Балалар бакчасында ата-аналар белән эшләү буенча перспектив план.
рабочая программа (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

CАХАПОВА ГУЛЬНАРА САЛИХОВНА

 

Катнаш төркемдә ата-аналар белән эш өчен уңайлы, кыскача эш планы

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                                    «Таңбатыр» балалар бакчасы                                                                                                                                                                                                                                                      

                                                                                                                       мөдире белән килешенде

                                                                                                                             ________Л.Ф.Галиева

   Балалар бакчасында ата-аналар белән  эшләү буенча перспектив план.       

                                         2016/2017 нче уку елы   

сентябрь

Эш формалары:

1.Уку елына бердәм әзерлек.

2. Аерым ата-аналар белән «киңәшмәләр»

3. Консультация «Гаилә белән табигатьтә ял итү»

Максат:

1. Төркем планы һәм кагыйдәләренә нигезләнеп бердәм эшчәнлек алып барырга өндәү. Яңа килгән балалар белән төрем балаларына һәм тәрбиячегә карата адаптация чоры җиңел формада үтү өчен эш алып бару.

 2. Баланы тәрбияләүгә  карата һәр гаиләнең максатын, мөмкинчелекләрен өйрәнү; гаиләләренң нәрсә белән кызыксынып яшәүен ачыклау.

3. Гаилә белән бергәләп табигатьтә ял итү файдасы һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында киңәшләр бирү.

Күрсәтмә мәгълүмат:

1.«Көндәлек режим», «Бердәм эшчәнлек челтәре»

2. Ата-аналар өчен мәгълүмат.

3. Фотокүргәзмә оештыру.

октябрь

Эш формалары:

1 Консультация «Балага сәламәтлеген саклап калырга булышыйк»

2. Консультация «Гаиләдә ана телендә сөйләшәбез»

3. Спартакиада «Без спорт сөюче гаилә»

 Максат:

1.Ата –аналарга беренче, икенче яки бердәнбер баланы тәрбияләү буенча киңәшәр бирү, аның психикасын саклау.

2. Ана теленең әһәмиятлеген, гөреф-гадәт сакланыш, тел байлыгы, киләчәгебез икәнен төшендерү.

3.Балаларда, әти-әниләр белән берлектә физик культурага, чыныгу серләренә кызыксыну уятырга, гаиләләрне бакча тормышына тартырга.

Күрсәтмә мәгълүмат:

1. Күчмә китапчык, балаларны тәрбияләү буенча «кисәтүләр» белән. Рәсемнә тәкъдим итү.

2. Татар телендә китаплпр тәкъдим итү.

3. Кул очлыкларына массаж ясау буенча бармак уеннары исемлеге.

ноябрь

Эш формалары:

1 Консультация «Сәламәтлек табаннан башлана»

2. Консультация «Сәламәтләндерү, чыныктыру эшчәнлегендә традицион булмаган  җиһазлар»

3. «Әниләр көненә» карата бәйрәм иртәсе.

Максат:

1. Ата-аналарны үз эшченлекләренә карата анализ ясарга, балалар сәламәлеген саклау буенча фикер алышырга өйрәтү.

2.Балаларда һәм ата-аналарда традицион булмаган чыныгуга кызыксыну уяту,  мәгълүмати яктан үстерү.

3. Күтәренке күңел, бәйрәм хисе булдыру.

Күрсәтмә мәгълъмат:

1.Анкеталар тәкъдим итү.

2.Ташландык материаллардан ясалган массажорлар күрсәтү.

3. Белдерү.

 декабрь

Эш формалары:

 1. Консультация «Балалар телен үстерүдә балалар бакчасы һәм гаиләнең хезмәттәшлеге»

2.Төркем мәйданчыгын, бүлмәне Яңа ел бәйрәменә әзерләү, бизәү.

3. Гомүми җыелыш. «Антикоррупцион эшчәнлек»

4.«Яңа ел бәйрәме»

Максат:

1. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү.Уртак фикергә килү.

2. Балалрда һәм ата – аналарда бәйрәм алды хисе булдыру.

3.Яңа  мәгълъмат бирү.

4. Бердәм, күтәренке кәеф белән балаларның бәйрәмгә эзерелеген булдыру.

Күрсәтмә мәгълъмат:

1. Китаплар белән таныштыру.

2.Фото, рәсемнәр.

3.Күчмә китапчык.

4.Белдерү.

январь

Эш формалары:

1. Фоторепортаж:«Гаилә эшчәнлеге белән танышабыз! »

2.Яхшы эшләр көне: «Иң яхшы җимлек»

3. Фотокүргәзмә – «Бакчада уйныйбыз, көләбез, көн дәвамында күпне беләбез »

Максат:

1.Төркемнең бердәм, татулыгын, шатлыклы вакыйгалар белән уртаклашуны  булдыру.

2. Ата-аналарны бердәм эшкә тарту.

 3. Уен эшчәнлеге аша балаларда коммуникатив күнекмәләр булдыру.

Күрсәтмә мәгълъмат:

1. Фотокүргәзмә  «Без ничек гаилә белән Яңа елны каршыладык »

2.«Җимлекләрне ясау төрләре»,

Кошлар турында шигырләр, җырлар;

3. Күргәрмәне оештыру: «Төре киңәшләр»

февраль

Эш формалары:

1. Киңәшләр: «Әкиятләр укыйбыз»

2. Стенд:«Минем әти- солдат! » (бердәм кичә)

3. Консультация:«Физкультура – ура! »

Максат:

1. Әкиятләрнең эчтәлеген барлау, балаларга укырга теләк уяту;

2. Балаларны һәм әниләрне котлау, стед ясауга тарту.

3. Ата-аналарны сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, балаларның сәламәтлеген ныгытуга чакыру.

Күрсәтмә мәгълъмат:

1. Әкият рәсемнәре, китаплар.

2. Әтиләрнең фотосүрәтләре.

 3.«Сулыш гимнастикасы», «Туп белән уеннар»

 март

Эш формалары:

1. Гоммүми җыелыш, профилактик эшчәнлек (балик булмаганнар һәм закон)

2. Консультация «Гаилә шартларында балаларның сәнгать эшчәнлеге буенча технологик күнекмәләрен формалаштыру»

3. Төркемдә  «Яраткан әниемә бүләк!» бәйрәм иртәсе.

Максат:

1. Ата-аналарны  законнарның сакланышы, үтәлеше буенча таныштыру, тәрбия чарасының кечкенәдән башлануын искәртү.

2. Сәнгать елы уңаеннан, кайбер сәнгать төрләре белән, яңалыклар белән таныштыру.

 3. Бердәм, күңелле бәйрәм хисе, катнашырга теләк булдыру.

Күрсәтмә мәгълъмат:

1. Рәсемнәр.

2. Рәсемнәр, әзер кул эшләре.

3.Котлаулар, әниләр белән фоторәсемнәр, белдерү.

апрель

Эш формалары:

1. Балаларның кул эшләренә күргәзмә: «Тукай әкиятләрендә кунакта»

2.Ачык ишекләр атналыгы.

Максат:

1.Г.Тукай әсәрләренен гаилә шартларында бергәләп өйрәнүгә теләк уяту, бердәм, балалар белән берлектә кул эшләре башкаруга төрле алымнар тәкъдим итү.

 2.Балалар бакчасында шөгылләр торышы белән таныштыру.

Күрсәтмә мәгълъмат:

1.Әзер кул эшләре, ясау схемалары.

2. Шөгылләр челтәре, фотокүргәзмә.

май

Эш формалары:

1.Балалар бакчасы территориясен төзекләндерү буенча ата-аналар белән бергәләп өмәләр оештыру.

2. Фотокүргәзмә: «Җиңү көне!»

3. Конкурс «Иң матур гөллләр  үстерүче»

4. «Чыгарылыш  кичәсе» мәктәпкә баручы балалар өчен бәйрәм кичәсе үткәрү.

Максат:

1.Балалар өчен матурлык тудырырга теләк уяту, бердәм, дус хезмәт итү.

2. Ата-аналрны «Җиңү бәйрәме»н каршылауда җәлеп итү.

3.Матырлык күрә белү, башка ата-аналар белән «серләрн» уртаклашу. 4.Бакча белән саубуллашу мизгелләрен күңелле үткәрүгә теләк уяту.

Күрсәтмә мәгълъмат:

1. «Бармак уннары» , «Гаилә белән бергәләп!» стед.

2. Балаларның кул эшләре.

3. «Җәйге чорда дөрес ял итү» эчтәлек буенча рәсемнәр.

4. Чакыру кәгазләре,  фотокүргәзмә «Сау бул, бакча!»

 

                          Тәрбияче: ___________/Сахапова Г.С./


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча перспектив план

Зурлар төркемендэ аралашу (сөйләм телен үстерү) буенча перспектив планАй№Шөгылнең темасыБурычларКирәкле җиһазларсентябрь1Рәсем карау һәм хикәя төзү. “Балалар бакчасында”1.Тәрбияче хезмәте туранд...

Театраль эшчәнлек буенча перспектив план

Гильманова Эльмира Хайдаровна  воспитатель МБДОУ№130  Казань 19.07.2014.Театраль эшчәнлек буенча перспектив план...

Балалар бакчасында сөйләм үстерү буенча үстерешле уеннар картотека

Үстерешле уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың ...

Балалар бакчасында ата-аналар өчен “Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Р.Фәхретдин киңәшләре” темасына консультация.

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”....