Урманда кунакта(зурлар төркеме өчен).
план-конспект занятия по музыке (старшая группа) по теме

Мухаммадиева Гулуса Габидулловна

Зурлар төркеме өчен музыкальләштерелгән шөгыль конспекты. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shogyl.docx13.59 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Тема: Урманда кунакта(зурлар төркеме өчен).

Максат һәм бурычлар:

1.Балаларда җыр-моң аша сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү, үзара аралашканда җылы мөнәсәбәт булдыру.

2.Ритмиканы, моториканы һәм хәрәкәтләрнең сыгылмалылыгын камилләштерү.

3.Балаларның иҗади активлыгын, мөстәкыйльлеген формалаштыру, музыкаль сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау:

Баян, магнитофон, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җырлы-биюле уеннар аудиоҗыентыгы, агачлар, яфраклар, ноутбук, экран.

Катнашалар: Куян

Репертуар:

1.Вальс.”Уңыш бәйрәмендә”.

2.И.П.Чайковский.”Времена года”.

3.С.Сабирова.”Көз,көз,әйт әле”.

4.С.Сабирова.”Иң якын кешем”.

5.Татар биюе.”Шома бас”(27).

6.Җырлы уен.”Дустым бар”.

Шөгыль барышы:

Музыкаль исәнләшү.

Муз.җит: Балалар,карагыз әле, нәрсә икән бу? Серле яфрак. Монда нәрсәдер язылган. Укыйбызмы балалар?

Балалар: Укыйбыз.

Муз.җит: (хатны укый) Хәерле көн кызлар, малайлар! Сезне кунакка чакырам. Сезнең җырларыгызны, уеннарыгызны бик сагындым, үзегезне дә күрәсем килә. Адресымны искә төшерәм: Көзге урман, күңелле аланда яшәүче , сезне сагынып Куян.

Муз.җит: Балалар Куян янына кунакка барабызмы?

Балалар: Әйе, әйе барабыз.

(Времена года.Көй әкрен куела).

Муз.җит:Күзләрне йомабыз.  Талгын гына җил исә, көзге яфраклар оча.                                                     Көзнең матур көнендә, без барабыз урманга.

 Күзләрне ачтык, урман аланына килеп тә җиттек. Балалар, нинди матур гүзәллек тирә ягыбызда, урманның һавасы шулкадәр саф, чиста, бик тәмле, сизәсезме? (Сулыш алу гимнастикасы башкарыла). Балалар карагыз әле , шулкадәр күп, нәрсә бу җирдә?

Балалар: Яфраклар(яфраклар белән уен оештыру).

Муз.җит:Балалар килегез әле монда, җайлап паласка утырыйк әле. Ә хәзер балалар экранга игътибар итегез һәм көй тыңлагыз. Алар арасында нинди уртаклык бар икән? Көйдә нәрсә ишетәсез һәм экранда нәрсә күрәсез? (Времена года кабат куела,көчлерәк). Балалар сезгә көй ошадымы? Көй моңсумы, әллә күңеллеме? Ни өчен моңсу? (яңгыр ява, җил исә, агачның яфраклары коела).

Муз.җит: Әйе балалар, безнең көз моңсу, яңгыр ява, яфраклар коела, безнең көебез дә моңсу була.

Муз.җит: Җил ничек елый икән? Әйдәгез тамакларны язып, җил булып елап алыйк әле.

У иҗегенә импровизация.

Муз.җит: Балалар көз турында сез җырлар беләсезме? Мин бүген сезгә яңа җыр өйрәтермен.(Көз, көз, әйт әле җырын өйрәнү).

Муз.җит: Балалар урман җәнлекләренең дә әниләре бар, сезнең дә, безнең  әниләребез бар. Сез әниләрегезне яратасызмы? Ничек яратасыз? (балалар хәрәкәт күрсәтә). Әниләр турында җырлар беләсезме?

Балалар: Беләбез. (Иң якын кешем җыры башкарыла).

Муз. җит: Балалар без җырлап Куян өенә дә килеп җиттек.

Куян: Балалар, урманга килдегез, мине сөендердегез.

           Өемә килегез, түремә үтегез.

Мин җырлар, биюләр, уеннар бик яратам. Әсез бии беләсезме.

Татар биюе башкарыла. (Яңа хәрәкәт өйрәтү; кызлар алга-артка йөреш, малайлар борма хәрәкәтен башкаралар).

Муз. җит: Балалар, Куян белән бергәләп “Дустым бар” уенын уйнап алабызмы?

Балалар:Уйныйбыз.

Җырлы уен “Дустым бар” уены оештырыла.

Муз.җит:Куян дускай безгә бакчага кайтырга вакыт.

Куян:Балалар мин сезгә күчтәнәч әзерләдем. Күчтәнәчемне өйгә кайтып җитмичә ачып карамагыз.

Балалар: Рәхмәт.

Муз.җит: ( Времена года.).Балалар күзләрне йомабыз. Талгын гына җил исә, көзге яфраклар оча.Без урманнан кунактан, бакчабызга кайтабыз.Менә бакчага да кайтып җиттек. Балалар, сезгә урманда ошадымы?

Балалар: Ошады.

Муз.җит:  Хәзер балалар өстәл янына киләбез.Балалар көйне тыңлаганда нәрсә ишеттек, шуны рәсемдә ясыйбыз. Үзегез теләгән төсләрне алабыз һәм рәсем ясыйбыз. Молодцы балалар. Сез, балалар, бик акыллы  булдыгыз. Барыгызга да зур рәхмәт.

Музыкаль саубуллашу.

(Времена года.Балалар залдан чыгалар).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенә чыршыкайга урманда рәхәт.

Урманның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына карата бәһале, аларның да яшәргә хакы бар, дигән фәлсәфи  караш булдыруга ярдәм итү....

"Урманда янгын"

Янгын куркынычсызлыгына багышланган театральләштерәлгән әкият....

Дәрес-конспект: Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту!

Тәрбияче: Табышмак әйтә.  Язын ямь бирә,...

Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту

Занятие познавательно-речевого цикла для детей подготовительной  группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем хозяин леса(дедушка) перемещаются(мысле...

«Кар патшабикәсендә кунакта» (зурлар төркемендә иң гади математик күзаллаулар формалаштыру эшчәнлегенең конспекты).

Максат:  балаларның логик фикерләү сәләтен, интеллектуаль активлыкларын   үстерү.Yстерү бурычы:  балаларның зиһенен, зирәклеген, тапкырлыгын  үстерү.Тәрбия бурычы:...