Г.Тукай әкиятләреннән салат
методическая разработка (старшая группа) на тему

Адгамова Кадрия Васимовна

 

 

Тема:“Яшәсен лә безнең чын дуслык”.Г.Тукай әкиятләреннән салат.

Максат:

vбалаларның рольләрне башкару осталыкларын үстерү,

vсәнгатьле сөйләмгә өйрәнү;

vдуслык төшенчәсен ныгыту;

vГ.Тукайның иҗаты белән танышуны дәвам итү;

vМилли тәрбия бирү.

Җиһазлау: Шагыйрьнең портреты, ата-аналар һәм балалар ясаган иллюстрацияләр,Г.Тукай китаплары, әкият костюмнары, урман өчен агач- куаклар һәм башка атрибутлар,

Зал түрендә Габдулла Тукай портреты. Бер почмакта -Г.Тукай китапларыннан күргәзмә, икенчесендә –аның әкиятләренә иллюстрацияләр куелган.

  Зал  бер яктан- урман ,икенче яктан  авыл күренеше, су буе итеп бизәлгән.

   Сөйли – сөйли Су анасы чыга:

Агыйделдә су коенгач,

Чәчләремне тарадым.

Күзне ачып йомганчы,

Югалды бит тарагым.

(башын ике кулы белән тотып, уфтанып йөри)

Кайдан эзлим икән  инде?

Кайлардан табыйм аны?(Эзләнә)

“Былтыр” йөгереп чыга:

Ни булды?Ни югалттың?

Алтын чәчле су кызы?

Су анасы:

Күрми калдым, кем булгандыр

Тарак карагы сызды.

(Былтырга морәҗәгать итә)

Былтыр, зинһар ярдәм итче,

Шул таракны табарга.

Былтыр:

Әйдә соң, йөреп карыйк

Алтын таракны табыйк.(Чыгалар)

Урман буе.Алып баручы сөйли:

Бу җирләрдә Тукай йөргәндер,

Урманнарын шуңа сөйгәндер,

Шүрәлене җиңгән Былтырның

Киләчәген алдан күргәндер.

 Ак каеннар, зифа наратлар.

Шагыйрь иткән аны бу яклар.

Кырлайда ук бәлки тугандыр

Су анасы, алтын тараклар.

Татар киеменнән бер кыз һәм бер малай чыга.Кыз  бала:

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр.

 Малай:

Бик матур бер кичтә бу авылдан бер егет

Киткән урманга утынга...

Анын атына Су анасы да утырган.

“АТ”та  Су анасы белән Былтыр чыга.

Алып баручы: (бер якта):

Шул без белгән Кырлай урманыннан

китте чыгып, китте Шүрәле.

(Шүрәле чыга).

Былтыр ,артка чигенеп:

-Нәрсә бу?, Качкынмы, җенме?,Я өрәкме , нәрсә бу?

Су анасы:Котчыгарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу?

Шүрәле, кыланчыкланып, боларны әйләнеп йөри:

-Бер дә шикләнмә, егет син ,мин карак –угры түгел,

Мин -Шүрәле.Гадәтем:кешеләрне кытыклап үтерәм,

 мин әле сезне күргәч, шатлыгымнан сикерәм.

Былтыр:Карале, Шүрәле, бер дә  шаярыр вакыт түгел, Су анасының алтын тарагы  югалган, яле бергәләп эзлик тә табып та бирик.

Алып баручы:Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире,

                        Китте болар артыннан, атлап эре-эре.

Болар каршына Кәҗә белән Сарык  очрый, Икесе дә борчулы, капчыклары буш.

Алып баручы:Килә болар , бара , һаман бара,

                          Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Шүрәле, гайрәтләнеп болар каршына килә:Минем урманымда нишләп йөриләр болар?

         Кәҗә белән  сарык, куркынынган тавыш белән:

Гәүдәбездә җаныбыз барда

Бер җаен эзләп таптык.

Әби- бабайны калдырып,

АВЫЛДАН ЧЫГЫП КАЧТЫК.

Шүрәле , ачуланып,  боларны әйләнеп йөри.

Былтыр:Я, Шүрәле, тынычлан әле,  кояш баеганчы безнең алтын таракны  эзләп табасы бар .

Кәҗә:  Безне дә үзегезгә юлдаш итеп алыгыз әле , зинһар!

Сарык:бергә- бергә күңеллерәк тә булыр.

Су анасы, өзгәләнеп:

-Нишлик соң, кая барыйк,

Каян таракны табыйк?

Кәҗә:Тегендә агач төбендә бер алай утыра,

Әйдәгез сорап карыйк!

СУ анасы читтәрәк кала, бар да агач янына киләләр , анда малай елап утыра.

Былтыр :Ник  елыйсың, егет кеше?

Малай, мышкылдап: Бик тә кызыгып, су буеннан  матур тарак  алып киткән идем, әнием, бик орышты,  таракны урынына илтмичә , өйгә кайтма, диде.Ә мин  кире су буена барырга куркам,  анда су анасы бар , диләр.(таракны күрсәтә, үзе еламсырый)

Су анасы,үрелеп:Минеке , нәкъ үзе !

Малай, курка- курка гына таракны суза.

Былтыр: Ягез әле куркышып тормагыз бер- берегездән., дус һәм тату булып яшик әле!

Бергәләп “Дуслык турында җыр “ башкаралар.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

Познавательно-исследовательский коллективный среднесрочный проект для детей старшей группы: «Выращиваем листовой салат, кресс-салат, щавель»

На протяжении двух месяцев мы с детьми трудились над этим проектом: изучали информацию об исследуемых культурах, а также факторах, влияющих на их рост и развитие; сажали, ухаживали (поливали, рыхлили,...