Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә балалар белән эшләүнең перспектив планы.
план-конспект занятия по обж (подготовительная группа) на тему

Нигматуллина Фарида Гусмановна

 Гаилә тәрбиясендә еш кына балаларның ут белән шаяруына игътибар бирелми.

Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Бәхетсезлеккә өлкәннәр бу турыда оныталар. Аннан бигрәк, кайвакыт алар үзләре үк балаларга шырпы белән уйнарга шартлар тудыралар. Шуңа күрә, сабый баланы өйдә ялгызын гына калдырганда, ата-аналар аны куркыныч астына куялар. Әгәр шунда кечкенә кулларга шырпы да килеп керсә, фаҗига котылгысызга әверелә.

Күп очракта кешеләр, бигрәк тә балалар, янгында югары температурада түгел, ә яну продуктларының агулы төтененнән тончыгып үләләр. Бу янгын вакытында нишләргә кирәклеген белмәүдән килеп чыга. Балалар янгын вакытында урамга чыгып йөгерәсе урынга өй эчендә яшеренәләр. Төтенле бүлмә эченнән балаларны эзләп табу бик кыен була.

Тәрбиянең асылы баланы һәрвакыт кулыннан җитәкләп һәрдаим тарткалап торуда түгел. Ул ут белән уйнауның хәтәр булуы турында гап-гади хакыйкатьне үзләштерергә тиеш.

Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының элементар нормаларын балага кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Нәкъ менә мәктәпкәчә нәниләр аралаша башлый, уен, уку, хезмәт һәм спорт эшчәнлегендә катнаша. Эшчәнлекнең һәрбер күрсәтелгән төре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү өчен кулланыла ала. Шушы темага кагылышлы балалар әдәбиятеннан башлау бик урынлы, аннан янгын куркынычсызлыгы элементларын балалар уенына кертергә.

Соңгы араларда балалар арасында янгыннарны кисәтү буенча системалы эш алып баруда кискен ихтыяҗ туды. Бу эш балалар учреждениеләрендә тәрбия эше белән беррәттән үткәрелсә нәтиҗәлерәк булыр. Тәрбияченең бурычы балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып куркынычсызлык таләпләре белән таныштыру, кирәкле белемнәр белән коралландыру. Балалар белән эшләгәндә төрле укыту чараларын (рәсемнәр, альбомнар, фотографияләр, кинофильмнар һ.б.) максималь рәвештә кулланырга кирәк. Өлкәнрәк группадагы балаларга янгын-техника күргәзмәсенә дә баруда кызыксындыргач булачак.

 

2 нче кечкенәләр төркеме балалары белән

дәрес үткәрү конспектлары              

Кечкенәләр төркемендә 2 яшьтән алып 4 яшькәчә балалар тәрбияләнә. Бу яшь өчен күргәзмә-хәрәкәти һәм күргәзмә-образлы фикер йөртү характерлы. Аларның тирә-юньне кабул итүе кичерешләрдән башлана. 1 яшьлек сабыйларга тиешле интонация белән "ярамый", "авырта" кебек сүзләрне әйтүдә җитсә, 2 яшьтән соң инде күренешләргә кыскача аңлатма бирү мөһим. Балаларның кызыксынучанлык дигән тагын бер мөһим үзенчәлеген истә тотырга кирәк. Алар бар нәрсәне дә күзәтергә, тотып карарга, хәрәкәткә китерергә омтыла. Ә ут балаларны һәрвакыт үзенә тарта. Шунысын да онытмаска кирәк, үзләрен кызыксындырган предмет турында олылардан сораштырыр өчен 2 яшьлек балаларның сүзлек запасы җитеп бетми. Ә 3-4 яшьтә алар өлкәннәргә охшарга тырышалар: ата -аналары шырпы кабыза бернәрсә дә булмый, ә утның чыгуы кызык. Бу очракта сабыйга ялкын эчендә яшеренгән куркыныч турында аңлатылмаса, янгыннан котылу юк. Шуңа күрә кече группадагы балалар белән янгыннарны кисәтү буенча эшнең төп формасы аралашу, әңгәмә булырга тиеш.

Бу өлкәдә сизелерлек нәтиҗәләргә балалар әдәбияты аша да ирешергә була. Бу темага кагылышлы мультфильмнар карау да әһәмиятле.

 

 

 

 

ТЕМА: Балаларны янгын сүндерү машинасы

белән таныштыру.

Эчтәлеге: Янгын сүндерүчеләр эше турында элементар белемнәр формалаштыру, балаларны янгын сүндерү машинасы белән таныштыру, машинаның өлешләрен танырга һәм табырга өйрәтү, балаларның сөйләмен үстерү, сүзлекләрен янгын машинасы, су белән цистерна сүзләре белән баету.

Материал: "Яшәгән җир йөзендә фил баласы" — әкиятенә иллюстрация.уенчык фин баласы, уенчык янгын сүндерү машинасы, машианың катыргыдан киселгән детальләре (өлешләре).

                   

                                                Эшчәнлек  барышы.

Уенчык фил баласы алып керелә.

Тәрбияче:

Балалар, карагыз әле, безгә кунакка фил баласы килде. Әйдәгез, аны сәламлик. Балалар, фил баласының безгә нинди әкияттән килүен искә төшерик әле.

"Яшәгән җир йөзендә фил баласы" әкиятенә иллюстрацияләр карыйлар.

Балалар, бу әкияттә фил кем булган?

(балаларның җаваплары)                   '

-Әйе, дөрес, ул үзен башта зонтик дип хис итә.

Әйдәгез, үзебезне янгын астында зонтик тотып барабыз дип уйлык һәм бүлмә буенча әйләнеп килик.

Балалар хәрәкәттә күрсәтәләр.

-Аннан соң ул сусипкеч була. Чәчәкләргә, чирәмгә, агачларга су
сибә.                                         

- Ничек итеп сибә әле ул?     

Балалар хәрәкәттә күрсәтә.        

-Ә бервакыт, тәрәзә янында утырганда ул агач төбенең януын күреп ала һәм үзенең кем булуын искә төшерә? -Янгын сүндерүче. -Әйдәгез, фил баласы кебек барыбыз да авызыбызга су алабыз һәм утны сүндерәбез.

Балалар хәрәкәттә күрсәтәләр.

-Балалар, ә кем ул янгын сүндерүче?-Дөрес, ул ялкынны сүндерә, кешеләрне һәм йортларны янгыннан, уттан коткара. Ә аңа эшендә янгын сүндерү машинасы ярдәм итә. Машинага утырып тиз арада янгын чыккан урынга барып җитеп була.

Тәрбияче уенчык янгын сүндерү машинасын алып керә. Балаларга аны карап чыгарга тәкъдим итә.

-Янгын сүндерү машинасы нинди өлешләрдән тора?

-Машинаның тагын нәрсәсе бар?

-Машинаның тагын су тутырылган багы бар бу - цистерна. Әйдәгез, барыбыз бергә бу сүзне кабатлыйк.

-Ә хәзер мин сезгә "Мин янгын сүндерү машинасы"    дигән уен уйнарга тәкъдим итәм.

Балалар тәрбияче тирәли әйләнеп йөриләр. Тәрбияче кулы белән кемгә кагыла, шул "Мин-янгын сүндерү машинасы" дип әйтә.

-Менә, балалар, без фил баласы белән уйнадык, ә хәзер без аңа янгын сүндерү машинасын өлешләрдән җыярга ярдәм итик. Тәрбияче балаларны янгын сүндерү машинасының катыргыдан ясалган өлешләре куелган өстәл янына алып килә. Балалар шулардай машинаны җыялар һәм һәрбер детальне атап баралар (тәгәрмәч, кабина, цистерна, баскыч).

-Бик яхшы, балалар. Хәзер бу җыелган машиналарны фил баласына бүләк итик тә, аның белән саубуллашыйк.

 

 

 

Тема: Янгын чыкканда 01 гә шалтырат.

Эчтәлеге: балаларны рус халык җыры "Тилибом" белән таныштыру. Сәхнәләштерелгән күнекмәләр үстерү, сөйләмнең интонация тәэсирлелеген формалаштыру, янгын вакытында үз-үзеңне тотуның элементар күнекмәләрен бирү.

 

                                 Эшчәнлек  барышы.

Тәрбияче:

-Балалар, тыңлагыз әле,  мин сезгә бүзмен нинди кызык шигырь әзерләдем

"Тили-бом! Тили-бом! 
Загорелся кошкин дом.
Загорелся кошкин дом,

Идет дым столбом! Кошка выскочила!

Глаза выпучила!              

Бежит курочка с ведром
Заливать кошкин дом,

      Алошадкас фонарем,

А собачка с - помелом,                               

Серый заюшка с - песком.

 Ра'з! Раз! Раз! Раз!

И огонь погас!

Ә хәзер менә бу иллюстрациягә карагыз. Сез анда нәрсә күрәсез?

-Нинди хәл килеп чыккан ?

  -Мәче йорты нәрсәдән янып киткән?

-Йорт янып киткәч мәче нәрсә эшли!

-Ник йөгереп чыга ул?                                     

-Әгәр ул өй эчендә калса нәрсә булыр иде ?  

-Мәчегә булышыр өчен кем йөгереп килә ?

-Янгынны тавык ничек сүндерә?

-Ә ат янгыннга нәрсә алып килә?   

 -Ничек уйлыйсыз, фонарь нәрсәгә кирәк була?

-Дөрес. Янгын төнлә килеп чыга һәм ат кайда су сибәргә кирәк икәнен белү өчен фонарь алып килә?

-Ә калган хайваннар янгынны ничек сүндерә?

-Янгын ничек сүнә?

Балалар шигырнең ахырын кабатлыйлар һәм бу вакытта чиләк белән су сипкән хәрәкәтләр ясыйлар:

-"Раз! Раз! Раз! Раз! И огонь погас!"

 -Балалар нәрсә булыр иде әгәрдә беркем дә янгынны сүндерегә килмәсә? Дөрес барысы да янып бетәр иде. Ләкин безнең җырда барысы да яхшы бетә.

Ә хәзер, балалар, без театрга барабыз һәм "Мәче йорты" спектаклен карыйбыз.

Балалар утырыша, ә 4 бала битлекләр кия. Тәрбияче җырның текстын сөйли, ә балалар янгын сүндерергә килгән герой-персонажлар булып кыланалар. Чиләк күтәргән тавык, пумала белән эт, фонарьле ат, ком белән куян. "И огонь погас!" дигән ахыргы сүзләрне барысы бергә кабатлыйлар. Тәрбияче:

-Ә хәзер театрдан балалар бакчасына кайтабыз.

Тәрбияче театр иллюстрацияләрен җыештыра һәм ут сурәтләнгән рәсемне элеп куя.

-Ай, балалар, бәла. Без театрда вакытта безнең төркемдә янгын башланган. Нишлибез инде?

Балаларның җавпларын тыңлый.                          

-Дөрес. Урамга чыгарга һәм ярдәмгә чакырырга кирәк. Афәрин, балалар!

Хәзер мин сезнең янгын вакытында югалып калмасыгызга ышанам.

 

 

Тема: Шырпы - уенчык түгел.

Эчтәлеге: балаларга шырпы белән уйнарга ярамавын һәм бу уенның нәтиҗәләрен аңлатуны дәвам итү. Янгын сүндерү чаралары һәм янгын сәбәпләре турында белемнәрне формалаштыру.

Материал: киселгән карточка - рәсемнәр, маскалар, "Путаница" ("Буталчык") әкиятенә иллюстрацияләр, уенчык утсүндергечләр.

 

                         Эшчәнлек  барышы.

Тәрбияче:

-Балалар, без сезнең белән К. И. Чуковскийның "Буталчык" әкиятен тыңладык. Әйдәгез, аның эчтәлеген искә төшерик. Диңгездә нинди күңелсез хәл килеп чыга?

-Шырпылар белән уйнап ике төлке диңгезгә ут төртә, янгын чыга.

-Дөрес, җәнлекләр янгынны ничек сүндерәләр

-Бәлешләр, коймаклар, кипкән гөмбәләр белән

-Ашамлыклар белән янгынны сүндереп буламы?     

-Юк, янгынны су белән сүндерәләр.

-Әйе, шуңа күрә әкият буталчык дип атала да инде. Җәнлекләргә ярдәмгә кем килә ?

-Күбәләк. Ул канатлары белән тиз-тиз җилпи дә ялкынны сүндерә.

-Молодцы. Хәзер без сезнең белән әкиятнең шул өзеген укыйбыз.

Балалар маска кияләр, шырпы урынына таякчыклар бирелә. "Буталчык әкияте буенча уен-сәхнәләштерү оештырыла. Тәрбияче укый, ә балалар уку барышында җәнлекләр булып кыланалар.

Тәрбияче:

-Балалар, әйтегез әле, диңгезне шырпы белән яндырып буламы, юкмы?

Ни өчен?                                                                               

-Юк, диңгез болай да юеш-ул су.

-Урманда, йортта янгын чыккан вакытта нәрсәләр яна?

-Янгынны сүндерүдә кешеләргә кемнәр булыша?

-Янгын сүндерүчеләр нәрсә ярдәмендә янгын сүндерәләр ?

Әңгәмәдән соң, тәрбияче балаларга киселгән карточка рәсем нәр тарата. Шулардай тулы рәсемне төзергә кирәк. Балалар рәсемдә нәрсә сурәтләнгәнен һәм аның нәрсә өчен кирәк булуын, алардан ничек файдаланырга икәнен әйтергә тиеш. Балалар өстәл янына киләләр, чиләк, утсүндергеч, каска, янгын сүндерү машинасының рәсемен төзиләр.

-бу янгын сүндерү машинасы, аңа утырып янгын сүндерүчеләр
кирәкле җиргә барып җитәләр һәм машинадан су сиптерәләр;
-чиләк су белән ком өчен кирәк;
Тәрбияче:                                                    

-Молодцы, балалар.Әйдәгез үзебезне янгын сүндерүчеләр дип хис итик һәм "Кем янгынны тизрәк сүндерә?" дигән уен уйныйк.

Урындыклар түгәрәкләп тезеп куела. Һәрберсенә "утсүндергеч" (кетчуптан калган пластмасса бутылка) куела. Урындыклар балалар санына караганда бергә кимрәк. Уйнаучылар урындыклар әйләнәсендә йөриләр, тәрбияче янгын диюгә урындыкларга утыралар һәм "утсүндергечне" кулларына алалар, кем өлгермичә кала, шул уеннан чыга һәм үзе белән бер урындыкны һәм утсүндергечне алып китә. Кем иң ахырдан соңгы утсүндергечкә ия була, шул җиңә һәм аңа "Балалар бакчасының иң яхшы янгын сүндерүчесе" дигән мактаулы исем белән медаль бирелә.

Тәрбияче дәрескә йомгак ясый.

Уртанчылар төркеме балалары белән дәрес үткәрү конспектлары Бу яшьтә   балаларның  аңы  үсү  процессы  бара:   предметларны тикшерү,    аңлаешлы    күренешләрне    күзәтү,    билгеләрне    аеру, чагыштыру,    гомумиләштерү,    сәбәп-эзлеклелек    бәйләнешләрен урнаштыру һәм аңлау. Бу периодта балаларга С. Маршакның "Янгын", "Билгесез герой турында хикәя", С. Михалковның "Степа абый", В. Ровицкийның "Синең йорттагы дусларың"    ("Друзья в твоем доме") китабыннан   "Шырпылар",   "Лампочка",   Л.   Толстойның   "Янгынчы этләр",  Е.  Хоринскийның  "Кечкенә шырпы"  ("Спичка-невеличка") әсәрләре кызыклы булачак. Бу әсәрләрдән соң тәрбиячеләр, билгеле моментларга гына тукталып тормыйча,  әңгәмә алып  бара алалар. Янгын куркынычсызлыгы элементлары кергән уеннар уйнау отышлы булачак. Бу яшьтәге балалар өчен уен үзенчәлекле эшчәнлек, ул анда үзенең    белемнәрен   күрсәтә    ала,    иптәшләре   белән   уртаклаша. Балаларга курчак персонаж, уенчык аркылы тәэсир итү отышлы.

 

Тема : Аю баласына уенчык сайларга булышу.

Эчтәлеге: янгын ягыннан куркынычлы предметлар турында белем формалаштыру, янгын вакытында уз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү, кайбер ут сүндерү чаралары турында күзаллау тудыру.

Материал: 3-4 уенчык, янгын чыгу куркынычы булган әйберләр (шырпы, шәм, үтүк, розетка), янгын сүндерү предметлары, янгын темасына иллюстрация.

 

                     Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче:

-Балалар, беләсезме, минем бер таныш аю баласы бар. Аны инде күптәннән күргәнем юк, шуңа күрә сезнең белән бергә аның янына кунакка барырга теләгән идем. Сез каршы түгелме?

Тәрбияче балаларны уен почмагына алып килә өстәл артында аю баласы утыра, ә өстәлдә уенчыклар һәм берничә янгын чыгангы булырдай әйбер ята.

Балалар аю баласын сәламлиләр. Аю аларны үзе белән уйнарга чакыра, уенчыклары белән мактана.

Тәрбияче:

-Балалар, әйтегез әле, аю баласының өстәлендәге әйберләрнең барысы да уенчыкмы ?

Балалар уенчыкларны башка предметлардан аерып куялар.

-Молодцы, балалар. Хәзер аю баласына аңлатыгыз инде, нишләп шырпы (үтүк, розетка, газ плитәсе һ. б.) белән уйнарга ярамый?

Балалар җавап бирәләр. Тәрбияче янгын, ут чыгаручы предметлар төшерелгән иллюстрацияләр күрсәтә:

-Менә карагыз, балалар, бу әйберләр белән уйнасаң, нәрсә килеп чыга?

Балалар рәсемнәрне карыйлар һәм күргәннәрен аңлаталар.
Балаларга сораулар:                                                            

-Нәрсә ул янгын ?

-Нинди зарар китерә ул?

-Өйдә янгын чыкса нишләргә кирәк?

 (Балаларның җаваплары).

-Дөрес, балалар карават яки диван астына, шкаф, шифоньер эченә качарга ярамый. Тизрәк күршеләргә йөгереп керергә һәм 01 телефоны буенча шалтыратырга яки урамга йөгереп чыгарга һәм ярдәм сорап кычкырырга кирәк. Әгәр ишекне ача алмасагыз, балконга чыгыгыз яки тәрәзәдән кычкырыгыз.

- Аю баласы, син хәзер нәрсәләр белән уйнарга ярый, ә нәрсәләр белән ярамаганын, янгын чыкканда нишләргә кирәк икәнен аңладыңмы инде?

Аю баласы нәрсәләр аңлаганын сөйли, ялгыша, бутала. Тәрбияче балаларның булышуын сорый. Балалар аю баласының җавапларын төзәтәләр.

Тәрбияче:

-Балалар, ә янгыны нәрсә белән сүндереп була?

-Дөрес, су белән.

Тәрбияче балаларга "Ут һәм су" дип аталучы уен уйнарга тәкъдим итә. Бер-ике баланың беләгенә зәңгәр тасма бәйлиләр - алар "су" була, ә калган балаларга кызыл тасма тоттыралар, алары - "ут". Зәңгәр тасмалы балалар йөгерешүче балаларның кызыл тасмаларын бер җиргә җыярга, ягъни утны сүндерергә тиеш.

Тәрбияче:

-Тик янгынны судан башка да сүндереп була.

Тәрбияче балаларны һәм аю баласын икенче өстәл янына чакыра. Аңа одеял, чиләк һәм ком, чиләк һәм су, телефон куелган.

-Ничек уйлыйсыз, одеял нәрсә өчен кирәк?

-Дөрес, аның белән йоклаганда ябыналар. Ләкин аны, шулай ук, утны сүндергәндә дә файдаланалар: одеял белән кисәк ялкынны каплыйлар. Тик бик сак булырга кирәк. Моны бары өлкәннәр генә эшли ала.

Башка предметлар турында да аңлатыла.

-Менә, балалар, сез хәзер утны ничек сүндереп булганын беләсез инде.

- Ә син, аю баласы, аңладыңмы?

Аю баласы сөйли башлый һәм ялгыша, балалар аны төзәтә, аңлата.

-Молодцы, балалар! Хәзер сез бик күп нәрсә беләсез инде. Башка
вакытта, аю баласы, әгәр сиңа ярдәм кирәк булса, балаларга
мөрәҗәгать ит. Ә хәзер безгә китәргә кирәк.    

Аю баласы белән хушлашалар.

 

 

Тема: Янгын сүндерүчеләргә кем ярдәм итә.      

Эчтәлеге: балаларның янгын сүндерүчеләр хезмәте турындагы белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү, бу профессиягә карата кызыксыну уяту.

Материал: эт сурәтләнгән иллюстрация, Л. Толстойның "Янгынчы этләр" әсәре, ике чиләк, кызыл тукыма белән ябылган ике урындык, кулдан ясалган медальләр.

 

               Эшчәнлек барышы.

Балаларга эт турында табышмак тәкъдим ителә. Тәрбияче эт төшерелгән рәсемне күрсәтә:

-Балалар, бу рәсемдә нәрсә сурәтләнгәнен сез бөтенегез дә беләсез инде. Төрле этләр булганын да беләсез. Ә янгынчы этләр турында ишеткәнегез бармы? Телисезме, мин сезгә шундый этләр турында хикәя сөйлим?

Тәрбияче Л. Толстойның "Янгынчы этләр" әсәрен укый. Шуннан соң әсәрнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелә. Балаларга түбәндәге сораулар бирелә:

-Нигә этләрне янгынчы этләр дип атыйлар?        

-Алар нишлиләр?

-Бервакыт нинди хәл була?

-Хикәя нәрсә белән бетә?                            

Тәрбияче тагын бер кат укый, шуннан соң балалар эчтәлеген сөйлиләр. Соңыннан "Янгын сүндерүчеләр" дигән уен-эстафета үткәрелә. Балалар ике командага бүленә. Эстафета өчен ике чиләк кирәк. Балалардан билгеле бер ераклыкта ике урындык куела, болары-"янгын". Кайсы команда утны тизрәк "сүндерә", шул командага "Балалар бакчасының иң яхшы янгын командасы" дигән медаль бирелә.

 

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар белән дәресләр үткәрү конспектлары.

Мәктәпкәчә чорда балаларның аң дөньясы үзгәрешләр кичерә. Бу чорга хас булган олыларга охшарга тырышу күренә башлый. Үз-үзеңә инану процессы башлана. Шуның нигезендә балаларда ярышу мотивы туа: җиңергә, башкалардан яхшырак булырга. Өлкәнрәкләрне ярышу элементлары булган спорт уеннары кызыксындыра. Ә бит бу чор өчен янгын тематикасы булган ярышлар үткәрү бигрәк тә отышлы булачак. Балалар утны буйсындыручы, кешеләрне коткаручы янгын сүндерүчеләр, батыр һәм кешелекле геройлар булырга телиләр. Шул рухтагы уен-эстафета оештыру (кем төрле каршылыкларны үтеп беренче янгынны сүндерә, ягъни ясалган ялкынны килеп ала) тәрбиячегә берни тормый.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең яңа элементларын кертә-кертә уенның шартын үзгәртергә, һәм шулай, балаларны артык йөдәтмичә ут белән сак эш итәргә, кирәге чыкканда гына "01" телефоныннан шалтыратырга, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтергә була. Тәрбияче уенда һәрбер балага, аның шәхси сыйфатларын исәптә тотып, роль бүлеп бирергә тиеш. Характерлары буенча җитез балалар коткару группасына керә (уенчык җәнлекләрне коткарырга мөмкин ), тынычрак холыклылар -янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр була. Янгынның сәбәбен һәрбер уенда үзгәртергә була, аны балалар үзләре уйлап чыгара: курчак үтүкне сүндерергә оныткан, песи шырпы белән шаярган һ. б. Тәрбия эше гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне дә истә тотып башкарылырга тиеш. Әгәр 6-7 яшьтә бала үзе ашарга җылыта, электроҗылыткычтан файдалана икән,иптәшләре алдында янгын килеп чыкмасын өчен нинди таләпләр үтәве турында сөйли ала. Бу очракта баланы, һичшиксез, мактарга кирәк. Моннан тыш, күп балалы гаиләләрдә олырак балалар кечерәкләрен карый. Шуңа күрә, тәрбияче кечкенәләрнең куркынычсызлыгын кайгыртырга һәм аларга шырпы белән уйнарга рөхсәт итмәскә кирәклеген дә искәртергә тиеш. "Ут -дус", "Ут - дошман" темаларына рәсемконкурсы үткәрергә мөмкин, Балалар әдәбиятеннән К. Паустовскийның "Барсучий нос", И. Демьяновның "Коробок - черный бок" әсәрләрен тәкъдим итәргә була. Алты яшьтә бала янгынга китерергә мөмкин булган барлык йорт җиһазларын да белергә тиеш.

 

 

 

        Тема: Янгын куркынычсызлыгы таләпләре белгечләре

Эчтәлеге: янгын чыгу куркынычы булган предметлар, янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында белемнәрне ныгыту. Дисциплина, җаваплылык, мөстәкыйльлек формалаштыру.

Материал: кызыл һәм сары төстәге фишка-сигналлар, кызыл һәм зәңгәр төстәге ленталар, янгын сүндерү чаралары сурәтләнгән киселмә рәсемнәр.

         Эшчәнлек барышы.

Ишек шакыйлар, янгын сүндерүче, балаларны сәламли.

Тәрбияче: Балалар, безгә кем килде?                                 

-Янгын сүндерүче.

-Сез аның янгын сүндерүче икәнен кайдан белдегез? (Балаларның җаваплары).

Янгын сүндерүче: Мин сезнең бик акыллы балалар икәнегезне беләм. Янгын сүндерү чаралары турында күп нәрсәләр беләсез. Мин сезнең белемнәрегезне тикшереп карамакчы булам һәм сезгә "Янгын куркынычсызлыгы белгечләре" дигән уен тәкъдим итәм.

Тәрбияче: Әйдәгез командаларга бүленик. Моның өчен һәрберегез үзегез теләгән төстәге фишканы сайлап алыгыз.

Балалар ике командага бүленәләр һәм ике өстәл артына утыралар. Санамыш ярдәмендә команданың капитанын билгелиләр.

Тәрбияче: Янгын куркынычсызлыгы белгечләре конкурсын башлыйбыз. Һәрбер команда чират буенча җавап бирә.

Беренче командага сорау - кызыл түгәрәкләр:

Төзексезлеге аркасында янгын килеп чыгарга мөмкин булган электр приборларын атагыз.

Балаларның җаваплары: үтүк, чәйнек, телевизор, электор үткәргечләре, розетка һ. б.

Икенче командага сорау - сары түгәрәкләр:

 Электр приборларыннан тыш янгын нәрсәләрдән килеп чыгарга мөмкин?

Балаларның җаваплары: шырпыдан, тәмәке төпчегеннән, мичтәге утлы күмердән, машинадагы очкыннан, шартлагыч әйберләрдә.

Икенче конкурс. Тәрбияче табышмаклар, командалар чиратлашып җавап бирә.

Тәрбияче ял игълан итә. "Су һәм ут" уены оештырыла. , Уен һәрбер команда белән чиратлашып уздырыла: башта бер команда ут, икенчесе - су була, аннары киресенчә. Ут булып уйнаучы балалар зал уртасындагы сызыкның бер ягыннан икенчесенә йөгереп чыгарга тиеш, ә сызык турысында су булып уйнаучы балалар аларны эләктерә. Кайсы командада күбрәк бала кала шул җиңә.

Өченче конкурс. Капитаннар конкурсы "Телефон буенча хәбәр ит. Кем дөрес итеп телефон номерын җыя һәм ситуацияне аңлатып бирә, шул җиңә.   Дүртенче конкурс. Предметны билгеләү.

Янгын сүндерү чаралары сурәтләнгән киселмә картиналар бирелә. Сурәтне рәсемнәрдән дөрес итеп төзергә, нинди предмет булуын атарга һәм нәрсә өчен кирәк булуын әйтергә кирәк.

Бишенче конкурс. "Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсеңме?

Балалар берничә кагыйдәне атарга тиешләр.

Якынча җаваплар:

-кычкырып, өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга

-янгын чыккан бүлмәдә ишек-тәрәзәләрне ачмаска;   

       -борынны һәм авызны юеш чүпрәк белән капларга;

-бүлмә төтенләнгән булса, стена яныннан чүгәләп яисә шуышып хәрәкәт итәргә;

-"01" телефоны буенча янгын сүндерүчеләрне ярдәмгә чакырырга;

Конкурсларның   нәтиҗәләре   чыгарыла.    Шунннан   соң   янгын ''' сүндерүче командаларны бүләкли.

 

 

 

Тема: 01 гә тизрәк шалтырат

Эчтәлеге: янгын вакытында экстремаль очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, төрле ситуацияләрдән чыгу юлын табарга өйрәтү, янгын сүндерү чаралары белән таныштыру.

Материал: төсле карандашлар, буялар көнкүреш атрибутлары, проблемалы ситуацияләргә иллюстрацияләр.

                                            Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче янгын тематикасына кагылышлы әдәби әсәрләрдән өзекләрне балаларның исләренә төшерә. 01 номеры төшерелгән сурәтне күрсәтә. Балалардан аның нинди номер булуын сорый. Тәрбияче, балалар белән бергә, янгын чыгарга мөмкин булган ситуацияләрне тикшерә. Балаларның мөмкин булган җаваплары:

-янгын  кечкенә  булса,  аны су сибеп яки одеял белән каплап сүндереп була;

-токка тоташтырылган электр приборларын су белән сүндерергә ярамый;

-почмакларга, шкаф эченә, карават астына яшеренергә ярамый, ут кына түгел, төтен дә куркыныч;

-янгын башланган бүлмәдә калырга ярамый, чыгып, өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга кирәк;

-бүлмә төтен белән тулган булса - авыз-борынны юеш чүпрәк белән каплап, аска иелеп ишеккә таба барырга;

-кием яна башласа - егылырга һәм тәгәрәп ялкынны сүндерергә.

Алга таба балалардан түбәндәгеләрне сорарга:

-кемнәр янгынны сүндерә?

-алар ничек сүндерәләр?                               

-моның өчен аларга нәрсәләр кирәк?               

-янгын сүндерү өчен кирәкле әйберләр?

Дәрес ахырында балалар янгын сүндерү чараларының сурәтләрен ясый.

 

Тема: Янгын чыгу куркынычы булган   предметлар.

Эчтәлеге: балаларның янгын куркынычсызлыгы таләпләре, янучан һәм янмый торган предметлар турында белемнәрен ныгыту. Утның файдасы һәм зыяны турында төшендерү. Фикерләү тизлеген үстерү.

Материал: туп, кәгазь, буялар, балалар саны буенча кызыл һәм зәңгәр төстәге билге-сигналлар.

                   

                     Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче балаларга шырпы турында табышмак әйтә. Шуннан соң шырпыны саксыз кулланганда нинди хәл килеп чыгарга мөмкин булуы турында сөйләшәләр.

"Яна-янмый" дигән уен уйнарга тәкъдим ителә: тәрбияче берәр предметны әйтеп тупны берәрсенә ата. Тупны алган бала бу предметның янучанмы, юкмы икәнен әйтә. Мәсәлән: кәгазь, пәрдә, буяу, диван, бензин, самавыр, су белән чиләк, резина итек, кием, китап, урындык һ. б.

Тәрбияче балаларга ут белән саксыз кылану очракларын искә төшерергә куша. Балаларга тыючы һәм рөхсәт итүче билге- сигналлар өләшенә. Тәрбияче хәрәкәтне тоючы һәм рөхсәт итүче ситуацияләрне атый, балалар тиешле билгене күрсәтәләр. Мәсәлән:

-бүлмәдә янучы шырпылар, төпчекләрне идәнгә ату;

-мич, камин ишекләрен ачып калдыру;

-ягылган мичне караусыз калдыру;

-бер розеткага әллә никадәр әйберне кушу (Зтән артык);

-төзек булмаган аппаратура һәм приборларны утка кушу;

-тоташтырылган электор приборларын караусыз калдыру;

-янгын чыкканда "01" телефоны буенча янгын сүндерүчеләрне чакыру;

-ярдәмгә чакырып кычкырырга;

-янгын чыккан бүлмәнең ишек-тәрәзәләрен ачмаска;

-авыз-борынны юеш чүпрәк белән капларга;

-бүлмә нык төтенләнгән булса, иелеп яки шуышып ишеккә таба барырга;

-янгында зыян күргән кешене хастаханәгә озатырга;

-киемең яна башласа, одеял белән капланырга;            

Тәрбияче балалар белән утның дошман гына түгел, дус Та булуы турында сөйләшә.

-Ут кешеләргә нәрсә өчен кирәк?

Җавапларның якынча вариантлары;

-ашарга әзерләү өчен;                                                

-җылыну өчен;

-яктылык өчен;

Дәрес ахырында балалар ут кулланыла торган очракларны сурәтләп рәсем ясыйлар (шәм, керосин лампасы, электр һәм газ плитәсе, мич һ. б.)

 

Тема: Проблемалы-гамәли уен ситуацияләрен куллану              Блиц-турнир "Бәхетле мизгел"

Эчтәлеге: янгын сүндерү хезмәте турында алынган белемнәрне ныгыту, ут белән саксыз файдалануның нәтиҗәләре турында мөстәкыйль уйларга өйрәтү, ут чыгару куркынычы булган төп предметларны истә калдыру, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сеңдерү, үз эшләрең өчен җаваплылык хисе тудыру.

Сүзлек эше: ут сүндергеч, янгын сүндерүче, сирена.

Эшчәнлек барышы.                                                      

Сирена тавышы ишетелә. Тәрбияче уенчык янгын машинасы алып

керә:

-Бу машина кая чаба?                                 

-Янгынга.                                             

-Янгын нәрсәдән килеп чыга ?

-Ут белән саксыз кылану, электр приборларын кызудан, яшен сугудан.

-Дөрес. Янгын сәбәпләре турында беләсез. Ә сез нинди әйберләр белән уйнарга ярамаганың исегездә калдырдыгыз икән, хәзер мин шуны тикшереп карыйм. Әйдәгез, бер уен уйныйбыз: өстәлләрегездә карточкалар күрәсезме? Янгын чыгу куркынычы булган предметларны аерып куегыз.

Соңыннан тәрбияче тикшерә. Дөрес, булмаганнарын бергәләп төзәтәләр.

-Молодцы! Ә сезнең яшь янгын сүндерүчеләр буласыгыз киләме?

-Әйе!

-Ә сез беләсезме: һәр янгын машинасында берничә кешедән торган команда була? Сез хәзер яшь янгын сүндерүчеләр. Сез дә командаларга бүленәсез. 1 командада командир Азат, 2 командада -Роза.

Мин сезне "Бәхетле очрак" уенына чакырам. 1 командага сораулар:

1. Нишләп янгын сүндерү машинасы кызыл төстә ? (куркынычлык төсе)

Янгынны нәрсә белән сүндерәләр? (ком, су, күбек, тыгыз тукыма)

Нәрсәгә противогаз кияләр? (төтен эчендә сулап булсын өчен)

2 командага сораулар:

Янгын сүндерүчеләргә баскыч нәрсәгә кирәк? (янгыннны биек җирләргә менеп сүндерү кешеләрне кокарыр өчен)

Үзеңне янгыннан ничек сакларга? (таләпләрне үтәргә)

Сирена нәрсәгә кирәк? (бөтенесе дә ишетсен өчен)     

Командалар ярышы:                                                           

1 команда - "машинаны җый"

2 команда - "янгын сүндерү өчен кирәк булган предметларны җый"
Командирлар    киселмә    карточкалардан    әлеге    предметларны

җыялар.

Тәрбияче һәр командирның очколарын саный.

Тәрбияче: Кайвакыт кеше тормышы сезнең шалтыратуларыгызга бәйле булырга мөмкин. Әйдәгез, бу өлкәдә сезнең белемнәрне тикшереп карыйк әле.

"Телефон" уены:

Ашыгыч рәвештә врач кирәк - 03

Өйдә янгын чыкты-01                                                 

Начар кешеләрдән сакларга кирәк - 02

Аш бүлмәсендә газ исе килә - 04

Балалар карточканы алалар һәм тиешле телефон номерын атыйлар.

Очколарны саныйлар, җиңүчене билгелиләр. Тәрбияче дәрескә йомгак ясый.

 

 

 

 

 

Тема: Бу кагыйдәләрне онытма

Эчтәлеге: Балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру. Ут белән сак эш итәргә өйрәтү, игътибарлылык тәрбияләү.

Материал: Иллюстрацияләр, плакатлар, матур әдәбият.

                                            Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Бүген без сезнең белән утның кешеләр тормышындагы урыны турында сөйләшербез. Кем әйтә: нәрсә ул ут?

-Ут - ул җылылык. Ут ашарга пешерергә ярдәм итә. Ул космик корабльләрне күккә күтәрә.

-Дөрес. Кешеләр бик борынгы заманда ук ут табарга өйрәнгәннәр. Еллар уза, кешеләр акырынлап утның көчен ашарга пешерү, җылыну өчен файдаланырга өйрәнә. Шуның белән бер үк вакытта кешеләр утның җимергеч көчен дә белгәннәр. Көчле ялкын торакларны, көтүлекләрне, хайваннарны, урманны, тулы бер авылны һәм хәтта шәһәрләрне юк иткән. Ут кешенең юмарт ярдәмчесеннән ваемсызлыкның катгый хөкемчесенә әйләнгән.

Ут белән саксыз эш иткәндә нәрсә килеп чыгарга мөмкин соң? Әйдәгез, мондый ситуацияне карыйк, аны безгә Гөлназ белән Илнур күрсәтә.

Уен-ситуация: Әниләре кибеткә киткәч, Гөлназ белән Илнур өйдә үзләре генә калалар. Кечкенә Илнур шырпылар белән уйный башлый. Кисәк ут чыга һәм янгын башлана. Илнур курка һәм өстәл астына яшеренә. Ә Гөлназ куркып калмый, ул телефонга йөгереп килә һәм 01 телефоны буенча шалтырата (кыз адресын әйтеп янгын сүндерүчеләрне чакыра). Аннан ул энесен өстәл астынна тартып ала да, аны кулыннан тотып, урамга йөгереп чыга.

Тәрбияче балалар белән бергә әлеге ситуацияне тикшерә:

-Балаларның кайсы дөрес эш итә ? Ни өчен ?

-Илнур үзен дөрес тотамы? Ни өчен?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче: Гөлназ дөрес эшли. Балалар, исегездә калдырыгыз, янгын вакытында төтен дә бик куркыныч, шуңа күрә авыз-борынны юеш кулъяулык яки сөлге белән капларга кирәк.

Балалар моны ничек эшләргә кирәк икәнлеген күрсәтә.

-Почмакларга, өстәл, карават асларына, шкаф эченә яшеренергә ярамый...

Балалар, куркыныч хәл булмасын өчен сез мондый кагыйдәләрне белергә тиеш. Минем арттан кабатлагыз.

- Әгәр ут кечкенә булса, аңа су сибәргә кирәк.

- Әгәр якында гына телефон бар икән, 01  буенча шалтыратып
янгын сүндерүчеләрне чакырырга.

- Әгәр янгын зур,  бөтен җир төтен белән тулган икән,  өйдән
йөгереп чыгарга һәм өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга кирәк.

- Өйдән киткәндә утларны, электр приборларын сүндерергә кирәк.

- Шырпы белән уйнамаска.          

- Газ өстендә кер киптермәскә.
- Учакка теләсә нәрсә атмаска.

Афәрин, бу кагыйдәләрне исегездә калдырыгыз һәм ут белән эш иткәндә истә тотыгыз. Өйрәтү нәтиҗәләре. Тәрбияләнүче аңларга тиеш:

-   Утның    куркыныч    көч   һәм   аның    йортларга,    кешеләргә,
хайваннарга тәэсиренең нәтиҗәләре җимергеч булуын;

- Кайсы предметлардан янгын чыгу куркынычы булуын һәм алар
белән уйнарга, аларга кагылырга ярамавын;

- Профессиональ янгын сүндерүчеләр эше турында.

Тәрбияләнүче белергә тиеш:                                       

-  Ут Һәм төтен чыккан очракта дөрес эш итәргә;      

-     Янгын турында 01 телефоны буенча хәбәр итәргә.

 

 

Мәктәпкә барганчы ук бала янгынга каршы беренчел күнекмәләрне үзләштерергә, ут белән шаяруның куркыныч булуын аңларга һәм янгын чыкканда нәрсә эшләргә кирәк икәнен белергә тиеш.

Шунысын да әйтергә кирәк, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен өйрәтү баланың гомуми белем дәрәҗәсен генә арттырып калмый, тәрбияченең эшен төрлеләндерә, шәхес формалашуга йогынты ясый, баланың энергиясен һәм фантазиясен саклану функцияләре формалашуга юнәлдерә. Янгын куркынычсызлыгының гап-гади кагыйдәләре дә балаларны утта һәлак булудан саклап кала ала.

 

Кеше тормышы өчен куркыныч тудыручы гадәттән тыш хәлләрне, аларга очраганда үз - үзеңне саклау юлларын белү, хәзерге шартларда гаять әһәмиятле. Моңа балаларны кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Соңгы елларда янгын чыгу очраклары көннән - көн арта бара. Еш кына янгын чыгуның сәбәпчесе булып балалар тора. Шунлыктан мәктәпкәчә яшьтән үк балаларга ут, шырпы белән шаярырга ярамаганлыгын, янгын чыгуның коточкыч фаҗигаләргә китерергә мөмкинлеген аңлатырга кирәк.

Эчке эшләр министрлыгының янгынга каршы дәүләт хезмәт идарәсенең "Янгын куркынычсызлыгы буенча методик рекомендацияләргә" бик вакытлы эшләнгән. Мәктәпкәчә чорда бала күп кенә кагыйдәләр, таләпләр, үз - үзеңне тоту нормалары белән танышса да, ул аларның ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңлап бетерми. Ләкин кайбер кагыйдәләрнең берсүзсез, һичшиксез үтәлергә кирәклеген алар белергә тиеш, чөнки аларның сәламәтлеге, исән-иминлеге нәкъ менә шушы кагыйдәләренең үтәлү үтәлмәвенә бәйле. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү шушы һичшиксез үтәлергә тиешле кагыйдәләргә керә.

"Методик рекомендацияләр"дә мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең II кечкенәләр төркеменнән башлап балалар белән дәрес үткәрү конспектлары бирелә, нәниләр белергә тиешле кагыйдәләр күрсәтелә. Дәресләрдә балаларны кызыксындырырлык, мавыктырырлык төрле методик алымнар, эш формалары кулланылган. Дәресләрне әңгәмә сөйләшү формасында гына үткәреп калмыйча, аларда төрле уеннар (хәрәкәтле, сүзле уеннар, сәхнә уеннары), эстафеталар куллану һәм матур әдәбият әсәрләреннән файдалану бу яшьтәге балаларны ялыктырмас, ардырмас дигән фикер тудыра. Дәресләр тематикасы һәм эчтәлеге буенча кызыклы, аларда янгын куркынычсызлыгы буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар белергә тиешле барлык бурычлар күрсәтелгән:

-балаларны янгын чыгу куркынычы булган предметлар һәм янгын чыгу сәбәпләре белән таныштыру;

-ут белән саксыз эш итүнең нинди фаҗигаләргә китерүе турында аңлату;

-кайбер янгын сүндерү чаралары турында күзаллау булдыру;

-утның гына түгел, төтеннең дә куркыныч булуы турында төшендерү һ. б. шундый максатлар куелган.

Шулай ук балалар аңларлык итеп, утның кешеләр тормышындагы урыны, аның файдасы һәм җимергеч көче; янгын сүндерүчеләр һөнәре турында да кызыклы гына дәрес үрнәкләре бирелгән. Әлбәттә, мондый дәресләрдә балалар янгынга каршы беренчел күнекмәләр генә алып калмыйлар, бу дәресләр балаларның танып белү мөмкинлекләрен арттыра, аларның фантазиясен, уйлау-фикерләү сәләтен үстерә, шәхес буларак формалашуга йогынты ясый.

Әлеге методик кулланма ( аны шулай атарга була ) балалар бакчалары өчен чыгарылган "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның куркынычсызлык нигезләре" программасы (авторлары Н. Н .Авдеева, О. Л. Князева, Р.Б. Стеркина) бурычларын үтәү өчен дә ярдәмлек була ала. "Методик рекомендацияләр"не мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә балаларның тормышын, сәламәтлеген, иминлеген саклау һәм аларның дөньяны танып белү сәләтләрен үстерү максатында куллану файдалы булачак. Шуңа да аны балалар бакчалары педагоглары һәм әти-әниләр өчен әсбап итеп нәшер итәргә мөмкин.

 

Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә балалар белән эшләүнең перспективалы планы.

 

Сентябрь: Янгын щиты, аңа урнаштырылган янгын сүндерүнең беренчел чаралары белән таныштыру.

Б. Житковның "Янгын" әсәрен уку.

"Беренчел янгын сүндерү чаралары "темасына рәсем ясау.

 

Октябрь: “Кайсы предметлар яна" дигән тәҗрибә үткәрү.   

"Кызыл шар" дигән сүзле уен үткәрү.                                 

Б. Житковның "Төтен", "Урманда янгын" хикәяләрен уку.   

 

Ноябрь:  "Янгын сүндерүчеләр өйрәнүдә" иллюстрацияләрен карау.

"Янгын сүндерүчеләр" дигән хәрәкәтле уен оештыру.

Л. Толстойның "Янгын" әсәрен уку.

 

Декабрь:  "Мәче йорты" әкиятен сәхнәләштерү.

С.Я. Маршакның "Янгын" әсәрен уку.

Я. Пишумовның "Янгын сүндерү машинасы" шигырен ятлау.

 

Январь:  "Әгәр янгын чыкса" дигән темага уен-тренинг.

"Янучан предметлар" дигән темага кроссворд чишү.             

Электро приборларның рәсемен ясау.

 

Февраль:  Өйдә ут чыкканда ничек эш итәргә икәнен хәрәкәттә өйрәнү янгын сүндерүчеләр катнашында ситуацияләр уйлап чыгау.

Рәсемнәр буенча янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында сөйләү.

 

Март:  Янгын - техник күргәзмәсенә экскурсия.

"Ут - дус, ут - дошман" альбомы буенча әңгәмә.

"Күргәзмәдә нәрсә күрдең" дигән темага коллектив эш (рәсем, аппликация)

 

Апрель:  01 телефон номеры белән танышу.

Янгын, ут турында табышмаклар чишү.

"01" дидактик уены.                                                                      

 

Май:  Янгын сүндерүчеләр эше турында йомгаклау әңгәмәсе.

С. Я. Маршакның "Билгесез герой турында хикәя"се буенча әңгәмә.

Өйрәнелгән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлау.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Перспектив план"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру"

Мәктәпкәчә яштәге балаларны фольклор әсәрләре беләнтаныштыру эшенң перспектив планы     № Тема Уртанчылар төркеме Зурлар төркеме Мэктэпкэ хэзерлеклэр торке...

перспектив план

Торле торкемнэрдэ эти- энилэр белэн уткэру очен жыелыш хэм консультация темалары...

перспектив план

зурлар төркеме өчен сөйләм үстерү өчен перспектив план...

перспектив план

зурлар төркемендә сөйләм үстерү буенча перспектив планлаштыру...

Балалар бакчасында ата-аналар белән эшләү буенча перспектив план.

Катнаш төркемдә ата-аналар белән эш өчен уңайлы, кыскача эш планы...