Мухаммадиева Гулуса Габидулловна

Сайт музыкального руководителя детского сада

Ошибаюсь,обжигаюсь,иду дальше,улыбаюсь.Үз һөнәрен белеп сайлар уңган кеше,кулларында балкып торыр һәрбер эше.

Профессия: Музыкальный руководитель

Профессиональные интересы: проявить у детей интерес к музыкальному миру

Увлечения: Игра на баяне,пение

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: д.Шишинер,Балтасинский муниципальный район

Место работы: МБДОУ Шишинерский детский сад

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/muhammadieva-gulusa-gabidullovna
Җыр - моң белән бергә татар рухын Илтеп була килер чорларга...

Муниципаль мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмасы. Шеңшеңәр "Ромашка"балалар бакчасының махсус урта белемле 2 нче квалификацион категорияле музыка җитәкчесе Мөхәммәдиева Гөлүсә Габидулла кызы. 1989 елдан 23 ел шушы бакчада музыка җитәкчесе булып эшлим.

О себе

     Гомер юлы... Ничек тиз үтелгән. Мин  үстергән  сабыйларның  сабыйлары  кабат  инде  миңа  килә.  Мин  аларда  әтиләренең,  әниләренең  чалымнарын  эзлим.  Хәтер  йомгагым  сүтелә  дә  сүтелә.  Кем  уйлаган,  кача-поса  бабайның  гармуның  алып  кычкырткан  мизгелләр,  язмышымны  гомер  буе  озата  барыр  диеп.  Туганнарым,  танышларым гына түгел,  хәтта  үзем  дә  гармун  уйнарга  өйрәнгәнемне  белмичә  дә  калдым.  Көй,  моң  мине  гомер  буена  озата.  “Туган  тел”не  сузып  җибәргәндә  юньле – башлы  сүзләрен  дә  белмәгән  сабыйларым  миңа  кушылганда  күзләремә  яшьләр  килә.  Аллага  шөкер,  сабыйларны  сүз  белән  генә  түгел  көй,  моң  белән  дә  тәрбияли  алуыма  сөенәм.  Шушындый  сәләт  биргән  ходаема  рәхмәт  укыйм,  талантымны  күреп  үстергән  укытучыларыма  хөрмәтемне  белдерәм.                                                                                                                                                                                      
    Беренче  хезмәт  юлымны  “Маяк”  колхозында  сыер  савучы  булып  башладым. (Ул  вакытта  мәҗбүри  комсомол  путёкасы  белән  фермага  барасы  иде). Ике  ел  эшләгәннән  соң, 1988 елның  апреленнән  Шөңшеңәр  “Ромашка”  балалар  бакчасына  тәрбияче  ярдәмчесе  булып  эшкә  килдем.  Шул  ук  елны  Казан  педагогия  училищесына  читтән  торып  укырга  кердем. 1989  елның  февраленнән  музыка  җитәкчесе  булып  эшли  башладым.      
     ...Гармунымны  күтәреп  балалар  янына  керәм.  Гөнаһсыз  сабыйларның  күзләре миңа төбәлгән. Аларның карашларында шулкадәр зур кызыксыну ки,  мин  үземне  ниндидер  могҗиза  тудыручы   итеп  тойдым.  Алар  минем  гармуныма, көй  чыгарган  кашыкларга, бишектәге шалтыравыкны  хәтерләткән  бубенга,  үзеннән  үзе  маршка  атлатучы  барабанга  шаккатып  карадылар. Нәниләрне  кызыксындыру  миңа  бер  дә  авыр  булмады. Көн  арты  көн  үтте. Без  җырлыйбыз, биибез, төрле  әкиятләр  сәхнәләштерәбез, матур  итеп  шигырьләр  сөйлибез. Никадәр  кызыклы,  сихри  һәм  шул  ук  вакытта  серле  дә  балалар  дөньясы. Шушы   вакыйгаларга  бай,  яңалыклар  белән  тулы  нәниләр  “казанында” кайнап 23 ел вакыт үтеп киткән. Әмма заяга үтмәгән алар. Моның ачык дәлиле булып мактау грамоталары һәм дипломнар тора. Менә алар: 2003 елда Мамадыш зонасында уздырылган йолдызлык конкурсында диплом, 2004 елда “Җиңү язын якынайтты безнең җырлар”конкурсында дипломант булу, 2006 елда Саба зонасында үткәрелгән йолдызлык конкурсында диплом, 2008, 2011 елларда “Алло, мы ищем таланты!”конкурсында дипломнар.
     Балалардан  башка  берәр  көнем  бар    икән - ул  һич  кенә  дә  бушка  узмый,  киләсе  көннәр  өчен  планнар  төзим. Аралашырга  яратам,  үземдә  булмаган  яхшы  сыйфатларны  кешеләрдән  туплыйм,  әдәплелекне  хуплыйм,  әхлаклылыкны  өстен  күрәм. Зурлаганда түзәрлек, хурлаганда күтәрерлек мөйстәкыйль фикерем бар. Тормыш юлы, әлбәттә, сикәлтәләрсез генә булмый. Ләкин яныңда авыр чакларда терәк булырдай яхшы кешеләр булу киртәләрне, каршылыкларны җиңәргә булыша. Минем тормышымда да изге күңелле кешеләр очрап тора. Матур җылы киңәшләре, төпле фикерләре белән мөдиребез Зиннатуллина  Зилә  Хәйдәр  кызы мине һәрчак эшкә дәртләндереп тора,  акыллы киңәшләрен бирә. Проблемалы сораулар белән мәрәҗәгать иткәндә РЦМИК методисты Нотфуллина Гөлнара Фирдәвес кызы да үзенең ярдәменнән ташламый. Иҗат эшенә илһамландырып торучы  "Мәгариф”, “Мәгърифәт”, “Сабантуй”гәҗит – журналлары да миңа эшемдә зур ярдәмлек булып тора .
     Сәнгатькә беренче сукмакларын минем ярдәмем белән салган балалар  мәктәптә  дә үз  талантларын  югалтмадылар.  Район  күләмендә  үткәрелгән  “Йолдызлык”  конкурсында  җиңү  яуладылар.  Саба,  Мамадыш,  Теләчедә  үткәрелгән  зона  ярышларында  катнашып  диплом,  грамоталар  белән  бүләкләнделәр.   Менә  алар:  җырчылар  Рөстәм,  Ильназ, Илида, Альберт, Раиль, конферанслар  Резеда  һәм  Рафиль,  Рәзилә  һәм  Раиль,  биючеләребез  Дамир,  Ильсаф, Рузаль, Ринас,  Рәмис, Булат, Айрат,  Юлия,  Алсу,Чулпан һ.б.
     Үз белемеңне күтәрү (самообразование) өстендә системалы эшләү һәр педагогны бизи дип уйлыйм. Квалификация һәм һөнәри белемемне күтәрү өчен максат куям, бурычлар һәм аны тормышка ашыру юлларын билгелим. Һәрвакыт эзләнәм, һәрчак яңалыкка омтылам, даими иҗат итәм. Педагогика, психология, методика буенча әдәбият һәм вакытлы матбугать белән даими танышып бару - минем педагогик эшчәнлегемнең аерылгысыз өлеше. Һәр танышкан материалымны иҗади тулыландырып, балаларның бакчадагы эшчәнлеген рухи баету өлкәсендә даими кулланам.
     Минем бер генә эш көнем дә әти-әниләр белән фикерләшми узмый. Бәйрәм, кичә, күңел ачуларны үткәрүдә  алар - миңа терәк. Авыл  клубында  үткәрелә  торган  бакчабызның   иҗат –отчёт  концертын  оештыруда әти-әниләрнең  ярдәме  бик  зур. Алар  костюмнар  әзерләүгә теләп  катнашалар. Мин аларның һәркайсына индивидуаль якын килеп, һәрберсенең уй-фикерләре белән исәпләшергә омтылам, аларның һәрберсен аерым яратам һәм ихтирам итәм.
     “И  туган  тел, и  матур  тел...”- дигән  Тукай,  һәм  шунда  ук,  матурлыгын  сиздереп: “Әткәм – әнкәмнең  теле!” – дигән.  Бу  сүзләрдә  күңел  назы,  җаның – тәнең  белән  сыенып  ярату,  өзелеп  әйткән  тойгылар  җанлана.  Моны  бар  нечкәлеге  белән  аңлау  өчен  үз  туган  телеңдә  сөйләшергә,  үз  халкыңның  улы,  кызы  булып  үсү  өчен  ана  сөте  белән  сеңдерелгән  миллилекне  үстерү  йөзеннән  аның  гореф – гадәтләрен,  җыр –моңнарын,  әкият – дастаннарын,  күпгасырлы  тарихын,  әхлак – тәрбия  тәртипләрен  балаларга  мин  җыр, моң  аша  бирәм.
     Шөгыль  бара...  Тукай  иле, Тукай  моңы... Бишек  җырын  якын  иткән  һәрбер  бала  Тукай  иленә  юл  ала. (Гармунда  “Туган  тел”не  уйныйм).
- Балалар  нинди  көй  ишетелә? Аны  кем  язган?
-“Туган  тел”. Габдулла  Тукай  язган.(Җырны  бергәләп  җырлыйбыз).
Балаларга  Тукайның  яшәеше,  иҗаты  турында  кыскача  сөйлим. Ә, алар  мине  шаккатырып,  үзләрен кызыксындырган  сорауларын  бирәләр.
-Апа-а-й,  ул  ник  үлгән?  Ничек  авыртып  үлгән?
Ә  икенче  көнне  Рәсүл  Тукайның  “Исемдә  калганнар”  китабын  тотып  килгән. –Апай, апай  карале,  Тукайның  баскыч  төбендә  туңып  басып  торганын  сезгә  күрсәтергә  алып  килдем, - ди. Бала  күңелендә  җыр  аша  шундый  кызыксыну  уята  алганмын  икән,  хезмәтем  эссез  калмады  дигән  сүз.
     Эшемне  яратып  эшләвемдә  җырга – моңга  гашыйк  булган  әти – әниемнең  роле  зур  булды.   Әниемнең мине  җырчы,  әтиемнең  гармунчы  итү  теләге  чынга  ашты  дип  уйлыйм.  Алар безгә  яшәү  ямен,  тормыш  гамен  тирәнтен  аңлатып, кечкенәдән  китапны  яратып, (алар  бездә  күп  иде) гореф – гадәтләрне  хөрмәт  итеп,  туган  телне,  авылны,  кешеләрне,  табигатьне   яратып,  туган  як  белән  горурланып  яшәргә  өйрәттеләр. Ә  сәхнә  безнең  гаиләнең  дусты  булды  дисәм  дә  ялгыш  булмас.  Чөнки  авыл  сәхнәсендәге  бер  генә  чара  да  бездән  башка  үтмәде.  70  елларда  абыйларым  район  данын  яклап  Казан  сәхнәсендә  чыгыш  ясады.
     Мин  бик  бәхетле  кеше.  Чөнки  янәшәмдә  мине  яратучы,  аңлаучы,  эшемне  хөрмәт  итүче  хезмәттәшләрем,  авыр  чакта  үз  канаты  астына  алучы  гаиләм,  туганнарым,  яраткан  эшем  бар. Ә тагын бер зур бәхет – ил күләмендә актуаль булган туган телне саклау проблемасын мин нәниләр күңеленә сеңдерә алам. Чөнки  татар халкының җырлы уеннары аша милли тәрбия биреп туган телне саклауда мин үземнән зур өлеш кертәм дип уйлыйм.
     Бакча  капкасыннан  керүем  булды,  уен  мәйданчыгы  тулып  кайнашкан- нәрсәдер  күзәткән,  уйнаган  йөгергән  балаларны  күреп  күңелемә  моңсу  көй  килде.  Ник  дисезме?  Чөнки  бу  балаларның  кайберләре  белән  саубуллашыр  вакыт – “Хуш,  бакчам”  бәйрәме  җитә.  Сәнгатьле  итеп  шигырь  сөйләүче,  бии – бии  җырлаучы,  үзләренә  күрә  оста  булган  балаларым  мәктәпкә  китә. Ә  шул  ук  вакытта  күңелемне  ачык,  якты  көй  били.  Чөнки  бакчага  яңа  сабыйлар,  яңа  ачышлар,  яңа  үсешләр  килә.  Минем  зшчәнлегемнең  тагын  бар  яңа  этабы  башлана.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

1.Р.К.Шаехова. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы.

2.М.Андерьянова. Без җырлар яратабыз.

3.З.Г.Ибраһимова, Г.Р.Гыйләҗетдинова, Ф.Җ.Җәләлетдинова. Күрсәт әле үскәнем.

4.В.Г.Гомәрова, Ф.Я.Зарипова. Бәйрәмнәр бәйләме.

5.К.В.Закирова. Күңел ачыйк бергәләп.

6.Ф.М.Шәймарданова. Балалар бакчасында музыка.

7.С.М.Сабирова. Җырлыйк, уйныйк нәниләр.

8.С.Сәүбанова. Балачак бәйрәмнәре.

9.Г.З.Гарәфиева. Сөмбеләне кем белә.

10.Г.Г.Гәрәева. Үз җырыбыз булсын әле.

11.Н.Яхина. Шаян песи баласы.

12.Н.А.Ветлугина. Методика музыкального воспитания в детском саду.

13.К.В.Закирова. Балачак аланы.

14.К.В.Закирова, Г.Р.Гыйләҗетдинова. Мин бәйрәмнәр яратам.

Мой взгляд на мир

Минем дөньям эчендә балалар дөньясы яши. Анда ихласлык, сафлык, ялгансыз туры сүз, тапкырлык, чикләнмәгән хыял, җыр - моң, тормышка сокланып карау. Шушы сыйфатларның чагылышын балаларда яктырту минем үз алдыма куйган максатым, бурычым.

Мои достижения

1.Диплом районного конкурса “ Җиңү язын якынайтты безнең җырлар”  (димломант).

2.Диплом “Созвездие 2003” РТ.

3.Димлом “Созвездие 2005” РТ.

4.Диплом  районного конкурса “Алло, мы ищем таланты!” 2008г..

5.Грамота районного конкурса “Алло, мы ищем таланты” 2011г..

6.Грамота районного конкурса “Алло, мы ищем таланты”(танцевальный коллектив)” 2011г..

7.Грамота районного конкурса “Алло, мы ищем таланты” 2012г..

8.Благодарность за участие в районном конкурсе “Воспитатель года 2012”.

Моё портфолио

Тулы исеме: Мухаммадиева Гулуса Габидулловна.

Белеме: махсус урта.

Тәмамлаган: КПУ №1.

Белгечлеге: балалар бакчасы тәрбиячесе.

Стаж: 23 ел.

Категория: 2нче квалификацион категория.

Бу исем бирелде:2003

Кабат:2008

Квалификация үстерү курслары: ИПКРО 2000.

                                                              ИПКРО 2007.

                                                              ИПКРО 2011.

Өй адресы: ТР, Балтач районы, Шеңшеңәр авылы, Г. Тукай урамы, 18нче йорт.

Өй телефоны: - 

Добавить грамоту в портфолио