Кечкенә чыршыкайга урманда рәхәт.
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Закиева Гульнур Ильязовна

 

Урманның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына карата бәһале, аларның да яшәргә хакы бар, дигән фәлсәфи  караш булдыруга ярдәм итү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә эстетик танып белү буенча интегральләшкән шөгыль конспекты.

Тема: Кечкенә чыршыкайга урманда рәхәт.

Программа эчтәлеге: 

Урманның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына карата бәһале, аларның да яшәргә хакы бар, дигән фәлсәфи  караш булдыруга ярдәм итү.

Бурычлар: 

Эзләп табу характерында гади җавап бирергә өйрәтү, күзаллау сәләтен үстерү, әзер детальләрдән гади конструкция ясарга, аны бизәргә өйрәтүне дәвам итү, үз хезмәтеңә соклана белергә өйрәтү. Урман җәнлекләренә, кошларына карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү, чыршыны саклап калу теләге уяту.

Алдан эшләнәсе эшләр: 

“Нәрсә, кайда яши?” темасына проблемалы әңгәмә, урманга сәяхәт, кышкы агачларны күзәтү, урман, җәнлекләр турындагы картиналар карау. “Урманда нәрсә яшеренгән – нинди җәнлек, нинди кош икән?” интегральләшкән шөгыле, шигырьләр ятлау,, “Кышкы урман” рәсемен ясау,”Ак кардагы эзләр” комплекслы шөгыле.

Материал:

 Видео-слайдта кышкы урман, җәнлекләр рәсемнәре, картоннан киселгән чыршы формалары, келәйле кәгазьдән киселгән бизәкләр.

Шөгыль барышы:

Балалар, мин сезне урманга сәяхәткә чакырам. Нәрсә соң ул урман?

(балалар җавабы: урман ул агачлар, куаклар, үләннәр, җиләкләр, гөмбәләр).

(Тәрбияче балаларга экраннан кышкы урман күренешен күрсәтә).

- Кышкы урман. Көчле бураннан соң агач ботакларына кар сарган. Каен, миләш, нарат һәм чыршы ботаклары  кардан иелгән. Агачлар арасында декабрь кояшының саран нурлары чагыла. Урманда искиткеч саф һава.

(Сулыш гимнастикасы)

Карурман әйтерсең лә

Сихри башлык киеп куйган.

Һәм шул башлык астында,

Тирән йокыга талган.    

“Җөмләне тәмамла” принцибына нигезләнеп уен-әңгәмә оештыру.

Урмандагы тынлыкны кош тавышы өзә. Кайсы кош тавышы икән бу? (тукран). Тукран тукылдый. Агач кайрысы астына качкан .... (бөҗәкне) эзли.

Ә бусы ....(тиен). Аның оясы кайда була? (агачта). Җирдә нишли ул? (ашарына эзли). Тиен нәрсә ашый ул? (чикләвек).

Әнә агачлар арасында хәйләкәр .... (төлке) нидер сагалый. Ул да үзенә азык көтәдер инде. Төлке кышын нәрсә белән туклана ул? Димәк, төлке ... (тычканны) сагалый. Тамагы туйгач кая кайтып ял итәр икән ул? (өненә).

Ә монда кардай ап-ак ...(куян) утыра. Җәен соры иде бит ул, нигә тунын алыштырган? (җаваплар). Куян үзенә урманда сый табамы? Куян ...(агач кайрысы) ашый.

Ә аю кайда? Аю ...(өнендә) йоклый. Чыкмаган.

Ә анда, карагыз әле, йөри, исни, нидер эзли соры ...(бүре). Аны урманның санитары диләр. Ул авыру, гарип җәнлекләр белән туклана. Аның яши торган өе ...(өн).

Тәмле агач ботагын табып ашаучы , үзе зур, үзе мөгезле ...(поши). Аның да яшәү урыны ...(урман).  

Һәр җәнлекнең үз өе бар. Ә өй ни өчен кирәк? (яшәү өчен, ял итү өчен, җил-яңгырдан качу өчен).

Нәтиҗә:

Димәк, урман кошлар һәм җәнлекләр өчен – туган йортлары икән. Ә сез ничек уйлыйсыз – урман кошлар белән җәнлекләргә генә кирәкме? Ә кешеләргә урман кирәкме? Ни өчен? (гөмбә, җиләк җыю өчен, ял итәргә, чана, чаңгы шуу өчен, саф һава суларга, матурлыгына соклану өчен).

Менә мин дә үзебезнең урманда саф һава сулап, кышкы агачларның ап-ак башлык, туннары шундый матур булуларына сокланып йөрдем. Ә бер агач миңа аеруча нык ошады; Табышмакка дөрес җавап бирсәгез сез дә белерсез:

Кыш көне дә, җәй көне дә бер төсле.  (чыршы).

-Дөрес, чыршы ул. Ә каян белдегез, чыршы икәнен? (җаваплар).

- Мин әле чыршы турында тагын бер табышмак беләм:

Урманда син мине табарсың,

Очрагач – миңа карарсың.

Үзем чәнечкеле, керпе кебек энәле,

Кыш көне булса да, күлмәгем җәйге.

- Балалар, нигә керпе кебек чәнечкеле икән ул? (энәләре күп). Ә нигә кыш көне ул җәйге күлмәктән? (ул һәрвакыт яшел, энәләрен коймый).

Соклану. (тирә-як дөньяны эстетик аңлау технологиясе).

 - Балалар, сезгә чыршы ошыймы? Ни өчен? ( матур, төз, яшел, куе һ.б.)

- Чыршының очы бар. Аның өске ботаклары кыска, ә аска таба гел озыная бара. Ботаклары күп тармаклы, җәелгәннәр. Ә тагын нинди дип әйтеп була? (балалар җавабы).

Физкыльтминутка.  “Чыршыга әйләнү”, психогимнастика.

- Балалар, минем чыршы буласым килде. Ә сезнең чыршыга әйләнәсегез киләме? (чыршы ясау: берәү уртада, янында кулларын сузып басып, чүгәләп эшләү).

Без барбыз да чыршылар,

Бик зифа һәм матурлар.

Шат булуны күрсәтик,

Ботакларны селкетик.  (йөзләрдә шатлану)

Кемдер чыршыга тия,

Ботагымны сындара.

Болай миңа бик авыр,

Кәефем төшә шуңа.  (йөзләрдә борчылу)

- Балалар мин урманда чыршының елавын ишеттем. Сез дә ишеттегезме? Ә нигә елый икән ул? Чөнки бәйрәм – Яңа ел җитә. Мине кисеп алырлар инде, дип елый ул.

- Ә сез беләсезме, Яңа елга чыршыны бик элеккеге заманда ук бизи башлаганнар. Башта аны урманда, үскән урынында бизәгәннәр. Янында җырлап әйләнгәннәр, күңел ачканнар. Ә хәзер чыршыны өйгә алып кайталар.

- Уйлап карагыз әле, бөтен кеше дә урманга барып берәр чыршы кисеп ала башласа, урманга ни булыр? (балалар җавабы). Ә җәнлекләр, кошлар белән ни булыр? ( балалар җавабы).

- Ә бәйрәмне чыршыны кисмичә генә, ләкин чыршы белән каршылау өчен нәрсә эшләргә була соң? (балалар җавабы). Дөрес, балалар, булдырдыгыз.

Конструкцияләү.

- Бүген мин сезгә әзер чыршы формалары алып килдем. Әйдәгез, аларны бер-берсенә кертеп матур чыршыларны үзебез ясыйк әле. Чыршыларыбыз бәйрәмчә булсын өчен аларны бизәп тә җибәрик. әзер чыршыларны бер урынга тезәбез.

- Күрәсезме балалар, без сезнең белән нинди матур, бәйрәм урманы ясадык. Ул безнең үзебезгә дә, туганнарыбызга да, дусларыбыз, күршеләребезгә дә булыр. Чыршыларыбыз матурмы? Сезгә ошыйлармы? (җаваплар). Чыршыларыбыз төрле-төрле, шулай бит. (кыскалары, озыннары, киң ылыслылары һ.б.). кемнәр өчен ясадык без аларны? (җаваплар).

Йомгаклау.

- Күрәсезме, урмандагы чын чыршыларны кисмичә саклап калу өчен, без бәйрәмгә нинди матур чыршылар ясадык. Безнең алда чын әкият урманы. Чын бәйрәм булсын өчен безгә бит кунаклар кирәк. Кунаклар килгәннәрдер инде урманга, сезнең урындык асларыгызга качмадылармы икән алар, әйдә карагыз әле. Менә бит кунаклар да килгән. Ә кунакларны үзләре яраткан сый белән кунак итәргә кирәк. Аларга дигән күчтәнәчләр миндә.

Кыш көне кайсы җәнлек яисә кош нинди азык белән туклана икән? Әйдәгез искә төшереп, аларны кунак итик.

Рәхмәт балалар, сез бик тырыштыгыз. Гел шулай табигатьне яратучы, аны саклаучы балалар булып калыгыз.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урманда кунакта(зурлар төркеме өчен).

Зурлар төркеме өчен музыкальләштерелгән шөгыль конспекты....

Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)

   “Кечкенә шырпы – зур бәла”(  II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...

"Урманда янгын"

Янгын куркынычсызлыгына багышланган театральләштерәлгән әкият....

Дәрес-конспект: Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту!

Тәрбияче: Табышмак әйтә.  Язын ямь бирә,...

Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту

Занятие познавательно-речевого цикла для детей подготовительной  группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем хозяин леса(дедушка) перемещаются(мысле...

КИСЕП ЯБЫШТЫРУ: "КУЯН КЫШКЫ УРМАНДА"

Зурлар төркемендә йолыккалау, өзеп алу алымнарын кулланып куянны сүрәтләү....