Тема: “Җәйге әкият” (II нче кечкенәләр төркеме)
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Бу шөгыльдә суз ел фасыллары турында бара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema1.docx20.76 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Җәйге әкият”

(II нче кечкенәләр төркеме)

Уткәрде:

Шигаева Л.М

Алабуга 2015 ел

II нче кечкенәләр  төркемендә йомгаклау шөгыле (танып белү, сөйләм үстерү,матур әдәбият белем бирү өлкәләре)

ТЕМА:  Җәйге әкият.

Максат:

  • предметларны 5 кэ кадәр санау күнекмәсен , 1 дән 5 кә кадәр цифрларны тануны ныгыту;геометрик фигуралар-түгәрәк , квадрат , өчпочмак, турыпочмаклык турында белемнәрен ныгыту;
  • предметларны төрле төркемнәргә аеру,группалау күнекмәсен үстерү;үзеңә карата предметларның торышын (уңда,сулда) аңлату;терәк сүзләр ярдәмендә әкиятләрне тану күнекмәсен үстерү;
  • мөстәкыйль фикер йөртү,активлык тәрбияләү.

Әзерлек эше: ел вакытлары, үсемлек , бөҗәкләр,хайваннар
турында шөгыльләр үткәрү,табышмаклар чишү,әкиятләр
уку; 1-5 кадәр цифрларны өйрәнү, геометрик фигураларны
өйрәнү,төп төсләрне аеру ;

Җиһазлау: цифрлар җыелмасы, предмет рәсемнәре ,магнитофон, санау өчен материал.

Шөгыль барышы:

-Хәерле көн, балалар.Без сезнең белән ел буе бакчага йөрдек,зур
үстек, күп нәрсәләргә өйрәндек, менә көтеп алган җәй дә килеп җитте һәм сез уртанчылар төркеменә күчәрсез,телисезме? Ә без бүген, сез уртанчылар төркеменә күчәргә әзерме, шуны тикшереп карарбыз.
Бүген көн нинди?

-Ә хәзер нинди ел вакыты? Ел фасылларын санап чыгыгыз әле?
Ә хәзер яз айларын санап чыгыгыз?

Яз көне нинди үзгәрешләр була? Өлкәнннәр бакчада нинди эшләр башкаралар?

Ә сез  балалар җәйне  сагындыгызмы соң?

Әйдәгез алайса җәй  турында бер җыр  тыңлап  китик .

     (Җыр  тыңлау )

-Ә тагын без җәйге әкият сөйләрбез.Тыңлагыз.

Яшәгән, ди Айсылу исемле кыз.(Сөйләм барышында тәрбияче магнитлы тактага үзе телгә алган предмет рәсемнәрен куеп бара)

Бу татар кызымы,рус кызымы?Аның Даша исемле дус кызы булган.Менә алар бакчага чыкканнар. Бакчада агачлар үскән. Бу нинди агач?(каен, чыршы). Кайсы агач биегрәк? Тирә-юндә чәчәкләр хуш ис тараткан. Иң зур чәчәк нинди төстә ? Ә иң кечкенәсе нинди төстә? Сары чәчәк каенның кайсы ягында? (Балаларның җаваплары)

Кинәт каяндыр болытлар килеп чыккан. Яңгыр яуган. Яңгырдан
соң гөмбәләр үсеп чыккан (4 гөмбә куела). Гөмбәләр кайда үсә? (агач
астында) Кояш елмайган. Кошлар очып килгән (3 кош куела ). Кошлар кайда оча? (агачның өстендә)
- Ә сез нинди кошлар беләсез ?

- Балалар, булдырдыгыз  бик дөрес әйттегез !

Балалар  урманда .......

-Ничә агач үсә?(2)

-Ничә гөмбә үсә? (4)

-Ә ничә чәчәк бар ?(3)

-Ә сезнең кулыгызда ничә бармак?

-Әйдәгез,бармакларны уйнатып алыйк әле!(Бармак уены: - Бу бармак бабай,бу бармак әби ... .)  Әкиятне дәвам итәбез.

 -Даша белән Айсылуның шаян көчекләре булган.Алар уйнарга
яратканнар.Аяк киемнәрен,бияләйләр-оекбашларны таратып
бетерәләр икән. Әйдәгез, кызларга ярдәм итик әле
Музыка астында дидактик уен "Парын тап" (Балаларга  төрле төстәге, төрле геометрик фигура рәсемнәре төшерелгән сыңар бияләй- окбашлар таратыла,hәр бала үзенең парын дөрес табарга тиеш)
 - Балалар, бер генә оекбашны киеп буламы ?

-Бер бияләй генә дә киеп йөрмиләр, шулаймы.Оекбаш , бияләй , аяк
киемнәре парлы , икәү була.

-Ә хәзер бакчада җәйге йорт төзик.Айсылу белән Даша анда

яңгырдан качарлар,әкиятләр укырлар.Төзибезме  балалар ?

Балалар  бер –бер артлы чыгып ,тактада геометрик  фигуралардан  йорт төзиләр.

Йортның  нигезе , квадрат.

Йорның  түбәсе,  өчпочмак .

Йортның  тәрәзәләрен  ясыйбыз.

Йортның  ишеген ясыйбыз.

Менә  балалар  өйебез әзер дә булды, бик матур йорт булды !

Өйебез,  балалар  күп  катлы  шәһәр өйенә охшадымы, әллә инде авылдагы әбиләребез өйенә охшадымы ?

Менә  балалар өйебезне төзеп  тә бетердек.

Менә шундый өй килеп чыкты .

Нинди әкияттә дуңгыз балалары йорт төзи?

Ә Айсылу Дашага тагын нинди әкият укыр икән? Менә бу геройлар кайсы
әкияттән?

 1. Нинди   кошлар кечкенә малайны канатларына утыртып алып
 китәләр?

2. Ә  йомры күмәчне нәрсә ашаган?

-Менә шундый җәйге әкият килеп чыкты. Сезгә шөгыль ошадымы? Нәрсәләр эшләдек без? Булдырдыгыз, балалар,сез бик
тырыштыгыз, барыгыз да уртанчылар  төркеменә барырга әзер дип уйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)

   “Кечкенә шырпы – зур бәла”(  II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”

Учить детей любить и беречь природу через сказки. Воспитывать в детях культуру поведения в природе....

II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”.

      Балаларда йорт кошларының тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, туган телендә дөрес, матур итеп сөйли белү теләге уяту. Сорауларга тулы җ...

Әкият иленә сәяхәт. II кечкенәләр төркеме өчен интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге

Белем бирү эшчәнлегендә сөйләм теле, математика, матур әдәбият белән таныштыру өлкәләре  интегральләшкән...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Математика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Матемакика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"...

Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр” (Кечкенәләр төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлек)

Татарстан Республикасы Әтнә районымәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе“ Олы Әтнә балалар бакчасы”     Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр&rdquo...

Тема: «Йөк һәм җиңел машиналар».(беренче кечкенәләр төркеме).

Тема: «Йөк һәм җиңел  машиналар».(беренче кечкенәләр төркеме)....