1 нче кечкенәләр төркеме өчен “Тылсымлы су” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

Васильева Альбина Михайловна

1 нче кечкенәләр төркемендә  “Тылсымлы су” темасына  шөгыль.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл itogovoe_zanyatie._tylsymly_su.docx29.03 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Тылсымлы су”

Яшь төркеме: 1 нче кечкенәләр

Максат:

Балаларның суның табигатьтәге һәм аның кеше тормышындагы әһәмияте турында күзаллауларын формалаштыру. Тәҗрибә  үткәрү аша суның үзлекләренә төшенү.

Программа эчтәлеге:

1. Балаларга суныӊ кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавын күрсәтү. Суга сакчыл караш тәрбияләү.

2. Балаларны суныӊ кайбер үзлекләре белән таныштыру: үтә күренмәле, иссез, төссез, тәмсез булуын күрсәтү; суныӊ агу үзлеген тәҗрибәләр аша күрсәтү.

3. Балаларныӊ игътибарын суныӊ гади, таныш нәрсә булуына карамастан, аныӊ серле, тылсымлы булуына юнәлдерү.

4. Балаларның  күзәтүчәнлекләрен , иҗади эшчәнлекләрен,  фикерләү, уйлау сәләтләрен үстерү.  5.Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Балалар белән алдан эшләнгән эш:

1.Су турында әңгәмәләр үткәрү.

2. Күзәтүләр, танып – белү.

3. Әдәби әсәрләр уку.

4. Үстерелешле,хәрәкәтле уеннар уйнау.

5. Тәҗрибәләр ясау.

Тәрбияченең алдан эшләнгән эше: конспект язу, атрибутлар, күргәзмә материаллар әзерләү, проект төзү.

Сүзлек запасын баету һәм активлаштыру: суның халәтен билгели торган сүзләр ( төссез, исе юк, баллы, тәме юк, утәмле), су станциясе.

Җиһазлар һәм материаллар:

Күрсәтмә материал: суның  ничек барлыкка килүе турында презентация, тамчы төшерелгән маскалар, су аккан тавыш аудио язма.

Таратма материал: су белән стаканнар, гуашлар, кисточкалар, салфеткалар.

Методик алымнар һәм чаралар: Уен,күзәтү,кызыксындыру, әңгәмә,сораулар,музыка тыңлау.

Эшчәнлек структурасы:

I.Кереш өлеш – 2 мин.

II. Төп өлеш- 5 мин.

III.Йомгаклау- 3 мин.

Интеграль белем бирү өлкәләре: Танып белү, Социаль-аралашу.

Физик үсеш. Нәфис-эстетик үсеш.Сөйләм үстерү.

Балалар эшчәнлегенең специфик төрләре: Уйнау, тирә – юнь белән танышу,аралашу,хәрәкәтләнү.

Белем бирү эшчәнлегендә балаларны оештыру:

1.Балалар басып торалар.

2. Балалар ярымтүгәрәк булып урындыкларга утыралар.

3. Балалар өстәл артларында басып торалар.

Әдәбият:

1.От рождения до школы. Примерная общеобразовательная программа дошкольного образования / Под ред. Н. Е. Вераксы, Т. С. Комаровой, М. А. Васильевой. - М.: Мозаика - Синтез, 2010. - 304 с.

2. Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибулина И.Җ., Туган телдә сөйләшәбез. Методик әсбап. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.- б.

I.Кереш өлеш.

Балалар кабул итү  бүлмәсенә тезелешеп басалар һәм шунда ук башлап җибәрәбез.

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар.

Балалар: Хәерле иртә, миңа

                Хәерле иртә, сиңа,

                 Хәерле иртә, һәммәбезгә дә!

Тәрбияче: Балалар, ишетәсезме, ниндидер тавыш ишетелә?

Балалар: су аккан тавыш ул.

Тәрбияче: Әйе, балалар, су тавышы. Без сезнең белән буген су турында сөйләшәчәкбез. Аның үзенчәлекләре б-н танышырбыз. Искә төшереп үтик әле, су кешеләргә ни өчен кирәк? Суны без кайларда очратабыз?

Балалар: елгада, күлдә, инештә, диӊгездә, океанда, коеда. 

Дидактик уен. «Су нәрсәләргә, кемнәргә кирәк?» (Туп белән уен).

Панно күрсәтү. «Су кемнәргә, нәрсәләргә кирәк?»

Йомгаклау. Су – бөтен тереклек өчен кирәк, су үсемлекләргә дә, хайваннарга да, кешеләргә дә яшәү чыганагы булып тора.

II. Төп өлеш.

Тәрбияче: Суның үзенчәлекләре белән танышу өчен мин сезне Тылсымлы су патшалыгына чакырам. Сез ризамы? Шушы маскаларны киеп, без тамчыларга әйләнәбез. (маскаларны кияләләр). Бер урында күзләрне йомып әйләнәбез.

Тәрбияче: Менә очып килеп тә җиттек. Әйдәгез утырып ял итик. Балалар, ә безнеӊ өйләргә, бакчага су каян килә? Торбалар буйлап килә, краннан ага. Ул елга суы. Кама елгасыныӊ суы. Без көн саен шул суны кулланабыз.

Куллардан бинокль ясап куйдык, як якны күзәтеп алабыз да, экранга карыйбыз. (Презентация карау).

Тәрбияче: Балалар, ял итеп алыйк эле. Хәрәкәтле уен: “Кояш һәм яңгыр”

Тәрбияче: Без бүген тикшерүчеләр булырбыз. Су турында күбрәк белер өчен, тәҗрибәләр ясарбыз. Мин сезне лабораторияга чакырам. Тикшерү эшләрен бик сак башкарырга кирәк, суны түкмәскә, стаканнарны ватмаска, мине игътибар белән тыӊларга. Халатларны киергә кирәк.

1 өстәлдә

а) Суныӊ үтә күренмәле булуын ачыклау.

1 стаканда су, 2 – сок. Сулы стаканга калакны тыгабыз. Калак күренәме? Соклы стаканга тыгабыз - калак күренәме? Сулы стаканда күренә, соклыда – күренми.

Нәтиҗә: су үтә күренмәле, ә сок үтә күренмәле түгел.

б) Суныӊ исен билгеләү.

Нәтиҗә: Су – иссез, ә сок – исле.

 2 өстәлдә

а) Суныӊ төсен билгеләү. Балалар алдында су белән стаканнар, һәм кисточка белән гуашлар. Кисточканы салып болгаталар да, суның төсен үзгәртәләр.

Сорау: “Су нишләде?” “Ни өчен дип уйлыйсыз?”

Нәтиҗә:  Суның төсе юк, суны буяп була.

3 өстәлдә

в) Суныӊ тәмен билгеләү.

Өч стаканга су салабыз, эчеп карыйбыз. 1-стаканга тоз, 2-шикәр салабыз һәм эчеп карыйбыз. Сорау: “суның тәме бармы?” “Ни өчен суга тәм керде?”

Нәтиҗә: Су эченә салынган әйбернең тәмен ала.

III.Йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар, булдырдыгыз! Б-р, без сезнең белән суның ничек үзгәрүен карап үттек. Тәҗрибәләрдән чыгып без сезнең белән суның ни өчен кирәклеген билгеләп үттек. Кабатлыйбыз Балалар, без буген кая бардык?  Нәрсәләр эшләдек? Өйгә кайткач, кемгә сөйләрсез? : Ә хәзер, әйдәгез, күзләребезне йомып 3 тапкыр урыннарда әйләнәбез дә балалар бакчасына кайтабыз.Сез бүген бик яхшы җаваплар бирдегез, рәхмәт сезгә!

           

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Муниципаль бюджет  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы

“96 нчы номерлы балалар үсеше үзәге- балалар бакчасы “Елмаю”

«Раслыйм»

                                                               «_______»____________20___ел.

                                                               укыту эшләре буенча бакча мөдире

                                                               урынбасары:________ А.П.Кузнецова

                                                             

“Тылсымлы су”

танып белү үсеше өлкәсе (тирә-юнь белән танышу) буенча

оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Төзеде: тәрбияче

                                                                                                          Васильева А.М.

                                                   

                                           

                                                 Түбән Кама шәһәре


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация...

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                     Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы   Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...

Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен “Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Сөйләм  үстерү” белем бирү өлкәсе)...

“Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Балаларны бер- берсен тыңларга өйрәтү,Әти –әни сүзен тыңларга,мәрхәмәле булырга өйрәтү  Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру,  балаларның мөстәкыйль   фикер...