары тәрбияләү.Җиһазлар: Телевизор макеты,транспорт рәсемнәре,төзелеш материаллары,уенчык эт....

Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)

   “Кечкенә шырпы – зур бәла”(  II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...

Урманга сәяхәт(икенче кечкенәләр төркеме өчен)

балаларның җиләк-җимеш,яшелчәләр ,урман җәнлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.Урманга"бару"."серле агач"белән очрашу.ял иту."серле капчык"җәнлекләрне сыйлау.бүлмәгә кайту....

Йомшаккайга ярдәм итик (1нче кечкенәләр төркеме)

Мастер-класс по КГН в первой младшей группе...

Өлкән төркем балалары өчен “Карга боткасы”сценариясе

Балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру,шигырләрне сәнгатьле сөйләргә өйрәтү,бию хәрәкәтләрен төгәл башкаруларына ирешү.Балаларда бәйрәм хисе.күңел күтәренкелеге булдыру....