Тема: «Йөк һәм җиңел машиналар».(беренче кечкенәләр төркеме).
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему
Тема: «Йөк һәм җиңел машиналар».(беренче кечкенәләр төркеме).
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 15.82 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: «Йөк һәм җиңел машиналар».(беренче кечкенәләр төркеме).
Максат: Балаларны йөк һәм җиңел машиналар белән таныштыру.
Белем бирү бурычлары:балаларны йөк һәм җиңел машиналар белән таныштыру,тышкы формасы,төп өлешләре буенча транспорт төрләрен аера белергә өйрәтү.
Тәрбия бурычлары: транспортка,өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт,бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Үстерү бурычлары: балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен , сөйләм телен үстерү.
Белем бирү өлкәләре: “Танып белү үсеше”,”Сәнгати-эстетик үсеш”,”Сөйләм үсеше”.
Җиһазлау: уенчык йөк һәм җиңел машиналар, проектор, транспорт төрләре ясалган слайдлар, магнитофон язмасы-машина тавышы, пазллар “Машиналар җыю”
Сүзлек белән эш: йөк машинасы,җиңел машина, шофер, арба, кабина, гараж.
Эшчэнлек барышы:
I- Оештыру өлеше:
- Исәнләшү.
Исәнмесез!Хәерле көн!
Телим һәммәбезгә дә.
Яхшы кәеф насыйп булсын
Шушы матур иртәдә.
2. Психологик уңай халәт булдыру.
Кулларга без тотындык,
Бер-беребезгә елмайдык.
Җылы китте кулларга,
Рәхәт булды дусларга.
II- Төп өлеш:
- Әңгәмә.«Йөк һәм җиңел машиналар».( Слайдларда машиналар белән таныштыру.
- Дидактик уен: “Машиналар җыябыз”(пазлларда.)
3.Ял итү минуты. “Безнең шофер”
Машинада барабыз (руль әйләндерәләр)
Тормозга да басабыз (аякны сузалар)
Еракны күзәтәбез (кулны маңгайга куеп карыйлар)
Җил чәчләрне тузгыта (баш өстендә бармакларны селкетү)
Безнең шофер булдыра! (баш бармакны өскә каратып күрсәтәбез)
Вж-вж-вж!
4.“Төсле автомобильләр”уены уйнау.
Тәгәрмәчкә тын өрэм
Һәм моторны кабызам,
Машинама утырам,
Бик еракларга китэм
Би-биип!
5.”Шофер булам”шигырен уку. З.Туфайлова
III – Йомгаклау.
