Балалар бакчасында сөйләм үстерү буенча үстерешле уеннар картотека
картотека по развитию речи на тему

Гарипова Алсу Фаридовна

Үстерешле уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.

Скачать:


Предварительный просмотр:

             Балалар бакчасында сөйләм үстерү буенча  үстерешле уеннар    картотека

      Үстерешле уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.

    “Ягымлы сүзләр”

Максат: Ягымлы  сүзләрне искә төшерү, өйрәнү,ныгыту.Сүзлек   байлыгын                                                                   арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикер-ләүне  үстерү.ягымлы итеп      сөйләшкән                                                                   кешеләргә карата хөрмәт хисләре тәрбия-ләү; иптәшләрең белән ягымлы итеп ара-лашырга өйрәнү.                                                                                                              Җиһазлау: татар милли киеменнән киенгән курчаклар.                                                                                   Уен барышы:                                                                                                                                     Тәрбияче:

-Балалар, бүген безгә кунаклар килгәннәр, әйдәгез бергәләшеп исәнләшик әле.

-Исәнмесез!

-Балалар, менә бу сез белгән беренче ягымлы сүз. Бу сүзне кешеләр бер-берсе белән очрашканда әйтәләр, исәнләшеп, бер-берсенең хәлләрен беләләр.Тагын нинди ягымлы сүзләр беләсез?                                                                                                                                                         - Хәерле көн! -Сау булыгыз! -Зур рәхмәт! -Зинһар өчен! -Рәхим итегез! Балалар бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтәләр.                                                  

   Уенның кагыйдәләре:

Тәрбияче һәр сүзнең мәгънәсен аңлата.                                                                    

      “Серле  сандык”

Максат:Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.

Сүз байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү.

Җиһазлау: матур итеп бизәлгән сандык(янчык, кәрзин, бияләй), уенчыклар, (савыт-саба, кием-салым, йорт җиһазлары, йорт хайваннары, кыргый хайваннар, ашамлыклар, яшелчәләр, җиләк-җимеш, транспорт) рәсемнәре яки муляжлары.                                                                                                                          Уен   барышы:Балалар бер-бер артлы чыгып серле сандыктан (янчык, кәрзин,бияләй) уенчыкларны алалар, исемнәрен әйтәләр һәм урыннарына утыралар.

Уенның кагыйдәләре:

1.Уенчыкның исемен ашыкмыйча һәр авазны ачык итеп кычкырып әйтергә.

2.Сандыктан бары тик әйтелгән уенчыкны гына алырга һәм иптәшләреңә күрсәтергә кирәк.

3.Уен беткәч уенчыкларны яңадан сандыкка салып куярга кирәк.                                                      4.Сандык белән  ягымлы телдә сөйләшергә кирәк.     

“Кайсы кайда яши?”

Максат: Балаларның кыргый хайваннар тормышы турында күзаллауларын үстерү. Сүзлекне яңа сүзләр белән тулыландыру.

Җиһазлау. Кыргый хайван рәсемнәре һәм аларның яшәү урыннары төшерелгән карточкалар.

Уен барышы: Балаларга  кыргый хайван рәсемнәре төшерелгән карточкалар таратыла.  Тәрбияче тактага агач куышы төшерелгән рәсем куя. “Бу ничек дип атала? Монда нәрсә яши?” – дип сорый. Тиен рәсеме булган бала: “Бу агач куышы. Анда тиен яши” - дип җавап бирә. Уен шул тәртиптә дәвам итә. Балалар агач куышы, өн, оя кебек сүзләрне берничә тапкыр кабатлап, истә калдыралар.

“Нәрсә оча, йөзә, йөгерә?”

Максат: предметны һәм предметның хәрәкәтен белдергән сүзләр туплау, аныклау.

Уен барышы: Уен башында алып баручы тәрбияче була, балалар уенны аңлап уйный башлагач, алып баручы бала була. Алып баручы баланың сүзлек запасы җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш.

Балалар ярым түгәрәк ясап басалар, яки урындыкларга утыралар, алып баручы аларга карап баса һәм кисәтә: “Мин кош оча, самолет оча, күбәләк оча ...... дим, ә сез кулларыгызны күтәрәсез. Ләкин игътибар белән тыңлагыз, мин дөрес әйтмәскә дә мөмкин. Әгәр, эт оча дим икән, кулларны күтәрергә ярамый. Чөнки чынлыкта эт очмый. “Эт очмый. Ул йөгерә, - дип җавап бирергә кирәк. Уен ахырында педагог иң игътибарлы булганнарны атый. Уен барышында педагог һәр фразадан соң тукталып, балаларга уйларга мөмкинлек биреп акрын гына әйтә. Алга таба уенны катлауландырырга  була. Педагог дөрес булмаган биремгә дә кул күтәрә.

“Кем нәрсә йөртә?”

Максат: Балаларның һөнәрләр турында белемнәрен тирәнәйтеп, сүзлек запасын яңа сүзләр белән баету. Игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау. Төрле транспорт һәм транспорт йөртүчеләрнең рәсемнәре.

Уен барышы: :Тәрбияче балаларга төрле төр транспорт  рәсемнәрен күрсәтә. Балалар дөрес итеп атыйлар һәм аны йөртүченең кем дип аталуын әйтәләр. Мәсәлән: Бу самолет. Аны очучы йөртә.

“Бу нинди һөнәр иясе?”

Максат: Балаларның һөнәрләр турында күзаллауларын үстерү. Сүзлек запасын үстерү, баету. Һөнәр ияләренә карата уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Төрле һөнәр ияләре төшерелгән зур һәм кечкенә рәсемнәр, эш кораллары ясалган карточкалар.

Уен барышы: Балаларга кечкенә рәсемнәр һәм эш кораллары төшерелгән карточкалар таратыла. Тәрбияче зур рәсемне тактага элеп, “Бу нинди һөнәр иясе” – дип сорый. Балалар атыйлар һәм кемдә шул һөнәр иясе төшерелгән карточка бар, шуны зур карточка янына чыгарып куя. Рәсемнәргә карап: “Бу тегүче. Ул киемнәр тегә” – дип җавап бирә.

“Дүртенчесе артык

Максат: Балаларның сүзлек запасын киңәйтү, арттыру, игътибарлылыкны, логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү.Чагыштырырга һәм нәтиҗә ясарга, предметларны төркемләргә  өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлау: 4 рәсем төшерелгән карточкалар

Уен барышы: Балаларга 4 рәсем төшерелгән  карточкалар таратыла. Анда бер  рәсем артык. Балалар шул артык рәсемне табып, аның ни өчен артык икәнлеген дөрес итеп әйтә белергә тиешләр. Мәсәлән: Монда аю артык, чөнки ул кыргый хайван, ә песи, эт, сыер – йорт хайваннары.

Шулай ук бу уенны рәсемнәрсез дә уйнарга була. Бу вакытта исемнәр атала. Мәсәлән: кыяр, помидор, кишер, алма. Монда алма артык, чөнки ул җиләк-җимеш, ә калганнары яшелчәләр.

“Хәрәкәтләрен әйт!”

Максат: Балаларны эш кораллары белән таныштыруны дәвам итү. Аларның кайсысы белән ни эшләп булуы турында күзаллауларын үстерү. Сүзлекне баету, активлаштыру.

Җиһазлау: Эш кораллары төшерелгән рәсемнәр.

Уен барышы: Балаларга эш кораллары төшерелгән рәсемнәр күрсәтелә. Балалар аның нәрсә икәнен, аның белән нәрсә эшләп булуын әйтәләр. Мәсәлән: Бу көрәк. Аның белән җир казыйлар, кар көриләр. Шул тәртиптә (энә, кайчы, пычкы, тырма, чүкеч, себерке, пумала һ.б. эш кораллары күрсәтелә). Кем күбрәк сүз әйтә, шул балага фант бирелә. Ахырдан җиңүчене билгелиләр.

“Яшелчәме, җиләк җимешме?”

Максат: Балаларны яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аерырга, дөрес итеп атарга һәм төркемнәргә берләштерергә өйрәтү. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең  төсе, формасы, кай өлешен ашыйлар, кайда үсүләре турында белемнәрен тулыландыру. Игътибарлылык һәм күзәтүчәнлекне үстерү, сүзлекне активлаштыру, тулыландыру.

Җиһазлау: яшелчә һәм җиләк-җимешләр рәсемнәре.

Уен барышы: Балаларга рәсемнәр таратыла. Балалар үзләрендәге рәсемне дөрес итеп атарга, нинди төстә, формада, кайда үсүе, кайсы өлешен ашыйлар, тәме нинди икәнен сурәтләп сөйләп бирергә һәм кайсы төркемгә керүен атарга тиешләр. 

“Минем нәрсә уйлавымны әйт!”

Максат: балаларны теге яки бу әйбернең характерлы билгесен (төсе, формасы, зурлыгы, тәме, кайда үсүе, файдалануы һ.б.) аера белергә өйрәтү.Сүзлекне тулыландыру, ачыклау, күзаллауларын үстерү, игтибарлылык үстерү.

Уен барышы:  Уенны өйрәнгәндә алып баручы тәрбияче була. Алга таба балалар үзләре дә уйный ала. Тәрбияче (бала) әйтә: “Мин бер сүз уйладым. Ул бакчада түтәлдә үсә. Ул кызгылт сары төстә, озынча, каты,тәмле, аны ашка салалар” − балалар кишер  дип җавап бирергә тиеш.  Бу уенда яшелчә, җиләк-җимеш, кием, савыт− саба һ.б. алырга була.

Уенның икенче варианты итеп гомумиләштерү уенын алырга була. Мәсәлән: “Ул әйберләр хәрәкәт итү өчен кирәк, аларга әйбер салып ташып була, тимердән ясалган, тәгәрмәчләре бар” һ.б. − бу транспорт.

        “Тиешле тамга астына куй”

Максат:     Әйберләрне кием-салым (күл-мәк,чал -бар),ашамлыклар(ипи, чәкчәк, өч-почмак,сөт,чәй), сабыт-саба(чынаяк, тәлин-кә, калак) төркемли белү.Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади   фикер- ләүне үстерү.

Җиһазлау: кием-салым, ашамлыклар, сабыт-саба тамгалары ясалган карточкалар, рәсемнәр.

  Уен   барышы:

 Балалар  чиратлашып чыгып әйберләрнең исемнәрен атыйлар һәм тиешле тамга астына куялар.

Уенның кагыйдәләре:

1.Уенда бер-бер артлы 3 бала уйный                                                                                 2.Чиратың үткәч урыныңа барып утырырга кирәк. 

        “Сүзләр төзибез”

Максат:Сүзлек байлыгын арттыру, игъти-барлылыкны, иҗади    фикерләүне, хәтерне үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү.Иҗек-ләрдән сүзләр төзү күнекмәләрен ныгыту.

 Уен   барышы:

  Балалар уртага чыгып түгәрәккә басалар. Тәрбияче туп тотып түгәрәк уртасына керә  балага туп бирә һәм сүзнең беренче иҗеген әйтә. Бала сүзне төзеп бетерә һәм тупны тәрбиячегә бирә. Уен шулай дәвам итә. Мәсәлән: ал-ма, ки-шер, ку-ян, ба-бай, ма-лай һ.б.

  Уенның кагыйдәләре:

1.Тәрбиячене игътибар белән тыңларга кирәк.                                                                                 2.Уенны ял минутларында да уйнарга мөмкин.                                                                                                                                                                                           

                     “  Бөтенне төзе”

Максат: Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны,иҗади    фикерләү-не,хәтерне,кузаллауны үстерү, мөстә-кыйльлек тәрбияләү.Кисәкләрдән бөтенне җыю күнекмәләрен ныгыту.                                                                                                      Җиһазлау: кисәкләргә бүленгән рәсемнәр (яшелчә, җиләк-җимеш, транспорт, йорт җиһазлары, ашамлыклар, йорт һәм кыргый хайваннар, уенчыклар).

Уен   барышы:

    Тәрбияче балаларга кисәкләргә бүленгән рәсемнәр өләшә. Балалар кисәкләрдән бөтенне төзиләр, исемнәрен әйтәләр һәм нинди?, нишли? сорауларына җавап бирәләр. Әгәр дә бирем җиңел тоелса, тәрбияче ике рәсемнең кисәкләрен буташтырып бирә.

     Уенның кагыйдәләре:

1.Рәсемне игътибар белән карарга кирәк.                                                                                               2. Иптәшеңә комачауларга ярамый.    

                    “ Әкият илендә”

Максат:Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үсте-рү;   Таныш булган әкиятләрне искә  төше-рү ,     алар белән диалог төзеп сөйләшү.                                                                                                                                                                                    

Җиһазлау: өй формасындагы шакмак кап, әкият геройлары.                                                                  Уен   барышы: 

   Өй формасындагы шакмак капның һәр стенасына төрле әкиятләрдән иллюстраиияләр, ә стенаның эчке ягына кесәләр ясалган. Кесәләргә әкият геройлары салынган. Мәсәлән: “Теремкәй” әкияте.  Теремкәйгә тычкан килә.                                                                                                               Сөйләм үрнәге:

-Син кем? (Мин тычкан.)

-Ул нинди? (Тычкан кечкенә, матур, чиста.)

-Тычкан, кил монда.                                                                                                                                   Уен шулай дәвам итә. Әкиятнең башка геройларын да шулай каршы алалар һәм Теремкәйгә кертәләр.                                                                                                                                                       Уенның кагыйдәләре:

         1.  Әкиятнең геройлары итеп уенчыкларны яки өстәл театрын кулланырга   кирәк.

  2.Бу уенны төрле яшьтәге төркемнәрдә уйнарга мөмкин.                                                                                                                          

                 

   “Тәлинкәләр юабыз”

Максат: Сүзлек байлыгын арттыру, игъ-тибарлылыкны, иҗади     фикерләүне, хә-терне, мөстәкыйльлек тәрбияләү.Хезмәт ке-шесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү, өлкән-нәргә ярдәм итү, булышу теләге тудыру.                                                                                                                                         Җиһазлау: савыт-саба (тәлинкә, чынаяк, кашык, калак), табак белән су, губка, кув-шин белән чиста су.

Уен   барышы:

    Тәрбияче:

-Балалар, иртәнге ашны ашаганнан соң савыт-сабаны юарга кирәк. Табакка су салабыз һәм тәлинкәне губка белән яхшылап ышкып юабыз. Аннан икенче табакка чиста су салып тәлинкәне чайкыйбыз.Менә безнең тәлинкә ничек чистарды. (Балалар бер-бер артлы чыгып калган савыт-сабаның исемнәрен әйтеп юалар.) Сөйләм үрнәге:

-Мин тәлинкә юам.  Самат тәлинкә юа. Тәлинкә чиста.

-Мин чынаяк юам. Әминә чынаяк юа. Чынаяк чиста.

-Мин калак юам.   Камил калак юа. Калак чиста.

-Мин кашык юам. Зилә кашык юа.Кашык чиста.һ.б                                                                                                                 Уенның кагыйдәләре:                                                                                                                                            1. Тәрбиячене игътибар белән тыңларга кирәк.                                                                                                                                                                 2. Иптәшеңә комачауларга һәм әйтергә ярамый.    

                “  Нәрсә кирәк?”

    Максат:.Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.     Сүзлек байлыгын арттыру,   игъ-                                                                                              тибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү.

 Җиһазлау: балалар санынча уенчыклар (савыт-саба, җиләк-җимеш,яшелчә, ашам-лык муляжлары, кыргый хайваннар),тартма, янчык.                                                                                        Уен   барышы:                               

Тәрбияче балаларга яхшы таныш булган уенчыкларны әзерли һәм  тартмадан 5-6 уенчык ала да өстәлгә куя. Балалар бу уенчыкларны игътибар белән карыйлар.3 бала алга чыгып аркалары белән басалар һәм чиратлап предметларны атыйлар. Шуннан соң бу уенчыкларны җыеп янчыкка салалар. Тәрбияче сорый:                                                                                                                     -Сиңа нәрсә кирәк?                                                                                                                                                        Бала исендә калган үзенә кирәк әйберне сорап ала. Нинди?,Нишли? сорауларына җавап бирә.

Уенның кагыйдәләре:

1.Тәрбияче чакырган бала гына янчыктан уенчык ала ала.

2.Исемнәре әйтелгән уенчыклардан калганнарын барысын да алырга була.

3.Иптәшең уйнаганда комачауларга ярамый.                                                                           

   

“Тылсымлы фигуралар”

Максат: Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү. Рәсем ясау алымнарын ныгыту.

Уен барышы: Карточкаларда геометрик фигуралар төшерелгән, ләкин алар төрле зурлыкта. Шуларга карап, бу фигураларның нинди әйбергә охшаганлыгын белеп, кирәкле өлешләрен ясап бетереп, буяу (җисемне җанландыру).

“Рәсемне ясап бетер”

Максат: Уйлау-фикерләү сәлатен үстерү, нәрсә ясала башлаганын танып, шул рәсемне дәвам итеп, ясап бетерү.

Уен барышы: Картиналарда (куян, чыршы һ.б) ясала башлаган яки кайбер өлешләре генә төшерелгән предметлар бирелгән. Балалар нәрсәлеген белеп. Шул рәсемне дәвам итеп ясап бетерәләр һәм тиешле төскә буыйлар.

   “Салават күпере”

Максат: Салават күперенең төп төсләрен белү дәрәҗәсен ныгыту. Уен вакытында салават күперендәге төсләрне булдыру.

 Уен барышы: Балалар берничә төркемгә бүленәләр (салават күперендә ничә төс шуңа карап). Һәр балага берәр төсле лента бирелә. Тәрбияче уен тәртибе белән таныштыра. Бала үзе генә, ягъни аерым су тамчысы, ә барысы бергә алар салават күперен барлыкка китерәләр. Музыка (яңгыр тавышы яздырылган аудиоязма) уйнаганда балалар төркем буйлап йөриләр, уйныйлар. Музыка үзгәрә, кояш чыга, балалар бергә җыелып, салават күпере барлыкка китерергә тиешләр (нәкъ салават күперендәге төсле).

 ”Тылсымлы шарлар”

Максат: Төсләрне таный белергә өйрәтү. Предметларны бер-берсенә куеп карау юлы белән кирәкле төсне сайлап, туры китерергә өйрәтү.

Уен барышы: Кәгазь битләрендә төрле төстәге җепләр ясалган. Алар янына туры килүче шарлар киселгән. Тәрбияче балалар белән төсләрне ныгыта, балалар җеп белән шарны туры китерәләр.

             “ Бишенчесе артык”

Максат: Сүзлек байлыгын арттыру, игъти-барлылык ны, иҗади     фикерләүне, хәтер-не, кузаллауны үстерү, мөстәкыйльлек тәр-бияләү.Әйберләрне үзләренә генә хас бул-ган билгеләре буенча  төркемләү.                                                                                                      Җиһазлау: рәсемнәр (яшелчә, җиләк-җи-меш, транспорт, йорт җиһазлары, ашамлык-лар, йорт һәм кыргый хайваннар, уенчык-лар).

Уен   барышы:

 Тәрбияче балаларга 5әр рәсем өләшә. Бала-лар рәсемнәрнең исемнәрен әйтәләр, кайсы артык һәм ни өчен артык икәнлеген ачык-лыйлар. Мәсәлән:-Бүре, аю, төлке, песи, ку-ян. ( Кыргый һәм йорт  хайваннары.)

-Кәбестә, кыяр, кишер, суган, алма. (Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр.)

     -Ипи, чынаяк чәкчәк, өчпочмак, пицца. (Ашамлыклар һәм савыт-саба.)

     -Бер, биш, сигез, дәфтәр, алты. (Саннар һәм уку әсбабы.)

     - Курчак, яшел, зәңгәр, кызыл, сары. (Төсләрне белдерүче сүзләр һәм уенчык.)

      - Исәнмесез, сау булыгыз, хәерле көн, рәхмәт, китап.(Ягымлы сүзләр һәм уку әсбабы.)

       - Курчак, туп,өстәл, шар, машина. (Уенчыклар һәм йорт җиһазы.)

     

               “Буяулар”

Максат: Балаларны яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең төсләрен әйтеп, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү. Төсләрне ныгыту. Сүзлекне сыйфатлар белән баету.

Җиһазлау: яшелчә һәм җиләк җимеш рәсемнәре, төрле төстәге түгәрәкләр.

Уен барышы: Тәрбияче балаларга яшелчә һәм җиләк җимеш рәсемнәре тарата. Үзе төрле төстәге түгәрәкләр ала. Теләсә кайсы төстәге түгәрәкне күрсәтә. Кемдә шул төстәге яшелчә яки җиләк-җимеш рәсеме бар, шул бала җавап бирә һәм рәсемен күрсәтмәлелеккә куя. Калганнар дөреслеген тикшерә. Мәсәлән: Бу сары төс. Миндә шалкан. Ул сары төстә.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәс...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...