“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Гайфетдинова Гульнур Мирзануровна

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie_gayfetdinova_g.m.docx20.12 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Бездә кышлаучы кошлар.

Максат: Балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен системалаштыру.

Бурычлар:

1.Балаларның кышлаучы кошлар һәм аларның кышкы тормышы турында күзаллауларын тирәнәйтү.

2. Сорауларга төгәл, тулы итеп җавап бирә белдерүләрен булдыру,бәөләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.

3.Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү, аларга кешеләрнең ярдәме бик әһәмиятле булуын аңлату.

Алдан эш: кышлаучы кошлар рәсеме карау,табышмаклар ,шигырьләр,бармак уеннары  өйрәнү.

Методик алымнар: әңгәмә, сорау – җавап, дидактик уен, күзәтү.

Җиһазлау: кышлаучы кошлар рәсеме, җимлек ясау өчен кирәкле материаллар, ярмалар

Оештырылга белем бару эшчәнлеге

Т: Балалар кунаклар белән исәнләшәбез!

Т: Балалар, минем сезгә үзем белән булган бер хәл турында сойләп китәсем килә. Бүген иртән эшкә килгәндә кар чукып, ризык эзләп йөрүче кошчыкларны күрдем, мин аларны бик кызгандым, минем аларны ашатасым килде, шунда кулымны кесәмә тыксам... минем кесәмдә көнбагыш бар икән, мин шатланып кошларга көнбагыш чәчтем. Алар сөенә-сөенә көнбагыш чүпләп калдылар, ә мин кәефләрем күтәрелеп,шатланып эшкә киттем, чөнки мин кошчыкларга ярдәм иттем.

Т: Балалар, урам да нинди ел фасылы? (җаваплар)

Т: Балалар, сез ничек уйлыйсыз кошлар кышын нәрсә белән тукланалар? Каян ризык табалар? (җаваплар)

Т: Ә сезнең, үзегезнең кошлар ашатканыгыз бармы? Ничек ашаттыгыз, сөйләп бирегез әле? (җаваплар)

Т: Балалар, сез аңладыгызмы инде без бүген нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез? (җаваплар)

 Экологик тактада эш. Т: Балалар, кошларны атап китегез әле. (җаваплар) Бер сүз белән әйткәндә болар нинди кошлар? Ни өчен кышлаучы кошлар? Балалар, бу кошлар үзенчәлекле, аермалы кошлар. Ни өчен үзенчәлекле алар, ни өчен аермалы? (җаваплар)

Т: Әйе, аларга кышын оя ясавы, ризык табуы авыр,чөнки бөтен җирне кар каплаган , бөтен җир туңган, алар ачлык , кышкы салкыннар кичерәләр. Шуңа күрә, кышлаучы кошлар бик зур ярдәмгә мохтаҗ,  аларны ашатырга , аларга җимлек ясарга кирәк.

Өстәлдә эш. Т: Балалар,  өстшлдә кош рәсемнәре, аларны ике  төркемгә аерырга кирәк, уйлышыгыз, бер-җерегез белән киңәшләшеп ике төркемгә бүлегез. (балалар аңлаталар, балалар аңлата алмаса тәрбияче ярдәм итә)

Т: Балалар,  мин менә мондый ике төркемгә аерыр идем.

  1. күгәрчен, чыпчык, ала карага, саескан, тукран. Бу кошлар  ел әйләнә, кышын да, җәен дә һәрвакыт кешеләр янында, авылларда, шәһәрләрдә яшиләр
  2.  песнәк, кызылтүш. Ә  песнәк белән кызылтүш  шәһәрдән, авылдан, читтә, урман кырларында, урманда яшиләр,алар кыш җиткәч кенә, бөтен җирне кар каплагач, авылларга, шәһәрләргә кешеләр янына ризык эзләп күчеп киләләр.

Т: Балалар, ә сезнең кошларга ярдәм итәсегез киләме? Без аларга ничек ярдәм итә алабыз? (җаваплар) Әйе, әйдәгез бергәләп кошларга җимлек ясыйбыз.

Җимлек ясау. Җимлекләр бик  матур килеп чыкты , булдырдыгыз, без аларны үзебезнең мәйдәанчыкка элеп куярбыз.

Т: Балалар, без буген нәрсәләр турында сөйләштек?

Т: Нәрсәләр эшләдек?

Т: Сзегә бүген нәрсә бик ошады?

Муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем

бирү учреждениясе

“БӘЛӘКӘЧ” 104 нче  балалар бакчасы- Баланың

үсешен үстерү үзәге”

   

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар  күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

                                                                                                             Төзеде:

                                                                                                                               I кв. кат. тәрбияче

                                                                                                                                 Гайфетдинова Г.М

Яр Чаллы, 2018 ел    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                     Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы   Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...

Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен “Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Сөйләм  үстерү” белем бирү өлкәсе)...

“Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Балаларны бер- берсен тыңларга өйрәтү,Әти –әни сүзен тыңларга,мәрхәмәле булырга өйрәтү  Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру,  балаларның мөстәкыйль   фикер...