КИСЕП ЯБЫШТЫРУ: "КУЯН КЫШКЫ УРМАНДА"
план-конспект занятия по аппликации, лепке (старшая группа) на тему

Салимова Ранзия Ранасовна

Зурлар төркемендә йолыккалау, өзеп алу алымнарын кулланып куянны сүрәтләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyan.docx12.72 КБ

Предварительный просмотр:

КИСЕП ЯБЫШТЫРУ ШӨГЫЛЕ

Тема : КУЯН -КЫШКЫ УРМАНДА .

Максат: Балаларны күзаллаудан  чыгып аппликацияләр  ясарга, түгәрәк  һәм

озынча түгәрәк(овал) формаларны йолыккалау ысулы белән башкарырга,берничә кисәктән торган сүрәтләр төзергә  һәм  ябыштырырга өйрәтүне дәвам иттерү;

-кайчы белән сак эш итү кунекмәләре, чисталык, пөхтәлек тәрбияләү.

Сүзлек эше: йолыккалау, өзеп алу.

 Материал: әзер альбом бите, ак полоскалар, пумала, җилем,салфетка ,кыргый хайван рәсемнәре ,”Куяннар”картинасы.

Шөгыль барышы:

 1. Балалар, әйтегез әле хәзер елның кайсы вакыты? (кыш )

- Кышта ничә ай? (өч).

- Нинди айлар? (декабрь,январь, февраль).

- Хәзер кышның нинди ае?(февраль)

- Хәзер  мин сезгә кыргый хайваннар турында табышмаклар әйтәм ,сез җавабын әйтерсез.

Җәен  урманга патша,

Кышын кардан да аста. (аю)

 - Аю кыш көне нәрсә  эшли? (Тәпиен суырып өнендә йоклап ята).

 Нечкә билле,

 Көлтә койрыклы.(төлке)

- Төлке кыш көне нәрсә  белән  туклана? (куян, тычкан аулый)

  Кош түгел, оча,

  Ябалактан курка,

  Чикләвекне ярата

  Сызгырып, урманны яңгырата.(тиен)

-Тиен кыш  көне и белән туклана? (көз көне әзерләп куйган азыгын ашый ).

Сорыдыр төсе

Үткендер теше? (бүре)

- Бүре кыш көне нишли? (Бүрегә кыш көне азык табуы авыр, ул куян аулый).

  Алгы тәпие кыска,

  Чабарга ул бик оста

  Соры тунын сала да

  Ак тунын кия кышка. (куян)

- Куян кыш көне нәрсә белән туклана?        (Агач кайрысы кимерә )

Менә бу картинада куяннар сүрәтләнгән. Бер куян агач кайрысы кимерә, икенчесе сак кына карап утыра.

Бүген кисеп ябыштыру шөгылендә без сезнең белән агач төбендә качып утырган куянны ясарбыз.

Карагыз әле, балалар, куянның  башы нинди формада (түгәрәк), гәүдәсе (овал). Куянның колаклары озын, күзләре түгәрәк һәм кечкенә генә койрыгы бар.

Куян әле ул бик йомшак та, шуңа курә без аны йолыккалау, ертып алу ысулы кулланып ясарбыз. Без ул ысул белән таныштык, хәзер әкрен генә урыннарга утырьш эшли башлыйбыз.

Кайчы белән сак эш итәргә кирәген онытмагыз.

2. Балаларның мөстәкыйль эшләре, шәхси  ярдәм.

З. Физминут (бармак гимнастикасы: баш бармак бау ишә...)

4. Эшләргә анализ ясау.

5. Х \уен “Ак куянкай”.

6. Шөгыльгә йомгак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кышкы урманда сәяхәт

Кышкы табигать турында балаларның белемен ныгыту...

Конспект “ Кышкы урманда бик рәхәт”

Балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү, кыш, кышкы күренешләр турында белемнәрен системалаштыру....

"Кыргый хайваннар кышкы урманда"

Уртанчылар төркеме өчен ачык шөгыль...

Кышкы урманда (Старшая группа)

Интегрированное занятие...

Җәнлекләр кышкы урманда

Җәнлекләр кышкы урманда...

Кышкы урманда – В зимнем лесу

Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән музыка шөгыле (музыка, рәсем)...


 

Комментарии

Михайлова Лилия Хусяиновна

Отличное занятие.Беру себе на заметку.