Йомшаккайга ярдәм итик (1нче кечкенәләр төркеме)
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Шарифуллина Фарзания Халиулловна

Мастер-класс по КГН в первой младшей группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomshakkayga_yardm_itik.docx23.88 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районы

“Салават күпере” 34нче балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия-белем бирү муниципаль оешмасы

Йомшаккайга ярдәм итик

(1 нче кечкенәләр төркеме)

Тәрбияче:

Шәрифуллина Ф.Х.

Алабуга шәhәре

Мастер класс “Кулларны юабыз”

Бурычлар:

  1. балаларны кулларын сабынлап юарга өйрәтү
  2. сабын, сөлгене дөрес куллану күнекмәсен ныгыту
  3. чисталык, пөхтәлек тәрбияләү

Җиhазлау: уенчык песи, сабын, сөлге

Барышы:

Балалар килгән кунаклар белән исәнләшәләр.

Тәрбияче: Кәефләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт!

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, уйнап алыйк әле!

Чәп-чәп чәбәкәй,

Кулларыбыз бәләкәй.

Ә хәзер тизрәк-тизрәк

Чәбәклик күңеллерәк.

Мин әле бик кечкенә,

Миңа бары 2 яшь кенә.

Үсә-үсә зур булам,

Бик матур бала булам.

(Ишек артыннан елаган тавыш ишетелә)

Тәрбияче: Балалар, тыңлагыз әле, кемдер елый, ахрысы. Карыйм әле, кем икән ул? (ишек артыннан песи уенчыгы алып керә). Балалар, бу бит Йомшаккай. Исәнме, Йомшаккай, нигә елыйсың?

Песи: Исәнмесез, балалар, ничек еламаска, минем белән беркемнең дә уйныйсы килми.

Тәрбияче: Нишләп икән? Синең бит дусларың бик күп иде.

Песи: Алар миңа “Син пычрак” диделәр.

Тәрбияче: Пычрак шул, бит-кулларың.  Ярый елама, песикәй, без сиңа хәзер ярдәм итәрбез. Балалар, песигә нәрсә булган?

Балалар: Бите пычранган.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез хәзер песикәйне юындырыйк инде. (Тәрбияче балалар белән бергә юыну эзлеклелеген искә төшерә. Кранны ачабыз, кулны сулыйбыз, сабын алып беләзеккә тикле ак перчатка ясыйбыз, яхшылап ышкыйбыз, су белән юабыз, аннан битне юабыз).

Тәрбияче Б.Рәхмәтнең “Су” шигырен сөйли.

Менә сиңа су,

Бит-кулыңны ю,

Туңдыра ич бу су,

Салкын ич бу су.

Ай-яй-яй-яй!

Туңдырса да ю,

Әйбәт салкын су!

Тәрбияче (песине сөлге белән сөртә, аңлата): Сөлгене бер учка җәеп салып, икенче кулны сөртәбез, аннан икенче кулга җәеп салып, беренче кулны сөртәбез. Менә, балалар, Йомшаккайның бөтен җире чип-чиста булды. Хәзер инде дусларың синең белән уйнарлар. Әйдәгез, балалар, хәзер без песигә кулларыбызны юып күрсәтик (Балалар кулларын сабынлап юалар, үз сөлгеләренә барып сөртәләр).

Балалар, әйдәгез Йомшаккай белән “Чиста куллар” уенын уйныйбыз.

Кайда, кайда безнең куллар? (Балалар кулларын артка яшерәләр).

Балалар:

Менә алар, менә алар

Безнең чиста куллар! (Балалар кулларын алга чыгарып күрсәтәләр, биетәләр).

Йомгаклау:

Тәрбияче: Менә күрдеңме инде, Йомшаккай, чиста, пөхтә йөрсәң, сине барсы да дус итәр. Син иртән торгач, яхшылап юынырга, ашар алдыннан hәм ашагач, кулларыңны юарга, ә киемне пычратмыйча йөрергә кирәклеген онытма. Менә безнең балалар hәрвакыт бу кагыйдәләрне үтиләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

"транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме)

Максат: Балаларны транспорт төрләре белән таныштыру,аларда игътибарлылык,ярдәмчеллек,хәлгә керә белү сыйфатлары тәрбияләү.Җиһазлар: Телевизор макеты,транспорт рәсемнәре,төзелеш материаллары,уенчык эт....

Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)

   “Кечкенә шырпы – зур бәла”(  II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...

1нче кечкенәләр төркеме өчен яңа ел сценариясе

Кар кызы һәм Кыш бабайда кунакта.Музыка астында балалар залга керәләр.  Чыршы тирәли түгәрәккә басалар.Алып баручы:  Балалар, карагыз әле чыршыга, ул бүген  нинди матур, купшы, күпме уе...

"Йомшаккайга ярдәм итик"

"Йомшаккайга ярдәм итик"...

"Йомшаккайга ярдәм итик"

"Йомшаккайга ярдәм итик"...

“Куянкайга ярдәм итик!” II кечкенәләр төркемендә математика шөгыле

Программа эчтәлеге: Балаларның сәләтләрен үстерү, математик терминнар: “тәбәнәк” – “биек”, “зур”, “кечкенә” – “озын” – “кыска” истә калдыру, предметларның төсләре буенча классификацияләр, геометрик фи...