Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)
статья ( группа) на тему

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярдәм итә. Әлеге мәкаләдә мин Г.Тукай әкиятләренең һәм шигырьләренең тәрбияви әһәмиятенә тукталдым. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районының

59нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Галимуллина Фаузия Шайхулловна

Тәрбияле бала – гаилә терәге

 (Г.Тукай әкиятләре мисалында)

“Ата-ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер.”  

Р.Фәхреддин

Җәмгыятьтә һәр гаиләне берләштерә торган бер теләк-максат бар: ул – балаларны бәхетле итү. Бәхетнең нигезе булып тиешле тәрбия тора. “Тәрбия булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр”, – дигән галим һәм мәгърифәтче Р.Фәхреддин. Балаларны ничә яшьтән тәрбияли башларга соң? Р.Фәхреддин: “Балаларыгызны тәрбияләргә иң кечкенә чакларыннан башлагыз, аларның күңелләренә күркәм холык орлыклары чәчегез, адәмчәлекнең вә изгелекнең ничек булганын белдерегез...” – дигән. Димәк, балаларны тәрбияләүдә балалар бакчасының да роле зур. Тәрбиячеләр, әти-әниләр белән берлектә, мәтәпкәчә яшьтәге балаларга төрле әкиятләр, уеннар аша әйләнә-тирә мохиткә кызыксыну уятырга, сүзләрне дөрес әйтергә, аларны оста кулланырга, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтергә һәм, һичшиксез, әхлаки, эстетик тәрбия бирергә омтылалар. 

Баланы китап белән таныштыру никадәр иртәрәк башланса, аның нәтиҗәсе дә шулкадәр уңышлырак булуы һәркемгә мәгълүм. Нәни бала әле үзе укый белмәгәнлектән, уку өчен матур әдәбият сайлау тулысы белән өлкәннәрдән тора. Балаларга әхлаки тәрбия бирүдә бөек татар шагыйре Г.Тукайның әкиятләре чиксез зур роль уйный, шул сәбәпле аның әсәрләрен балалар бакчасында яратып укыйлар, сәхнәләштерәләр. Г.Тукайның әкиятләре белән танышу аша бала хыялланырга, иҗат итәргә, башкаларның борчу-шатлыкларын, рухи халәтен аңларга өйрәнә, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, тормыш тәҗрибәсен үзләштерә. Әлеге әкиятләр аша балалар халкыбызның элекке тормышы, гореф-гадәтләре, хайваннар дөньясы белән танышалар. Бала, аларны тыңлап, уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә, күңеле белән гаделлек, дөреслекнең җиңүен тели. Әкиятләр балаларда матурлыкка, изге эшләргә соклану, усаллыкка, явызлыкка нәфрәтләнү, шулай ук кайгырту хисләре тәрбияли.  

Г.Тукай әкиятләре – балалар өчен бик кызыклы, үгет-нәсихәтле, гыйбрәтле тормыш дәреслеге ул. Аларда халыкның педагогик культурасы, мили үзаңы, әдәп-әхлагы, тәвәкәллеге, эчкерсезлеге тупланган. Һәр әкиятнең тәрбияви максаты бар, ул билгеле бер әхлакый чынбарлыкны алга сөрә. Анда гаделлек һәм зирәклек җиңә, яклаулар, рәхимсезләр, әдәпсезләр җиңелә. Мәсәлән, “Кәҗә белән сарык” әкияте – балаларны авырлыклардан курыкмаска, тапкыр, үткен булырга, “Шүрәле” әкияте – тормышның бик гади генә түгеллегенә төшенергә, катлаулы хәлдән чыгу юлын эзли белергә, тапкыр булырга,  “Су анасы” – әкияте алдашмаска, кеше әйберләренә тимәскә, кыю булырга, курыкмаска, эшчән булырга өйрәтә:

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты, и орышты соң мине!

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

“Йә иясе юк!” – дип, әйберләргә тими башладым.

(“Су анасы”)

Г.Тукайның әкиятләре турында сүз алып барганда аның балалар өчен язылган шигырьләре турында да әйтеп үтәргә кирәк дип саныйм, чөнки аларның һәрберсенә тирән мәгънә салынган. Мәсәлән, “Бала белән күбәләк” шигыре кешелекле булырга, кешене рәнҗетмәскә чакыра, “Кызыклы шәкерт”, “Эш”, “Сабыйга”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Эшкә өндәү” шигырьләре балаларны яшьтән тырыш булырга, ялкауланмаска, хезмәт сөяргә, белемле булырга өнди:

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң

Мөкаддәс нәрсә – эш,

Эш агачы һәрвакытта бик

Юмарт китрер җимеш.

(“Эшкә өндәү”)

Г.Тукайның “Туган тел” шигыре исә татар теленең гимнына әверелде, әлеге шигырьне балалар бакчасында сөйләргә өйрәнеп кенә калмыйбыз, җыр буларак та бик яратып башкарабыз.

Һичшиксез, Г. Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли, гүзәллекне күрергә өйрәтә. Баланың эстетик хисләре аларның тормышында искиткеч көчкә ия. Матурлыкны күрә белү, аңлый белү, тудыра белү баланың рухи тормышын баерак, кызыклырак итә, аңа рухи ләззәтләнү мөмкинлеге бирә. Баланың гүзәллекне – ямьсезлектән, югары хисләрне түбән хисләрдән аера белүе киләчәктә аның җәмгыятьтә үз-үзен тотышын билгели. Кече яшьтән үк балалар төрле күренешләргә карата үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр. болар балаларда югары зәвык тәрбияләргә, сәнгать әсәрләренең асылына тирән үтеп керергә ярдәм итә.

Балалар һәрчак матурлыкка, күркәм сыйфатларга омтылып яшиләр. ләкин шушы гүзәллекне дөрес күрә, аңлый һәм дөрес кабул итә белергә өйрәтү – безнең бурыч. Аларның эстетик идеалы – иҗтимагый тормыш, якын кешеләре йогынтысы, сәнгать һәм, һичшиксез, әкиятләр тәэсирендә формалаша. Шуңа күрә кече яшьтәге балалар өчен аларның яшь үзенчәлегенә, кызыксынуларына туры килгән, шулай ук эстетик һәм әхлакый тәрбия бирерлек әкиятләр сайлый белергә кирәк.                

Әкият өйрәтә безне,

Батыр, тырыш булырга,

Әдәплелек сыйфатларын

Үзеңдә булдырырга.

Матурлыкка, дөреслеккә,

Өйрәтә ул әкият.

Усаллыкны, явызлыкны,

Фаш итә ул әкият.

Кулланылган әдәбият

  1. Зарипова Ф. Тәрбияле бала – ил терәге. – Мәгариф, №1, 2012. – Б.92-93.
  2. Халикова Т. Сәләтле бала – ил байлыгы. – Мәгариф, № 1, 2012. – Б. 19.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Воспитание ребенка в семье

Для родителей-золотые правила воспитания своих детей...

" Трудовое воспитание ребенка в семье "

Трудовое воспитание детей не должно осуществляться в отрыве от семейного воспитания. В семье имеются благоприятные условия для формирования у детей трудолюбия. Это прежде всего наглядность, дост...

Родительское собрание "Какой хороший папа или роль отца в воспитании ребенка в семье"

На родительском собрании ведется анализ взаимоотношений ребенка и отца, его роли в воспитании ребенка.Представляются типы отцов . Предлагается интервью детей о своем отце и рисунки "Мой папа-самый луч...

"Трудовое воспитание ребенка в семье"

статья для периодического издания детского сада....

"Трудовое воспитание ребенка в семье любящих родителей"

что дает ребенку совместный труд в семьетрудовое воспитание должно проводиться совместно в детском саду и в семье...