"Урманда янгын"
методическая разработка по окружающему миру (старшая группа) по теме

Усманова Рузия Загировна

Янгын куркынычсызлыгына багышланган театральләштерәлгән әкият.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл teatr.docx13.24 КБ

Предварительный просмотр:

Катнашалар:Буратино,ут очкыннары,саескан,аю,бүре,төлке,куян,доктор,

пожарныйлар.

 Беренче бүлек

Буратино сикерә-сикерә күл янына керә.Агачта плакат эленеп тора.Буратино плакатны укый.

Буратино:Урманны янгыннан саклагыз!Һм...Кызык!(бу сүзләрне җырлап кабатлый)Ур-ман-ны ян-гын-нан сак-ла-гыз!(Кесәсеннән

шырпы чыгара,сыза,кызлар-очкыннар чыга.Буратино ташлаган

шырпы янып китә).

Буратино:Ничек матур,ничек рәхәт!(Очкыннар Буратино әйләндереп

алалар,ул сөенә,ә аннан соң курка,кулы белән битен каплый).

Икенче бүлек.

Уң яктан саескан очып керә.Борыны белән иснәнә,төтен исен тоя.

Саескан:Сре-ке-ке!Төтен исе килә.Безнең урманга нәрсә булды?Бу кемнең китабы?Китап Буратиноныкына охшаган.Ул монда нишләп йөри икән?Мәктәпкә барганда бәлагә очраган,ахрысы.Аны тизерәк коткарырга кирәк.Хәзер,хәзер дусларымны чакырыйм әле(очып китә).

Буратино:Миңа эссе,мин янам.Коткарыгыз!Булышыгыз!Ах.Ах...(егыла).

(Сул яктан аю керә,каршысына саескан йөгерә)

Саескан:Аю,аю,аюкай!Урманда пожар.Буратино бәлагә юлыккан.Син тизерәк янгынны сүндерергә бар.Мин дусларымны чакырырга очам.

Аю:Барам,йөгерәм.

(Музыка ишетелә.Сул яктан бүре күренә.Кулына кармак белән чиләк

тоткан.Саескан очып керә).

Саескан:Соры бүре,урман яна,төтен бөтен җирне тутырды.Буратино бәлагә юлыккан,аны коткарырга кирәк!

Бүре:Ярар,хәзер йөгерәм.

Саескан:Уф,ардым!Уф,талдым!(Куаклар арасыннан төлке чыга)

Төлке:Ха-ха-ха!Хи-хи-хи!Мин нәрсә ишетәм?!Урман яна?Кем төрткән?(үзен көзгедән карый)Тәртипсез малайны бәладән коткарырга.Һм...Мин теләмим.Минем бит тәпиләрем яна,борыным ис сизми башлый,күзләрем әчетә,койрыгым көя...Юк,юк,менә монда агач төбенә генә утырып торыйм әле.

Саескан:Әй,син хәйләкәр төлке.Безгә кайгы килдә,ә син качып утырасың.Утыр шунда,без үзебез янгынны сүндерербез.(очып китә,юлында куянны очрата)

Саескан:Куян,кайгылы хәбәр бар.Безнең урманда пожар.Тизерәк күл янына бар.

Куян:Йөгерәм,Саескан дус!

Саескан:Их,төтен күзләргә керә,янгын тагын да көчәя.Дусларым янгынны сүндерә алмыйлар.Нәрсә эшләргә соң?Дусларымны чакырыйм әле!Менә монда телефон да бар икән.

-Алло,балалар бакчасымы?Яшь пожарныйларны янгын сүндерергә чакырабыз.Тизерәк урманга килегез!

Яшь пожарныйлар:Хәзер килеп җитәбез.

Өченче бүлек

(Күл буе.Буратино күл буенда ята.Хайваннар янгын сүндерәләр.Пожарныйлар килә.Янгынны бергәләшеп сүндерәләр.Доктор Буратино янына килә.)

Доктор:Син ничек мондый хәлгә юлыктың?

Буратино:Мин мәктәпкә бара идем.Миңа күңелсез булды,мин шырпы сызып уйный башладым.Башта шундый матур һәм күңелле булды.Ә аннан соң  кайнар булды.Су мине үлемнән коткарды...Кемдер бөтен хайваннарны чакырган...

Доктор:Әй,син,Буратино!Кемдә-кем шырпы белән уйный инде?Дусларым да бит шырпы белән уйнарга ярамаганын беләләр.

-Кадерле,дусларым!Сезнең дуслыгыгыз урманны янгыннан коткарды.

Аю:Янгынны беренче саескан күреп алган.(Бүре агач астында посып утырган төлкене күреп ала.)

-Бәз,бөтен эшләребезне ташлап,урманны янгыннан,Буратиноны бәладән коткардык.Син хәйләкәр,төлке,агач астында посып утырасың!

Төлке:Мин гаепле,мине гафу итегез!Миңа шундый оят,мин икенче вакыт алай эшләмәм.

Куян:Ярар,без сиңа ышанабыз!Без сине сынарбыз әле!

Саескан:Без бөтенебез бергә эшләдек һәм дуслаштык.

Аю:Бергә булганда бөтен бәла –казаны да җиңеп чыгып була.

Бүре:Бер кулда көрәк булса,бер кулда чиләк булса,безгә янгын куркыныч түгел.

Бөтенесе бергә:Ә иң кирәге ул-дуслык,

Дуслык ул-гомерлек!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Янгын сүндерүчеләр иленә виртуаль сәяхәт.

янгын сүндерүчеләр! Бары тик алар гына янгынны дөрес һәм тиз арада сүндерә беләләр. Ә янгын чыккан очракта нинди номерга шалтыратырга икәнен беләсезме сон? Әлбәттә –  01....

Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә балалар белән эшләүнең перспектив планы.

Гаилә тәрбиясендә еш кына балаларның ут белән шаяруына игътибар бирелми.Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче б...

Без янгын сүндерүчеләр

Янгын вакытында экстремаль очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, төрле ситуацияләрдән чыгу юлын табарга өйрәтү, янгын сүндерү чаралары белән таныштыру....

Яшь янгын сүндерүчеләр

План конспект занятия...