Театраль эшчәнлек буенча перспектив план
календарно-тематическое планирование (старшая группа) на тему

Гильманова Эльмира Хайдаровна  воспитатель МБДОУ№130  Казань 19.07.2014.Театраль эшчәнлек буенча перспектив план

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zukhra.docx51.56 КБ

Предварительный просмотр:

Сентябрь

Шөгыльнең        темасы

    Максат һәм бурыч

     Методик     күрсәтмәләр

1.”Пәрдә ябык”

Театр культурасы

Балаларда сәхнәгә кызыксынучанлык уяту. Иптәшләре белән дуслык, татулык, аралашучанлык тәрбияләү. Балаларның зиһенен, игътибарын, күзәтүчәнлеген арттыру.Грим һәм профессиональ костюмнар белән таныштыру,үз-үзеңне концерт –театрда дөрес тоту.

Театр терминнарына уеннар “Мин дә”. “Кошлар ояда”уены. Игътибарлылыкка уен “Сигналны тыңла!”

2.”Мин әйтәм, син тыңла һәм эшлә”

Сулыш алу күнегүләрен , артикуляцияне үстерү. Балаларның зиһенен, игътибарын, аралашучанлыгын, күзаллавын камилләштерү.

“Игътибарлы бул” уены. Тел шомарткычы: “Беләсеңме? Үзе яхшының- эше дә яхшы, үзе яхшыга- кеше дә яхшы”

3. “Өч кыз” әкияте

Балаларны әкияттәге уйдырмаларга ышану теләге уяту.

“Очты-очты”уены. Тизәйткеч ятлау:”Урманда җиләк җыйганда җиңен ерткан Җамалый!Елама-елама Җамалый, елап җиңең ямалмый!”

4 Салмак кына көз килә.”Төремкәй” әкиятен сәхнәләштерү өстендә эш.

Балаларны эмоциональ яктан әкиятне кабул итәргә өйрәтү.Сөйләм телендә эмоциональ кичерешләрне, уй-фикерләрне чагылдыру.

Табышмак әйтү:”Һәр көн диярлек елап яшь коя. Килгән кошларны көньякка куа” (Көз). Әкиятне уку.

Октябрь

Шөгыльнең темасы

Максат һәм бурыч

Методик күрсәтмәләр

1.”Без актерлар”

Артистлык сәләтләрен үстерү, тасвирлап сөйли белү күнекмәләрен ныгыту. Балаларның күмәкләшеп уйнауларын тәрбияләү.

 “Чыпчыклар” уены. “Пантомима” уены. Мимикага уен “Минем хәләтем”. Театр темасына әңгәмә.

2. “Төремкәй” әкиятенә генраль репититиция.

Балаларда бер-берсен тыңлый белү сыйфаты тәрбияләү. Сәнгатьитеп сөйли белүләренә ирешү, дикцияне арттыру.

Дикция өстендә эләү. “Предметны җанландыр” уены.

3. Ритмопластика.

Ритм, тизлек, координация, пластика, хәрәкәтчәнлекне камилләштерү.

Сулыш алу күнегүләре: “Паровоз”. Хәрәкәтле уеннар “Мәче-тычкан уены”.

4. Театраль уеннар.

Хәтер сәләтен, игътибарлыкны үстерү. Күзаллау, фикерләү сәләтен арттыру.

Көлдергеч уены:”Көлдермеш”.”Без пешекчеләр” театраль уены.

Ноябрь

Шөгыльнең     темасы

Максат һәм бурыч

Методик күрсәтмәләр

1.Уйдырма предметлар белән шөгыль.

Уйлап, тасвирлап сөйли белү күнекмәләрен ныгыту. Бердәмләшеп, бер фикергә килеп сәхнәдә уйнау.

“Эшләгәнне әйтмибез, ләкин күрсәтәбез” уены

“Күрсәт әле үскәнем"уены

2.”Төремкәй” әкиятен сәхнәләштерү.

Әкият геройларына охшашлык тәрбияләү. Балаларда сәхнәгә чыгып уйнау теләге уяту.

3. “Кызыл калфак” әкияте

Сүзләрне һәм хәрәкәтләрне төгәл әйтә, күрсәтә белүләре өстендә эшләү. Сюжетлы-рольле уеннарда әкиятне чынбарлык итеп кабул итәргә өйрәтү.Сәнгатьле итеп сөйли белүләренә ирешү.

Сулыш алу күнегүләре. Җырлы уен:”Җиләк җыям, как коям”.

4.Уйдырма предметлар белән уен.

Сәхнәдә бердәмләшеп уйнау теләге уяту. Яңа очраган сүзләрең мәгънәләрен аңлап, сүзлек запасын баетып тасвирлап сөйләргә өйрәтү.

Туган көн уены “Ак калач”. Туплы уеннар.

Декабрь      

Шөгыльнең     темасы

Максат һәм бурыч

Методик күрсәтмәләр

1Этюдларны уйнау.

Балаларны “этюд” төшенчәсе җелән таныштыру. Мимика һәм хәрәкәтләр аша эмоциональ хисләр тәрбияләү.

“”Нәрсә ул этюд?”темасына әңгәмә. “Театр билетлары сатып алу”уены.

2. .”Кызыл калфак” әкиятенә репетицияне башлау.

Олыларга карата хөрмәт тәрбияләү. Эчке-тышкы матурлыкны аңларга өйрәтү.

Җ-авазы өстендә эш.

3. Этюдларны уйнау.

Балаларның образлы күзаллауларын, иҗадилыкларын, диалогик сөйләмнәрен үстерү. Бергәләп рольгә кереп уйнарга өйрәтү.

Дикция өстендә эш.

4.Ритмопластика.

Хис, фикерне чагылдырырга өйрәтү. Сигналларга игътибарсыз калмаска, геройларның характерларын чагылдырырга өйрәтү.

Сулыш алу күнегүләре (шар кабарту).

Январь

Шөгыльнең      темасы

Максат һәм бурыч

Методик күрсәтмәләр

1.”Кызыл калфак”әкиятен сәхнәләштерү.

Сөйли белү теләге уяту, рольләп образларга керү, күңелләрен күтәрү. Диалогик сөйләм телен үстерү.

2.Яңа ел әкиятләре буенча сәяхәткә әзерлек.

Балаларны кыш, кар төшенчәләре белән таныштыру. Табигатькә сак караш тәрбияләү. Чагыштырып тасвирлый белү күнекмәләрен үстерү.

Сүзлек өстендә эш (ыжгыра, бөтерелә, шуам, тәгәрәтәм).

3. “Кыш бабайга хат”

Балаларда бәйрәмнәргә карата уңай мөнәсәбәт, үз фикерләреңне бер юнәлештә туплый һәм аны башкаларга җиткерә белү сыйфаты тәрбияләү.

Яңа ел турында әңгәмә. Тел шомарткыч (ш,с авазлары).

Ыш-ыш –ыш, безгә килде салкын кыш.

Су-су-су, суыкта битләр алсу.

Февраль

Шөгыльнен   темасы

Максат һәм бурыч

Методик күрсәтмәләр

1.”Куян өе” этюд.

Балаларны үз фикерләрен, эмоцияләрен чагылдыра белергә өйрәтү. Фикерләрне бер юнәлештә туплый белү сәләтен үстерү.

Тизәйткеч: Чәнти бармагым куян,куянны кая куям?      Хәрәкәтле уен “Куяннар һәм бүре”                      

2.Уеннар һәм күнегүләр (культура  һәм сөйләм техникасы).

Дөрес һәм чиста бәйләнешле сөйләм телен үстерү (сулыш, артикуляция, дикция, интонация).

Сулыш алу күнегүләре. Татар авазларына күнегүләр.

3. Театраль уен. (бармак уеннары,”Тату гаилә”)

Сәнгатьле сөйләргә өйрәтү. Кул беләзекләрен яздыру. Гаиләдә бер-берсенә игътибарлылык, ярдәмләшү, дуслык, үзара хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дидактик уен”Дөрес тап”. Интерактив тактада эш.

4.”Карак песи” әкияте.

Балаларны әкият белән таныштыру . Шигырьне сәхнәләштерү аша балаларда артислык сәләтен үстерү.

Интерактив тактада әкият белән танышу. Сүзлек өстендә эш: хыянәтче,пескәем

Март

Шөгыльнең         темасы

Максат һәм бурыч

Методик күрсәтмәләр

1.”Карак песи”әкиятенә репетиция

Балаларны әдәплелеккә өйрәтү, уен кагыйдәләренә төшендерү.Эшләгән эшең өчен җавап тотарга, әкияткә анализ ясарга өйрәтү.

Сулыш алу күнегүләре

2.”Карак песи”әкиятен сәхнәләштерү.

Диалогик сөйләм телен үстерү.Күңел күтәренкелеген булдыру.Үз эшеңнән дәрт, канәгатьлек алу.

3. “Тизәйткечләр” (культура һәм сөйлам техникасы)

Дөрес сөйләм телен үстерү. Артикуляцияне камилләштерү. Авыр әйтелә торган сүзларне, сүзтезмәләрне тиз, төгәл әйтергә өйрәтү.

Ша-ша-ша-менә сиңа тамаша.       Шә-шә-шә-су тулы шешә.

4.”Өстәл театры”

Өстәл театры курчаклары белән эшләү алымнарына өйрәтү.Балаларны мавытыру.

Дикция өстендә эш.

АпрелЬ

Шөгыльнең         темасы

Максат һәм бурыч

Методик күрсәтмәләр

1.Шәүлә тетры белән таныштыру.

Кызыксынучанлык уяту. Фикерләү сәләтен үстерү.

Сүзле уеннар. 

2.Габдулла Тукай әкиятләренә сәяхәт. “Су анасы”, “Шүрәле”

Балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту,  ихтирам хисләре тәрбияләү. Тормыш һәм иҗат юлыбелән таныштыру.

Зиһен үстерү уеннары: “Яхшы-начар” уены Әкиятләр белән танышу.

3. Г.Тукайның “Бала белән күбәләк”шигырен сәхнәләштерүгә әзерлек.

Әсәргә карата кызыксынучанлык уяту. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, иҗадилыгын үстерү.

Тизәйткеч: Аз-маз алдап өйрәнгәч, алдарны да алдаган. Алдап алты адым да, алга китә алмаган.

4. Г.Тукайның Тукайның “Бала белән күбәләк”шигырен сәхнәләштерү.

Балаларда оештыру һәм алып баручы ролен башкару осталыгын формалаштыру, үзләренең эш-гамәлләренә яраклашырга өйрәтү.

Әдәби викторина үткәрү: Тукай шигырьләрен беләсеңме?

Май

Шөгыльнең                   темасы

Максат һәм бурыч

Методик күрсәтмәләр

1.Сабан туена әзерлек.

Образлар аша баланың күзаллау сәләтен, фантазиясен, сөйләм телен үстерү.

Җырлы-сүзле уеннар.

2.”Спорт мәйданчыгында”

Балаларда бер-берсен тыңлый, кирәк вакытта башкаларның җавапларын тулыландыра белү сыйфатларын тәрбияләү. Хәтерен, иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен устерү.

Сүзле уеннар: “Шаян балалар”. Интерактив тактада уеннар белән танышу.

3. “Күчтәнәчтә кунакта”(мультфильмнар)

Балаларда матур әдәбияткә кызыксыну уяту. Ана телендә эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп әйтеп бирә белү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.Геройларның кылган эшләренә анализ ясау.

Аудио-видео язмалар тыңлау, карау. Үстерешле уен:”Сүз эчендә уен бар”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча перспектив план

Зурлар төркемендэ аралашу (сөйләм телен үстерү) буенча перспектив планАй№Шөгылнең темасыБурычларКирәкле җиһазларсентябрь1Рәсем карау һәм хикәя төзү. “Балалар бакчасында”1.Тәрбияче хезмәте туранд...

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен саф һавада йөрү буенча перспектив план

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен саф һавада йөрү буенча перспектив план тәкъдим итәм....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...

Кечкенәләр төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план.

Кечкенәләр төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план....