Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен саф һавада йөрү буенча перспектив план
календарно-тематическое планирование (подготовительная группа) на тему

Миронова Гулия Ринатовна

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен саф һавада йөрү буенча перспектив план тәкъдим итәм.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сентябрь

Проект темасы

Күзәтү

Хәрәкәтле, аз хәрәкәтле уеннар

Хезмәт

Шәхси эш

Мөстәкыйль эшчәнлек

1 атна

Белем бәйрәме

Һава торышын билгеләү, күзәтү. Сыйфатларны дөрес кулланып көн торышын хикәяләргә өйрәнүне дәвам итү. Балаларда күзәтүчәнлеккә карата кызыксыну уяту.

“Ябалак һәм бөҗәкләр”, “Күз бәйләш”, “Кем тавышы?”.

Уен мәйданчыгын тәртипкә китерү: себерү, чүпләрен җыю. Аларны җыеп махсус урынга түгү.

Балаларны йөгергәндә дистанция сакларга өйрәтү.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

2 атна

Аралашу әдәбе

Күрше мәйданчыкка йөрүче балалар белән дустанә мөнәсәбәтләр үстерү. Алар белән аралашуда әдәплелек, культура тәрбияләү.

“Йортсыз куян”, “Энә, җеп, төен”, “Капта, коп”.

Чәчәкләр бакчасыннан өлгергән орлыкларны җыю. Корыган ботаклардан түтәлләрен арындыру.

Балалар белән туп ату, тоту күнегүләрен ныгыту.

Шнур астыннан чыгуны камилләштерү.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

3 атна

Туган ягым – яшел бишек

Балалар бакчасы тирәсендәге  агачлар, куакларның торышын карау. Аларның көзге үзгәрешләр кичерүенә игътибар бирү. Әлеге үзгәрешләрне билгеләре буенча тану, нилектән булуын аңлату.

“Хәйләкәр төлке”, “Җиләк, гөмбә, чикләвек”, “Ватык телефон”.

Физик тәрбия мәйданчыгын коры- сары ботак, яфраклардан арындырырга ярдәм итү.

Ориентирга (куб, кегля) чагышып, йөгерүдә төгәл борылышлар ясауда күнектерү.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

4 атна

Абдулла Алиш иҗаты

Соңгы җылы көннәрдә күренүче бөҗәкләрне күзәтү. Аларның  салкын вакытка әзерлеге турында әңгәмәләр кору. Бөҗәкләр турында әкиятләр уйлап табу, фантазия һәм тел байлыгын үстерү.

“Парыңны куып тот”, Без дә”, “Кайтаваз”.

Тәрбияче белән куакларның һәм агачларның корыган һәм сынган ботакларын секатор белән кисү. Корыган яфракларны җыеп чүплек базына ташлау.

Тәрбияче сигналын ишетүгә юнәлгән күнегүләрне кабатлау.

Кыршауны тәгәрәтүдә ныгыту.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

Октябрь

Проект темасы

Күзәтү

Хәрәкәтле, аз хәрәкәтле уеннар

Хезмәт

Шәхси эш

Мөстәкыйль эшчәнлек

1 атна

Алтын көз!

Табигатьтәге көзге үзгәрешләрне табу, аларны аңлату, җәнлекләр, кошлар тормышындагы  үзгәрешләрне әйтеп бирү. Көзге табигатькә карап сокланырга өйрәтү.

“Тасманы ал”, “Туп уйнау”, “Кайнар бәрәңге”.

Уен мәйданчыгын корыган яфраклардан арчу, чүпләрне җыю.

Предмет арасыннан хәрәкәтне камилләштерү.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

2 атна

Яшелчә, җиләк- җимеш

Яшелчә бакчасындагы көзге уңышның мул булуын күзәтү. Көз – ел фасылының уңыш бирүче булуын ассызыклау.

“Ашханә”, “Яшелчәләр”, “Кәбестә”.

Түтәлләрдән уңыш җыю, түтәл җирен җыештыру. Мул уңышка сөенү.

Эскәмиядән сикергәндә ярым бөгелгән тезләр халәтен саклауны ныгыту.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

3 атна

Яшелчә, җиләк- җимеш

Кабак, кабачки кебек яшелчәләрнең мулдан үсүенә соклану. Аларның эре, зур, матур булуын күзәтү.

“Кармак”, “Бегемотиклар”, “Ашарга ярый, ашарга ярамый”.

Яшелчә бакчасын җыештыруны дәвам итү. Корыган чәчәкләрне җыеп түгү.

Тигезлек саклауга күнегүләр башкару.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

4 атна

Икмәк- яшәү терәге

Балалар бакчасы җирлегендә үстерелгә культуралы үсемлекләрне күзәтү. Аларның орлыклары җитешкән, башаклары тулы.

 “Кошлар китә”, “Түбәтәйле”, “Очты, очты...”

Тәрбияче белән кырны уңыштан арындырып, чистарту. Ул урынга көзге яфракларны черемә итеп күмү.

Хәрәкәт темпын һәм төрен үзгәртеп йөрү, йөгерүне ныгыту.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

Ноябрь

Проект темасы

Күзәтү

Хәрәкәтле, аз хәрәкәтле уеннар

Хезмәт

Шәхси эш

Мөстәкыйль эшчәнлек

1 атна

Гаилә һәм йорт җиһазлары

Көзге салкын көннәргә игътибар үстерү. Табигатьтәге үзгәрешләрне барлау, күзәтү. Кошларның аз булуы, күбесенең җылы якларга китүе турында сөйләшү.

“Әбәкне кайтар”, “Казлар- аккошлар”, “Маймылча купмый”.

Уен мәйданчыгыннан соңгы яфракларны җыеп бетерү: себерү, түгү.

Шнур аркылы сикерүдә этелергә өйрәнүне дәвам итү.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

2 атна

Гаилә һәм йорт җиһазлары

Кошларны күзәтү: аларның гәүдә төзелеше, ни белән туклануы турында сөйләшү. Кошларны танып белү, атамаларын дөрес әйтүдә ярышу.

“Ике суык”, “Ачкычлар”, “Түбәтәй”.

Балаларда ярдәмләшү теләген уяту: салкын вакытта кошлар өчен ипи валчыгы, җим алып чыгуны оештыру.

Кыска скакалка ярдәмендә сикерүне ныгыту.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

3 атна

Ашамлыклар һәм савыт- саба

Агач һәм куакларның бушап калуын игътибарга алу. Аларның кышкы йокысы турында әңгәмәләр оештыру. Ни өчен яфраксыз калулары  буенча белем һәм күзаллауны үстерү.

“Песи белән тычканнар”, “Машина һәм җәяүлеләр”, “Ак димә, кара димә”.

Комлыктагы комны чистартып калдыру: ботак һәм ташлардан арындыру. Комлыкны кышлыкка әзерләү.

Дуга астыннан үтүгә күнектерү.

Предмет арасыннан йөрүдә баланс сакларга өйрәтү.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

4 атна

Милли киемнәр

Балалар белән һава торышына карап киенү кирәклеге турында сөйләшү. Салкын вакыт өчен кулай өс һәм аяк киемнәрен барлау. Урамдагы кешеләрнең ничек киенүләрен күзәтеп, кием- салым атамаларын ныгыту.

“Шат балалар”, “Җилнең төрлесе була”, “Йомгак”.

Уеннардан соң уенчыкларны чистартып җыю, кәрзингә тутырып алып керү.

Сикерүләр төрләрен кабатлау.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

Декабрь

Проект темасы

Күзәтү

Хәрәкәтле, аз хәрәкәтле уеннар

Хезмәт

Шәхси эш

Мөстәкыйль эшчәнлек

1 атна

Кыш. Кышкы уеннар

Беренче карга соклану. Кар бөртекләрен тоту, аларның гаҗәеп төзелешен күзәтү. Кыш ел фасылының билгеләрен ныгыту. Һава торышына күзәтүләр ясауны дәвам итү.

“Кыш бабай”, “Карусель”, “Ыргыт”.

Мәйданчыкны кардан себерү. Карны махсус урынга өю.

Озак йөгерүгә күнектерү.

Тигезлек саклауга күнегүләрне кабатлау.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

2 атна

Кыш. Кышкы уеннар

Кышкы хәрәкәтле уеннар турында сөйләшү, аларны башкару. Кышкы кием- салым атамаларын ныгыту.

“Аучы, этләр һәм куяннар”, “Кар шарчыклары”, “Соры куян утыра”.

Уенчыкларны җыю. Сукмакларны кардан чистарту.

Игътибарлылыкка уеннар уйнау: “Үткәндә аударма!”, “Түгәрәктән түгәрәккә”, “Тукта!”.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

3 атна

Кыргый хайваннар

Балалар белән кыргый хайваннар турында искә төшерү. Аларның кышкы тормышы хакындагы белем һәм күзаллауны үстерү, тулыландыру.

“Кыш һәм җәй бабай”, “Һөҗүмнән саклан”, “Кар йомарламнары ташу”.

Карны көрәү, аны билгеле бер урынга җыеп тау өчен җирлек әзерли башлау.

Кар йомарламнары ясауда ныгу.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

4 атна

Кышлаучы кошлар

Балаларда ярдәмчеллек, миһербанлылык кебек сыйфатларны тәрбияләүне дәвам итү. Кошлар өчен җимлекләр элү, җим сибү. Аларны якыннан күзәтү мөмкинлегенә сөенү.

“Аучылар һәм куяннар”, “Акула”, “Очты, очты...”

Җимлеккә җим сибүне оештыру.

Тәрбияче ярдәме белән тау өю эшчәнлеген дәвам итү. Тауны су сибеп катыру.

Кардан төрле корылмалар ясауга күнектерү.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

Январь

Проект темасы

Күзәтү

Хәрәкәтле, аз хәрәкәтле уеннар

Хезмәт

Шәхси эш

Мөстәкыйль эшчәнлек

1 атна

Йорт хайваннары һәм кошлары

Урамда күренгән эт- песиләрне күзәтү, авылдагы йорт хайваннарын искә төшерү. Аларның тормышына кыш нинди үзгәреш алып килде икән?

“Һөҗүмнән саклан”, “Чана ярышы”, “Урындыклар”.

Балалар белән тауны ясап кую. Кардан төрле фигуралар ясау өчен кар өемнәре көрәү, кар ташу.

Шуышу кебек хәрәкәт төрен ныгыту.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

2 атна

Транспорт, юл йөрү кагыйдәләре

Урамда күренүче транспорт төрләрен күзәтү: атау, кулланылышын аңлату. Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту.

“Һөҗүмнән саклан”, “Чана ярышы”, “Урындыклар”.

Урамнан кергәндә уенчыкларны җыеп алуны дәвам итү. Кардан фигуралар ясау.

Ераклыкка сикерүдә камилләшү.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

3 атна

Һөнәрләр

Балалар белән атна дәвамында балалар бакчасындагы төрле һөнәр ияләрен күзәтү: завхоз, кладовщик, дворник, һ.б. Аларның хезмәте турында белем һәм күзаллауны үстерү.

“Космонавтлар”, “Чаналарга!”, “Кайнар кул”.

Участоктагы артык карны кырый- кырый җирләргә өю. Кар корылмалардан кар себерү.

Хоккей элементларын кулланып күнегүләр башкару.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

4 атна

Мультфильмда кунакта

Башка участокларда ясалган, төзелгән карлы корылмаларны күзәтү. Нинди әкият геройлары булуын танып белү? Балалар бакчасындагы тәрбияче, бүтән төркем эшчәнлеге өчен сөенеч хисләре кичерү.

“Йөгереп кит”, “Күз бәйләш”, “Ничә адым”.

Участокта тәртип, чисталык саклау. Сукмаклардан кар көрәү. Уенчыкларны җыеп алып керү.

Бер- береңне чанада, шугалакта тартып йөрүдә сынашу.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

Февраль

Проект темасы

Күзәтү

Хәрәкәтле, аз хәрәкәтле уеннар

Хезмәт

Шәхси эш

Мөстәкыйль эшчәнлек

1 атна

Мин дөньяның бер кешесе

Буранлы, җилле яки тыныч көннәрне чагыштыру атнасы уздыру, күзәтүләрне анализлау. Һава торышын билгеләүче сүзләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәнү.

“Чыпчыклар”, “Ике һәм өч”, “Тап һәм дәшми тор”.

Участокны артык карлардан чистартып торуны дәвам итү. Көрәкләрне, уенчык һәм спортинвентарен кардан кагып алып керү.

Клюшка, шайба белән күнегүләр башкаруны дәвам итү.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

2 атна

Мин һәм минем сәламәтлегем

Кышкы саф һаваның, кышкы хәрәкәтле уеннарның кеше сәламәтлеге өчен уңай булуы турында әңгәмәләр кору.Саф һавада физик тәрбия белән шөгыльләнү вакытында сәламәтлек өчен файдалы булуын игътибарга алып тору.

“Бүре һәм көтүче”, “Кар шарчыклары”, “Утыр, утыр, Мәликә”.

Тауның ватыла башлаган урыннарын рәтләп кую, катыру.

Уенчыкларны җыеп алып керү.

“Фигура” уенын уйнау.

Тигезлек саклауга күнегүләрне кабатлау.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

3 атна

Муса Җәлил. Ил сакчылары

Боз, кар белән төрле экспериментлар атнасы уздыру. Шул рәвешле кар һәм бозның үзлекләрен ныгыту, күзәтүчәлекне үстерү, балаларда кызыксынучанлык тәрбияләү.

“Кармак”, “Маймыллар аулау”, “Хат ташучы”.

Экспериментлар өчен махсус савыт- сабаны әзерләп алып чыгу, тәрбиячегә аларны үткәрүдә ярдәм итү.

Эстафеталы уеннар оештыру аша балаларда коллективизм тәрбияләү.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

4 атна

Халыкара телләр

Кышкы экологик сукмак күзәтү атнасын уздыру. Кышкы күренешләр, объектларның кышкы периодта нинди булуын игътибар белән күзәтеп истә калдыру. Язмача, рәсемнәр аша төркем эченә кергәч теркәү эшчәнлеген булдыру. Балаларда кыш ел фасылы турында күңелле истәлекләр, тирән мәгълүмат калуга этәргеч ясау.

“Тычкан капканы”, “Куянкай”, “Кайтаваз”.

1 нче кечкенәләр төркеме нәниләре өстеннән шефлык атнасы оештыру. Алар белән уйнау, аралашу. Кечкенәләргә карата сак караш, дустанә мөнәсәбәт, ярдәмчеллек тәрбияләү.

Уеннардан соң уенчыкларны җыеп керү.

Биеклеккә сикерүне камилләштерү.

Шеренгада тупны бер- береңә бирүне кабатлау.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

Март

Проект темасы

Күзәтү

Хәрәкәтле, аз хәрәкәтле уеннар

Хезмәт

Шәхси эш

Мөстәкыйль эшчәнлек

1 атна

Бүлмә гөлләре

Кышларга калган кошлар (күгәрчен, чыпчык, карга) турында булган белем һәм күзаллауны ныгыту, баету. Кошларның язгы чорга чыккач үз- үзен тотышындагы үзгәрешләр турында әңгәмәләр үткәрү (язга чыккач кошлар азыкны үзләре табарга тырыша, кайбер кошлар урманга җәйләргә китә, гаилә коралар, һ.б.). Табигый шартларда кошларны күзәтәсе килү теләген формалаштыру.

“Чүлмәк сатыш”, “Алдыр чишмә, тамчылый”, “Кем китте”.

Уен мйданчыгында карларны көрәү, эри башлаган кар фигураларын тәртипкә китерү.

Участоктагы сынык ботак- санакларны җыю.

Көрәкләрне җыю, уенчыкларны алып керү.

Туп белән күнегүләрне кабатлау.

“Тупны стенага” уенын өйрәнү.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

2 атна

Ямьле яз

Яз ел фасылына хас сыйфатларны, билгеләрне күзәтә башлау. Табигатьнең уянуына, көннәр җылынуына сөенү. Балаларның әйләнә- тирә дөньяга карата кызыксынуын үстерү. Кечкенә үзгәрешләрне билгеләргә өйрәтүне дәвам итү.

“Сыерчык оялары”, “Туктап кал”, “Кулда нәрсә икәнен бел”.

Уенчыкларны җыю һәм алып керү.

Ориентлашуны үстерүгә күнегүләрне ныгыту.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

3 атна

Исәнмесез, кошкайлар

Җылы яктан кайтучы кошлар, кошларның нинди юллар узуы, туган якларын сагынып кайтуы турында сөйләшүләр уздыру. Кошларның атамаларын ныгыту. Җимлекләргә җим сибүне дәвам итү.

“Тупны югарыга”, “Җирдә калма”, “Без унике кыз идек”.

Җимлекләрне чистарту, яңадан элеп, җим сибү.

Уенчыкларны җыеп алып керү.

Хәрәкәт активлыгын үстерүгә күнегүләр башкару.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

4 атна

Урман. Кызыл китап

Урамдагы агач һәм куаклардагы үзгәрешләргә игътибарны көчәйтү. Яз җитү белән алар “терелә”, ботаклары “уяна”. Агачлар турындагы белем һәм күзаллауны мөмкин кадәр киңәйтү, атамаларын белү.

“Челән белән бакалар”, “Куянкай”, “Диңгез дулкынлана”.

Участоктагы карларны эресен өчен тирә- якка аткалау. Сынган ботакларны җыеп алу.

Туп, скакалка ярдәмендә күнегүләрне ныгыту.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

Апрель

Проект темасы

Күзәтү

Хәрәкәтле, аз хәрәкәтле уеннар

Хезмәт

Шәхси эш

Мөстәкыйль эшчәнлек

1 атна

Китап кайдан килә

Апрель аенда уянучы тал песиләрен күзәтү. Алар табигатькә яз килгәнен хәбәр итүчеләр. Башка агач һәм куакларның бөреләрен күзәтүне дәвам итү. Тышкы кыяфәтенә карап атамаларын атауда ныгыту.

“Штандер”, “Тупны тәгәрәт”, “Эссе бәрәңге”.

Чәчәк бакчасында кар эрегәннән соң чыккан җирлекне чүптән чистарту.

Участокны чисталыкта тотуны дәвам итү.

Уенчыкларны җыю.

Аз хәрәкәтле уен: “Великаннар һәм гномнар” өйрәнү аша аяк очларында, чүгәләп йөрүгә күнектерү.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

2 атна

Космос

Балалар белән күк йөзе, кояш, ай һәм йолдызлар турындагы белем һәм күзаллауны киңәйтү атнасы үткәрү. Балаларга әлеге тема буенча кызыклы мәгълүматлар тәкъдим итү, үзләре белгәннәрне сөйләтү. Төркемгә кергәч, рәсем һәм китаплар аша сөйләшкәннәрне ныгыту.

“Айкорабы, луноход”, “Көн, төн”, “Нәрсә эшләвемне бел”.

Яшелчә бакчасында эреп бетмәгән карларны китмәнләү, көрәп читкә ыргытуда ярдәм итү.

Участоктагы эскәмияләрне себерү, пычрагын сөртеп алу.

Уенчыкларны җыю.

Футбол уйнау элементларын ныгыту.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

3 атна

Спорт

Балалар белән балалар бакчасы янына килеп гимнастика ясаучы апаны күзәтү. Сәламәтлекне саклау, ныгыту турында сөйләшү. Спорт – нәрсә ул? Нигә кирәк? кебек сорауларга җавап эзләү. Балаларда спортка карата мәхәббәт тәрбияләү.

“Өченче артык”, “Урынсыз калма”, “Күрсәт әле, үскәнем”.

Балаларга “субботник” турында сөйләү. Бергәләшеп балалар бакчасы территориясен себерү, чүпләрне җыеп капчыкка тутыру. Үләнле җирләрне тырмалау.

Еракка төбәп ату күнекмәсен башкару: күз күремен ныгыту.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

4 атна

Габдулла Тукай иҗаты

Язгы күк йөзен күзәтү. Язын ул зәңгәр- су төскә керә, ешрак болытсыз була. Һавада ак болытлар йөзә башлый. Аннан беренче яңгыр – ләйсән яңгыры була. Күк йөзен күзәтеп болытларны төрле җәнлекләргә, хайваннарга охшату.

“Җирдә калма”, “Түгәрәктә туп уйнау”, “Ашарга ярый, ашарга ярамый”.

Чәчәк бакчасында җирне казу, тырмалау. Күпеллык чәчәкләрнең төпләрен йомшарту.

Участоктагы эскәмия, комлык кырыйларын себерү.

Бер- береңә туп бирү күнекмәләрен үстерү.

Сикерү төрләрен ныгыту.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

Май

Проект темасы

Күзәтү

Хәрәкәтле, аз хәрәкәтле уеннар

Хезмәт

Шәхси эш

Мөстәкыйль эшчәнлек

1 атна

9 май – Җиңү көне

Табигатьнең яшелеккә күмүлүенә соклану, балалар белән әйләнә- тирәдәге үзгәрешләрне көн дә билгеләп бару: яфраклар бүген зуррак, үги- ана чәчәге аткан, сыерчыклар сайрый, бөҗәкләр күренә, беренче күбәләкләр оча...һ.б.

“Буяу сатыш”, “Самовар”, “Кем тавышы, бел?”.

Яшелчә бакчасында җир казышу, тырмалау, чүпләрне җыю.

Уен мәйданчыгын җыештырып тору.

Вазоннар ясау, бакча чәчәкләренә су сибү.

Уенчыкларны җыеп алып керү.

Кыршау, скакалка белән күнегүләрне камилләштерү.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

2 атна

9 май – Җиңү көне

Кышкы тормыштан соң дөньяга чыккан бөҗәкләр тормышын күзәтү: кырмыскалар тырышып нидер төзи, күбәләкләр якты көнгә сөенә, башка бөҗәкләр чабулый. Аларның гәүдә төзелеше, ни белән туклануы турында әңгәмәләр аша мәгълүматларны үстерү. Сак караш тәрбияләү.

“Почмак алыш”, “Тупны бау аркылы ыргыт”, “Кара һәм ак”.

Чәчәк бакчасын бизәү, киртәләр кую. Пластик шешәләрдән төрле поделкалар ясап кую.

Участок тирәсен чиста тоту, себерү һәм тырмалау.

Уенчыкларны алып керү, юу.

Ераклыкка сикерүдә, туп белән күнегүләрдә хәрәкәт төгәллегенә ирешүдә күнектерү.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

3 атна

Хуш бакчам, исәнме, мәктәп!

Чәчәк бакчаларында чәчәкләр үсүен күзәтү. Алар көннән көн үсә, инде кайберләре чәчәген аткан. Чәчәкләр балалар бакчасын бизәп, матурлап тора.

“Нардуган”, “Туктап кал”, “Кем китте”.

Комлыкны чистарту, аңа чиста ком алып килә башлау.

Җиләк- җимеш агачлары үсүче бакчада чүпләрне утау, агач төпләрен йомшарту.

Озак йөгерүгә ияләштерү.

Тигезлек саклауга күнегүләр башкару.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.

4 атна

Хуш бакчам, исәнме, мәктәп!

Яшелчә бакчасында үсеп килүче яшел суган кыягын, тишелеп килүче башка яшелчәләрне күзәтүне башлау. Балалар белән яшелчәләрнең үсүенә кирәкле шартларны билгеләү, өйрәнү.

“Аксак төлке”, “Алдыр чишмә, тамчылый”, “Буталчык”.

Яшелчә бакчасына помидор утырту.

Участок комлыгына чиста ком ташу.

Балалар белән бергә вазоннарга чәчәк утырту.

Гимнастик стенага үрмәләүне ныгыту.

Уенчыклар, спортинвентарь белән мөстәкыйль уеннар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча перспектив план

Зурлар төркемендэ аралашу (сөйләм телен үстерү) буенча перспектив планАй№Шөгылнең темасыБурычларКирәкле җиһазларсентябрь1Рәсем карау һәм хикәя төзү. “Балалар бакчасында”1.Тәрбияче хезмәте туранд...

Театраль эшчәнлек буенча перспектив план

Гильманова Эльмира Хайдаровна  воспитатель МБДОУ№130  Казань 19.07.2014.Театраль эшчәнлек буенча перспектив план...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план.

Мәктәпкә  әзерлек  төркемендәге  балаларга  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план....