Әкият иленә сәяхәт. II кечкенәләр төркеме өчен интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге
план-конспект занятия по математике (младшая группа) на тему

Нигматуллина Раушания Фаил кызы

Белем бирү эшчәнлегендә сөйләм теле, математика, матур әдәбият белән таныштыру өлкәләре  интегральләшкән

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyat_ilen_syaht.docx17.87 КБ

Предварительный просмотр:

Әкият иленә сәяхәт

II кечкенәләр төркеме өчен интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге

 

Интеграция: сөйләм теле, матур әдәбият уку, математика.

 Максат: Әкиятләр белән кызыксынуларын арттыру.

Тәрбия бурычы: Хайваннарга ярдәм итәргә теләк уяту.

Белем бирү бурычы: Әсәрне игътибар белән тыңлауларына, эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирүләренә ирешү. Иллюстрациясе буенча әкиятнең исемен әйтеп бирә белүләрен камилләштерү. Сыйфатлар хисабына суз байлыгын арттыру. Биек-тәбәнәк төшенчәләрен аңлый һәм аера белүләрен ныгыту.

Үстерү бурычы: Игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен, сөйләм телләрен үстерү.

Күрсәтмә материаллар: хат, тылсымлы тартма, йомшак уенчык куян, әкияткә иллюстрацияләр, “Чукмар белән Тукмар” әкияте өчен бармак театры персонажлары.

 Өләшү материаллары: “төсле фигуралар” геометрик фигуралар җыелмасы.

Балаларны оештыру: Башында басып торалар, уртасында паласта утыралар, ахырында өстәлләр артында утыралар.

Барышы:  

- Хәерле көн, балалар!

- Хәерле көн, апа!

Хәерле көн, агачлар,

Хәерле көн,кошлар.

Хәерле көн,кояш,

Хәерле көн, дуслар.

Хат табып алу, аны уку.

“Исәнмесез, балалар. Сез әкиятләр укырга яратасызмы? Әгәр яратасыз икән, мин сезне әкият иленә кунакка чакырам. Сезнең дустыгыз куян.”

- Балалар, әкият иленә барасыгыз киләме? Анда нәрсә белән барырбыз икән? (балалар җавабы). Балалар нәрсә белән барырга телиләр, самолет, поезд я машина белән бару.

- Менә килеп тә җиттек. Бу нинди тылсымлы тартма соң? Ләкин ул матур итеп сорасагыз гына ачыла (тартма, матурым ачыл әле). Тартма эченнән куян чыга.

Куян:  Исәнмесез, балалар. Мине таныдыгызмы? Мин “Төлке, куян, әтәч” әкиятендәге куян булам. Минем сезнең белән танышасым, сөйләшәсем килә :

  • Синең исемең ничек?
  • Син кайсы авылда яшисең?
  • Сиңа ничә яшь?

Тәрбияче: Балалар, куян нинди (йомшак, ак). 

 Тагы нәрсә йомшак, ак?

Куян:  Минем тартмада нәрсә бар икәнен беләсегез киләме? Әйтеп карагыз әле? (балалар җаваплары). Монда әкиятләргә рәсемнәр ясалган икән, ләкин мин аларның кайсы әкияттән икәнен белмим. Миңа ярдәм итмәссез микән? (Кабартма, шалкан, чуар тавык, теремкәй, өч аю, төлке, куян һәм әтәч, кәҗә бәтиләре  һәм бүре, казлар-аккошлар)

Физкультминутка.

Тәрбияче: Куян, синең тартмаңда тагы нәрсәләр бар?

Куян:  Әтәчләр.

Тәрбияче: Нинди әкияттән соң бу әтәчләр? (Чукмар белән Тукмар). Әйдәгез, мин сезгә шул әкиятне сөйлим (бармак театры курчаклары ярдәмендә әкиятне сәхнәләштерү).

Балалар белән әкият эчтәлеге буенча әңгәмә.

Сезгә әкият ошадымы?

Нәрсә ошады?

Әкият башында әтәчләр нинди, әкият ахырында нинди?

Әби нинди?

Алар дөрес эшләгәннәрме? Ни өчен?

Ә сез дусларыгыз белән ничек уйныйсыз?

Тәрбияче: (куянга карап) куян, ә син ник күңелсезләндең?

Куян:  Минем өем юк бит. Төлке мине өемнән куып чыгарды. Хәзер нишлим икән инде дип аптырам торам.

Тәрбияче: Балалар, нишлик икән? (ярдәм итәбез). Әйдәгез, куянга биек һәм тәбәнәк өй ясап бирик.

Тылсымлы фигуралардан өй ясау, куян карап йөри, мактый, рәхмәт әйтә.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, куян белән саубуллашып бүлмәгә кайтыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Тема: “Җәйге әкият” (II нче кечкенәләр төркеме)

Бу шөгыльдә суз ел фасыллары турында бара....

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...

уртанчылар төркеме өчен "Тылсымлы су" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты

уртанчылар төркемендә "Тылсымлы су" темасына шөгыль...